Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Юл-сәфәр, транспорт

E-mail Принтерга pdf
(7 тавыш, уртача 3.86 )

 

Юл-күпер, юлчы, йөрү-хәрәкәт, абыну-егылу

Адашкан кешегә эт өргән тавыш сандугач сайравыннан да ләззәтлерәк тоела.

Адашканны артыңдагы белер, ялгышканны яныңдагы белер.

Адашмыймын дигән кеше каш белән күз арасында адашыр.

Алдан аягын киенгән алга чыгар.

Алтмыш адым атлаганчы алты тапкыр артыңа кара.

Алты яшәр юлдан кайтса, алтмыш яшәр күрешә килер.

Ат чанада беленер, ир сәфәрдә беленер.

Атлының юлы бер булса, җәяүленең сукмагы - җиде.

Аяк арса да таяк армый.

Барганда мактанма, кайтканда мактан.

Бер көнлек юлга чыксаң, өч көнлек азыгың булсын.

Ерак юлга чыкмыйча, атыңның яхшы-яманлыгын белмәссең.

Җәяүле атлыга юл бирер. Җәяүлегә янчык авыр.

Исән чакта йөреп кал, яхшыларны күреп кал.

Йөргәнче үрмәләп өйрән.

Йөри белмәгән юл бозар, сөйли белмәгән сүз бозар.

Кешенең йөреше нинди - эше дә шундый булыр.

Күп бәрәкәт - күп хәрәкәт итүдә.

Күп сикергән - базга, күп уйлаган - тазга.

Күп яшәгән ни белгән, күп йөргән - шул белгән.

Мең чакрымлык юл бер адымнан башлана.

Өйдәге исәп юлга ярамый.

Туры юлдан олы юл яхшы.

Эт өрер, кәрван йөрер.

Юл азабы - гүр азабы.

Юл кешесенең юлда булуы яхшы.

Юлаучыга энә дә йөк.

Юлга алган икмәк авыр түгел.

Юлда йоклаганда бер күзең ачык булсын.

Юлны яхшы белгән арымас.

 

Әз хәрәкәт, күп бәрәкәт.

Баскан эзеннән ут чыга.

Бер басасы җиргә мең баса.

Беребез путьсез, беребез юлсыз.

Бу кешенең юлы җир астыннан йөри.

Җәяүлегә таяк булу.

Йөз юл, мең хата.

Йөрү - олау, ашау - пылау.

Кара җәяүгә калу.

Ката-бата, елап кайта.

Килгән юлың тап-такыр.

Күперне күп үтү.

Тар юл - тайгак кичү.

Төн китте, көн китте, тәртә буе җир китте.

Юлыма күрә йөрешем, үземә күрә өлешем.

 

Юл күрсәтүче, юлдаш

Ат - юлда, кеше юлдашлыкта сынала.

Ашны сеңгәч макта, юлдашны белгәч макта.

Бергә-бергә юл кыска.

Җәяүле атлыга юлдаш түгел.

Залим белән юлдаш булма.

Кемнең кем икәнен җиде көнлек юлга чыккач белерсең.

Сәфәргә чыксаң, әүвәл юлдаш тап.

Үз башыңны дауга бирсәң дә, юлдашыңны яуга бирмә.

Үзең юаш булсаң да, юлдашың батыр булсын.

Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

Юлда тимерчегә очрасаң, сүзеңне урак-пычактан башларсың.

Юлда кушылган юлдаш түгел.

Юлдашың белемле кеше булса, юл кыска булыр.

Юлдашыңның бер күзе сукыр булса, ике күзеңне йомып тор.

Яман айгыр өерен яуга алдырыр, яман егет юлдашын дауга калдырыр.

Яман юлдаш башта ашыңны ашар, аннан башыңны ашар.

Яман юлдаштан кәкре таяк яхшырак.

Яхшы белән юлдаш булсаң - эшең бетәр, яман белән юлдаш булсаң - башың бетәр.

 

Транспорт чаралары.

Ат җигү дирбияләре

Ал тәгәрмәч кайдан йөрсә, арт тәгәрмәч шуннан йөрер.

Алтын ияр атка тисә, алтынын ал да утка як.

Арба борылыштан алда шыгырдый.

Арба ватылгач, юл күрсәтүче күп булыр.

Арба дуласа да алашаны уза алмый.

Арба утынга барырга ярамаса, үзе утынга ярый.

Арбага утыр, көпчәккә уралма.

Арбалыга Каргалы ерак түгел.

Арбаны дегет тота.

Арбаны - кыш, ә чананы җәй әзерлиләр.

Арбаның алды-арты бер эздән барса, атка җиңел була.

Арбасы ватылгач елаган, аты үлгәч көлгән.

Арбаңа карап йөк сал, атыңа карап юлга чык.

Ат тапканчы ияр тап - иярле атка атланыр.

Атка ачу итеп тәртәне сындырмыйлар.

Атка ияр йөк булмас.

Ашыккан арба акрын тәгәри.

Бер ияргә икәү атланып булмый. Биек көймә дулкыннан курыкмас.

Буш арбаның дыңгыры күп.

Бу яулы ишкәктән чыпта җилкән артык.

Ватыласы арба кырык көн алдан шыгырдый.

Дагасының көмешенә мактанма, атыңның йөрешенә мактан.

Дегет лагунын арбага таксаң хаҗга да бара.

Дегеткә тамагы туймаса арба да шыңшый.

Дүрт тәгәрмәч бергә әйләнгәндә генә яхшы.

Зур корабка - киң диңгез.

Зур җилкәнне каты җил генә өреп тутыра ала.

Ике койрыкчы бер көймәне батырыр.

Ике көймә койрыгын тотып булмый.

Ир коралы камчыдыр, кулда барда кадере юк.

Ишә белгән агымга каршы ишкәк салыр.

Ишә белмәсәң, көймәгә кермә.

Йөгәнең булмаса, ат алма.

Йөз тәңкәлек атың булсын, мең тәңкәлек чыбыркың булсын.

Йөктән төшкән - югалган.

в Каекчы көймәчегә юл бирер.

Каештан: «Ничә яшькә тикле чыдыйсың?» -дип сорагач: «Минем яшемне майдан сора»,- дигән.

Какшаган көпчәккә ышанып юлга чыкма.

Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың.

Кемнең көймәсендә - шуның көендә.

Кеше арба белән барганда, син чана белән барма.

Кеше чанасы белән шуарга яхшы.

Кешеләрне көймәдә чыгарсаң, ярга җиткәнче чыгар.

Кыңгырауның эче буш.

Көймә белән елганы кичеп булса да, туктатып булмый.

Көймә ишкәнне ярдан карап тору җиңел.

Көймәдә көймәче белән орышышма.

Көймәнең ныклыгы давыл чыккач беленә.

Көймәсенә күрә ишкәге, гөбесенә күрә пешкәге.

Көймәң киң булганчы, күңелең киң булсын.

Күчәрдәге көпчәкне тәртәгә такмыйлар.

Майламаган арба шыгырдый.

Мең тәңкәлек атны өч тиен тормаган чыбыркы белән кый-ныйлар.

Начар көпчәк күбрәк шыгырдый.

Олы дулкын күргәч тә ишкәкне кулыңнан ташлама.

Тәгәрмәч әйләнгәндә күчәренә көч төшә.

Тәртә дулап ат була алмый.

Утырган арбаңнан бигрәк көпчәкләрен сакла.

Чана төбе буш йөрми.

Чананың, кая китсә дә, эзе билгеле.

Чыбыркы белән балта сабын сындырып булмый.

Юкә өзсәң, каеш түләрсең.

Юкәне нихәтле майласаң да, каеш булмас.

Яман арба юл бозар.

Ярдан торып ишәргә өйрәтмә.

Ярык көймә ярда ятыр.

Фикерләр   

 
-2 #3 Guest 2015-01-13 19:54
ботенеседэ эйбэт
Администраторга хәбәр итү
 
 
-2 #4 назиля 2015-01-13 19:54
ботенеседэ эйбэт
Администраторга хәбәр итү
 
 
+1 #5 Guest 2015-02-08 13:25
Ни. Ул бик КУП тэ :sigh:
Администраторга хәбәр итү
 

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Халык иҗаты Мәкальләр Юл-сәфәр, транспорт