Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Табигатьнең сыйфатламалары

E-mail Принтерга pdf
(23 тавыш, уртача 3.57 )

Әйбер (нәрсә), аның асылы, төсе, формасы, микъдары һ. б. билгеләре

Авыр басканчы, җиңел калкадыр.
Аз булса җитәр, күп булса бетәр.
Аз булсын, яхшы булсын.


Аздан күп була, күптән юк була.
Ак булмаса да, пакь булсын.
Ак нәрсә кер күтәрми.
Акка кара тиз йога.
Акны күп таушалдырсаң, карага әйләнер.
Асыл нәрсә зур булмый.
Аты бер булса да, заты башка.
Буяучыдан: «Кайсы төсне бигрәк сөясең?» —дигәнгә,— «Алтын сарысы белән көмеш агын»,— дигән.
Вактан эре җыела.
Җиңелне җил күтәрер, авыр урынында калыр.
Җиңелне эзләгән авырга каба.
Зур нәрсәне кечкенә белән үлчиләр.
Ике бер урынында, бер юк урынында.
Иске яңага урын бирер.
Искегә тисәң, исең китәр.
Искесез яңа булмас, ямансыз яхшы булмас.
Иңе барның буе бар, буе барның сыны бар.
Кече булсаң — зур булырсың, зур булсаң — хур булырсың.
Кимнең ташуы бар, ташуның кайтуы бар.
Киң булсаң, ким булмыйсың.
Киң җирдә тар утырсаң, тар җирдә киң утырырсың.
Кәкре белән бөкере — икесе дә бер.
Кәкренең шәүләсе дә кәкре.
Күпне көткән аздан коры калыр.
Күпне күр дә фикер ит, юкны күр дә шөкер ит.
Начарны күрмәс борын яхшының кадере юк.
Нәрсә белән нәрсә арасы — җир белән күк арасы.
Озын янында кыска беленер.
Тар җирдә тәгам ашаганчы, киң җирдә таяк ашаганың яхшы.
Тышын күреп, эченнән бизмә.
һәрбер кара нәрсә шакшы булмас, һәрбер ялтыраган яхшы булмас.
Чүп булып күп булганчы, аз булып үз булсын.
Эче барның тышы бар, тышы барның төсе бар.
Эченә салмасаң, тышына чыкмас.
Юан сузылганчы, нечкә өзелер.
Яңа булды дип, искене ташлама.
Җете кызыл тиз уңа.

Ак белән караны аера белмәү.
Акка кара белән язылган.
Акны кара дип әйтү.
Кечкенә булса да, эче төш кенә.
Кеше «ак» дисә, ул «кара» дияр.
Сөттән ак, судан пакь.
Тышы гөл кебек, эче көл кебек.
Тышы ефәк, эче кибәк.
Тышы мамык, эче кабык.

Урын, ара, якын-ерак, ал-арт, ас-өс, уң-сул һ. б.

Адашканны артындагы белер, ялгышканны янындагы белер.
Алга бар — артыңа кара.
Алда барма, артта калма.
Алдыңа бер карасаң, артыңа биш кара.
Алдыңа кара — кая барганыңны белерсең, артыңа кара — каян чыкканыңны белерсең.
Алдыңда — ышанычың, артыңда таянычың булсын.
Алыска салырсың — якыннан алырсың.
Артыңда ни барын белмәсәң — тотылырсың, алдыңда ни барын күрмәсәң — егылырсың.
Биек күтәрелгән егылудан курка.
Бишкә урын табыла, бергә урын табылмый.
Еракка куйсаң, якыннан алырсың.
Ерактагы чап була, килә-килә чак була.
Ерактан арба белән китергәнче, якыннан капчык белән китер.
Изге урын буш булмас.
Күренгәннең алыслыгы юк, күтәргәннең авырлыгы юк.
Түбәнгә карап шөкер ит, югарыга карап фикер ит.
Түбәннән югарыга ун ел менәләр, югарыдан түбәнгә ун көн дә җитә.
Үз урынын белмәгән урынсыз калыр.
Югары менгәч, түбән карама.
Югары менү — морат, аста калу — оят.
Югары ятсаң — җил алыр, түбән ятсаң — сил алыр.
Югарыга карап куан, түбәнгә карап юан.
Югарыга карап үрнәк ал, түбәнгә карап гыйбрәт ал.
Югарыдан егылган сау калмый.
Якындагын ерактан барып сора.

Алдың — Казан өлгесе, артың — Мәскәү көзгесе.
Алдыңда — ялтырый, артыңда — шалтырый.
Алдыңнан артың матур.
Арттан караганда алда, үзе һаман анда.
Астан кереп, өстән чыккан.
Астан уеп, өстән җую.
Асты — тәпи, өсте — тәти.
Астыннан кисеп, өстеннән ямый.
Бер алдына, биш артына төшү. Берсе уңга ишә, берсе сулга ишә.
Дүрт ягың — кыйбла.
Еракта — кешнәшер, якында — тешләшер.
Кырындагын кырык ел эзләгән.
Ни ылтара, ни пылтара — калган ике уртада.
Өскә куйсаң — аз, аска куйсаң — таз. Өстәгесен уя, астагысын суя.
Сул ягы белән торган.
Уңга да юк, сулга да юк.
Югары булып күктә юк, түбән булып җирдә юк.

Вакыт, заман, ел һәм ел фасыллары. Ай, атна, көн-төн, иртә-кич һ. б.

Авыл башы — манара, акыл башы — замана.
Азагын күрсәтмәсәң, башын башлама.
Ай да килгәнгә аяк, көн дә килгәнгә таяк.
Айлар да тигез түгел: берсе озын, берсе кыска.
Айның утыз көне бар, утыз төне бар.
Алдан барган алланган, соңга калган алданган.
Алдан килгән урын өчен, соңыннан килгән тамак өчен.
Алды барның арты бар, февральнең марты бар.
Апрель кергәч эт биеклеге кар ява.
Атна кичнең килеше чәршәмбедән билгеле.
Баткан көннең аткан таңы бар.
Башы барның соңы бар, әүвәле барның ахыры бар.
Бер елга куян тиресе дә чыдый.
Бер елда ике яз булмый.
Бер елны бүдәнә симерсә, икенче елны тартар симерә.
Бер карлыгач белән яз булмый.
Бер кичкә кер мичкә.
Бер кырпак белән кыш булмас.
Бер көн артка калсаң, биш көн артка калырсың.
Борынгының борыны сынган, ди.
Бу чакта йомырка тавыктан күп белә.
Бу чакта бияләй эчендә бармак кыймылдатканны беләләр.
Булса унбер сентябрь, җәйдән инде бит сыпыр.
Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар.
Былтыр үлгән күсе — быел чыккан исе.
Былтырны шүрәле дә эзләп тапмаган.
Бүген белән көн бетми.
Бүген үлгәнче таңда үл.
Бүгенге хисап иртәгә ярамый.
Вакыт акча түгел, югалтсаң таба алмассың. Вакыт акчадан кадерлерәк.
Вакыт белән якут табып була, якут белән вакыт табып булмый.
Вакыт комны ташка, ташны комга әйләндерә.
Вакытлы эш вакытында яхшы.
Вакытның дилбегәсе юк.
Вакытың үтте — бәхетең китте.
Заман кош кебек: очып киткәч кире кайтмый.
Заман сиңа буен куймас, син заманга буең куй.
Заман үзе өйрәтә.
Замана — көчленеке.
Заманасына күрә дуңгызны җизни диярсең.
Заманны бернинди җәүһәргә дә алмашып булмый.
Заманның ялына ябыш.
Заманың ничек булса, бүркеңне шулай ки.
Заманың төлке булса, син тазы бул.
Ел белән ел шай түгел, яз белән көз — җәй түгел.
Җәй көне чанаңны, кыш көне арбаңны әзерләп куй.
Җәй көне бияләй, кыш көне майка сатып ал.
Җәй көне йоклама, кыш көне өлгерерсең.
Жәй эшләсәң, кыш ашарсың.
Җәйгә чыккан җан үлмәс.
Җәйгә чыксаң кышны уйла, кышка керсәң җәйне уйла.
Иртә барсаң ит пешәр, соңга калсаң бит пешәр.
Иртә торган эшеннән куанган.
Иртә торганга ике өлеш.
Иртә торганның эше үрчи, төн йокламаганның юлы үрчи.
Иртә торсаң эш бетәр, соңга калсаң көч бетәр.
Иртә чыксаң — алдыңнан көн чыга, кич чыксаң — алдыңа төн чыга.
Иртә чәчкән уңар, буразнасы тулар.
Иртәгәге тавыктан бүгенге йомырка артык.
Иртәгәгә ышанып, бүгенге көнеңне кулдан ычкындырма.
Кавәс тумый кыш булмый, җәүза тумый җәй булмый.
Кантарда калфак кимә, яз көне бүрек кимә.
Кара көзнең кары ятмас.
Караңгы төннән соң якты көн килә.
Караңгыда күз кыскан беленми.
Караңгыда ялтыраганчы, яктыда калтыра.
Кешегә калган көн — таң атмаган төн.
Кич булмыйча бүгенге көнне мактама.
Коралай килми — кыш җитми, коралай китми — яз җитми.
Кунмыйм дигәнне караңгы кундырыр, адашмыйм дигәнне буран адаштырыр.
Кыш бетте дип тун сатма, янә кыш бар.
Кыш — кыямәт, яз — җәннәт.
Кыш көне җиде җилән кигәнче бер тун ки.
Кыш көне эт тә: «Җәйгә чыксам сөяктән сарай салыр идем»,— дип әйтер, ди.
Кыш рәхәт чанага, җәй рәхәт арбага.
Кыш җитсә, буран туздырыр; җәй җитсә, кояш кыздырыр.
Кыш — үги ана, яз — үз ана.
Кышка каршы тиен дә запас җыя.
Кышкы көннең җылынуына ышанма.
Кышкы көннәр җәйне әйтер, җәйге көннәр җайны әйтер.
Кышның күзе караңгы: ни кисәң дә ярый.
Көз бай булма, яз бай бул.
Көз кычкыра: «Уңдырам»,— дип, ә яз әйтә: «Тукта әле, мин нәрсә әйтермен»,— дип.
Көзге катык — көмеш кашык, язгы катык — ярты азык.
Көзге көн — арткы акыл, язгы көн — ярты акыл.
Көзге көн — кияү акылы, язгы көн — яшь килен йөзе.
Көзге көн ул бала кебек: әле көлә, әле җылый.
Көзге көннән язгы төн яхшы.
Көзге юлга кием ал, язгы юлга азык ал.
Көн белән төн бер булмый.
Көн дә килгән — көл чүмече, ай да килгән — ай табагы.
Көн көнгә охшап тумас, көн саен кояш булмас.
Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр.
Көн — эш өчен, төн — ял өчен.
Көндез таш ват, төнлә тыныч йокла.
Көндезге эш кичке эштән көл ер.
Көннең киче иртәсеннән билгеле.
Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.
Март аенда урамда чыпчык эчәрлек су була.
Март ишектән бактырыр, сәнәк-көрәк яктырыр.
Март: «Хут урынында булсам, сыерның мөгезен сындырыр идем»,— дип әйтә, ди.
Март әйтә, имеш: «Көндез-көндез көләрмен, иртә-кичен бөгәрмен».
Микула җитми җәй булмый, Микула җитми кыш булмый.
Минутында тотмасаң, сәгатендә тоталмассың.
Октябрь — кара бия, ноябрь — ала бия.
Октябрь ни арба, ни чана.
Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә.
Покрау үтте — кыш җитте.
Санаулы көн тиз үтә.
Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, ай, май!
Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, апрель аптырата.
Сентябрьдә әти дә бер, мин дә бер; мартта — әти алда, мин — артта.
Сентябрьнең ундүртендә чикмән төшә, тун менә.
Сәвердә сулар сәер була.
Сәвердәге явым — савып торган савым.
Сөмбелә туса, су суыныр.
Таңы атмаган төн булмас.
Теләмә озын җәй, телә җылы җәй.
Тәңре көне тарыдан да күп.
Төн кара булган саен йолдыз яктырак янар.
Төннең колагы йөз дә бер, йөз дә бере дә бик үткен була, ди.
Төннең тынычлыгы — көннең куанычы.
Урак ае — тавыкларның сусыз ае, балаларның үксез ае.
Февральдә суык: «Сыерның мөгезен сындырыр идем дә, көнем кыска»,— дип әйтә, ди, имеш.
Февральдә сыер мөгезен сындырырлык суыклар була.
Хут мартка: «Селәгәең җый, әй селәгәй»,— дип әйтә, ди.
Хутта ут итә, хәмәлдә әмәлеңне корыта.
Хәмәлдә хәл китә.
Һәр айның аты башка, һәр атнаның көне башка.
Һәр заманның үз гореф-гадәте.
Һәр нәрсәнең вакыты бар.
Элҗен көн суга бер кашык салкын кушыла икән.
Энем кырлач «агам кырлачтан уздьгрыйм» дип, тырыша, ди.
Энем кырлач әйткән: «Агам кырлачны уздырам, яшь киленнәрнең көянтәсен сындырам».
Челләдә туның ташлама, кыш үзең бел. Челләдә черем итсәң, кыш рәхәт йокларсың.
Яз башының чуагы каты кыздыра.
Яз берәүне аздырыр, берәүне малдан яздырыр.
Яз кайгысын кыш кайгырт, кыш кайгысын яз кайгырт.
Яз киреләнсә кыштан яман.
Яз сөрсәң, көз урырсың.
Яз уңмаган көз уңмас.
Яз яме чәчкә белән, көз яме көлтә белән.
Яз япанчаңны, кыш азыгыңны онытма.
Яз җитсә чебенгә дә җан керә.
Язгы көн ел туйдыра.
Язгы хезмәт — көзге хөрмәт.
Язның байлыгы — кояш, көзнең байлыгы — уңыш.
Язның пычрагы да ямьле була.
Январьнең көне кыска, февральнең ае кыска.
Яңа елда ярлы да бай була.

Ак җәймәле көн туу.
Атнада җиде җомга.
Атнасына алты ял.
Бүген бар, иртәгә юк.
Бүген болай, таңда әллә ничек.
Дерен-дерен, дерендә, ике көннең берендә.
Җәен өйдә боз киптереп, кышын суган саталар.
Җәй алмаска, кыш бирмәскә.
Җәй бар, кыш бар, ашыгып ни эш бар.
Җәй җәйләдем, кыш кышладым, мич башыннан төшмәдем.
Кыш булганын колагы туңганнан белгән.
Кыш көне кулыннан кар ала алмассың.
Көн узсын, йон тузсын.
Көндез шырпы белән эзләү.
Көне ай кебек, ае ел кебек. Көнен күрсен, көлдә аунасын.
Мондый көндә яхшы кешенең эте дә йөрмәс.
Нух пәйгамбәр заманыннан.
Раштуада бер көрәк кар бирмәс.
Сәгате ай, ае ел күк.
Таң белән атып, көн белән батып. Төн чыкканчы йон чыкмас.
Челлә чагында катып үлгән.
Яз җиткәнне җилкәсе җылынгач белгән. Яренгә кем бар, кем юк.

Һава торышы: җылы-суык, җил-давыл, явым-төшем һ. б.

Артка калган болыт яумый үтәр.
Ачлыкка түзеп була, суыкка — юк.
Аяз-аяз көннәрдә җиләк җыяр аппагым, болыт-болыт көннәрдә урак урыр аппагым.
Аяз көннең яшененнән курык.
Батканга яңгыр куркыныч түгел.
Бер болыттан боз да явар, кар да, яңгыр да явар.
Болытсыз яңгыр булмас.
Вак яңгыр чылата.
Давыл алды тын була.
Давыллы болытның явымы аз.
Дәрьяга яңгыр яуганнан ни файда.
Җил алдан булса — битең туңдырыр, арттан булса — туның туздырыр.
Җил исми яфрак селкенми.
Җил кай якка иссә, камыш шул якка борылыр.
Җил чәчсәң, давыл урырсың.
Җил җелеккә үтәр.
Җил җилләми, томан ачылмый.
Җилгә каршы төкермә, битеңә төшәр.
Җилгә сәнәк белән каршы тормыйлар.
Җилдән килгән, җилгә киткән.
Җиле булгач, бураны булыр.
Җилне төтен кумый, җил төтенне куа.
Җилнең эше суырмак, утның эше куырмак.
Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый.
Иртәнге яңгыр төшкә хәтле.
Кар астыннан карга тизәге дә табылмас.
Кар башын кар ашый.
Кар матур да, аякны туңдыра.
Кар яуганда салкын булмый, кар киткәндә суыта.
Кара суык кардан яман.
Кара җиргә кар яуса, карны күрү бер зәвык; кара җирдән кар китсә, җирне күрү бер зәвык.
Кардан гөмбә эзләмә.
Карның базга салганы да бетә.
Кары калын кышның үләне калын булыр.
Кары эресә дә, бозы кала.
Каты давыл тиз туктар.
Килмәгән болыт, яумаган яңгырга чиләк тотмыйлар.
Кызуы да пешерә, суыгы да пешерә.
Көзге бозның көзге калынлыгына да ышан, язгы бозның ястык калынлыгына да ышанма.
Күк күкрәмичә «алла» димиләр.
Күкрәгән болытның явымы аз.
" Ләйсән — рәхмәт яңгыры.
Ләйсән суын җиде ел сакласаң, энҗегә әверелә, имеш.
Суык белән эт — сәләмәгә үч.
Суык төлке тунлы кешегә сәлам бирә, ертык тунлы кешенең куенына керә, имеш.
Тама-тама күл булыр, тузан-тузан тау булыр.
Тамчы кечкенә генә — таш тишә.
Тамчы тамса да, диңгезгә су файда. Тамчыдан качкан явымга юлыгыр. Тамчысыз диңгез булмый. Томан төшә — җимешләр пешә.
Узган болытны тотып булмый.
Хәерсез болыт диңгезгә явар.
Чык суы матур булса да, сусын кандыра алмассың.
Шаулы яңгыр тиз үтәр.
Шәп яуган яңгыр җиргә сеңми.
Явым теләсәң, давылына да чыда.
Ярыктан кергән җил усал була.
Яумасаң да, күкрә.
Яшен яшьнәгәндә зур агачка сыенма.
Яшене хәтәр булса да үтәр, артыннан күкрәве яман.
Яңгыр көтсәң, кар явар.
Яңгыр яуганда чиләгеңне тотып кал.
Яңгыр үткәч, артыннан ябынча белән йөгермиләр.
Яңгырга чыланган тамчыдан курыкмас.
Яңгырда чапсаң, корыда печән җыярсың.
Яңгырдан качып, дәрьяга төшкән.
Яңгырдан соң тузан да басыла.
Яңгыры булсын димә, шифасы булсын диген.

Араларыннан җил дә үтми.
Аяз көндә яшен сугар.
Аяз көнне бар, болытлы көнне юк.
Аҗаган кайнаган урын.
Бер караганда ал да гөл, бер караганда җил-давыл.
Җил белән симертү.
Җил искән якка аву.
Җил кайсы яктан исә, ул да шул яктан кисә.
Җил ягына салам кыстыру.
Җил-яңгыр тидермәү.
Җилгә җиленләп, бозга бозаулап.
Кара болыт булып йөрү.
Кызыл кар яуганда.
Көн явым — ят та юрганың ябын.
Миңа дисә: ни эссе түгел, ни суык түгел.
Салкынга өшетми, кайнарга пешерми.
Сафура бураннары кубару.
Сиңа җил дә юк, яңгыр да юк.
Төкерек җиргә төшмәслек салкын.
Чыландык та киптердек, яңгыр безне нишләтсен.
Яумаган яңгырга балаган кору.

Фикерләр   

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Халык иҗаты Мәкальләр Табигатьнең сыйфатламалары