- Аңладыңмы?
- Аңлавын аңладым, төшенә генә алмадым.
- Ә мин нишлим?
- Ни теләсәң, шуны эшлә, тешең булса, телең тешлә.
- Белдеңме?
- Белдем, колагыма элдем, берсеннән керде, берсеннән чыгып китте.
- Булдымы?
- Булды дигәндә койрыгын борды.
- Бушлаймы?
- Бушлай сыер гына мышнай.
- Бүген ничәсе?
- Кадер кичәсе.
- Бүген ялдамы әллә?
- Ялда да, койрыкта да.
- Дәлеше?
- Дәлеше кабак бәлеше.
- Иеме?
- Ие, иемәсәң бие.
- Исәнме?
- Исән булмасам, әллә син врачмы?
- Исәнме?
- Ә үзең кисәүме?
- Ишетмәдем, ни дисең?
- Базарда колак саталар, ди. Барып ал дим.
- Кайда?
- Былтыргы кар астында.
- Кайда?
- Каербидә.
- Кайдан килдең?
- Кайдырмый тау астыннан.
- Кайчан?
- Бозау агачка арты белән менгәндә.
- Кайчан?
- Карт алаша тай булганда.
- Кайчан?
- Качкан көнне иртән.
- Кайчан?
- Качып барганда.
- Кайчан?
- Кояш тискәре яктан чыкканда.
- Кайчан?
- Кызыл кар яугач.
- Кайчан?
- Дөянең койрыгы кайчан җиргә тияр, шунда.
- Кайчан?
- Язган булса яз көне, кушкан булса кыш көне.
- Кайчангача?
- Яз сорамаска, көз түләмәскә.
- Картаюлар ничек?
- Карт аю урманда гына була ул.
- Кая барасың?
- Каен башына.
- Кая барасың?
- Каерып салырга.
- Кая бардың?
- Кайманга - катык ашарга.
- Кая бардың?
- Эт туена кода булып бардым.
- Кем?
- Каян белим, кулын куеп китмәгән.
- Кем?
- Кем дигәннең кече улы.
- Кем?
- Кем дигәннең үзе, маңгаенда ике күзе.
- Кем малае син?
- Кемән улы Кемәнетдин малае.
- Кыйммәтме?
- Акча белән башма-баш.
- Мәгънәсе?
- Мәгънәсе - капка баганасы.
- Ни булган?
- Пешкән шалкан чи булган.
- Ни хак?
- Хак ярым хак, пот ярым борчак, бер кием чабата, калганы акчалата.
- Нигә карыйсың?
- Күңелемә ярыйсың.
- Ник?
- Син ни әйтер икән дип.
- Ник чәй эчмисең?
- Чәй белән кытай битен юа, ди.
- Нихәл?
- Сине күргәч, бетте хәл.
- Нихәл?
- Хәл иминлек, акча меңлек, алыштырырга вак юк.
- Нихәл?
- Хәл йөзгә җитә, кул тезгә җитә.
- Нихәл?
- Хәл хәер, ярлы баер, бай бөләр, иманасын кем түләр?
- Ни хәл?
- Шөкер дигән көн бар, бер салмалык он бар.
- Нихәл?
- Хәл хәлвәт, киндер күлмәк, ыштан бурлат, киткәннәр урлап.
- Нихәл?
- Юк шөкергә тук шөкер.
- Ничек эшләр?
- Эшләр - шак-шок итә тешләр.
- Нишли?
- Ат булып кешни, сыер булып мөгри.
- Нишли?
- Тире җыеп күн эшли.
- Нишлисең?
- Дуңгыз дагалыйм.
- Нишләп?
- Шулай шәп.
- Нишләп яту?
- Тик яту белән бик тату.
- Нәрсә?
- Тозлы кыяр-кәбестә.
- Оялмыйсыңмы?
- Өй алып, мунча сатканым юк.
- Саумысыз?
- Сау булмасак, әллә баш очыбызда ясин чыкмакчы буласызмы?
- Сәбәбе?
- Сәбәбе - карабодай сәнәге.
- Сәгать ничә?
- Кичәгечә.
- Сиңа ничә яшь?
- Яшьне ат базарында гына сорыйлар.
- Сөенчесенә ни?
- Сөенчесенә уң колагың үзеңә.
- Сөйгәнең кем?
- Койрыклы җен, үземә әрәм, кешегә хәрам.
- Суны нигә күп ташыйсыз?
- Киптерәбез.
- Туйганыңны кайдан беләсең?
- Син күземә ике булып күренәсең.
- Үсәсезме?
- Үсәбез: тәбәнәк җиргә баш тия.
- Хәлләр ничек?
- Ал да гөл, калганын үзең бел.
- Хәлләр ничек?
- Алда гөл, артта кычыткан.
- Хәлләр ничек?
- Ат мөгезе кебек.
- Хәлләр ничек?
- Син сорама, мин әйтмим.
- Хәлләр ничек?
- Хәлләр бишни, сезнеке нишли?
- Хәлләр ничек?
- Хәлләр изге, тегеләр генә бизде.
- Хәлләр ничек?
- Хәлләр имин, кешегә тимим.
- Хәлләр ничек?
- Шөкерле-бөкерле, һаман бер төрле.
- Чибәрме?
- Чибәр: күрсәң гайрәтең чигәр.
- Читтә ничек соң?
- Читнең чите корсын.
- Шулаймы?
- Шулаен ул шулай да, ярый ла эш барып торса уңайга.
- Шуннан?
- Шуннан утырган да шуган, тауга түбән булган.
- Эш хакы күпме?
- Айга утыз көн, йокы үзеңнән.