Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

4-5 яшьлек балалар өчен әкиятләр

E-mail Принтерга pdf
(23 тавыш, уртача 3.61 )

Хәйләгә каршы хәйлә, Ата каз, Төлке белән Каз, Ахмак бүре, Тавык, Тычкан һәм Көртлек, Ике ялкау, Комсызлык бәласе, Икмәк, Зирәк чәүкә, Чукмар белән Тукмар, Бикбатыр белән Биккуркак, Керпе туны, Шифалы сөт, Тәмле сүз, Минеке, тимә! Эшче абый әкиятләре

Хәйләгә каршы хәйлә

(Татар халык әкияте)

Беркөнне Төлке Торнаны кунакка чакырды. Табага бераз гына сыек кесәл салып, кунагының алдына куйган. Торна томшыгы белән «тук, тук» итә, имеш. Кесәлне ничаклы чукыса да, томшыгына бернәрсә дә эләкми, имеш.

Әмма Төлке:

—        Ашасана, сылу кунагым,— ди-ди, кесәлнең барысын үзе ялап бетергән, имеш, кунагын ач калдырган, имеш.

Торна, Төлкенең бу хәйләсен эченә салып, беркөн Төлкене үзе дә кунакка чакырган. Тар авызлы тирән чүлмәкнең төбенә бераз борчак салып, Төлкенең алдына куйган.

Торна Төлкегә әйтә икән:

—        Ашасана, кунагым, син мине фәләнчә вакытта кесәл белән бик сыйлаган идең, ник бер дә ашамыйсың? — ди икән.

Төлке бик ашамакчы була икән дә, чүлмәккә авызы сыймый, ди. Торна шулай, борчакны үзе генә чукып бетереп, Төлкене ач калдырган, ди.

 

 

Ата каз

(Татар халык әкияте)

Казлар елга буенда йөриләр икән. Куе таллыктан Төлке килеп чыккан да казларга таба бара башлаган.

—        Төлке бар, сак булыгыз,—дигән Ата каз. Казлар дошманга каршы торырга хәзерләнгәннәр.

Төлке бөтенесен дә күреп торган һәм хәйләгә керешкән. Казлар алдына килеп, түбәнчелек белән генә башын игән:

—        Кадерле казлар,— дигән ул, тавышын нык калтыратып.— Мин төлке патшалыгының илчесе, аюлар патшалыгына китеп барам. Бик арыдым. Сездә ял итәргә мөмкин булмасмы?

—        Була, берсүзсез була,— дигән Ата каз.— Тик безнең сезгә бер үтенечебез бар иде.

—        Сөйләгез,— дигән Төлке, үзенең кипкән иреннәрен ялап.

—        Сүз шул,— дигән Ата каз.— «Илче Идел кичә» дигәннәр. Безнең беребез елга аръягында калды. Шуны алып чыгарга ярдәм итмәссезме икән?

Төлке шатланып киткән, ялтыр күзләрендә очкыннар күренгән.

—        Мин моңа күнәм,— дигән ул.— Ләкин кайсыгыз булса да берегез иптәш булып барыр бит?

—        Барыр, барыр,— дигән Ата каз.

Елга тирән һәм бик киң икән. Ата каз ары караган, бире караган, яр буенда яткан бүрәнәләрне күргән. Борыны белән сөйрәп, берсен суга төшергән дә:

—        Әйдәгез, киттек,— дигән Төлкегә.

—        Ә кайсыгыз минем белән чыга? — дип сораган Төлке.

—        Мин,— дигән Ата каз һәм, йөзеп килеп, бүрәнә өстенә менгән.

Төлке, моны күреп: «Аргы якта берсе бар, ә монысы — икенчесе, мин сезнең икегезне дә исән калдырмам», дип уйлаган. Бүрәнәнең өстенә менеп утыруы булган, бүрәнә әйләнеп киткән дә Төлке суга чумган, ә Ата каз очып киткән.

Казлар бик шатланганнар. Булдыклыгы өчен Ата казга рәхмәт әйткәннәр. Аның хөрмәтенә бәйрәм ясап, биш көн буена аны сыйлаганнар.

 

 

Төлке белән Каз

(Татар халык әкияте)

Бервакыт Төлке Казны тотып алган да:

—        Каз, мин сине ашыйм,— дигән. Каз боегып калган.

—        Мин риза, Төлке. Тик син миңа бер биеп калырга рөхсәт ит,— дигән Каз.

—        Әйдә, бие,— дигән Төлке.— Ашарга өлгерермен әле. Каз, канатларын җилпеп, бер урында тыпырдый башлаган. Төлке:

—        Әй оста биисең, Каз,— дип көлә икән.

Ә Каз, канатларын җилпеп, бер урында торган-торган да очкан да киткән.

Төлке авызын ачып калган.

 

Ахмак бүре

(Татар халык әкияте)

Бер заман Бүре бик ачыккан. Ни туры килсә, шуны ашармын дип, азык эзләргә киткән. Бара торгач, аңа бер Кәҗә тәкәсе очраган. Бүре Кәҗә тәкәсенә: «Кәҗә, мин сине ашыйм»,— дигән. Кәҗә тәкәсе аңа: «Ашасаң ашарсың инде. Ярый, алайса, менә син бу тау итәгендә авызыңны ачып тор. Мин тау башыннан сикереп төшәрмен дә авызыңа кереп китәрмен»,— дигән. Бүре риза булган. Кәҗә тәкәсе тау башыннан сикереп төшкән дә Бүрене сөзеп еккан. Бүренең һушы киткән.

Бер заман, аңына килеп, тирә-якка караса, Кәҗә тәкәсе әллә кайчан китеп барган. Бүре бик үкенгән, ләкин соң булган.

 

Тавык, Тычкан һәм Көртлек

(Татар халык әкияте)

Тавык, Тычкан һәм Көртлек бергә торалар икән. Көннәрдән беркөнне Тавык арпа бөртеге тапты, шатлыгыннан кытаклап җибәрде:

—        Арпа таптым, арпа таптым! Аны тарттырырга кирәк. Арпаны тегермәнгә кем алып бара?

—        Мин бармыйм,— диде Тычкан.

—        Мин дә бармыйм,— диде Көртлек.

Ни эшләргә? Тавык арпаны тегермәнгә үзе алып барды да он итеп тарттырып куйды.

—        Өйгә онны кем алып кайта? — дип сорады Тавык.

—        Мин алып кайтмыйм,— диде Көртлек.

—        Мин дә алып кайтмыйм,— диде Тычкан. Яхшы. Тавык онны үзе үк алып та кайтты.

—        Ипине кем изә? — дип сорады Тавык.

—        Мин измим,— диде Тычкан.

—        Мин дә измим,— диде Көртлек. Тавык ипине дә үзе изде.

—        Мичкә кем яга? — дип сорады Тавык.

—        Мин якмыйм,— диде Тычкан.

—        Мин дә якмыйм,— диде Көртлек. Тавык мичне дә үзе якты.

—        Мичкә икмәкне кем куя? — дип сорады Тавык.

—        Мин куймыйм,— диде Тычкан.

—        Мин дә куймыйм,— диде Көртлек.

Тавык икмәкләрне дә үзе куйды. Икмәкләр бик уңдылар — кабарып кызарып пештеләр.

Тавык аларны чыгарып өстәлгә куйды да:

—        Ә икмәкне кем ашар? — дип сорады.

—        Мин ашыйм,— диде Тычкан һәм өстәлгә килеп утырды.

—        Мин дә ашыйм,— диде Көртлек, ул да килеп утырды.

 

Ике ялкау

(Татар халык әкияте)

Әүвәлге заманда булган, ди, бик ялкау ике Кеше. Болар бер тапкыр барганнар, ди, урманга. Ул урманда бик тәмле җимешләр бирә торган алма агачы үскән, ди. Болар, бара торгач, шул алма агачын күргәннәр. Олырагы әйткән, ди:

—        Әйдә, без бу алма агачын селкетик тә алмасын коеп ашыйк,— дигән. Кечерәге әйткән:

—        Иренмичә аны селкеткәнче, әйдә, ичмаса, астына кереп ятыйк,— дигән. Болар шулай дип алма агачының күләгәсенә кереп ятканнар, ди. Байтак яткач, Олысы, карыны ачканга чыдый алмагач, тагын әйткән, ди:

—        Ай, авызыма бер генә алма төшсәче! — дигән, ди. Кечесе әйткән, ди:

—        Авызга төшсә, аны иренмичә ашыйсы да бар бит әле, мин булсам, авызыма төшсә дә чәйнәмәс идем,— дигән, ди.

Шулай итеп, алар ач көе өйләренә кайтып киткәннәр, ди.

 

Комсызлык бәласе

(Венгр халык әкияте)

Ике аю баласы бер баш сыр тапканнар. Алар бу сырны бүлә алмый аптырап беткәннәр. Ничек сындырсалар да сыр тигез булмас төсле күренгән аларга.

—        Бирегез, үзем бүлеп бирим,— дигән Төлке аю балаларына һәм сырны икегә сындырган да.

—        Берсе зур, берсе зур! — дип кычкырышканнар аю балалары.

Төлке аларны тынычландырган: хәзер тигезлим, янәсе.

Ул сырның зур ягыннан беркадәр сындырып кабып җибәргән. Сырның тегесе зуррак күренгән. Аю балалары, ризасызлык белдереп, тагын шаулашканнар: тагын тигез түгел, диешкәннәр.

Төлке аптырап калмаган. Зуррак дигәнен тагын сындырып капкан. Сыр кисәгенең әле берсен, әле икенчесен ашый-ашый, Төлке тәмам сырдан туйган. Ә баш чаклы зур сырдан тора-бара кеп-кечкенә кисәкләр генә калган.

—        Кечкенә булса да тигезләр! — дигән Төлке, шаркылдап көлеп.— Ашагыз, тәмле булсын!

Шулай дигән дә чабып киткән. Аю балалары авызларын ачып карап калганнар.

Комсызлансаң, һәрвакыт шулай була икән.

 

Икмәк

(Төрекмән халык әкияте)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер Егет. Ул бик ярлы булган. Картайган әнисеннән башка беркеме дә — сеңелләре дә, энеләре дә булмаган. Егет бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр байга эшләгән, ләкин бай аңа хезмәт хакы түләмәгән, ашарына да бик аз биргән.

Беркөнне Әнисе улына әйткән:

—        Бай сине ачка үтерергә тели. Эшкә чыкма. Тауга утынга бар. Мин утынны ярлыларга сатармын. Аларның да акчалары аз, билгеле. Ләкин бу эштән килгән акчага без ничек тә яши алырбыз.

—        Синеңчә булсын,— дигән Егет.

Ул иртән иртүк, кояш чыкканчы торган да, бау, балта асып, Әнисе белән саубуллашып, өйдән чыгып китәргә җыенган.

—        Улым,— дигән Карчык,— менә бу ипи кисәген дә ал әле. Башка бернәрсәбез дә юк безнең. Ләкин син аның балга әйләнгәнен көтеп тор. Шуннан соң гына ашарсың.

Егет ипи телемен яулыкка төреп алган да тауларга таба киткән.

Егет төш җиткәнче эшләгән дә эшләгән. Арыган. Бик нык ашыйсы килгән. Кичтән үк авызына бернәрсә капмаган булган. Төенчекне алган да чишеп караган: ипи балга әйләнмәгәнме, янәсе. Ләкин ипи һаман да ипи булып калган. Бик ашыйсы килсә дә Әнисенең үтенечен бозарга теләмәгән Егет.

Ипине күкрәгенә яшергән дә яңадан эшли башлаган. Караңгы төшкәнче утын кисүен дәвам иткән.

—        Хәзер ипи балга әйләнгәндер инде,— дип әйткән ул үз-үзенә һәм төенчекне тагын чишкән.

Караса, ипи һаман да ипи булып калган, ди. Егетнең күңеле төшкән.

—        Әни мине алдаган,— дип уйлаган һәм ипине ашый башлаган. Кабуы булган, балдан да тәмлерәк булып тоелган ипи. Егет Әнисеннән оялган:

—        Кичер мине, Әни. Ипи тәмле, бал кебек татлы,— дигән ул.

 

Зирәк чәүкә

Абдулла Алиш

Бер Чәүкәнең эчәсе килгән. Ул бер ишегалдында тар авызлы чүлмәк белән су күргән. Су чүлмәкнең төбендә генә икән. Чәүкәнең суга буе җитмәгән. Шуннан ул чүлмәк эченә вак ташлар тутыра башлаган. Таш тутыргач, чүлмәк төбендәге су өскә күтәрелгән, Чәүкәгә эчәргә уңайлы булган.

 

Чукмар белән Тукмар

Лев Толстой

Бер Әбинең ике әтәче булган. Аларның берсе — ак, икенчесе кара булган. Әтәчләр күп вакытларын сугышып үткәрәләр икән.

Әби ак әтәчкә — Чукмар, карасына Тукмар дип исем кушкан.

Чукмар чукырга бик оста, ә Тукмар бик нык тукмый икән.

Әби аларны ашатырга тотынса: «Җимне миңа әзрәк бирдең?», «Ник минем өлешемә кердең?» дип кычкырыша башлыйлар икән әтәчләр. Әйтешеп кенә калмыйлар, шунда ук сугыша да башлыйлар икән. Чукмары канга батырганчы чукырга, Тукмары күгәргәнче тукмарга тотына икән.

Әби килеп җитсә, Чукмар исемле ак әтәч:

—        Әби, Әби, кара әле, Тукмарың тукмый-тукмый бөтенләй күгәртеп бетерде,— дип әләкли икән.

Тукмар исемле кара әтәч тә энесеннән калышмый:

—        Башымны кара әле, Әби. Чукмарың чукый-чукый канатып бетерде.

Әби аларның әләклэтүләреннән дә туйган булган. Ул бер сүз дә әйтмәгән. Тукмарны култыгына кыстырган да каядыр күтәреп алып киткән. Тукмар бик курыккан. Әби аны күршеләренә кертеп торган. Тукмар анда өч кич кунган.

Ялгыз калгач, Чукмарга бик күңелсез булган. Юньләп ашый да, эчә дә алмаган.

Әбигә ул:

—        Тукмарны алып кайт, башка сугышмабыз! — дип ялынган.

—        Ярый,— дигән Әби,— алып кайтсам кайтыйм, әгәр тагын сугыша торган булсагыз, ул вакыт тотам да берегезне бөтенләй юк итәм! — дип куркытып та куйган. Шуннан Тукмарны алып кайткан.

Тукмар да Чукмарны бик сагынган булган. Алар кочаклашып исәнләшкәннәр.

Хәзер инде алар бик тату яшиләр икән. Тик исемнәре генә һаман шулай Тукмар белән Чукмар булып калган.

 

 

Бикбатыр белән Биккуркак

Абдулла Алиш

Бер баланың ап-ак куяны белән бик матур песие булган. Алар үзара тату яшәгәннәр. Куян кетер-кетер итеп агач кайрысы кимергән, песи чепер-чепер итеп сөт эчкән. Песи бернәрсәдән дә курыкмый икән, аңа теге бала Бикбатыр дип исем кушкан, куян, дер-дер килеп, бар әйбердән дә шүрли икән, аны ул Биккуркак дип атаган.

Биккуркак беркөнне стенада коточкыч әйбер күргән: колаклары бик озын, мыеклары селкенеп тора, ә үзе бик килбәтсез икән. Куркуыннан куян нишләргә дә белмәгән, баскан урыныннан кузгала да алмаган. Ярый әле Бикбатыр килеп җиткән һәм Биккуркакка бераз көч кергән: «Әй юләр, юләр,—дигән,—үз шәүләңнән үзең куркып торасың ич»,— дигән. Биккуркактан бик көлгән. «Ярый әле син килдең, Бикбатыр, куркуымнан мин үлгән булыр идем»,— дигән куян.

Икенче бервакытны куян тагын куркуга төшкән, йөрәге аның дөп-дөп итеп типкән, нәрсәдер бик нык кыштырдый икән. «Хәзер идән астыннан чыга да инде кыштырдаучы нәрсә мине кабып йота»,— дип уйлый икән куян. Песи дә колакларын торгызган: «Ул да курка, ахры»,—дип уйлаган Куян. Шулчак нидер шап итеп дөбердәп киткән. Куян һушсыз була язган. Ә песи, авызына кабып, куян янына килгән. Килгән дә: «Менә сине куркытучы нәрсә шушы инде»,— дигән, бер кечкенә генә кара әйберне куянга күрсәткән. «Шушы кечкенә генә фетнә шулкадәр тавыш чыгара аламы?» — дип тычканга куян гаҗәпләнеп караган.

Өченче тапкыр ачык ишектән өйгә бер Эт килеп кергән һәм каты итеп өрергә керешкән. Куян карават астына кереп качкан. Ә Бикбатыр идән уртасына чыгып баскан да, зур күренергә тырышып, сыртын кабарткан, Эт һөҗүм итсә, аның битләрен тырнарга җыенган. Билгеле, Эт аңар кагылмаган, ишектән әкрен генә чыгып сызган. Ә Бикбатыр үзенең батырлыгы аркасында бу бәладән дә бик оста котылган.

 

Керпе туны

Борын-борын заманда җир йөзендә бөтенләй кыш булмаган, гел җәй генә патшалык иткән. Болыннар шау чәчәккә чумып, агачлар мул җимештән сыгылып утыра икән. Кояш туры карагач, җәнлек-җанвар да күлмәкчән генә йөргән, ди.

Бервакыт «Кыш килә!» дигән хәбәр таралган. Кыш үзе дә озак көттермәгән, суык җилләр исә башлаган, кар төшкән. Җәнлек-җанвар бик аптыраган — нишләргә? Урман хуҗасы Аюхан күп уйлап тормаган, ерак таныш-белешләреннән барлык җәнлекләргә дә тун тектерергә җитәрлек тире кайтарткан.

Ул чакта Керпе тегүче булып эшләгән, ди. Аның бик күп энәләре булган. Тотынган бу менә шул энәләре белән җәнлекләргә тун тегәргә. Кыш килеп җиткәнче һәммәсен дә тунлы иткән бит! Караса, үзенә тун тегеп киярлек тире дә калмаган. Шуннан соң Керпе күлмәгенә энәләр кадап чыккан да тунлы булган. Әмма аның туны салкын җилләрдән сакламаган шул...

Керпе, салкынга түзә алмыйча, җирне тишеп өн ясаган да шунда кереп яткан. Салкын кыш үтеп киткәнче өнендә йоклаган.

Бу хәлдән соң күпме заманнар узган инде. Әмма Керпе әле һаман да салкын кышларны өнендә үткәрә, ди.

Шифалы сөт

Сәмига Сәүбәнова

Куян баласы кичкә таба авырып киткән. Әнисе Керпе табибка йөгергән.

—        Керпекәем, апакаем, балама әллә нәрсә булды, нишләргә дә белмим,— дигән.

Керпе, Куян баласын карагач, болай дигән:

—        Терелсен дисәң, кайнаган сөт эчер.

Куян шөбһәгә төшкән. «Кайнаганы түгел, кайнамаганы да юк бит әле аның»,— дип уйлаган.

Киткән бу елый-елый урман буйлап. Каршысына Саескан очраган.

—        Нигә елыйсың, берәр кайгың бармы әллә? — дип сораган.

—        Ничек инде еламыйсың? Сабыем үләргә ята. Керпе табиб кайнаган сөт эчерергә кушты, каян табарга да белмим,— дигән Куян.

—        Бар өеңә кайт, сабыең янында утыр, мин сиңа сөтне үзем табармын,— дигән Саескан.

Куян кайтып киткән. Саескан Сыер янына килгән.

—        Сыеркаем, матуркаем, бераз гына сөт бир әле,— дигән. Сыер әйткән:

—        Бик бирер идем дә, хуҗа хатын әле генә сөтемне базарга чыгарып сатты, иртән кил,— дигән.

—        Иртәгә хәтле Куян баласының үлүе бар шул,— дигән Сә.өскә.н

—        Ярар, алайса,— дигән Сыер.— Хәзер сөт җыеп карыйм. Шуннан болынга чыккан, күп итеп үлән ашаган, җилененә сөт төшкән. Саескан җитәрлек кадәрле сөт савып алган һәм Куян янына кайтып киткән. Куян сөтне кайнаткан, баласына эчергән, баласы терелгән.

 

Тәмле сүз

Әминә Бикчәнтәева

Минем әбиемнең һаман әйтә торган сүзе бар. Ул безгә һәрвакыт:

— Балакайларым, тәмле телле, тәмле сүзле булыгыз. Тәмсез телле булмасагыз, үзегезне беркем дә яратмас,— ди.

Тик мин башта бу сүзне бер дә аңлап җиткерми идем. Ничек инде сүз тәмле була икән. Ул бит конфет та, прәннек тә түгел. Аны ашап карап булмый ич. Мин үзем белгән сүзләрне әйтеп карыйм: «Әти, әни, күмәч, ипи, бир, кил, кит, матур, кечкенә, зур, акыллы, ал, кызыл, зәңгәр, ат, сыер, кәҗә...» Сүзләр бик күп инде ул. Зур үскән саен, сүзләрне дә күбрәк беләсең. Тик менә әбием әйткән тәмле сүз нинди була икән соң?

Менә беркөнне безгә кунак апа килде. Ул миңа бик матур курчак алып килгән. Мин курчакны алгач: «Рәхмәт, апа»,— дидем. Ул миңа: «Дәү үс»,— диде. Шул арада минем янга иптәш кызым Рәисә килеп керде. Минем кулымдагы курчакның матурлыгын күреп Рәисәнең исе китте. Чыннан да курчагым бик матур. Күзләре зәп-зәңгәр, үзләре миңа карап торган шикелле! Чәчләрен укучы кызлар кебек артка бәйләп куйган. Зәңгәр ефәк күлмәк кигән!

—        Абау, Гөлкәй, курчагың бигрәк матур икән,— ди Рәисә. Ә мин аңар:

—        Матур шул, кунак апа китерде, әйдә, бергә уйныйбыз,— дидем. Шуннан соң без минем уенчыкларым торган почмакка бардык та уйный башладык. Ә бездән ерак түгел диванда әни белән кунак апа сөйләшеп утыралар. Үзләре сокланып безнең уйнаганны карыйлар.

—        Кызың нинди үскән инде,— ди кунак апа. Әнием дә миңа елмаеп карый.

—        Әйе, зур үсте инде. Бакчада өлкән группага йөри хәзер,— ди. Иптәш кызым Рәисә минем курчакны алды да кечкенә урындыкка утыртты.

—        Кит әле, шулай утырталармыни, юләр. Бир үзем утыртам,— дип, мин курчакны тартып алдым. Кунак апа да, әни дә ялт итеп безгә карадылар. Әйтерсең лә берәү матур чынаякны төшереп ватты. Аларның йөзләре шундый күңелсез булып китте. Кояш батып, болыт каплаган шикелле, йөзләрендәге елмаю бөтенләй юкка чыкты.

—        Абау, нинди сөйләшү бу! Иптәш кызларың белән шулай тупас сөйләшергә ярыймыни? Кит әле, юләр, имеш. Ә син миңа курчак өчен рәхмәт әйткәч, мин сине тәмле телле дип уйлаган идем,— ди кунак апа.— Ә син шундый тәмсез телле дә буласың икән.

Әнием дә минем өчен оялды, ахры. Ул тиз генә минем ике кулымнан тотып алды да:

—        Хәзер үк дустыңнан гафу үтен,— диде. Мин иптәш кызымнан:

—        Гафу ит, Рәисә! — дип гафу үтендем. Хәзер инде мин тәмле телнең нәрсә икәнен беләм. Моннан соң беркем белән дә болай тупас сөйләшмәм.

 

Минеке, тимә!

Абдулла Әхмәт

Гөлгенәнең уенчыклары бик күп. Тик бергә уйнарга иптәше генә юк. Бүген әбисе аның белән уйнарга күрше малае Фәритне чакырды. Алар башта бик тату уйнадылар.

Шунда матур бер уенчыкка Фәритнең күзе төште. Аны кулына алды. Ә Гөлгенә чырылдап кычкырып җибәрде:

—        Минеке, тимә!

Аш бүлмәсеннән әбисе килеп чыкты.

—        Алай ярамый, Гөлгенә! Бергә уйнагыз. Уенчыкларыңны бир,— диде ул.

Гөлгенә, теләмичә генә, бер кулы чыккан, бер аягы сынган курчакны Фәриткә сузды. Тик кулсыз курчак Фәритне тиз туйдырды. Ул икенче уенчыкка үрелде. Гөлгенә яңадан чырылдый башлады:

—        Минеке, тимә! Үзем уйныйм! Гөлгенәнең әбисе тагын килде.

—        Алай ярамый, кызым. Бергә уйнагыз дим бит инде! Най, кемгә охшап болай комсыз соң син? — диде ул.

Көтмәгәндә Гөлгенә уенчыкларын җыеп алды да кочаклап күтәрә башлады.

—        Әйдә, теге бүлмәгә чыгып уйныйк,— диде ул.

Фәрит әйбәт малай икән. Гөлгенәгә булышам дип, берничә уенчыкны ала башлады.

Гөлгенәнең чырае сытылды.

—        Минеке, тимә! Үзем күтәрәм!

Ул бөтен уенчыкларны да үзе күтәреп китәргә азапланды. Шулай кылана торгач, әнисе бүләк иткән алтын тоткалы бәләкәй чәйнеген төшереп ватты. Ватты да бик ямьсез итеп еларга да кереште.

Тагы әбисе килеп җитте.

—        Һай, харап иттең ич! Үзең генә уйнагач, үзең генә күтәргәч, шулай була инде ул! — диде.

 

 

Эшче абый

Абдулла Алиш

Люция бар нәрсәне дә белергә тырыша. Аның бер белгән соравы бар: «Кем ясаган да, кем ясаган?»

Менә бүген дә, киез итекләрен кия-кия, әтисеннән сорады:

—        Әти, киез итекләрне кем ясаган?

—        Эшче абыең баскан, кызым. Балаларның аяклары туңмасын, дигән.

—        Ә бүрекне кем ясаган?

—        Эшче әбиең теккән, кызым. Салкында балаларның колаклары өшемәсен, дигән.

—        Бияләйләрне дә ул ясаганмы, әти?

—        Әйе, бияләйләрне дә ул бәйләгән.

Менә алар урамга чыктылар. Люция бу вакыт һәрнәрсәне дә эшли белә торган эшче абый турында уйлый. Әнә бит ул бар нәрсәне дә балалар өчен эшли. Балалар эшче абыйны бик ярата торганнардыр. Люция дә аны бик ярата.

Люция уйланып барганда, чеңгел-чеңгел итеп, трамвай үтеп китте.

—        Трамвайны да ул ясаганмы? — дип сорады Люция.

—        Әйе, трамвайны да эшче абыең ясаган, менә бу зур йортларны да ул салган, юлларны да ул төзегән.

—        Әти, минем эшче абыйны күрәсем килә. Ул кайда була?

—        Һәркайда бар ул, кызым,— диде әтисе.

—        Юк, ул бер генә,— диде Люция.

—        Эшче абыйлар бик күбәү,— диде әтисе.— Мин үзем дә эшче.

Кечкенә кыз рәхәтләнеп көлде.

—        Юк, эшче абый мондый булмый, син әти ич! — диде ул. Люция, зур булгач, эшче абый кебек булу, бар нәрсәне дә эшли белә торган кеше булу турында уйлана иде.

 

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Халык иҗаты Әкиятләр 4-5 яшьлек балалар өчен әкиятләр