Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Үсемлекләр

E-mail Принтерга pdf
(28 тавыш, уртача 4.11 )

Үлән, гөмбә, гөл, чәчәк һ. б. Печән эше

Ак алабута - ачлык елның бодае.

Аксыргак бар җирдә ат үлмәс.

Актамыр атка булган үчен сабаннан алыр.

Алабута орлыгы булганчы, солының саламы бул.

Әрекмәнем: кызу капса - яулыгым, баш авыртса - саулыгым.

Әрем төбенә гөл үсмәс.

Бер чәчкә яланны матурламый.

Бер үк чәчәктән корт - бал җыя, елан - агу җыя.

Берәү печәнне чалгы белән чаба, берәү дуга белән чаба.

Вакытсыз ачылган гөл тиз сулар.

Гөл булса, гөлгә куан, гөле булмаса, бөресенә куан.

Гөл төбенә кычыткан үсми.

Гөлен яраткач, чәнечкесен дә ярат.

Гөмбә яңгырдан туймас.

Елына бер балтырган ашамаган кешенең эче кортлар, имеш.

Камыш, суда утырса да, бар үләннән элек корый.

Камышны үз күлеңнән ал.

Корыган камыш ерактан тавыш бирер.

Кылган башы юкка кымшанмый.

Кырмавык үзенә тигән һәркемгә ябыша.

Көчләп ачкан чәчәкнең исе булмас.

Күбәдән- чүмәлә, чүмәләдән - кибән.

Матур гөл чәнечкеле була.

Матур чәчәкне кырау тиз ала.

Олы юлга үлән үсми.

Печән чабып җыелмый, тарап җыела.

Сарана төбендә суган ятыр.

Сары мәтрүшкә алтмыш төрле авырудан, көрән мәтрүшкә җитмеш төрле авырудан дәва.

Сырланның үзен өзсәң дә, тамыры кала.

Сәнәге кыйбат түгел, җәпләкәсе кыйбат.

Тигәнәк арасына кермәгәнгә тигәнәк иярми.

Тигәнәк арасында үскән чәчәктән саклан.

Тигәнәк булып аякка кадалганчы, гөл булып якага кадал.

Тигәнәк чәчеп бодай ура алмассың.

Тик торганнан чыкан чакмый.

Умырзая, яфрагыннан алда, чәчәген күрсәтер.

Үлән башыннан корыр.

Үсәсе чәчәк таптауда да үсә.

Һәр гөл үз сабагында чәчәк ата.

Һәр гөлнең үз исе бар.

Чабучылар начар булса, печән аз чыга.

Чалгы тавышы чыга башласа, яңгыр ява башлый, ди.

Чәчәкле гөл кадерле була.

Чәчәк булган җирдә бал була.

Чүмәлә көеңә кибәнгә үрелмә.

Чүп җыйсаң - чүмәлә, чүмәлә җыйсаң - богыл.

Шайтан таягына кырау тими.

Эргәзембай - яз күрке.

Эт эчәгесенең очы-башы булмас.

Яшь үләндә арык мал да уйнаклый. Яңа чалгы каты чаба.

 

Абага чәчәк атканда.

Баскан җиреңә үлән бетте.

Гөмбә белән шалканны аера алмау.

Ку үләнгә үрт салу.

Көлдән гөл булган, гөлдән көл булган.

Сәнәк белән көрәкне аера алмау. Сәнәк-көрәк кулдан китте. Сәнәктән көрәк булган.

Тилебәрән орлыгы ашаган.

Урак белән печән чабу.

Эскерттән ишек эзләү.

Әрем белән тәрем булып яшиләр.

Үлән арасыннан ут йөртмәк. Үләннән ашак, судан тонык.

Һәммәсе дә бердәй, бакчадагы гөлдәй.

Игенчелек

Амбарың белән мактанма, ашлыгың белән мактан.

Амбарыңда булса, кесәңдә булыр.

Ашлаган җир аш бирә, ашламаган җир таш бирә.

Ашлык тулган саен башын түбән ияр.

Ашлыкны арба өйгә кертә, чана базарга илтә.

Ашлыкның йозагы - салам, акчаның йозагы - саран.

Башын ал да, саламына ут төрт.

Бер башак - башак кына, йөз башактан капчык тула.

Бер көн алдан чәчсәң, бер атна алдан урырсың.

Булыр ашлык шытымыннан билгеле.

Буш башак башын югары тота.

Буш көлтәне сукмыйлар.

Буш тегермән җилсез дә әйләнә.

Бүген - кибәк, иртәгә - кирәк.

Егыла башласаң, җиргә ябыш.

Җир карынына көл салган, көленнән күмәч алган.

Җир кемнеке - икмәге шуныкы.

Җир туймаса ил туймас.

Җиргә чәчкән гөл булыр, утка төшкән көл булыр.

Җирдән аерылган җилгә оча.

Җире - коргаксыз, кулы - коры капчык.

Җирең нинди булса, икмәгең шундый була.

Җирне бер кат туйдырсаң, ул сине ун кат туйдырыр.

Иген камылыннан билгеле.

Иген сугучы кояш сорый, күмер сатучы яңгыр тели.

Иген үсмәс дип, җирдән түңелмә.

Игенеңне яшел урма, урагыңның теше сынар.

Игенле байның исе бар, игенсез байның нисе бар.

Игенне иң элек бурага салдым диген, аннары уңыш алдым диген.

Игенне җир уңдырмый, тир уңдыра.

Игеннең җаен иккән белер, арбаның җаен җиккән белер.

Игенче - кырда, балыкчы - суда.

Игенче явым теләгән, чүлмәкче аяз теләгән.

Игә белгән иген ашар.

Иксәң иген, ашарсың тиген.

Качып китсәң дә, чәчеп кит.

Кем чәчкән, шул урсын.

Киртәле кибәнгә мал тими.

Кырга барганда мактанма, кайтканда мактан.

Кырда калган - кар астында.

Кырда эзе булмаганның ашъяулыкта күзе булмас.

Кырдагы - кырда, өсәктәге - кесәдә.

Көз чәчсәң, көлгә чәч; яз чәчсәң, сазга чәч.

Көз җир сөр, кыш кар сөр.

Начар сөргән җирне чүп басар.

Ни чәчсәң, шуны урырсың, җил чәчсәң, буран урырсың.

Орлык кибәксез булмас.

Орлыгын ашаган кеше - өметен ашаган кеше.

Өйдәге исәп кырга ярамый. Өсәккә кермәсә, исәпкә кермәс.

Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.

Сабанчыга җир - ана, ялкауга - үги ана.

Сакла саламны - килер заманы.

Сука тотып кулың кабармыйча, мичкә ягып ипиең кабармас.

Сукадан тугарып атны бирмиләр.

Тарлан җирне саз йотмас.

Тегермән ташына эләккән он булыр.

Тегермән тик торса, ташы ярыла.

Тиресне калын түшәсәң, амбарың буш калмас.

Тук башак аска иелә, буш башак өскә үрелә.

Туфракны җир иткән - изгелек күргән, җирне туфрак иткән - ачтан үлгән.

Уракчының уңмаганы уракка сылтар. Учлап чәчсәң, йөкләп җыярсың.

Үз чәчкәнеңне үзең ур.

Чикерткәдән курыккан иген икмәс.

Чәчкән - җыяр, чәчмәгән - елар.

Чәчмәгән җиргә урак күтәреп барып булмый.

Чүпле орлык чәчкәннең кырын кырлык басар.

Ындырда илле кешегә эш табыла, тиле кешегә генә эш та-былмый.

Юл буенда үскән орлык өлгерми.

Язын иген икмәгән әтәмбигә моң булыр.

Яхшы җиргә төшкән орлык югалмас.

 

Әвен сугып кайту.

Әвене янган кеше сымак кылана.

Иске кибәнем исән булсын.

Кеше вырыхын суыра, үзенекен җил алмый.

Кеше уракта, без эштә.

Кибәгеңне туздырма, күзгә керер.

Саламга тук, башакка юк.

Саламны печәннән аера алмау.

Салпы ягына салам кыстыру.

Синең урагың урган, печәнең өйгән.

Суккан көлтә булгансың.

Урак та урасы бар, тамак та кырасы бар.

Ураклары урылган, зуратлары куелган.

Чәчкән бакыра, үзе акыра.

Яз игенче, кыш теләнче.

 

Иген төрләре

Алай диеп болай булмый, арпа чәчеп бодай булмый.

Арпа алтмыш көндә өлгерә, бодай туксан көндә өлгерә.

Арпа иккән бодай урмас.

Арыш анасы арыштан алда өлгерә.

Арыш башаксыз булмас, арпа кылчыксыз булмас.

Арыш булса, башы бер карыш булсын.

Арыш саламы алты елдан алтын булыр.

Арыш унике көн баш чыгара, унике көн серкәдә утыра, унике көн эч иңә.

Арыш уңса ун булып, тары уңар мең булып.

Арыш чәчсәң, ипи ашарсың.

Арыш чәчсәң, көлгә чәч, солы чәчсәң, суга чәч.

Арышны көлгә чәчсәң, гөл булыр, солыны грәзгә чәчсәң, кенәз булыр.

Арышның хисабын суккач беләләр.

Арышы булса, үлчәве табылыр.

Бакра чәчкән бодай урмас.

Бер тарыдан ботка булмас, ботка булса йортка булмас.

Бер уч көнбагыш ашасаң, ике уч кабыгы чыгар.

Бодай иләп арпа төшмәс.

Бодай кибәнен арыш саламы белән ябалар.

Борчак чәчсәң, арасына сарык кереп ятарлык булсын.

Борчакның яхшысы читкә чәчри.

Кемнең тарысы - шуның тавыгы.

Киндер ыстаны киендерә, чүпләме күзне сөендерә.

Киндер чәчсәң, күлмәк киярсең.

Коры борчак бүрәнәгә ябышмый.

Кырдагы бодай - алтмыш пот, кайткач-суккач - алты пот.

Мәк җиде ел буе уңмаган да, аңа карап ачлык булмаган.

Пәҗи килегә кермичә, мае чыкмас.

Саламга үскән арышның башы булмый. Солы чәчеп бодай көтмиләр.

Тармадан тула басмыйлар.

Тары чалгы кайраган тавышка үсә, ди.

Тары ярмасы сөттә җитмеш җиде кисәккә ярыла.

Тургайдан курыксаң, тары икмә.

Уңган бодайга кырау тими.

Чүбек чәйнәп май чыкмас.

Җитен: «Тырмага ияреп тишелеп чыгар идем дә, кешедән оялам»,- дип әйтә, ди.

 

Арпа эчендә бер бодай.

Башын карабодай саламы белән япкан.

Бирдем бодай, килдем сорай.

Бодай буласы җиргә борай булып калган.

Бодай күрсәтеп арпа саткан.

Менә сиңа тары - хәзинәдә бары.

Ташта борчак үстерү.

Ярмам арыш, җаным тыныч.

 

Яшелчәләр

Ачы кабакка эт тә тими.

Ачы торманың сирәге яхшы.

Бакча байлык - бер айлык, тагы да килер гидайлык.

Бакча иясенә түтәл юк, өй иясенә бүкән юк.

Берәүгә торма кирәк, берәүгә хөрмә кирәк.

Буш карбызда орлык күп.

Бәрәңге ашаган тук булыр, тез буыны юк булыр.

Бәрәңге - ярты икмәк.

Бәрәңге әйткән: «Илтүен илтермен, кайтуыңны үзең кай-гырт»- дигән.

Бәрәңге әйткән: «Кырык биш көндә карыныңа керермен»,- дигән.

Җимеш юк җирдә чөгендерне дә әфлисун диләр.

Җир алмасы җилектерми.

Ике карбыз бер култыкка сыймас.

Кабак карбызга әйткән: «Мин олы»,-дигән. Карбыз әйткән: «Син олы булсаң, мин баллы»,- дигән.

Керән тормадан татлы булмас.

Кәбестә аркасында суган да су эчә.

Мич башында шалкан пешми.

Сарымсак хаҗга барып кайтса да татлыланмас.

Сарымсакны серкәгә салып тотсаң да, сигез ел исен саклый.

Сирәк торма төпле була.

Суган сирәк булса, башы олы булыр.

Суганның татлысы юк.

Тиле суган сабакка уңар.

Торма: «Мин бал белән тәмле»,- дигәч, бал аңа: «Мин синнән башка да тәмле!» - дигән.

Шалканны ефәккә төргәннән бәясе артмас, энҗене ыштырга төргәннән бәясе кимемәс.

Ярык карбызда тәм булмас.

 

Акча җимеше түгел, бакча җимеше.

Бакчачының бакчасы, утап кына баксачы.

Бер керән ашап, ике атна кикергән.

Кирәкле кишер яфрагы. Кәбестә кебек беркатлы инде ул.

Пешкән шалкан, төшкән-калган.

Суган суы суыру. Суган тураганда елый.

Торма ачуын тоздан алу. Торма өстенә тоз.

 

Агач

Авам-авам дигән агач йөз яши.

Агач аеры үссә дә тамыры бер.

Агач кайсы якка кыек булса, шул якка авар.

Агач нинди генә биек булса да, тамыры җирдә булыр.

Агач урманнан ерак үссә дә, шунда таба сыгыла.

Агач утырткан ага булган.

Агач хәтта үзен кисүчегә дә күләгә бирә.

Агач яшь вакытында яхшы бөгелер.

Агач үз ихтыяры белән урманын ташламый.

Агач үз урынына егыла, таш бик ерак тәгәри.

Агачны яшьлектә бөк.

Агачны үстерергә илле ел, кисәргә биш минут кирәк.

Агачның аскы ботаклары өскеләрен күтәрешә.

Агачның башын киссәң төбе калыр.

Агачның корты эченнән булыр.

Агачның тамырына балта чабып, яфрагы белән дус булма.

Агачның яфрагы төбенә төшә.

Агачтан яфрак төшми тормый.

Асылсаң асыл асыл агачка, егылсаң егыл мамык түшәккә.

Бер агачның шаулавы илгә яңгыр яудырмас.

Бер агачта ике кайры булмас.

Бер шыгырдаган агач гомер буе шыгырдый.

Ботаксыз агачның күрке юк.

Иелгән агачка үрмәләү җиңел.

Йомшак агачны корт басар.

Карт агач үзеннән-үзе корыр.

Каты агач шарт сынар, черегән агач кырык ел чыдар.

Корт баскан черек ботакны кисеп ташлыйлар.

Кыеш агачның ботагы туры булмас.

Кыйшык агач төзне бозар.

Кәкре үсеп картайган агачны төз итеп булмый.

Күмәк агач давылдан курыкмас.

Тамыры ерак агачның гомере озак.

Тотынган агачыңның тамыры нык булсын.

Туры агачның күләгәсе дә туры була.

Хур күргән агачың гүр өстеңә күләгә булыр.

Чүлгә кое казыган - бер саваплы, сазга күпер салган - ике саваплы, юлга агач утырткан - өч саваплы.

Шыгырдавыклы агач озак чыдар, шыгырдамаган тиз сынар.

Шәрә агачтан ышык көтмә.

Ялгыз агач урман булмас, ялгыз кирпеч курган булмас.

Ялгыз агач җилдә тиз сына.

Ялгыз агачны җил борган, күмәк агач җилне борган.

Яман агачка асылынганчы, яхшы агач үзеңне бассын.

 

Агач арасыннан урман күрмәгән.

Агачтан сандугач кына ясамый.

Ике агач арасында адашу.

Яфрак астына керү.

 

Агач төрләре

Бер каенның күләгәсе бөтен илне капламас.

Бәрмәчлектән йөзем булмас.

Имән агач - каты агач, каен агач - чырагач.

Имән агачының иелгәне - сынганы.

Имән бик каты агач та, аның да яфрагы саргая.

Имән күмере исле булыр.

Имән чикләвеге алмагач төбенә тәгәрәми.

Каен агач тал булмас, каен суы бал булмас.

Каен тузына масаер, имән үзенә масаер.

Каены бар кайгырмас, тимере бар тилмермәс.

Карагайның көле күп, имәннең күмере күп.

Карама агачы - каршы агач.

Карышып үскән караманы турайталмассың.

Кечкенә имәндә ботак күп була.

Корыган тирәк су янында да яшәрмәс.

Куба тал шарт сынар, сары тал йөгенеп калыр.

Нарат - башыннан, имән - төбеннән корый.

Нарат төз карап үсәр, өянке өя ләп үсәр.

Озын тирәкнең күләгәсе төбенә төшмәс.

Тал ком ярата, усак дым ярата.

Тик торган караулы тирәккә тимиләр.

Тирәк, ни юан булса да, пычкыдан котылмас.

Тирәкнең, тамыры черемичә, яфрагы саргаймый.

Тубылгы агач зур булмас, тубылгыдан өй булмас.

Чатлы-ботлы - карама булыр, шарт-шорт янган - у булыр.

Чикләвек агачы эчтән чери.

Чикләвек җыйганда җиләккә бармыйлар.

Юкәнең чәчәге - бал, кабыгы - юкә, череге - дару, агачы - сөян.

Ялгыз каенга кош кунмас.

Яшь каенга терәлеп, карт каен кырык ел яшәгән.

 

Ватылмый торган чикләвек.

Ике тирәк бер төптә, ике төймә бер җептә.

Карама көленә утырту.

Кеше чикләвек җыярга барганда, ул җиләк җыярга б«|

Кәкре каенга терәтү.

Тузга язмаганны сөйли.

Чикләвегемнең төше юк, сезнең кебек кеше юк.

Юкә агачка атландыру. Юкәдә икән чикләвек.

 

Җиләк-җимеш агачлары

 

Агач, җимеше күп булган саен, ныграк иелер.

Агачны кем утыртса, җимеш шуныкы.

Агачта җимеш арткан саен, ботагы күтәрелми.

Агачы кыек булса да, алмасы тәмле була.

Аланда үскән балан әче була.

Алма агачыннан ерак төшми.

Алма ничек пешкән - эргәсенә шулай коелып төшкән.

Алма теләсәң, агачыннан күз алма.

Алмалары булмаса, алмагач гаепле түгел.

Алманы үстерү кыен, черетү ансат.

Алманың асылын аю ашый, чикләвекнең төшен корт ашый.

Алманың кызылына алданма.

Алмасын ашарсың - агачын кисмә.

Аяз елны алма күп, явым елны гөмбә күп.

Балан бал белән тәмле, бал балансыз да тәмле.

Бер агач ике төрле җимеш бирмәс.

Бер черек алма бөтен йөкне черетә.

Буласы җимеш чәчәгеннән билгеле.

Җиләк бердән җыйнала.

Җимеш ашыйсың килсә, чәчәген өзмә.

Җимешен аша, бакчасын сорама.

Җимешле агач зур булмый.

Җимешнең асылын эт ашый.

Җимешсез агачка таш атмыйлар.

Кызыл алманың эче кортлы булучан.

Кулың җиткән ботакның алмасын өз.

Миләш дигән җимеш авыздан - су, күздән яшь китерер, имеш.

Өлгергән өрек сабагында тормый.

Сау алма саптан төшми.

Сусыз агачта сусыл җимеш пешмәс.

Тиз пешкән җимеш тиз чери.

Нәр җимешнең үз корты бар.

Чәчәк күрсәтмәгән агачтан җимеш көтелмәс.

Шомырт чәчәк аткан вакытта кызлар җилкенә, балан чәчәк аткан вакытта балык сикерә.

Яфракка карап, алма санама.

 

Алма пеш, авызыма төш.

Алмалары суга туенган.

Аңа бит алма - шалкан, ком - талкан.

Кеше бакчасына таш ату.

Кипкән җимеш күк куырылган.

Миләш диеп капкан идем, балан булып чыкты бу.

Пешмәгән җимештән катмаган как.

Яңа җимеш, иске авыз.

 

Урман

 

Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән.

Кәкре агачсыз урман булмас.

Урман авызы тар булыр.

Урман артындагы күренә, борын астындагы күренми.

Урман бүресез, тау куянсыз булмас.

Урман - колак, кыр - күз.

Урманга кер, ботакка кадалма.

Урманга кергәнче чыгар юлыңны кара.

Урманга утын ташылмый, коега су салынмый.

Урманда агач күп, сайлый башласаң яраклысы юк.

 

Берсе урманга, берсе тугайга киткән.

Урман чытырман, качсам тоттырмам.

Урманда урынсыз, кырда койрыксыз.

Урманы үсмәгән, агачы кисмәгән.

 

Урман эше, агач эшкәртү

Агач киссәң озын кис, чаба-килә кыскарыр.

Агач корыса, утын булыр.

Агачны ега белмәгән үз өстенә аударыр.

Агачны кинәт бөксәң шарт сынар.

Балта агачны кисмәс иде, агач сабы булмаса.

Балта да чапкан төштән генә кисми.

Балта остасының юньле балтасы булмас, чабата ясаучының юньле чабатасы булмас.

Балта остасының үз йорты тирәсе һаман җимерек.

Балта сораганга көрәк тоттырмыйлар.

Балта чапкан чакта йомычка чәчрәми булмас.

Балта чапканчы кискә ял итә.

Балтасы суга төшкән сабын да атар.

Балтасыз урманга барма.

Ботагыннан чөй ясап, агачын яралар.

Егылган агачка балта чабучы күп булыр.

Имән җиде ел суда ятса, таш булыр.

Кабык зур булса да, бәһасе бер тиен.

Кайрысында кипкән агач чатнамый.

Кеше өстендә бүрәнә дә җиңел, үз өстеңдә кура да авыр.

Кәкре агачны төзәйтүдән төзен кәкрәйтү җиңелрәк.

Күп тукмасаң, ботаклы утын да ярыла.

Өйне эшләгән балта тышта кала.

Пычкы сораганга - ышкы, ышкы сораганга пычкы тоттыр-мыйлар.

Сапсыз балта агач чабарга ярамас.

Сыймас җиргә чөй какма.

Такта тар булыр, бәясе бар булыр; кабык киң булыр, бәясе ким булыр.

Таяк бирә тай көче.

Таяк ике башлы.

Тимер балта булдыра алмаганны кайчакта юкә чөй булдыра.

Тугыз балта бер сәкедә ятар, ике каба ятмас.

Төз агачтан ук чыгар, кәкредән - җәя.

Урманга кергән саен утын күбәя.

Үткен балта тиз кителә.

Үтмәс балта сөяк чабарга ярый.

Чыбык вакытында бөкмәсәң, зурайгач бөгә алмассың.

Чөе кайда, тукмагы шунда.

Чөйне чөй белән чыгаралар.

Шырпылы агач кулга кае.

Юан булса да, ялгыз агачтан өй булмый.

Яраклы түмәр җирдә ятмас.

 

Аркылы яткан агачны буйга алып салмый.

Балта биреп, шөшле алдым.

Балтасы суга төшкән.

Барысы да бер чыбыктан сөрелгән.

Бере тукмак, бере чөй, берен ал да берен төй.

Бутау мунчаласы ясау.

Йомычканы йомыш итеп йөри.

Кабык сугып, чәүкә очыру.

Тамырына балта чабу.

Тукмак тисә - тик торыр, чыбык тисә - сикерер.

Тумырган да сөягән, балта-пычак тимәгән.

Төп башына утырту.

Төптән куркып, түмгәккә абынган.

Урманны үтеп, утын күрмәгән.

Үзе утырган ботакны кисүче. Үтмәс балта белән юнган.

Чыбыктан чыбыркы булган. Чөй өстенә тукмак.

Фикерләр   

 
+1 #1 Guest 2011-05-04 15:37
Найс пост! Сенкью!
Администраторга хәбәр итү
 
 
+1 #2 Guest 2011-05-06 06:26
Good blog, fresh infa, pochityvayu
Администраторга хәбәр итү
 
 
+1 #3 Guest 2011-05-26 18:19
All the fun is done
Администраторга хәбәр итү
 
 
+2 #5 Guest 2013-12-19 17:14
мина икмэк турында кирэк булышыгыз!! :sigh: :sigh: :sigh: :cry: :cry: :cry:
Администраторга хәбәр итү
 
 
+2 #6 Guest 2014-03-11 22:20
Бик тэ эйбэт сайт
Администраторга хәбәр итү
 
 
+2 #7 мин 2015-03-31 20:13
шэн :-) :-) :-)
Администраторга хәбәр итү
 

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Халык иҗаты Мәкальләр Үсемлекләр