Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Яман теләкләр

E-mail Принтерга pdf
(11 тавыш, уртача 4.09 )

Авызың белән әйт, борының белән тарт.

Авызыңа таш   тыгылсын.

Авызыңнан җил алсын, илтеп куеныңа салсын.

 

 

Актык көнең булгыры.

Алганың әчеңне тишеп чыксын.

Алдаганның анасы үлсен.

Алла каберен якын итмәсен.

Алла кашында тоткын булсын.

Алланың каты каһәре суккыры.

Алланың каһәре төшсен.

Алланың ләгънәтләре яусын.

Алтмыш өйле Көтернәс алты өйгә калса иде.

Антың башыңа җитсен.

Арпаң-көрпәң аш булсын, тамагыңа таш булсын.

Атавыңа чыксын.

Атаңа ләгънәт - авызыңа таш.

Аты коргыры.

Ахирәттә алдыңда булсын.

Ахирәттә ике кулым якаңда булсын.

Ач-ялангач йөрмә, ир рәхәте күрмә.

Ашаганың аш булсын, тамагыңа таш булсын.

Ашаткан ашларым, иткән яхшылыкларым тотсын.

Аягыңны бәддога сугып, ике тубыгың тиң корышсын.

Әфсен-төфсен, башың бетсен.

Башы түбән дөмеккере.

Башы йөзтүбән килгере.

Бәддога төшкере.

Бәхетеңне йотсаң иде.

Безне бутаганның эче-бавыры буталсын.

Берең ике булмасын, йортың-караң калмасын.

Бирәне сапкыры.

Бугазы ертылгыры.

Бугазына аркылы килсен.

Бугазына пычак кергере.

Бугазыңа таш булып утырсын.

Гомерең кыска булгыры.

Гүрдән гүргә сикерсен.

Гүрендә дуңгызы үкерсен.

Дөмегеп кат.

Дөнья йөзе хәрам булсын.

Зәхмәт кагылгыры.

Җаның җәһәннәмгә олаккыры.

Җәзасын тартсын.

Җен алгыры.

Җир тотсын аны.

Җирдә кортларга азык булып яткыры.

Җиттем дигәч җимерел, куандым дигәч куырыл.

Җылы авызыңнан җылы куеныңа.

Җылы тамагыңа кара таш.

Игелек йөзен күрмә.

Ике күзе тиң чыксын.

Ике күзең чәчрәп чыксын.

Йөзе аска килгере.

Йөзең йөзтүбән килсен.

Йөзең кара булгыры.

Кадалып киткере.

Каргышың карга башына.

Каргышыңа - каргышым.

Каһәр суккыры.

Котырган этләр ялагыры.

Кулы корышсын.

Кулы череп аккыры.

Кулың авызыңа җитми утыргыры.

Кырык чөе кырылып бетсен.

Күз яшем тотсын.

Күзе тишелеп чыккыры.

Күзең күмер булсын.

Күмәч төсен күрмәгәре.

Күргәнең-күрмәгәнең шул булсын.

Күрми күмер булсын.

Ләгънәт кенә сукса иде.

Миең чергере.

Миннән алсын, сиңа бирсен.

Муеннары сынгыры.

Муеның астына килеп, кәкрәеп катсаң иде.

Мур кыргыры.

Нәләт төшкере.

Өмете кисел гере.

Өне тыгылгыры.

Пычак кергере.

Сәгатьлек әҗәл тигере.

Такта чәй орсын.

Тамагыңа сөяк булып кадалсын.

Тамагыңа таш кергере.

Тамагыңа тимрәү калкып, телеңә төер чыккыры.

Тартышып ят.

Тары кебек чәчелеп кит.

Тәгәрәп җан биргере.

Тәгәрәп үчкере.

Телең корышып, өзелеп төшкере.

Телең чергере.

Телеңә тилчә төшсен.

Телеңә чуан чыккыры.

Тиреңне курага җәйсеннәр.

Токымың коргыры.

Тораташ булып катсын.

Урты шартлагыры.

Урынын җиде кат җәһәннәмдә кылсын.

Утырыр җиреңне ут алсын.

Уты-суы бер көн булсын.

Үз кадагыңа кадал.

Үз каргышың үзеңә.

Үзе дә бала күрмәсен.

Үләт ялагыры.

Хатын казасын күр.

Чыңрак үтә кит.

Чәнчелеп киткере.

Шайтан алсын.

Шайтаныма олаксын.

Эчең чыккыры.

Эчеңә бирән ояласын.

Эчеңә пычак кергере.

Эчеңә таш булып утырсын.

Эчеңне тырнасын.

Ялгызлыкта җаның чыксын.

Яшен бирсә дә, көнен бирмәсен.

Яшем төшсен.

Яшь башыңа куанма.

Яшьлеген яшен суксын.

 

АНТЛАР

Айдыр әгәр.

Анамның имезгән сөте хәрам булсын. Ант орсын.

Әби-бабаңа, ата-анаңа, җиде буын балаңа зыян салсам, кулым корысын.

Баскан җиремнән китәлмим.

Валлаһи газим.

Дөньядан сәгатьсез китим.

Дөньялардан имансызлар үтим.

Җаным кабыргама килсен.

Ике иңем, бер түбәм.

Ике күзем кояшны күрмәсен.

Ике күзем чәчрәп чыксын.

Икмәгем орсын.

Икмәк өстендә әйтәм.

Икмәк чыраен күрмим.

Икмәкнең бөртеген күрергә мохтаҗ булыйм.

Икмәктер газим.

Иманым көфер китсен.

Иманымнан җөда булыйм.

Ипи йөзен күрмәскә риза.

Ипи орып үтерсен.

Кадалыплар китим.

Кара тәүбә, ак тәүбә.

Кашык каным калганга кадәр.

Коръән алып ант итәм.

Коръән орсын.

Кояш йөзен күрмим.

Кулымны кисәргә бирәм.

Күзләрем маңгаемда булмасын.

Кызарып чыккан кояштыр.

Менә ак сакалым.

Менә табын өстендә әйтәм.

Менә тырнак очым.

Сары май тамагыма торсын.

Сыртым көйсен.

Тамагыма таш булып кадалсын.

Телем корысын.

Тораташ булып катыйм.

Төкер битемә, сүзем чын булмаса.

Утырган урынымнан тормыйм.

Чукынып китим.

Шартлап китим.

Шатлык йөзен күрмим.

Шушы урында җир упсын.

Шушы якты дөньяны күзем күрмәсен.

 

Фикерләр   

 
+1 #1 Guest 2009-10-23 14:58
:sad: бик куркыныч
Администраторга хәбәр итү
 

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Халык иҗаты Теләкләр Яман теләкләр