Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Изге теләкләр

E-mail Принтерга pdf
(22 тавыш, уртача 4.36 )

Авызыңа бал да май, артыңа колын тай.

Авызыңа баллы җау.

Авызыңа каз мае.

 

 

Авыр туфрагы җиңел булсын.

Авырлыгым шунда калсын.

Авырлыкка - җиңеллек.

Аз булса да, күп итеп ал.

Ай йөре дә сау йөре.

Ай рәхмәт төшкере, кулыңа гөлләр үскере.

Айга - айлык, миңа - саулык.

Акылыңнан куан.

Алгы итәгеңне бала бассын, арткы итәгеңне мал бассын.

Алды-арты хәерле булсын.

Алла әҗерен бирсен.

Алла куәт бирсен, җаныңа саулык бирсен.

Алла рәхмәтеңдә булсын.

Алла сакласын, кара елан чакмасын.

Алла ярдәм бирсен.

Алладан кайтсын.

Алланың бар иткере.

Армый эшләгез! - Сары май тешләгез!

Арты килүле булсын!

Ару үлем, ак кәфен!

Аруга тару бул!

Атын мин куштым, яшен Алла бирсен.

Ахыры хәерле булсын.

Аш булсын.

Ашың-чәең тәмле булсын.

Аягың җиңел булсын.

Аяк-кулың сызлаусыз булсын, күңелең сырхаусыз булсын.

Аяклары төкле булсын.

Әй уңгыры, бер башың мең булгыры.

Әйткәнең фәрештәнең «амин» дигәненә туры килсен.

Әрвахлар рухы шат булсын.

Бай, бәхетле бул.

Бай булгыры!

Балдан рәхим итегез, майдан авыз итегез, дөньяда балдай татлы, майдай тук булып гомер итегез.

Башыңа дәүләт яусын.

Бәйрәм мөбарәк булсын, мәҗлес түгәрәк булсын!

Бәйрәмнәр котлы булсын, тормышлар хутлы булсын.

Бер кулың - майда, бер кулың балда булсын.

Бер урынына ун булсын, эшләрең гел уң булсын.

Бәла-казаларыннан сакласын.

Бәрәкәт яусын.

Бәхете аягына чолганса иде.

Бәхетенә тәүфыйгы булсын.

Бәхетең алдыңа сайрап кунсын.

Бәхетең яр булсын.

Бездән кайтмаса, Ходайдан кайтсын.

Гаип хәзинәләреннән бирсен.

Гомерләре озын булсын, бала-чагалары мул булсын, абзар тулы мал, авызлары май да бал булсын.

Гомереңә бәрәкәт бирсен.

Гүрең якты булсын.

Гыйшыклары кайнар булсын, гомерләре матур узсын.

Дәүләт кошы башыңа кунсын.

Дәүләт өстенә дәүләт яусын.

Дәүләтең артсын.

Дәүләтең белән картай.

Дәүләтең ташсын, башыңнан ашсын, михнәтең качсын.

Дөньяларың тигез булсын, балаларың игез булсын.

Елларга иминлек бирсен.

Җылы тәнеңдә тузсын.

Игелек күр!

Игенгә бәрәкәт, җанга саулык.

Игенегез уңсае, минем буе булсае.

Изге җаннардан булсын.

Изге сәгатьтә!

Ил ашасын, йөз яшәсен.

Исән йөреп, сау кайт.

Исәнлеккә-саулыкка, тазалыкка-байлыкка.

Йөз яшә, йөзем аша.

Йөзең ак булсын.

Йөргән аягың савапка бетсен.

Йөргәнеңдә юлың уң булсын, Хозыр ата юлдашың булсын.

Картлыкта рәхәтлеген бирсен.

Керер юлларын киң итсен.

Киемең   тузсын,   үзең үс;   киемең - чүплек   башына, үзең - кияү куенына.

Кимәгәнне киеп булыр, кигәне өстеңнән төшмәсен.

Килен килбәтле булсын, сүзе ширбәтле булсын.

Кияве - сиңа, бүләге - миңа.

Котлы аягың белән!

Котлы булсын!

Кул артың җиңел булсын.

Кулың-аягың сызлаусыз булсын.

Кулыңнан кинән.

Күргәнгә күркәм сабырлык бирсен, күрмәгәнгә күрсәтмәсен.

Малыма килсә килсен, башыма килмәсен.

Малыңның игелеген күр.

Маңгаең йолдызлы булсын, бүркең кондызлы булсын.

Мәзәгегез түгәрәк булсын.

Мине сөендергән өчен Ходай сине сөендерсен.

Морадыңа иреш!

Мөбарәк булсын!

Насыйп кылсын!

Нахагыннан, хагыннан Ходай сакласын.

Өйләнүең уң булсын, башы-ахыры шул булсын.

Өстәүле мал булсын.

Өстеңдә тузсын.

Рәхмәт төшкере, дәүләт иңгере.

Рәхмәт яугыры!

Сигез оҗмахның ишеге сиңа ачык булсын, теләгән оҗмахыңа кер.

Сиңа Ходай өмет итмәгән җирдән бирсен.

Сиңа - юл котлыгы, миңа - өй котлыгы.

Соң булса да уң булсын.

Суы сарыксын, үзе калыксын.

Тагы йөз ел тор.

Тамгаң ай булсын, нәселең бай булсын.

Тансыгына кансын.

Тапканың таш булсын, тамагыңа аш булсын.

Ташка ябышсаң көмеш булсын, туфракка ябышсаң алтын булсын.

Тәңре ярдәм итсен.

Тел төбеңә сары май.

Тигез гомер итегез.

Тиңе белән булсын.

Төкле аягың белән.

Туйлар мөбарәк булсын, яшьләр бантына бәхет кунсын, өйләре бала белән тулсын.

Туйлары котлы булсын, нигезләре ныклы булсын.

Түбәсенә туклык, тамырына ныклык.

Түшәге-ястыгы йомшак булсын, кич ятканда кабарып торсын.

Тыныч йокы, татлы төш!

Узгынчы авыру булсын.

Улыңның, кызыңның игелеген күр.

Урыны җәннәттә булсын.

Утның күңеле көр булсын.

Фәрештә колагына төш булсын.

Фәрештәнең «амин» дигән сәгатенә туры килсен.

Хәере белән булсын.

Хәерле бәрәкәт бирсен.

Хәерле каза булсын, калганы таза булсын.

Хәерле сәгатьтә!

Хәерле сәфәрләр бирсен.

Хәерле төн!

Хәерле юл!

Хәтерең бар булсын.

Ходай ак тормышлар бирсен.

Ходай сиңа җиде оҗмахның түрен бирсен.

Ходай тел ачкычлары бирсен.

Ходай язмасын! - Язса да бозсын.

Эшкә уңлык! - Җаныңа саулык.

Эшләрегез уң булсын. - Уңышлар бергә-бергә булсын.

Юлларыңа ак җәймә.

Юлы ак, гомере озын булсын.

Юлың ак сөттәй булсын.

Юньле-юсыклы кеше булсын.

Яткан җирең мамык булсын.

Фикерләр   

 
+7 #1 Ләйсән 2009-10-25 15:45
Бик яхшы!!! :D
Администраторга хәбәр итү
 
 
+1 #2 Guest 2010-12-28 17:06
:lol: ,бик шәп!!
Администраторга хәбәр итү
 
 
+2 #3 Guest 2011-02-01 22:45
Зур рәхмәт!!!
Администраторга хәбәр итү
 
 
0 #4 Guest 2011-10-19 12:28
исан кешега гурен якты булсын дип телэмилэр инде
Администраторга хәбәр итү
 
 
+1 #5 Тазбаш 2011-10-19 18:40
Дөрестән дә шулай. Исән кешегә әйтелгәндә бу сүзләр сәер (яки үзенчәлекле юмор булып) яңгырый.
Әмма изге теләкләр бит үлгән кешеләргә дә теләнә.
Администраторга хәбәр итү
 

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Халык иҗаты Теләкләр Изге теләкләр