Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Һава торышы ничек булачагын сынау

E-mail Принтерга pdf
(44 тавыш, уртача 4.45 )

Күк җисемнәре, табигать күренешләре буенча

Ай колаклы булса, суык булыр - кыш көнендә; әмма җәй көне колаклы булса, яңгыр булыр.

Ай тирәсендә алка кебек булса, җил булыр.

Ай очы белән туса, көннәр явымлы булыр.

Ай тулы вакытта саф һәм якты ялтырап торса, һава яхшы булыр.

Ай утырып туса, аяз булыр.

Ай чалкан туса - аязга, кырын туса - явымга.

Аяз буласы булса, томан тамчы-тамчы юеш булыр.

Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.

Әгәр кояш баегач һава кызарса, бер-ике көннән һава бозылыр.

Әгәр яңа ай нечкә күренсә, ай буена ачык һава булыр.

Әгәр яңа ай саргылт булып калын күренсә, бөтен ай юеш булыр.

Әүвәлге карны күрсәткәч, кырык көннән кар ятыр.

Беренче күк күкрәү көннәр җылына башлауга булыр.

Бер рәттән өч-дүрт мәртәбә күк күкрәсә, һава бозылыр.

Болыт кыйблага таба барса - көн аязырга.

Болытлар бер-беренә каршы килсә, һава бозылып, яңгыр булып торыр.

Болытлар түбәннән килсә, каты суыкны көт.

Болытлы көнне кояш кисәк-кисәк кыздырса, кич - яңгыр.

Вак яңгыр томалап ява башласа, һава озакка бозылыр.

Җәй көне йолдызлар бик чекерәеп ялтырап торса, һава коры һәм эссе булыр. Кыш көне шулай булса, көннәр суык булыр.

Җидегән йолдыз карасу булып күренсә, яңгырлы булыр.

Җил кояш артыннан килсә, көн аяз булыр.

Җил кояш баешы тарафыннан килсә, һаман яңгыр китерер.

Җилгә каршы яуган яңгыр каты давыллы булыр.

Иртә белән болытлы булып, кояш чыкканда аязса, ул көнне яңгыр булмас.

Иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы килер.

Иртән кояшны томан капласа, аяз булыр.

Йолдыз атылса, җил булыр.

Йолдызлар ачык күренсә, көн яхшыра, тонык күренсә, яңгыр яки кар ява.

Йолдызлар куе күренсә, аяз булыр.

Кайсы якта йолдызларның нуры озынрак күренсә, җил шул яктан булыр.

Кич аяз булып та, йолдызлар аз күренсә, яңгыр булыр.

Кояш агарып чыкса, шул көнне һәм киләсе көнне дә аяз булыр.

Кояш баеганда кызыл булып күренсә, җил булыр.

Кояш баердан элек югары вакытта һава кызарса, шул кич үк һава бозылыр.

Кояш батканда аяз булып, төньягыннан салкынча җил булса, кырау булыр.

Кояш баткач та караңгылык төшсә, яңгыр булыр.

Кояш колакланып чыкса, салкын булыр.

Кояш кызарып чыкса, яңгыр булыр. Кыш көне шулай чыкса, салкын булыр.

Кояш тирәсендә нурлар югары чагылса, буран булыр, түбән чагылса, салкын булыр.

Кояш томан вакытында чыкса, көндез бөркү булыр.

Кояш чыкканда багана кебек нурлар күренсә, суык булыр.

Кояш чыкканда зуррак булып күренсә, яңгыр көтәргә кирәк.

Кояш чыккач та болыт астына керсә, яңгыр булыр.

Күк болытлар арасында ак болыт булса - боз булуга.

Күк иртә күкрәсә, яз иртә килер.

Кыйбла ягыннан әре болытлар чыкса, яңгыр булыр.

Кыш көне кояш тирәсендә алка кебек булса яки кояш колаклы булса, бик суык булыр.

Салават күпере бик югары булса - аяз, бик түбән булса - яңгырлы.

Салават күпере бөтенләй түгәрәк күренсә, яңгыр булыр.

Салават күпере суга төшсә, явымнар күп була.

Салават күпере яңгыр яуганда өч булып чыкса, бөтен атна яңгыр булыр.

Салават күперенең ике башы да суга төшсә, яңгыр булыр, ике башы да тауда булса - аязга.

Салават күперенең яшеле бик ачык яшел күренсә, көн яңгырлы булырга галәмәт. Әгәр кызылы бик ачык кызыл күренсә, җилле булырга галәмәт.

Туган ай дугалы булса, давыл булыр.

Һава озак ачык булып торса, яңа ай белән яңгыр булыр.

Һава яңгырлы һәм юеш вакытта күктә аксыл төсле болытлар йөрсә, аязлыкка галәмәт.

Чык тиз кипсә, яңгыр булыр.

Ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр.

Яңа ай белән җил булса, бөтен ай буена җил булыр.

Яңа айның очлары нәзек күренсә, салкын булыр.

Яңгыр кире кайтып ява башласа, бик куәтле булыр һәм боз да булыр.

Яңгыр тамчысы су өстендә эре булып күбекләнеп торса, янә яңгыр булыр.

Яңгырлы вакытта куәтле җил чыкса, һавалар яхшы була-чагын белгертә.

 

ЕЛЛАР, ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫ, АЙЛАР, КӨННӘР, ТӘҮЛЕКНЕҢ ТӨРЛЕ ВАКЫТЛАРЫ БУЕНЧА

Август аенда аяз булса, көз пычрак булыр.

Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.

Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшыга килә.

Әгәр җәй көне төшлек тарафыннан җил килсә, һава яхшы булыр. Кыш көне булса, көн җепшек булыр.

Беренче кар көндез яуса - кыш салкын, төнлә яуса - җылы була.

Беренче мартка кадәр кара карга күренсә, кар тиз китәр.

Беренче мартта урамда су күренсә, язгы ташуда су күп килер.

Беренче октябрь. Бүген кар күренсә, кырык көннән кар күренер. Бүген җил көнчыгышыннан булса, кыш суык булыр.

Гыйнвар унында бәс тотса, җәй яңгырлы килә.

Җәй көне яңгыр болыты аксыл күренсә, боз явар.

Җәй көне һава аксыл сары булып күренсә, аяз булыр.

Егерме бишенче июльдә кырау булса, кыш суык булыр.

Елан елы җылы була, Сыер елы суык була, Дуңгыз елы коры була, Балык елы явым була.

Илҗен көн өйләдән элгәре - җәй, өйләдән соң - көз.

Июль. Егерме бишендә кырау булса, кыш суык килә.

Кич һава җылынып китсә, яңгыр галәмәте.

Көз озын килсә, яз соң килер.

Көзнең ахырларында түгәрәк-түгәрәк вак боз яуса, кыш суык булыр.

Ләү елы килсә, ул ел явымлы булыр.

Май егерме берендә яңгыр булса, көз яңгырлы булыр.

Март башы көн тавык эчәрлек су булса, яз яхшы килә.

Ноябрь тугызында бәс булса - суыкка, томан булса - җылыга.

Сентябрь аяз - кыш салкын.

Тычкан һәм Елан елларында һава җылы булыр.

Унбишенче февральдә көн җылы булса, яз яхшы була.

Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коргак була.

 

 

УТ-СУ, ТАБИГАТЬТӘГЕ ҺӘМ КӨНКҮРЕШТӘГЕ ӘЙБЕРЛӘР БУЕНЧА

Ага торган суга аркылы яуса, яңгыр тиз туктар.

Ашлык урганда урак күгәрсә, яңгыр булыр.

Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.

Буадагы су кимесә, өч көннән яңгыр галәмәте.

Җилсез һавада төтен җиргә таба төшсә, яңгыр галәмәте.

Кайнаган самоварның борыны тыгызланса - көн суыта, бушаса  - җылыта.

Кое суы кими башласа - яңгыр галәмәте, арта башласа - аязга.

Кыш көне җепшек буласы булса, тоз юеш булыр.

Кыш көне утның кызулыгы еракка җитсә, салкын булыр.

Мичтә утын шартлап янса, көннәр җылытырга булыр.

Мичтәге ут кызыл булып янса, көн салкын була.

Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта. Әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта.

Сабан тимере җиргә кергәч, салкыннар булыр.

Самоварның борыны кысанайса, буран булыр.

Су күбекләнеп акса, тиз яңгыр булыр.

Утын сызгырса, көн суытыр.

Чыра пырылдап янса, буран була.

Явым буласы булса, тоз даим юешләнеп торыр.

Яна торган чыраның уты атылып төшсә - салкын булуга галәмәт.

 

ҮЛӘННӘР, КУАКЛАР, АГАЧЛАР БУЕНЧА

Ашлык урганда салам шартлап сынса, яңгыр булыр.

Әгәр көз көне каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя башласалар - ел җылы килә, ә өстән саргаеп, өстән яфрак коя башласалар - ел салкын килә.

Балан чәчәк атканда, балык сикерә.

Зирек агачы башлап яфрак ярса, җәй яңгырлы һәм җылы була, ә каен агачы башлап ярса, җәй корылыклы була.

Имәндә чикләвек күп булса, кыш каты килә.

Каен суы күп акса, җәй яңгырлы була.

Кузгалак күп булса, кыш җылы булыр.

Суган кабыгы калын булса, кыш салкын була.

Урган камылдан су чыкса, яңгыр явар.

Урман җилсез шауласа, яңгыр булыр.

Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласалар, яз тиз килә.

 

ХАЙВАННАР, КОШЛАР, БӨҖӘКЛӘР БУЕНЧА

Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.

Акчарлак килгәч, елгаларда боз тиз кузгалыр.

Ала карга агач бантына кунса, яз тиз, җиңел килер, җиргә кунса - озак килер.

Апрель аенда торна кычкырса, ел яхшы килә.

Ат аягын тибенсә, яңгыр булыр.

Ат юлга ятса, буран булыр.

Әгәр кырмыска биек түмгәк ясаса, кыш суык килер.

Әгәр тәкәрлек һәм бытбылдык биек җиргә оя ясаса, җәй яңгырлы булыр.

Әрлән өненә печән-салам күп ташыса, кыш салкын булыр.

Бака корыга чыкса, яңгыр була.

Балыклар су өстендә уйнасалар, яңгыр була.

Болыт килгәндә әтәч кычкырса - көн аязырга.

Бүген мәче тырнаша: буран булыр.

Елан яки кәлтә кояшта кызынсалар, тиз яңгыр булыр.

Каз авызын шакылдатса, рашкы явар.

Каз башын канат астына тыкса, салкын була.

Казлар суда чумып-чумып уйнаса, яңгыр була.

Карга, чәүкә түбәннән очса, кар ява.

Карга җилгә каршы утырып кычкырса, яңгыр булыр.

Кечкенә кошлар һавага биек күтәрелсә, аяз булыр.

Кичен бака кычкырса, көн җылы була.

Кортлар ояны иртә сыласалар, кыш иртә килә.

Кояш баегач әтәч кычкырса, көн аяз булыр.

Көз көне пәрәвез очса, көз яхшы килә.

Көз көне тычкан-күсе күп булса, кыш җылы килер.

Күке бака тавышы чыгарып кычкырса, яңгыр булыр.

Кыслалар судан корыга чыксалар, һава бозылыр.

Кыш көне мич астында чикерткә кычкырса, көн җылытыр.

Мәче башлы ябалак кычкырса, суыклар башланыр.

Мәче борынын яшереп йокласа, көн суыта.

Песи мич башына менеп ятса - суык; идәнгә, җиргә ятса - җылы буласы.

Песи тәрәзәдән карап торса, көн яхшыга булыр.

Сентябрь башларында тавыклар каурыйларын коя баш-ласалар, ел суык була.

Сөлек төптә ятса, аяз булыр. Әгәр судан корыга чыгарга үрмәләсә, тәүлеккәчә яңгыр булыр.

Суык буласы булса, төлке эт кебек өрер.

Сукыр чебеннәр күзгә кереп йөдәтсәләр, яңгыр булыр.

Сыер арт аягын калтыратса, салкын булыр.

Сыер сауганда сөт шаулап күбекләнсә, яңгыр булыр.

Тавык бер аяк белән басып торса, өй түбәсенә очып менсә - суык булыр.

Тавыклар озак йокламаса, яңгыр була.

Тартай, бүдәнә кычкырса, яңгыр булыр.

Тилгән кычкырса, озак аяз булыр.

Торна биесә, һава җылыныр.

Тычканнар, күселәр ояны тирән казыса - кыш суык.

Умарта кортлары оядагы ярыкларны калын сыласалар, кыш салкын була.

Үрдәкләр суда кагынып кычкырсалар - яңгырга. Әгәр суда шыпырт кына торсалар, яшен булыр.

Черки-чебеннәр киле төйгән кебек уйнаса, аяз, һава яхшы булыр.

Чыпчыклар агач очына кунсалар, көн салкын була, түбән ботакларына кунсалар, җил чыга.

Эт аунаса: кышын - буран, җәен тузан, җил була.

Эт үлән ашаса, бик озак яңгыр булыр.

Яңгыр алдыннан күркәләр җиргә аунар, кагыныр.

Яңгыр буласы булса, карлыгач бик түбәнтен очар.

Яңгыр буласы булса, кырмыска оясына таба йөгерешер.

Яңгыр яуганда әтәч кычкырса - яңгыр туктауга.

 

КЕШЕ ӘГЪЗАЛАРЫ БУЕНЧА

Арка сызласа, буран булыр.

Борын томауласа, яңгыр булыр.

Кеше авырайса, явым була.

Колак кычытса, яңгыр якң, кар ява.

Көндез йокы басса, буран булыр.

Кул коргаксыса, явым була.

Теш сызласа, һава бозылыр; яңгыр йә буран булыр.

Уч төбе кычытса, кар яки яңгыр ява.

Яшь бала бик еласа, яңгыр булыр.

 

Фикерләр   

 
+2 #11 Guest 2014-12-07 19:39
бик зур рәхмәт сайт өчен
Администраторга хәбәр итү
 

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Халык иҗаты Сынамышлар Һава торышы ничек булачагын сынау