Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Җәмгыять

E-mail Принтерга pdf
(5 тавыш, уртача 5.00 )

Ил, Ватан, халык, күмәк-ялгыз, киңәшләшү

Аерылган ил азар, кушылган ил узар.

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.

Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык.

Асыл кеше алтын дип үлмәс, халкым дип үләр.

Ашны бергә пешерсәң, куе була.

Бер кешедә бер акыл, халыкта мең акыл.

Бердә түгел, илдә көч.

Берлек барда тереклек бар.

Берлек кайда - көч шунда.

Берүзең тау күчерә алмыйсың.

Болыт берексә - күк күкрәр, халык берексә - җир тетрәр.

Бөтен халык берьюлы суласа, давыл кубар.

Ватан барыннан да газиз.

Ватаны юк - җыры юк сандугач.

Җиреннән аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган үлгәнче елар.

Ике киңәш бер булса, илле егет йөз була.

Ил аткан таш еракка барып төшәр.

Ил бай булса, ярлылыгың сизелмәс.

Ил барда - ир хур булмас, ир барда - ил хур булмас.

Ил белән киселгән бармактан кан чыкмый.

Ил - иргә, ир илгә таяна.

Ил кичкән күпердән кич, ул эчкән чишмәдән эч.

Ил төкерсә - күл булыр, төкермәсә - чүл булыр.

Ил эче - алтын бишек.

Ил өстендә чыпчык үлми.

Ил өстеннән берәр җеп - бер ятимгә күлмәклек.

Ил өчен яшәмәгән кеше үзе өчен дә яшәми.

Илгә таянган Идел кичәр.

Илдә булса - үлмәссең, илсез көн күрмәссең.

Илдә йөргән ил таныр, кырда йөргән җир таныр.

Илдә яшисең икән - илеңә хезмәт ит.

Иле ныкның биле нык.

Илен белмәгән - игелексез, халкын белмәгән - холыксыз.

Илен белмәгәннән игелек көтмә.

Иленнән аерылганның канаты каерылган.

Иленә кайтканның ояты юк.

Илеңне яу басса, йортыңны кар басар.

Илнең күрке - тынычлык.

Илнең төтене дә тәмле.

Илнең утына ян, бозына туң.

Илнең эше ирнең муенында, ирнең эше илнең муенында.

Ир егет үзе өчен туа, иле өчен үлә.

Иң зур сагыш - Ватан сугышы.

Кеше илендә иш бул алмыйсың.

Кеше йортында йөреп солтан булганчы, үз йортыңда йөреп олтан бул.

Киңәшле ил азмас, киң кием тузмас.

Киңәшле җыен таркалмас.

Көн күрмәк кеше белән.

Көтү ташлаган малны бүре алыр, ил ташлаган ирне гүр алыр.

Күмәк күтәрсә, күлне күчерер.

Күп типкән җирдән күл чыгар.

Мал - туйган җирен, ир туган илен онытмас.

Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил.

Суы булган җир кадерле, иле булган ир кадерле.

Тау тауга кушылмас, ил илгә кушылыр.

Туган илдән туйган юк.

Туган илең - туган анаң, чит ил - үги ана.

Туган илнең җире - җәннәт, суы - ширбәт.

Үз илем - алтын бишек, башка илнең төбе тишек.

Үз илең - гөлстан, кеше иле - гүрстан.

Үз илеңдә карлыгач булсаң да, чит илдә карга буласың.

Халык белән хаклыкка карышма.

Халык иелсә дә сынмый.

Халык күзе җир астындагы еланны да күрә.

Халыкның бер йорты бар, ул да булса - туган ил.

Һәр чәчәкнең үз иле, һәр халыкның үз төсе.

Һәркемгә үз иле газиз.

Чит илдә бай булганчы, үз илеңдә гидай бул.

Ялгыз йөреп юл тапканчы, күп белән йөреп адаш.

Ялгыз кеше барлы булса да зарлы.

Ялгызлык таштан да каты.

Ялгызлык яман юлдаштан хәерлерәктер.

Ялгызлык ят илдә беленер.

Ялгызның көче бетәр, эше бетмәс.

 

Аерылсагыз айга җитәрсез, бүленсәгез көндә бетәрсез.

Бер без түгел, ил белән.

Бергә чакта талашыр, аерылгачтын ялашыр.

Икмәк - илдән, су - күлдән.

Ил күргәнне күрербез.

Ил өстендә иләмән йомыркасы.

Илгә барса - илгәзәк, өенә барсаң бик мәзәк.

Илдә юкны пешер, хатын.

Итенмешең илдән аерым.

Үз илендә йөри җиңен салып, чит илдә - мескен, гарип.

 

Күрше-күлән, авыл-шәһәр

Абзар сатып алма, күрше сатып ал.

Авылны макта, шәһәрдә тор.

Авылы барның кавеме бар.

Авылыңда ни барны башка авылдан сора, өеңдә ни барны күршедән сора.

Ерак кардәштән тату күрше яхшы.

Кала хәлен беләсең килсә, салага бар. Каланың уртасында, авылның читендә тор. Күрше капкасын какма, үзеңнекен сындырырлар. Күрше күрше башына тузан какмый.

Күрше күршедән иртә торырга өйрәнә.

Күрше тавыгы каз хәтле, йомыркасы баш хәтле.

Күрше хакы - тәңре хакы.

Күршегә, онга кермәсәң дә, көлгә керерсең.

Күршелек кардәшлектән якын.

Күршеләргә килсә туй, син дә капкаң ачып куй.

Күршеләре белән тату яшәмәгән кешене берәү дә хөрмәтләми.

Күршесенә ышанган ач кунган.

Күршең бай булса да, җигәреңә тай булсын.

Күршең бай булса, тавыгың тук булыр.

Күршең белән яман торыйм дисәң, кәҗә асра.

Күршең сукыр булса, сыңар күзеңне йом.

Күршең үзеңнән яхшы булсын.

Күршеңне дус тот, читәнеңне еш тот.

Күршеңә бер сыер теләсәң, үзеңнеке ике булыр.

Өеңдәге хәлне күршедән сора.

Сала бай булса, кала бай була.

Урын сайлама, күрше сайла.

Үз капка алдыңның карын күрше капкасына көрәмә.

Үзеңдә булмаса, күршеңдә булсын.

Шәһәрдә - дәүләт, авылда - җәннәт.

Ят авылның карчыгасы - үз авылыңның чыпчыгы.

 

Безнең авылның көне бик озын, кечкенә авылның елы хәтле бар.

Безнең тавык күкәй салганны бөтен мәхәллә ишетә, күршенең байталы колынласа да, һич тавыш чыкмый.

Икесе кешенеке, өчесе күршенеке.

Калада эш сөймәс, салада кибән сөймәс.

Күршегә кереп торасы түгел.

Күршедә пешәр, безгә дә төшәр.

Савыл арасы түгел, авыл арасы.

Түбән авыл этләре өрү.

Үзем күптән оҗмахлы, күршем өчен кайгырам.

Үзендә умач умаган, күршесенә кереп токмач кискән.

Шәһәргә килсә - дустын танымый, далага чыкса -   атын танымый.

 

Таныш-белеш, дус-иш, дошман

Авызың тулы кан булса да, дошман алдында төкермә.

Аерылмас дустыңа онытылмас сүз әйтмә.

Аз кайгыны аш баса, күп кайгыны дус баса.

Акыллы дошманнан курыкма, ахмак дустан курык.

Ара өзек булса, дуслык төзек була.

Ат алсаң - тешен кара, дус булсаң - эшен кара.

Ашаганда дус күп, башка төшсә берсе дә юк.

Ашны күрсәң кадер тот, дусны күрсәң гадел тот.

Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый.

Белгән җирдә баш кадерле, белмәгән җирдә тун кадерле.

Белешең булса, баргач бәлеш ашарсың.

Бер иске дус яңаның икесеннән артык.

Бер күргән - белеш, ике күргән - таныш, өченче күргән - кардәш.

Берәү җан дусың, берәү мал дусың.

Бозылышкан дус дошманнан яман.

Гаепсез аш эзләмә ач калырсың, гаепсез дус эзләмә ялгыз калырсың.

Дошман алдында, эчең еласа да, тышың көлсен.

Дошман, кырмыска булса, фил булып күренер.

Дошман серемне белмәсен дисәң, дустыңа да сереңне әйтмә.

Дошманга саесканнан сак бул, ябалактан уяу бул.

Дошманны куй дип уйлама, бүре дип уйла.

Дошманның азы да күп.

Дошманың бер булса, унга сана: аның да дуслары бар.

Дошманыңа әйтергә ярамаганны дусыңа да әйтмә: аның иртәгә дошман булуы бар.

Дошманыңа үлем теләгәнче, үзеңә гомер телә.

Дус - акчадан кыйммәт.

Дус артыңда мактар, дошман алдыңда мактар.

Дус аткан таш баш ярмый.

Дус беленер авырлыкта, ир беленер батырлыкта.

Дус дус булсын, хисабың дөрес булсын.

Дус дус өчен мал бирер, яу килгәндә җан бирер.

Дус-ишле булыйм дисәң, кинә тотма.

Дус көйдереп әйтер, дошман көлдереп әйтер.

Дуслар акчаң барда күп була.

Дуслар хәтерен калдырсаң, дошман хәтерен табарсың.

Дусларның йөзе дә аз, дошманның берсе дә күп.

Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә.

Дусны табу җиңел, саклавы авыр.

Дусның дуслыгы өч көннән түгел, өч елдан соң беленер.

Дустым күп дип йөрерсең, эшең төшкәч белерсең.

Дусын сакламаган дошманга эләгер.

Дусың авырса, син дә ыңгыраш.

Дусың дус булып калсын дисәң, аңа баш булма, иш бул.

Дусыңнан аерыласың килсә, бурычка бир.

Елан йоклар, дошман йокламас.

Ике яңа дустан бер иске дус яхшырак.

Ил өстендә илле дустың булсын.

Иске дус - иярләгән ат.

Иш - ишен табар, су - тишеген табар.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

Кечкенә дошман зур пошман китерер.

Кешенең иң зур дәүләте - чын дусы.

Кешенең кемлеген беләсең килсә, иптәшләренә кара.

Коры ботка - су белән, коры дуслык - сүз белән.

Корымнан корым йогар, начар дустан сөрем йогар.

Кош - канат белән, кеше дуслык белән көчле.

Мең дус - аз, бер дошман - күп.

Чын дус йөз елдан соң да дус булыр.

Һәр көлгәнне дусым димә, һәр ачуланганны дошманым димә.

Яңа дус тап, искесен ташлама.

 

Агылый белән тагылый.

Алды дошман, арты пошман.

Биргәндә дус, алганда дошман.

Гриш-гриш, барыбыз да бер иш.

Дошман сигез, без унике.

Дус бар, дошман бар.

Ике арада битараф.

Ишәй белән Кушай.

Танышканга тел бирмәс, йөрешкәнгә юл бирмәс.

Әмәк белән Җәмәк, көрәк белән сәнәк.

Җитәк белән Тотак.

 

Яу, сугыш-кыйнаш, тынычлык, гаскәр, яу батырлары, кораллар

Азамат ирнең баласы өстенә яу килсә дә моңаймас.

Алып анадан туар, аргамак биядән туар.

Ат - тауда, егет яуда сынала.

Ата алмаган җәя сайлар.

Аткан ук кире кайтмас.

Батыр бер үлгәнче, куркак мең үләр.

Батыр «илем!» диеп ут кичкәндә, куркак «билем» диеп мичкә керер.

Батыр яуда беленер, телчән дауда беленер.

Бер кораллы мең коралсызны җиңгән.

Берәү кылыч булса, берәү кын булсын, берәү кызу булса, берәү тын булсын.

Иелгән башны кылыч кисмәс.

Ил теләр аманлык, дошман теләр яманлык.

Ир егет өйдә туар, яуда үләр.

Кичүсез елга юк, батыр җиңмәс дошман юк.

Кылыч күтәргән - кылычтан үтәр.

Ора алмаган олы күсәк күтәрер.

Сугыш беткәч, батыр күбәя.

Сугыш корбансыз булмый.

Сугышка чукмарсыз бармыйлар.

Тыныч торасың килсә, кешене тыныч тот.

Шымчы колагын шыңкайтыр.

Яу узгач, кылыч айкамыйлар.

Яуга җаныңны бирсәң дә, сереңне бирмә.

Яуны санап сугышмыйлар.

Үзең кормаган мылтыкны атма.

 

Алафасы олы, кабыргасы коры.

Атачак угын аткан, җәясен чөйгә аскан.

Безгә йодрык белән суксаң, үз йодрыгың авыртыр.

Берне сугып икегә тию.

Килмәгән яудан курку.

Зур күтәреп бәләкәй суккан.

Сугышка барып чукмарын оныткан.

Сөңгеле Сөләйман булдың инде.

Тыныч башым, тыныч колагым.

Үзе сугып, үзе каравыл кычкырган.

Яу артыннан йодрык күтәргән.

Яудан аяр җаным юк, судан аяр туным юк.

 

Сыйныфлар һәм социаль катламнар. Хөкем-идарә

Аксөяк эш сөймәс.

Акыллы хөкемдарда халык тыныч яшәр.

Акырган башлык түгел, акылы бар - башлык.

Артында патшаны да сүгәләр.

Асыл түрә сүзеңә карар, алымсак түрә күзеңә карар.

Ач утыр, теләнчелеккә сарылма.

Бай башына кол җитәр.

Бай - саңгырау, түрә - сукыр.

Байдан батрак артмый.

Барма ханга, үзе килер малга, барма бигә, үзе килер өйгә.

Башлык булсаң башлы бул, җыерылмас кашлы бул.

Берәүләр - түрә, берәүләр түрә янында көн күрә.

Биләр белән алышып булмас, тирәк белән көрәшеп булмас.

Бикә бизәнгәнче туй бетә.

Бинең авызы кыек булса да, сүзе туры.

Гадел башлык - халык өчен, залим башлык - тамак өчен.

Елан койрыксыз булмас, би боерыксыз булмас.

Залим түрәдән ерак кач.

Кар башына кар җитә, би башына кол җитә.

Кешене хөкем итсәң, үзең хөкем ителерсең.

Кол булу җиңел, хөр булу авыр.

Көлгән түрәдән ерак кач.

Начар арба юл боза, начар түрә ил боза.

Патша залим булса - йорт тузар, патша галим булса - йорт узар.

Патша казнасында ни юк булса, хәерче капчыгында шул бар.

Патша талап ала, хәерче теләнеп ала.

Патшадан курыкма, губернаторыннан курык.

Патшаң сукыр булса, бер күзеңне кысып үт.

Ташта тамыр юк, түрәдә бавыр юк.

Теләнче оятын кесәсенә салган, ул да ертыгыннан төшеп калган.

Теләнчегә якты чырай бирсәң, ямаулык сорар.

Тугры бидә туган юк, туганлы бидә иман юк.

Төрмә бик таза да, берәү дә кереп ятарга теләми.

Түрә - боерыгына, төлке - койрыгына, ярлы - беләгенә ышаныр.

Түрәгә ут төртсә дә гаеп юк, кара кешегә шәм кабызса да гаеп.

Түрәнең түрен күрмәссең, еланның аягын күрмәссең.

Үзен зур тоткан түрәнең соңы хур булыр.

Хаким халыкка ия, халык жиргә ия.

Якасы юк тун булмас, законы юк ил булмас.

Яхшы булса - бидән, яман булса - колдан.

 

Андый гына хан кызында да була.

Ашау байдан, үлем Ходайдан.

Боермак сездән, йөгермәк бездән.

Бу патшаның тәхете ни дә, бәхете ни.

Йә тәхет, йә ләхет.

Куркытмага хуҗам юк, биетмәгә бикәм юк.

Падишаһым, солтаным, иске чабата олтаным.

Син дә би, мин дә би, иләнмәгән тире ки. Син түрә дә, мин түрә, безнең эшне кем күрә.

Хәерче кесәсендәге шикәр кебек шомарган.

Ыгыр-шыгыр көн үтсен, байның күңеле үссен.

Фикерләр   

 
+1 #3 Guest 2013-09-26 15:35
круто спасибо)) :-) :-) :-)
Администраторга хәбәр итү
 
 
+1 #4 Guest 2014-03-06 21:07
Илен саткан башын саткан.
Администраторга хәбәр итү
 
 
-2 #5 Guest 2014-12-02 02:52
Макальлэр аз
Администраторга хәбәр итү
 

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Халык иҗаты Мәкальләр Җәмгыять