Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Әкиятләр: җәнлекләр каян килеп чыккан?

E-mail Принтерга pdf
(23 тавыш, уртача 4.26 )

Кереш

Балалар! Сезнең шикелле мин дә бала чагымда күргән бер әйберем турында «ни өчен алай? нигә болай?» дип олы кешеләргә төрле сораулар бирергә ярата идем. Әйтик, эт нигә песине яратмый? Ул нигә һау-һау дип өрә? Ул нигә тышта тора да песи нигә өйдә тора? Әтәчләр нигә барысы бервакытта кычкыра? һ. б.

 

Мин шундый сораулар белән, гадәттә, иң элек абыема килеп бәйләнәм. Абый миңа китапча итеп җавап бирә, мин аңламыйм, шунда ук аңардан тагы: «Нигә?»- дип сорыйм. Ул, минем аңламавымны күргәч: «Бар, мине йөдәтмә әле, үскәч, укыгач барын да белерсең!»- дип, тизрәк мине яныннан озатырга карый иде. Хәер, озатмаслык та түгел, мин кайвакыт шундый әкәмәт сораулар бирәм, аларга әле киләчәктә дә, белмим, берәр кеше юньле җавап таба алырмы икән?

Әйтик, этнең койрыгы нигә өскә таба кәкре? Әйт, нигә кәкре? Нигә?..

Мин, абыйдан булмагач, шул сорауларым белән дәү әнигә барам, ул миңа, билгеле инде, берәр төрле имеш-мимеш сөйләп җибәреп, мине дә шатландыра, үзе дә шуның белән котыла белә иде. Әйтик, этнең койрыгы нигә өскә таба кәкреме? Болгарга җиңел булсын өчен. Нигә болгыймы? Хуҗасын юмалау өчен. Нигә «юмалый-мы? Үзенә кимерергә күбрәк сөяк эләктерү өчен. Нигә күбрәк сөякме? Ул әйтә - кәнфит ашасам, тешем камыр була, ди, сөяк кимергәч, тешем тимер була, ди, шуның өчен! Шул рәвешле, дәү әни сөйләгән имешнең җимеше күп вакыт бер дә көтмәгәндә генә миңа кайта, шунсы миңа бигрәк тә күңелле тоела иде.

Балалар! Билгеле, сез дә шундый яки шуңа охшаш сорауларны еш кына бирәсездер. Шулай ук аларга төр-ле кызык-кызык җаваплар да аласыздыр. Ул җаваплар-ның берләре шулай кыска-кыска гына тапкыр сүзләр белән әйтелсә, икенчеләре авыз тутырып сөйләрлек бер мәзәк, имеш хәбәр булып чыга. Шул рәвешле, халык телендә «ни өчен?», «ник?» дигән сорауларга каршы үзенә бертөрле кечерәк әкият сыман җаваплар да барлыкка килгән.

Әкият булгач - әкиятчә инде: аларда алынган хайваннар, кошлар да кеше кебек сөйләшә беләләр, кеше эшли торган эшләр до эшлиләр киенәләр, кунакка йөриләр, җырлыйлар, бииләр... Кайберләрендә һәртөрле мифлар, аждаһа еланнар, тылсымнар, төрле чынлый нәрсәләр дә килеп катыша. Шунлыктан мондый әкиятчекләрдә, күбесенчә, фән китапларында язылганнарның киресе дә килеп чыга: әйтик, фән буенча, кеше үзе күп миллион еллар аша хайваннан килеп чыккан булса, бу әкиятләрнең кайберләрендә, киресенчә, кешедән кинәт кенә бер хайван, я кош-корт килеп чыккан итеп тә күрсәтелә.

Димәк ки, күренеп тора, бу төр әкиятчекләр үзләре «ник?» дигән сорауларга җавап сыман итеп сөйләнсәләр дә, аларда бертөрле дә фәнни җаваплар юк. Алар имеш-мимеш ялган хәбәрләр. Алай булгач, аларны нигә сөйлиләр соң? Моңа җавап шул: иң элек, ялган булса да, алар, Тукай әйтмешли, «сөйләве яхшы, күңелле, шагыйранә ялган»нар. Балаларга килсәк, алар үзләренең уй-хыялларын киңәйтү өчен һәртөрле әкият һәм хыялый хикәяләргә мохтаҗ. Чөнки хыял канатыннан башка кешедә иҗади хезмәт тә, белем дә, һөнәр дә, сәнгать тә була алмый. Бу - бер ягы. Аннан бит әле мондый әкиятчек яки кыйсса хәбәрләр «ник?» дигәнгә коры бер кызыклы җавап булып кына калмыйча, шуның өстенә алар холык төзәтү ягыннан берәр кызыклы, гыйбрәтле һәм характерлы мисал да булып торалар. Әйтик, бая сөйләнгән эт койрыгы турындагы җавапны алып карасак, без анда: «Кәнфитне күп ашасаң, тешең бозылыр, сөяк кимерсәң, тешең нык булыр...» дигәнгә эт белән мисал китерүне дә күреп торабыз. Яки, бала тота да: «Кысла пигә артка таба йөри?» - дип сорау бирә. Шуңа каршы җавап итеп: «Элек шундый-шундый бер тискәре кеше булган, ни әйтсәләр дә кире китеп, артка таба йөри торгач, үзе дә суга егылып төшеп кыслага әйләнгән...» дигәндәй, имеш хәбәр яки әкият сыман бер-бер нәрсә сөйләп куялар. Ягъни, шуның белән балага: менә син дә юкка карышма, гел киреләнсәң, холкың белән кысла мисалында булам дип бел! - дигән сүз була. Шуңа күрә, билгеле инде, мондый әкияткә карап кысла чыннан даI кешедән яралган икән дип беркем дә уйламый. Бу тик тискәрелекне кисәтү өчен шундый ямьсез, кире беткән бер-бер сурәтчә белән китерелгән җанлы бер мисал гына. Шул рәвешле, мондый имеш-мимеш сүзләрнең күпчелеге әхлакый яктан бер мәсәл-әкиятчек булып та хезмәт итәләр. Өченчедән, бер дә булмаганда, мондый әкиятләр балаларда уку дәрте уяталар.

Нәтиҗәдә бу төр әсәрләр фольклорда гыйбрәтле кыйсса һәм риваятьләр арасында торган кече форма әкиятләр төсендә үзенә бер жанр була. Балалар аларны яраталар һәм үзләре дә ара-тирә газета-журналларга җибәреп бастыралар.

Укып карагыз әле. Сезнең биргән сорауларга да берәр кызыклы җавап чыкмасмы икән?

 

НИ  ӨЧЕН  ЧӘБЕРЧЕК  КИЛМИЧӘ  БОЗ  КИТМИ  ИКӘН

Кайсыбер елны елгаларда боз бик иртә - апрель башларында ук китә башлый, әмма кайбер язны апрель буена да кузгалмый ята. Ул шулай боз җибәрүче чәберчек[1] дигән кошны көтеп ята, ник дисәң, боз җибәрү аның эше икән, ди.

Иртәме, соңмы, язның ничек килешенә карап, менә бер заман чәберчек кайтып төшә. Килү белән ул иң элек боз өстенә куна, куна да үзенең бер учка сыеп бетәрлек кечкенә гәүдәсе, сыгылмалы тәпиләре белән көяз-көяз сикереп басып йөри, ул шулай бозның калынмы, нечкәме икәнлеген чамалый икән. Йөргәндә аның сиртмә кебек озын койрыгы бозга тияр-тимәс кенә селкенеп бара. Шуннан ул бозның чамасын-ниен белгәч, менә бер заман кинәт кенә алга бер сикереп куна да койрыгы белән бозга суга, сугу белән боз шатырдап буйга ярыла да китә. Тагын суга - аркылыга ярыла. Өченче сугуда боз бөтенләй калшаеп чыга да кузгалып та китә. Шуңа күрә чәберчек үзе дә мактанып әйтә икән, ди: - Үзем кечкенә булсам да, койрыгым алтмыш пот! - ди икән.

Булса да булыр. Ул хәтле елгаларның шулхәтле калын бозларын сугып ярырлык булгач, авырлыгы шуннан ким булмас та шул.

 

КҮГӘРЧЕННӘР НИ ӨЧЕН  ГӨРЛӘШЕП ЯШИЛӘР ҺӘМ  ГӨРЛӘМЕШ УЕНЫ КАЯН  КИЛЕП  ЧЫККАН

Борын-борын бер җирдә бик тату бер пар күгәрчен булган, ди. Күгәрченнәрнең иң тәүге әби белән бабасы да шушылар булган, имеш, ди. Аларның нәни генә ике баласы булган. Болар да әти-әнисе кебек үзара бик тату булганнар, имеш. Кызык уеннар уйлап чыгарып уйнаулар дисеңме - әйтәсе дә юк.

Менә болар бервакыт бик кызык шундый бер яңа уен уйлап чыгарганнар: берсе канатлары белән күзләрен каплый да гөр-гөр дип шулай гөрли тора, икенчесе шул арада каядыр кача. Монсы аны эзләп тапканчы, ансы ояга килеп басып өлгерә. Ансы эзләп тапкач, хәзер монсы шулай күзләрен каплый да гөр-гөр килеп гөрләп тора. Шунлыктан бу уенны гөрләмеш уйнау дип атаганнар.

Шулай итеп, бу күгәрчен балалары гөр-гөр килеп уйнап, тиз генә арада бик матур булып үсеп тә җиткәннәр. Үскәч инде беркөнне ояларыннан бөтенләйгә үк очып та киткәннәр.

Ояда калган пар күгәрчен аларны бик сагынып, ничек-ничек гөрләмеш уйнаганнарын исләренә төшереп сөйли-сөйли, үзләре дә һаман гөрләшеп утыра башлаганнар.

Башка күгәрченнәр дә бу пар күгәрченнәрнең гөрләвен отып алып, әнә хәзер әле булса гөлдер-гөлдер килеп матур итеп гөрләшеп яшиләр, ди шул.

Бу уенны Урал якларында хәзер дә гөрләмеш уйнау диләр. Кайбер якларда качыш уйнау диләр.

Күк күгәрчен ояда,

Оялары пыяла,

Күгәрчен кебек гөрләшеп

Торсаң иде дөньяда.

 

ТАРТАЙ,  БЫТБЫЛДЫК,  КӨРТЛЕК,  ЧЫПЧЫК,  КАРГА ИСЕМНӘРЕ КАЯН КИЛЕП ЧЫККАН

 

Борын заманда тартай, бытбылдык, көртлек, чып-чык - дүртәүләшеп ат белән йөрергә чыкканнар, ди. Ат дигәч тә инде чын ат түгел, бер шунда ачка кәкрәйгән таз торнаны табып алганнар да шуны җиккәннәр. Көртлек кучер булган, тартай белән бытбылдык түргә, чыпчык уртага утырган, ди. Шуннан кучерлары көртлек агай дилбегәне кулга алып:

Келдер-келдер чү-ү! - дип, атны сугып бер чөңгереп җибәргән иде, ди, әй киттеләр, ди, бер заман! Арбаның тигән җире тия, тимәгән җире юк. Ул арада юллары сазга туры килеп, түмгәк арасына барып кергәннәр иде, ди, арба сеңгәләккә төште дә батты, торна да тәртәгә җигелгән көйгә бот төбеннән сазда батып ята, ди. Көртлек торнаны суга да: «Келдер-келдер чү-ү!» -> дип чөңгерә. Суга да: «Келдер-келдер чү-ү!» - дип чөңгерә. Ат һаман кузгалмагач, тартай арбаны кузгатышып бертуктамый аңа: «Тарт, тарт!» - дип кычкыра. Чыпчык торна өстендә очып әйләнеп, аны: «Очып чык! очын чык!» - дип, канатланырга өйрәтә, бытбылдык, исе китеп, канатлары белән үз ботына суга-суга даз «Эт булдык! Эт булдык! Вот беда! Вот беда!» -дип кычкыра, имеш.

Аларның бу кычкырышуларын ишетеп карга да килеп житкән. Килеп тә җиткән, ул аларның атларын үзенә сатып алырга сатулаша да башлаган:

- Бу үләксәгез барыбер үлә, исән чакта үзем алып суеп ашыйм, миннән сезгә сум кыррык! Сум кыррык! - ди икән.

Шуннан бирле бу кошларның шулай кычкырулары үзләренә исем булып калган, имеш: берсе һаман «келтер-келтер чү-ү!» дигәне өчен «кертлек» дип, икенчесе гел «тарт!» та «тарт!» дигәне өчен «тартай» дип, өченчесе «очын чык!» та «очын чык!» дигәне өчен «чыпчык» дип, дүртенчесе «эт булдык!» дигәне өчен «бытбылдык» дип, аннан тагын русчалатып «вот беда!» дип тә кычкырганы өчен шул ук кош тагын «бүдәнә» дип, соңгысы «сум кыррык!» дип ат сатулашканы өчен «карга» дип аталганнар, ди.

Алар анда әле булса шулай кычкырып яталар икән. Шул тавышларны бәлки сез дә ишетә торгансыздыр? Ишетмәгән булсагыз, алай да бер колак салыбрак тыңлап карагыз әле, һаман шул кычкырулары кычкыру!

 

НИ ӨЧЕН ТАРТАЙ ЯБЫК ТА БҮДӘНӘ СИМЕЗ БУЛА

Тартайның кечкенә кул тегермәне бар, ул тора да шул тегермәнен тарта икән. Ник дисәң, ул бик туемсыз, аннан-моннан чәлдереп орлык җыеп кайта да аны тән буе шул тегермәндә тарта, үзе арыгач хатынын куша:

- Нәрсә карап торасың? Ач калабыз бит быел! Тарт, тарт, тарт! - ди икән.

Тирә-күршегә көн дә тынычлык юк, төн дә тынычлык юк икән. Күршесе бүдәнә тартайның төн буе болай кычкырып, мәш килеп чыгуына йөдәп әйтә икән, ди;

- Барына канәгать ит, тартай, канәгать итсәң артыр, - ди икән.

Тартай һаман дуамалланып:

- Пычагым артсынмы? Хатын әнә көн буе аннан-моннан җыеп кайткан ризыкны караңгыда түгеп-чәчеп бетергән. Бер туйганчы ашаган да юк, беттек быел болай булса! - ди. Аннан хатынына карый да: - Я, нәрсә туктадың? һаман мин ташыйм да мин генә тартыйммы? Тарт, тарт, тарт! - ди икән.

Бүдәнә, азга канәгать иткән өчен, бар ризыгын тыныч кына ашап, кайгысыз ятып симерә икән, ди. Әмма ач күз тартай барына канәгать итмичә, шул тамак кайгысыннан ут йотып, кулында бар ризыгын да тынычлап ашый-эчә алмыйча, урты эчкә кереп, юкка картаеп, елның елында корыга каклап, арыгаеп кала, имеш.

Шуның өчен дә тартай арык була, бүдәнә симез була, имеш, ди.

 

КӘККҮК БЕЛӘН САНДУГАЧ, АННАН ТАГЫН КАРЛЫГАЧ КАЯН БУЛГАННАР

Борын заманда бер тол хатын булган. Аның Маһишәкәр исемле буй җиткән бердәнбер генә кызы бар шде, ди. Бервакытны Маһишәкәр күрше кызлары белән су коенырга барганнар. һәммә кызлар кием-күлмәкләрен салып суга кереп киткәннәр. Менә Маһишәкәр дә кергән. Алар анда коенганда, бер заман, бер тузбаш елан яр астыннан килеп чыккан да Маһишәкәрнең күлмәге эченә кереп яткан. Кызлар күрмәгәннәр, су коенып чыкканнар да киемнәрен киенешеп, йөгерешеп өйгә кайтып киткәннәр. Маһишәкәр дә судан чыгып, киемнәрен киим дип килсә, ни күзе белән күрсен, күлмәге эчендә бер зур тузбаш еланы ята. Маһишәкәр бик нык курыккан. Бик зур таяк табып, еланны куалап җибәрим дип, сугарга кизәнгән икән, елан, башын күтәреп, кеше кебек телгә килеп, Маһишәкәргә әйткән:

- Әгәр дә син киләчәктә минем белән торырга миңа вәгъдә бирсәң, киемнәреңне бирермен, вәгъдә бирмисең икән, киемнәреңне дә бирмим, үзеңне дә чагып үтерәм! - дигән.

Маһишәкәр бик куркып, бик аптырап торган да, котылыр өчен:

- Ярар, барырмын, - дип, аңа вәгъдә биргән. Шул вакыт елан аның киемнәре өстеннән шуып төшеп, суга кереп киткән.

Маһишәкәр киемнәрен киенеп өйләренә кайткан да анасына ничек үзенең елан күргәнен, ничек-ничек аңа вәгъдәләр биреп күлмәген кире алганын - барын да, барын да бәйнә-бәйнә сөйләп биргән.

Анасы кызына көлеп караган да әйткән:

- Әй кызым, син мондый эшне өнеңдә түгел, төшеңдә күргәнсеңдер, - дигән.

Бер атна үткән. Менә бер заман Маһишәкәр тәрәзәдән караса, бер көтү елан килә. Алар туп-туры бу йортка килеп ишек алларына керә башлаганнар. Маһишәкәр әнисенә әйткән:

- Әни, әнә мине алырга киләләр, - дигән.

Әнкәсе караса, еланнар баскычтан менә башлаганнар.

Шунда әнкәсе бик куркып, ишекләрне ябып, ачык-тишекне бикләп бетереп, үзе бер почмакка, Маһишәкәр мич башына менеп качкан. Еланнар, керер җир тапмагач, бер почмактан менеп, бер-берсенә ишелеп уралып, тәрәзәгә килеп бәрелгәннәр. Тәрәзә ватылып киткән, еланнар шуннан өйгә кергәннәр дә Маһишәкәрне табып, өстерәп алып чыгып та киткәннәр. Әнкәсе бер заман исенә килеп, кызы артыннан елый-елый йөгергән, йөгерсә дә җитә алмаган. Еланнар Маһишәкәрне күл буена алып барганнар да аны үзләре белән суга алып кереп киткәннәр. Әнкәсе: «Кызым, Маһишәкәрем үлде! һәлак булды!» - дип, елый-елый өйләренә кайтып киткән, ди.

Әнкәсе күп елаган, күп хәсрәтләнгән. Беркем дә аңа ярдәм итә алмаган. Шулай кайгы эчендә каймыгып, сагыш эчендә саргаеп, еч ел да үткән, дүрт ел да үткән.

Шуннан, бер заман, әнкәсе шулай бик моңаеп кына тәрәзәдән карап утырса, ни күзе белән күрсен, Маһишәкәрнең бер ир бала җитәкләп, бер кыз баланы кулына күтәреп кайтып килгәнен күргән. Әнкәсе, өнемме-төшемме дип, нишләргә дә белмичә, шатлыгыннан елап, Маһишәкәрне битләреннән, күзләреннән үбеп каршы алган. Аннан, баш-күз алгач кына:

- Бу балалар кемнеке? - дип сораган икән, Маһишәкәр аңа:

- Үземнеке, - дип җавап биргән.

- Кайда торасың, кызым? - дигәч, Маһишәкәр:

- Күл төбендә, су илендә торам, бу балаларның әтисе Тузбаш Әхмәт исемле. Мин тик сине бер күрер өчен генә килдем, миңа кайтырга да вакыт җитте, - дигән.

Әнкәсе:

- Кызым, күл төбендә тору яхшымы, коры җирдә яхшыракмы? - дип сораган икән, кызы:

- Минем өчен күл төбендә тору яхшырак, - дип җавап биргән.

Шуннан әнкәсе кызына:

- Бүген монда кун, - дигән.

Маһишәкәр әйткән:

- Юк, әни, кала алмыйм, бүген кайтырга дип вәгъдә бирдем, - дигән.

Шулай дигәч, әнкәсе уйга калган. Уйга калган да Маһишәкәрдән:

- Соң, кызым, син анда ничек кайтасың? - дип сораган.

Маһишәкәр җавап биреп әйткән:

- Мин су янына барам да, Әхмәт, чык монда, дип әйтәм, ул чыга да мине суга алып керә, - дигән.

Шуннан әнкәсе әйткән:

- Алай булгач, бик яхшы, син бүген монда кунып кит. Иртәгә баргач, әни өчен кунып калдым дип әйтерсең, - дип, кызын күндереп, куна калдырган.

Кич булган. Көн батып ай туган. Маһишәкәр йоклагач, әнкәсе, акрын гына урыныннан торып, кулына бер балта алган да, су буена барып:

- Әхмәт, Әхмәт, монда чык! Мине алып кер! - дип чидәшкән икән, яр читенә елан да килеп чыккан, бу да балта белән Тузбашның башын чабып өзгән. Елан үлгәч, су өсте кан белән кып-кызыл булган.

Шуннан әнкәсе тын гына өенә кайтып яткан. Маһишәкәр таңнан торып, балаларны алып, әнисе белән исәнләшеп, кайтырга чыгып киткән. Су буена килгән дә:

- Әхмәт, Әхмәт, чык монда, мине алып кер!-дип чакырган. Аннан кычкырыбрак чакырган. Кычкырса да, күлдән бер нәрсә дә чыкмаган. Шуннан Маһишәкәр шиккә төшеп, су буен ипләбрәк карый башлаган. Ка раса, ни күзләре белән күрсен, су читендә кан эзләре...

Тагын да яхшылабрак караса, бер якта Тузбаш еланның чабып өзелгән башы ята.

Маһишәкәр, бу хәлне күргәч, аһ, дип елап җибәргән. Ул тыела алмыйча үксеп-үксеп елый икән. Шулай, балаларын үбеп-кочып елаган-елаган да аннан аларга әйткән:

- Минем вәгъдәсезлегем өчен әтиегезнең башы киселде. Атагыз булмагач, анагыз да булмасын, сез дә болай гына булып калмагыз; атагыз кайгысыннан мин күз яшьләренә буылдым, тавышларым карлыкты, шушы карлыгуым билгесенә син, кызым, кара карлыгач бул да су өстендә очып йөр, син, улым, минем сагынуым билгесенә сары сандугач бул да таң алдында сайрап йөр; мин үзем әтиегезне дә, сезне дә сагынып кына яшәрмен, ялгыз башым, кәккүк булып, ил өстендә моңаеп, һаман «Кәк-күк! Кәк-күк!» дип кычкырып йөрермен, - дигән.

Ул шулай диюе булган, өчесе дә берьюлы ул әйткән кошлар булып күтәрелеп очып та киткәннәр. Шуннан бирле алар өчесе өч якта: берсе карлыгач, берсе сандугач, берсе кәккүк булып, әле булса дөньяга моң-җыр тудырып яшиләр, имеш.

Билгеле, бу эш булмас,

Кешеләрдән кош булмас.

Шулай да бу әкият бөтенләй үк буш түгел:

Биргән сүздә тормасаң, эт булырсың, кош түгел!

 

КАРЛЫГАЧ  НИК АЕРЫ  КОЙРЫКЛЫ БУЛГАН

Бик борынгы бер заманда җир йөзенә олан барлыкка килгән, ди. Аның әле ул чакта дөньядагы бер тереклек иясенең дә канын авыз иткәне юк икән. Шуңа күрә ул нәрсә тотып ашарга да белмичә, җиргә сузылып төшеп, аеры телләрен алга чыгарып куйган да: - Насыйп булса, миңа да бер тик тормаган кыбырсык үзе килеп кунар әле, - дип, шуны көтеп тик кенә ята икән, ди. Шул чагында бу дөньяда үзен бик зур җанвар дип уйлап, хәтта фил тикле филгә дә «энем!» дип кенә эндәшә торган, үзе бик кечкенә бер черки бар икән. Шул тиктормас җан, нәрсә дип белептер, әлеге еланның теле өстенә килеп кенә кунмасынмы! Елан аны аеры теле белән кыстырып кына тотып алган да әйткән:

- Мин хәзер сине ялмасам - йотам, чәйнәсәм йолкам, шулап булса да, күрәсең, мин сиңа тимим, үземнең тел очымда тотам. Мин сине әле кире дә җибәрермен, тик син миңа яучы бул, дөньядагы бар булган җан ияләренең барысының да канын татып карап белеп кайт, кайсының каны тәмлерәк булса, мин шуның белән тукланып, шул кан иясен генә ашап яшәмәкче булам, - дигән.

Черки үзе дә ул чакларда телгә бик тәтелдек, бик гайбәтче, бик куштан булган. Шунда ук:

- Ярый, абзыкаем, - дин, еланга сүз биргән дә очып та киткән.

Ул шуннан барлык тереклек иясенә кунып, бик күп төрле кап татып, ахырында адәмгә килеп кунган. Адәм каны аңа бик ошаган, бик яратып, күбенгәнче эчкән-эчкән дә, авызы-борыны кан булып, тизрәк бу турыда еланга барып әйтим дип, очып кайтып килә икән, юлда моңа бер карлыгач очраган. Ул заманда карлыгач хәзерге шикелле аеры койрыклы булмаган, үзе дә әле кайда оя корырга белмичә, урын сайлап йөргән чагы булган, ди. Черкине күргәч тә ул:

- Әһә, минем азыгым килә, - дип, аны тиз генә томшыгына эләктереп алган. Черки шунда ук телгә килеп әйткән:

- Илчегә үлем юк, син мине җибәр, - дигән. Карлыгач:

- Син кемнең илчесе соң? - дип сораган. Черки шуннан масая төшеп әйткән:

- Мин - елан илчесе. Мин аңа дөньяда иң тәмле кан кем каны икәнен әйтергә тиешмен. Мин шуны белеп кайтып киләм. Югыйсә ул анда ни ашарга, ни эчәргә дә белмичә, мине көтеп, аптырап ач тора торгандыр, - дигән.

Карлыгач еланның явыз сихерче икәнен, вак кошларны күрсә, күзе белән сихерләп тотып ашаганын белә, шуның өчен аны бер дә яратмый икән. Шуңа күрә ул черкидән:

- Белгәч, әйт: синеңчә, дөньяда иң тәмле кан кем каны соң? - дип сораган. Черки аңа:

- Иң тәмле кан - адәм каны икән, хәзер генә шуны татып кайтып киләм әле, - дип җавап биргән.

Карлыгач үзенең дусы адәмне еланга бирмәс өчен шундук бер хәйлә уйлап:

- Ә, шулаймыни? Алан булгач, миңа да телеңне күрсәт әле, адәм каны ни төслерәк була икән, мин дә күримче, - дип сораган икән, черки аңа куштанланып:

- Менә кара, - дип, шунда ук телен чыгарып күр-сәткән. Күрсәтүе булган, карлыгач аның телен төптән үк тешләп өзгән дә алган, ди.

Аннан әйткән:

- Менә хәзер бар инде, еланга яучы булгансың икән, кем каны тәмле икәнен аңа бар да сөйләп кара! - дигән дә аны очырып җибәргән.

Черки очып елан янына киткән. Карлыгач та аны күзәтеп, артыннан бер дә калмыйча, һаман очып бара икән.

Черкинең әйләнеп кайтуын күрү белән елан аңардан:

- Я, сөйлә, кем каны тәмлерәк? - дип сораган.

Черки сөйлим дип авызын ачкан икән, аңардан сүз чыкмаган, бары «бз-зз...» дигән тавыш кына чыккан.

- Нәрсә «бз-з-з...»? Яхшылап сөйлә!

Елан нихәтле генә әйттерергә тырышмасын, черки-дән шул «бз-з-з... бз-з-з...»дән башка сүз чыкмаган. Елан шунда каршыдагы карама агачына кунып үзенә карап торган теге карлыгачны күргән дә аңардан сорап әйткән:

- Әй син, черки-чебен аулаучы, син черки телен белә торгансың, менә син миңа әйт: аның «бз-з-з!» дигәне ни дигән сүз соң? Беләсеңме?

- Беләм, - дигән аңа карлыгач. - Ул сиңа әйтә: дөньядагы барлык канны да авыз итеп чыктым, бака каныннан да тәмлерәк кан тапмадым, адәм каны да аңа җитми, - дип әйтә икән.

Елап моңа каршы зәһәрләнеп:

- Бака дигәнең миннән качмас, мин аны ашарга өлгерермен, тик синең бу сүзен минем дошманым булган адәмне яклап, юри әйтүең түгелме? Шуның өчен иң элек мин синең үзеңне кабып йотыйм! - дип, карлыгачка ташланган гына икән, карлыгач ялт итеп һавага күтәрелеп очкан да киткән. Елап аеры теле белән бары тик аның койрык очын гына эләктерә алган, ул да булса теленеп, елан авызында торып калган.

Менә шуннан соң инде елан бака ашаучы булып кына калган, ди. Әгәр дә шул вакытта черкигә карлыгач очрамаган булса, ул адәм ашаучы булачак икән иде, ди.

Карлыгач шул очуы белән очып кешенең өй түбәсенә барып кунган да шунда үзенә оя корган. Шулай итеп, адәмнең ул иң якын дусы булып киткән. Тик аның койрык очы гына елан кыеп җибәргән килеш аеры булып калган, имеш.

Ә елан ялчысы черки шуннан бирле адәм каны эчүче булып калган. Тик карлыгач аны кайда күрсә шунда эләктереп ала. Черки аңа каршы берни дип тә әйтә алмый, бары «бз-зз... бз-зз...» дип кенә тора.

 

НИ ӨЧЕН САЕСКАН АЛА КАНАТЛЫ БУЛГАН

Имештер, элекке заманда саескан хәзерге шикелле кара кештәкле, арттан яшел итәкле ак күлмәк кимәгән, башында каралы-яшелле түбәтәе дә булмаган. Аның бер аклы, бер яшелле ике күлмәге бар, шуны ике катлап кия дә, куян кебек, ул да кирәк чагында төс алыштыра. Алыштыруы да ипчек диген? Кышын яшеле өстеннән акны кия, җәен ак өстеннән яшелен кия дә йөри бирә икән. Хәер, алмашка күлмәге булгач, алыштыра бирсен, ансына сүз юк. Ләкин эш киемдә түгел бит әле, холыкта. Менә бу яктан саесканның эше бигүк шәптән булмаган. Ул, үзенең шул ике төсле күлмәге астына яшеренеп, шымчыга әйләнгән; җәен дә, кышын да бер тирәдә яшәп, бик яман сүз йөртүче, әләкче кош булып киткән, ди.

Дөньядагы ул ничәмә-ничә төрле хайваннар, ничә төрле кошлар арасында ни генә сүз юк та, нинди генә эшләр юк! Ләкин алар үзара ни генә сөйләшмәсеннәр, ни генә эшләмәсеннәр, саескан хәзер шунда була, кышын ак күлмәге белән карга ятып, җәен яшеле белән яфрак арасына посып, күренмичә генә тыңлап тора да, хәзер дигәнче, берсенең сүзен икенчесенә, икенчесенең эшен өченчесенә илтеп җиткерә икән. Шуның белән саескан һәрберсенең башын әйләндерә, менә шуннан оер дә уйламаган әллә нинди хәлләр килеп чыга икән. Әйтик, урманга аучы килә. Саескан шул вакыт агач башыннан әллә каян ук аны күреп ала да аста уйнап йөргән төлкегә:

- Шыкыр-шыкыр, аучы килә, кач! - дип хәбәр итә икән.

Төлке:

- Һәй бу саескан, иллә һәйбәт сакчы да инде, дошманым килүен хәзер күреп алып миңа хәбәр итә, - дип аны мактап, тиз генә бер чокырга качып та өлгерми, саескан әллә кайчан аучы янындагы агачка очып барып кунган, ул инде анда:

- Шыкыр-шыкыр, төлке синнән әнә теге чокырга качты, - дип аңа күзәтчелек итә. Аучы да саесканга ышанып, аның артыннан төлке чокырына табан бара,, ләкин ул шунда мылтыгын төзәп тә өлгерми, саескан инде анда, агач башыннан төлкегә:

- Шыкыр-шыкыр, төлке, кач! Аучы сине ата! - дип әйтеп тә бирә. Төлке торып тая башлагач:

- Шыкыр-шыкыр, төлке качты, әнә, ат! - дип аны аучыга күрсәтеп өлгерә. Шулай итеп, бу каһәр саескан, ни төлкегә посып калырга, ни аучыга атып алырга ирек бирмичә, берсен икенчесенә әләкләп, тик башларын бутый, үзе шуңа шаркылдап көлә-көлә эче ката икән.

Башкалар белән дә шулай. Тургайны күрдеме: «Әнә алдыңда чебен оча, кап!» - ди. Ул чебен куарга өлгерми, саескан ябалакны күреп ала да: «Әнә тургай оча, тот!» - дип аңа кычкыра. Ябалак тургайны тотыйм дигәнче, саескан әллә каян, күк читеннән килеп чыккан карчыганы күреп ала да: «Әнә ябалак оча, эләктер!» - дип аны чакыра. Карчыга ябалакны күреп өерә башлауга, саескан инде аста аучыны күреп өлгереп: «Әнә очалар, ат икесен дә, ат!» - дип кычкыра. Аучы мылтыгын коруга, саескан инде: «Кач, ябалак, төзиләр! Кач, карчыга, аталар!» - дип аучыны да аларга әләкләп өлгерә.

Кырда гына түгел, бу саескан дигәнең авылга да килеп җитә, казык башына куна да йорт терлекләренең нишләгәннәрен бер-берсенә әйтеп тора башлый икән. Бигрәк тә аңардан кәҗә белән мәче йөдәгәннәр. Кәҗә бакчага керер хәле юк, «Әнә кәҗә керә, каравыл!..» дип кычкыра башлый, анда таяк тотып чыксалар, «Кәҗә, кач!» - дип шыкырдарга тотына. Йортта тычкан күрер хәле юк: «Мәче! мәче!» - дип аны чакырып чыгара, мәче килә генә башласын, хәзер тычканга әйтеп аны качыра икән.

Шулай итеп бу саескан аркасында урманда да, йортта да тормыш калмаган. Ул бар җирдә ау да юк, аш та юк, су да юк. Хәтта бер-берең хакында сүз дә сөйләмә. Хәзер ишетә, хәзер җиткерә дә бөтен планыңны боза да куя.

Шуның өчен саескан булган җирдә берни дә эшләмичә тик торуны артыграк күрә башлаганнар. Әмма ләкин якында саескан бармы-юкмылыгын каян белергә соң? Ул җәй көне үзе яшел булгач, яшелгә күмелә, кыш ак булгач, кар өстенә ята. Ята да сине яныңнан гына тик күзәтеп тора. Бар, син аны күр!

Шуннан, болай булса булмады дип, беркөнне терлекләр, кошлар киңәшкә җыелганнар да саесканны хөкемгә тарттырганнар. Саескан килгән. Аңа:

- Син сүз йөртүеңне ташлыйсыңмы-юкмы? - дигәннәр.

Саескан әйткән:

- Мин сүз йөртмим, сезнең барыгызга да сакчылы итәм, сезне бәладән коткарышам, - дигән.

Аңа әйткәннәр:

- Юк, син бу эшеңне бер якка да файда итү өчен эшләмисең, тик әләкләү өчен генә! Ләкин синең бу әләкләреңнән безгә бәладән башка бернәрсә дә чыкмый, безне син я ашсыз калдырасың, я башсыз калдырасың, - дигәннәр.

Шуннан, бу әләкчедән ничек котылырга? Уйлашкан-уйлашканнар да мондый фикергә килгәннәр: саескан кая кунса да күренеп торырлык булсын, без аның ике күлмәген бер итик - агы да, яшеле дә берьюлы бергә янәшә булсын; шуннан без аны кышын да, җәен дә әллә каян күреп торырбыз, күргәч, анда инде сак булырбыз, .дигәннәр.

Шуннан болар саесканны акыртып-бакыртып ике кат күлмәген өстеннән салдырып алганнар, кәҗә аның яшел күлмәген чәйнәп бер тирән савытка төкергән дә яшел буяу изгән, мәче аның ак күлмәген җебетеп ак буяу ясаган. Кәҗә шунда саесканны тотып: «Менә әләкче булма, булма!» - дип, аны башы белән дә, койрыгы белән дә яшелгә манган. Аннары мәче дә аны, койрыгыннан учлап тотып, түше белән дә, сырты белән дә акка чумыра башлаган.

Ул манып бетүгә, әтәч килеп:

- Шулай кирәк йомырка карагына! Менә мин сиңа кештәк ясыйм әле! - дип, корымлы чүпрәк белән саесканның канат төпләрен ышкыган.

Шуннан бирле саескан җәен дә, кышын да ерактан ук күренә торган ала канат бер кошка әйләнеп калган, ди. Кышын кар өстенә кундымы, яшел белән карасы күренә, җәен агачка кундымы, агы күренә. Дәрес, ул әле дә әләкчелеген ташламый ташлавын, һаман берсен икенчесенә әйтеп тәтелдәп кенә тора, тик, аның бу гадәтен белгәнгә, аучылар да, терлек-җәнлекләр дә, кошлар да аны әллә каян белеп-күреп торалар икән, ди.

 

ӘТӘЧ НИ ӨЧЕН ӨЧ ВАКЫТ КЫЧКЫРА

Әтәч ул хәзерге заманда да алай ямьсез кош түгел, үзенә күрә бик көяз, бик һаналы, бик кукыр, мактанчык кош: ул аның, искерәк булса да, салават күпере кебек койрыкларын елт-елт китереп йөрүләре димсең, ул аның кызыл такыясын кыңгыр салып, үкчәсе белән җирне бәрә-бәрә түшен киереп, тырнадыр[2] сыман аяк атлаулары димсең! Ләкин хәзерге әтәч әтәчмени? Ул башта, борын заманда, моның ише генә дә киенмәгән: аның йоннары шундый купшы бизәкле, күкле-яшелле тирәкле, канат очлары ут кебек ялтыравыклы, койрыклары нур кебек калтыравыклы булган. Ул шундый асылдан гына киенгән - аңа сокланмаган кош, көнләшмәгән күбәләк калмаган.

Билгеле инде, әтәч булгач, анда тавис кошы да булган. Шулай да, исеме тавис булса да, анда әле ул бик алама киемле, бик шыксыз, бик йолкыш кыяфәтле бер кош булган. Алай да үзе хәйләгә бик оста булган. Бер мәлне ул әтәчнең әлегечә купшы киемнәр киенеп, бугаз киереп, кукраеп, көяз-көяз басып, марш атлап йөргәнен күргән дә: «Тукта, бу мактанчыкның салпы ягына салам кыстырын, киемен салдырып алып булмасмы?» - дип, бер хәйлә уйлаган. Уйлаган да әтәч алдына килеп, сәлам биреп, аны юмаларга тотынган:

- И җанарал[3] әфәнде, сине бик ярдәм итүчән диләр, син миңа киемнәреңне биреп торсана. Мин өйләнергә уйладым, күрше авылга кыз күзләргә барам, әллә, мин әйтәм, синең каймалы чалбар, канатлы камзулларыңны киеп, синең җанаралский бүркеңне кыңгыр салып җибәрсәм, миңа да үзем яраткан бер кыз күзен салыр иде, мин дә әллә шулай синең киемнәрең аркасында үземә яхшы җирдән хатын эләктереп калыр идем, зинһар, биреп кенә торсана. Мин анда озаграк торсам, кычкырырсың. Синең тавышың бик көчле бит, бу авылдан теге авылга ишетелеп тора, иртә болан миңа кычкырырсың, мин шул вакытта кайтырмын, иртә кайтмасам, төш вакытында кычкырырсың, ул чакта да кайтмасам, кич белән кычкырырсың, - дигән.

Шулхәтле юмалап сорый белгәч, билгеле инде, мактанчык әтәч бу өтек тависны ничек инде буш кул белән чыгарсын, киемнәрен салган да биреп җибәргән. Үзе аннан-моннан гына кичке җиләннәрен, балачактан калган кызыл кәпәче белән үзенең солдат чагыннан калган чатлы-ботлы тырнадыр итекләрен киеп калган, Иртә белән торып, әлеге сүз куешкан буенча, әтәч, читән өстенә сикереп менеп, тегермән канаты хәтле канатларын шап-шоп китереп:

- Китереп бир! Китереп бир! - дип кычкырган. Тавис китермәгән. Төш вакытында кычкырган - китермәгән. Инде кич белән лапас башына менеп, бик каты итеп:

- Китереп бир! Китереп бир! - дип, өч мәртәбә тавыш салып кычкырган. Ләкин тавис кош һаман да кайтмаган.

Әтәч үзе һәрвакыт вәгъдәсендә торган, бер дә инде алдый белмәгән. Шуңа күрә дә тависка да бик җиңел ышанган инде ул. Әйткән сүз - каккан кадак, әйткән булгач, бу тавис та бервакыт кайтыр дип, ул өйрәткән вакытларда әтәч кычкыра да кычкыра икән. Ләкин тавис кайтмый да кайтмый, ди.

Шуннан бирле әтәч һаман тынмый, һәр көнне югары сикереп менә дә тавис кайтмый микән дип карый, аннан, тавышын ишетер дип уйлап: «Китереп бир!» - дип кычкыра; иртән дә, кич тә, төш вакытында да, һәркөнне шулай кычкыра. Ул моңа инде бөтенләй гадәтләшеп киткән. Хәтта төнлә дә өч кат кычкыра. Тавис кына аны ишетерлек җирдә түгел. Аны каядыр Гарәбстангамы, һиндстангамы киткән дип сөйлиләр. Ул анда тора диләр.

Менә шуннан әтәчнең киеме гади булып, тависның киеме асыл булып калган, имеш.

 

ТАВЫК НИГӘ СУДА ЙӨЗӘ АЛМЫЙ

Имештер, кайчандыр элек тавыкның тәпие дә каз-үрдәк тәпие кебек бармак аралары ярылы булган да шуңа күрә күлдә бик шәп йөзгән, ди, бу. Үзе һаман мактана:

- Мин шәп йөзәм дә мин шәп йөзәм! Кыт-кыт-кыт, миннән оста беркем юк! - ди икән.

Үрдәкнең моңа бик ачуы килгән:

- Әйдә, алай булса ярышабыз, -дигән. Тавык әйткән:

- Әйдә!

Үрдәк шуннан бер хәйлә уйлаган. Күлдәге бер кысланы тоткан да әйткән:

- Син су астыннан бар да шул тавыкның бармак араларының ярысын үзеңнең кыскычың белән ерткала, шулай итмәсәң, мин синең үзеңне чукып йотам!

Кысла шулай итеп тавыкның бармак араларын ерткан да, суда йөзүдә үрдәк беренче урынны алган, ди.

Шуннан мактанчык тавык суда йөзә алмыйча коры җирдә тырманып тамак туйдырырга калган, ди. Алай да мактануның һаман да кимен куймый, бер күкәй салса да:

- Кыт-кытак, йомырка салдым, эзләп тап! - дип, йорт күтәреп җырлый икән.

 

ӘТӘЧ  НИДӘН  КИКРИКЛЕ, ТАВЫК НИДӘН КУНАЧАГА КУНА

Әтәче әтәч, син башта тилегәнне әйт, элекке заманнарда аны бик купшы булган, диләр. Ул аның башына кадап куйган кызыл алтын тарагын әйтәсеңме, ул аның түшенә таккан энҗе муенсасы дисеңме!

Бер шулай, лапас башына килеп кунуы булган, тавыкның аны күреп исе киткән. «Төш монда!» - дигән, тилегән җиргә төшкән. «Әйдә дус булышабыз», - дигән, теге дус булышкан. Тавык, юньсез, ул чагында бер дә оча белмәгән, канатын кагып карарга да курка икән. Тилегәннең һавада канатын тик кенә тотып, бик матур әйләнеп йөрүен күргән дә:

- Әйдә мине дә очарга өйрәт! - ди башлаган. Тилегән риза булган. Тавыкны башы белән астан өскә таба чөеп җибәргән. Тавык җүләрнең коты очкан, «ай егылам, ай үләм!» дип, һавада кыт-кыт килә икән. Шулай итсә - менә кызык! - канатлары үзеннән-үзе чак кына леп-леп итеп куйган. Тилегән аны тагын һавага чөйгән, теге тагын кыт-кыт!.. Тавыкка бу эш үзе куркыныч, үзе хәтәр дә, кызык та тоела, үзенең очкан саен канаты языла төшә икән. Өченче кат чөюгә, тавык хәтта читән башына үзе сикереп менгән. Менгән дә, шатлыгыннан бөтен йортны күтәртеп:

- Үзем кунакладым! Үзем кунакладым! - дип кы-таклый башлаган икән, әллә каян әтәч абзый килеп чыкмасынмы!

Дөресен әйтергә кирәк, әтәч ул заманда хәзерге шикелле кикрикле булмаган. Ул элек-электән һаман җылт-җылт килеп күккә карарга ярата, караган саен анда купшы тилегәннең очканын күрә, эченнән генә аңардан көнләшеп үлә икән. Аннары: «Беләсезме, тилегән ул минем алтын тарагымны алган бит», дип, әбисеннән ишеткән ниндидер бер иске хәбәрне тавыкларга сөйли икән. Инде хәзер, аның тавык белән дуслашуын күргәч, әтәчнең көнчелегеннән бөтенләй җене купкан. Читән аша сикереп төшкән дә:

- Әһә, син идеңме әле минем кызыл алтын тарагымны урлаган? Мин сиңа кайчаннан бирле китереп бир дип кычкырам. Бир хәзер! - дип, тилегәннең тарагын кагып төшергән дә үзенең башына кадап та куйган.

- Инде хәзер муенсаңны да сал! Ул да тавыкныкы бит, - дип бавыннан эләктереп салдырып алган да тавыкка кидергән. Менә киткән ике арада сугыш! Тилегән тавыкның муенсасын тырнагы белән эләктереп тарткан икән, бавы өзелеп киткән. Энҗеләр дә шунда чүплек башына көлгә чәчелгән. Ул арада этләр өрә, көш-көш дип әби-бабайлар таяк, табагачлар тотып чыга башлаганнар, тилегән дә хур булып һавага очып киткән, имеш, ди.

Шуннан бирле әтәч абзыеңны күрсәң хәзер танымассың да: тилегәннең шул кызыл алгып тарагын кикрик итеп башына кыңгыр салып киен җиффәргән. Ул күрсәң аның күрше-күлән арасында түшен киереп йөрешләрен! Ул тез бөгешләрен! Әллә каян килгән галански янаралмыни диярсең, аякларын әллә ни кыландырып, тырнадыр кебек дөп-дөп иттереп баса. Басканда җирләр селкенә, өйләр,  келәтләр күтәрелеп кыйгаеп китә дә яңадан үз урынына төшеп утыра. Бәлки алай ук төш-мидер дә, аңа шулай тоела. Әтәч шунда, аның саен һаваланып, күрдегезме дәдәңне дигән кебек, як-ягына җылт-җылт карана. Исәнме дигәнеңә ул хәзер юньләп җавап та бирми, әллә ниләр кук-кук итенә, бер дә харап!

Ярый, ул монда шулай кукраеп йөри торсын, әмма тилегән явыз үзенең алтын тарагын да, муенсасын да онытмаган. Ул болардан үч алырга җаен гына көтеп йөри икән. Менә бер заман тавык оя басып, чебиләрен ияртеп йортка чыгуы булган, тилегән әллә каян һавадан әйләнеп килеп төшкән дә бер чебине тырнагы белән элеп кире менеп тә киткән. Менә тавык каравыл сала, әтәч: «Тотыгыз, тот, тот!» - дип кычкыра. Ул да түгел, йортка малайлар, кызыкайлар йөгерешеп чыкканнар: бар да чыбык тоткан, бар да тилегәнне куа:

Тилегән, тилегән!

Бер бәпкәгә тилмергән,

Атаң-анаң тилергән!

Бер канатың камырдан,

Бер канатың тимердән,

Баганаңа ут капкан,

Бугазыңа ук баткан,

Бер күзеңә яфрак,

Бер күзеңә туфрак,

Кунак атын өркеткән,

Буш канатын җилкеткән,

Кө-ө-ө-шү-үү! Кө-ө-ө-шү-үү!

Болар куа торсын, ул арада тилегән бер чебине алып та китте инде. Икенче көнне тагын шул тилегән явыз әллә каян лапас артыннан очып килеп чыга да, кеше-кара күргәнче, икенче чебине алып китә. Өченче көнне тагын берне... Әтәч белән тавык корыга канатларын шапылдатып торалар да калалар. Үзләре кыт-кыт ки-ләләр:

- Менә син, явызны әйтәм, ә? Инде нишләргә? Бетерә бит бу безнең нәселне!

- Әһә, кукыр әтәч, тарак белән муенсаны алганда яхшы идеме? Бирегез хәзер кайтарып!

Тавык әтәчкә ялына:

- Үзебездән булды ла, - ди. - Зинһар, шуның тарагын башыңнан салып, үзенә кайтарып бир!

һа! Алырсың әтәчтән кикрик!

- Нишләп мин аны салып бирим, - ди. - Үз түбәтәем булып, үз башыма үсеп беткән нәрсәне! Минем кикригем ич ул, - дип кенә тора.

- Алай булса, - ди тавык әйтә, - муенсасын булса да табып, кире кайтарып бирик. Кайда өзелеп калды соң муенсасы шул пычак кергеренең! Әйдәле, эзләп карыйк!

Тавык белән әтәч чүплек башына барып, тибенә-ти-бенә, теге чәчелгән энҗеләрне эзлиләр. Ул андамы! һи, көл дә тузан гына оча, ди, малай! Әле дә булса казынып эзлиләр, юк шул, табылмый, бакчы!

Хәер, табылмый дию дә бигүк дөрес булмас, табуын табалар икән дә, тик шул әтәч үзе җүләр, энҗеләрне тары дип белеп, тапкан берен йота бара, ди.

Ә тилегән явыз онытмый. Елның елында тавыкның чебиләрен килеп ала тора. Тавык чыр-чыр килеп читән башына хәтле сикереп менә дә, канатларын кагынгалап, шунда кычкырынып кала. Ул, мескен, нишләсен, тилегән аны шуннан да биеккә очарга өйрәтмәгән. Алай да тавык үзенең өйрәнгән шул һөнәрен әле дә онытмый, кич булдымы, егыла-егыла булса да, кытаклап купачага, киртә-фәләнгә менеп йоклый, имеш.

 

НИ ӨЧЕН СУКЫР ТАВЫККА БАР ДА БОДАЙ

Бер кешенең унлаган тавыгы белән бик шәп, бик кукыр бер әтәче булган, ди. Болар шулай рәхәт-рәхәт кенә яшәп яткан чагында, менә бер көнне, бәлагә кар-шы, әллә каян бер карчыга очып килеп төшкән дә бу шәп әтәчне күтәреп алган да киткән. Билгеле инде, хуҗалар да, тавыклар да бик зур кайгыга төшкәннәр. Шулхәтле кайгырганнар, шулхәтле борчылганнар, хәтта бер тавыкның җылый-җылый күзләренә ак төшеп, бөтенләйгә дә сукырайган, ди.

Икенче көнне иртән хуҗа хатыны торып чыгып тавыкларына ашарга бирә. Ти-ти-ти дип чакырган тавышны ишетү белән, әлеге сукыр тавык куначадан ыргып төшә дә иптәшләрен этә-төртө, мин сиңайтим, бәрелә-сугыла узып ярма савытына таба йөгерә, ди.

Иптәшләре:

- Кая шулхәтле чабасын, бодай түгел, ярма гына сибә ич анда, - диләр икән.

Тавык артына әйләнгән дә:

- Ярмамы-ниме, теләсә ни булсын, сукыр тавыкка бар да бодай, - дип, тагын да ныграк алга йөгергән, ди.

Шул көннән алып «сукыр тавыкка бар да бодай» дигән сүз халык теленә дә кереп мәкаль булып калган, имеш.

 

НИ ӨЧЕН КАЗ АЛА БУЛГАН

Имештер, элекке заманда ала каз бер дә булмаган, алар бар да ак төстә генә булганнар. Әнә шул заманда бер чакны бер ана каз белән ата каз егерме бер бәбкә үстерә икән, ди. Алар һәркөнне иртән иртүк якындагы күлгә су керергә төшәләр.

Алдан бара әткәсе,

Яннан бара әнкәсе,

Пипелдәшеп тезелгән

Егерме бер бәпкәсе,

Гәлә-гәлә, гәлә-лә,

Җепкә тезгән гәрәбә.

Ул күлнең бер башында аккошлар йөзә икән. Бу якта йөзгән казлар кайвакыт алар белән күл уртасында очрашкалаганнар. Тегеләре, казларга сүз дә кушмыйча, үзләренә калса бик горур кыяфәт белән, әллә кем булган шикелле, түшләрен киереп узып китәләр икән. Бервакыт шулай бу яктагы казның егерме беренче бәбкәсе суда үзенең шәүләсен күргән дә туганнарына:

- Карагыз әле, дәдәгез аккошка охшаганмы? - дип, башын күтәреп карап торган. Туганнары аңардан бик көлгәннәр. Бу бәбкә, ачуланып:

- Минем муеным аккош муены кебек озын, мин сездән матуррак, сез шуңа көнләшәсез шул, - дигән.

Бу бәбкәнең муены чынлап та башка туганнарына караганда озынрак, шуңа күрә ул үзен аларга караганда акыллырак та, зуррак та дип уйлый, үзен иптәшләреннән аерымрак тотарга ярата, ди. Шулай күлләрдә йөзеп йортка кайткач, алар бергәләшеп бер табактан ашаганда да ул бервакытта да үз алдыннан ашамый, муены озынлыктан файдаланып, гел каршы яктан, туганнары алдыннан алып согына, шуның өчен бәбкәләр арасында тавыш-җәнҗал куба, кычкырыш китә икән. Ана каз аны үз алдыннан ашарга өйрәтеп карый, ләкин бу бәбкә:

- Ай-һай, тәмлесен үз алдыгызга алып кына ашар идегез бугай, - дип телләшә икән. Бервакыт ана каз бу Озынмуенны үзе генә җиңә алмагач, ата каз да катышып, борыны белән аны төрткәләп, тәртипкә чакырган:

- Ник син ашаган саен тавыш чыгарасың? - дигән.

Шулай дигәч, Озынмуен кинәт каты кычкырып туганнары өстенә килә башлаган. Аңардан хәзер бәбкә тавышы да түгел, әллә нинди күкле-яшелле ямьсез тавышлар чыккан:

- Тавышны мин чыгармыйм, әнә аларга әйт. Минем муеным аларныкыннан озынрак, мин аккошка охшаганмын, алар шуңа көнләшеп, җимнең иң тәмсезен юри минем алга өяләр. Алар җүләр башлары белән тәмлесен чүпләгәндә, мин акыллы башым белән, ай-һай, карап торыйм икән!.. - дип, төрле тәмсез сүзгә җиткән. Аның беләп дә туктамаган, ахырында бөтенләй үпкәләп: - Сез җүлөрләр, мин сезнең белән торганчы, тотармын да аккошлар янына китәрмен, - дип, озын муенын алардан икенче якка каерган.

Шуннан соң бәбкә чыннан да аларны җүләрләр дип, озын муенлы булгач, үзен алтын йомыркадан туган дип уйлый башлаган, йөргәндә дә хәзер алар белән бер сук-мактан йөрмичә, абына-сөртенә берүзе бер читтән бара икән. Егерме бәбкә әтисе-әнисе белән канатларын шаулатып, су өстендә тәпиләрен тидерер-тидермәс пипелдәшеп үтәләр, егермесе дә шуны эшли алганга, әллә нинди куанычлы тавышлар чыгарып пипелдиләр, тик егерме беренчеләре булган бу тәкәббер бәбкә генә үзенә бер читтә йөзә икән. Кич йокыга китәр алдыннан шул егерме бәбкә егермесе дә, чирәмгә түшләре белән ятып, матур-матур әкиятләр сөйләшәләр, тик егерме беренчеләре Озынмуен гына аларга катышмый бер читтә утырып, ялгыз башына йоклый икән. Билгеле, ул үзе болай табыннан читтә йөрүнең бәласен дә еш күрә: аны кайвакыт эт куып өертеп йөртә, тилгән дә аны сагалый, хәер, хәтәр минутларда, ничектер, ул туганнары барын искә ала, тизрәк алар янына елышып котылып кала, шулай булса да бәла үтү белән тагын аларны оныта икән.

Бара торгач, бу Озынмуен үзенең туганнарын бөтенләй до санга сукмый башлаган, Ул хәзер алар белән юньләп сөйләшми дә, хәтта кайчак аларны бар дип тә белми икән. Беркөнне шулай, күл буеннан кайтып килгәндә, ул, иптәшләре белән бергә баруны үзенә ваклык санап, туганнарыннан аерылган да бөтенләй артка калган. Шулай ул бер үзенә, мин кем дип, озын муенын боргалап йортка кайтып керсә, ни күзе белән күрсен, туганнары, уртага салынган җимне күптән ашап бетереп, борыннарын бар да канат асларына тыгып йокыга талганнар. Озынмуен, билгеле, моңа үпкәсен кабартып:

- Сез миңа дигәнне дә ашап бетердегезмени?.. - дип ямьсез тавыш белән кычкырган. Бер кычкырган, ике кычкырган, туганнары канат асларыннан борыннарын да алмаганнар. Тик, бу тагы да ямьсезрәк итеп өченче кычкыруга, атасы коры гына итеп аңа әйткән;

- Ашыйсың килсә, аш вакытында бергә кайт та бергә аша, - дигән.

Тик Озынмуенга әйттең ни, әйтмәдең ни - бу акыл да акыл булып төшмәгән. Киресенчә, алардан шәп булганым өчен юри кыерсыталар дип, аларның үзләрен үк гаепләп кычкырынган-кычкырынган да, аңа бер җавап та бирүче булмагач, туганнарына бер мыскыл күзе белән карап, башын бөтенләй читкә борган:

- Чынлап та, нигә мин аккош кебек муеным белән, аккош кебек акылым белән бу җүләрләрдән үземне кимсеттереп торам соң? Аккош туганнарыма китәм, - дигән. Шулай дигән дә, борынын тагы да чөя төшеп, алпан-тилпән атлап йорттан урамга чыгып киткән. Ул шуннан күлгә, күлдән йөзә-йөзә аның да аргы башына, аккошлар ягына юнәлгән.

Ул шулай камышлар янына барып туктаган. Менә бер заман камышлар ачылып, алар арасыннан аккошлар килеп чыкканнар. Чыкканнар да, балаларын ияртеп, тезелешеп йөзеп тә киткәннәр. Безнең бәбкә дә алар артына тагылып йөзеп киткән. Аккошлар күлдә бер әйләнгән, ике әйләнгәннәр дә ярга чыгып чирәм утлый башлаганнар. Безнең бәбкә дә аларга ияреп чыгып, үлән чүпләргә керешкән. Аккошлар шулай бераз ашаганнар да менә бер мәлне канат кагып җырлый-бии башлаганнар. Алар, канатларының очын очка тидереп, чәбәк-чәбәк итәләр, бииләр, биегәндә канатларын өскә чөеп, чак кына җирдән күтәреп тоталар, шул килеш аякларын төрлечә уйнатып торалар икән. Җырлаганда алардан көмеш курай уйнаган кебек матур-матур тавышлар чыга икән.

Ай астыннан кайттык без,

Алтын курай таптык без,

Көн астыннан кайттык без,

Көмеш курай таптык без;

Их, көйгә басабыз,

Уйнап күңел ачабыз.

Менә бер заман безнең Озынмуенга да шулай җырлап-биеп күрсәтергә чират тигән. Ул юньсезең иптәшләренә катышмыйча үскәнгә бии дә, җырлый да белми икән. Үзен аккош кебек чөям дип, күтәрелеп канатын канатка суккан икән-җиргә егылган да төшкән. Җырламакчы булган икән - талашып үскән бәбкәдән нинди матур тавыш чыксын? - аңардан калдыр-колдыр иткән ямьсез бер тавыш кына чыккан.

Аккошлар аны күргәч бик гаҗәпләнешкәннәр: - Син казмы, түгелме соң? Ник син бәбкә башың белән ата-анаңнан качып, безнең арага кереп буталдың? Бар үз табыныңа, үз атаң-анаң янына кайт! - дип, аны чукый башлаганнар. Озынмуен һаман китмәгәч, алар-аны урталарына уратып алып, борыннары белән борып-борып чеметеп алалар, чеметәләр дә һавага аталар, төшкәч, тагы чеметеп алып тагым һавага аталар икән.

Аккошлар аны шулай талаган -чукыганнар да каз бәбкәсенең исе-тыны беткәч, ташлап киткәннәр. Озынмуен шунда озак-озак иссез булып яткан, Бервакыт аңына килеп күзен ачып караса, ни күзе белән күрсен, йоннары төш-төш йолкынып, тәннәре тимгел-тимгел күгәреп чыккан булган. Ул шунда кузгала алмыйча озак кына яткан. Бер заман тәненең талашам җирләренә күкле-каралы булып яңа йоннар үсен чыга башлаган. Өч көн дигәндә, бу көчкә-көчкә генә канат-кулларын язгалап, әллә нинди ятим тавышлар чыгарып, пип-пип дип кычкыра-кычкыра, үз ата-аналары яныма сөйрәлеп кайтып килгән.

Кайтса, бервакыт күрә - егерме туганы егермесе дә ата-анасы янында бик тату гына чөкердәшеп, бер табыннан җим ашыйлар икән. Безнең Озынмуен да, мескен, бик ачыгып, арып-алҗып кайтканлык белән, пип, дип бер кычкырып җим ашарга башын тыкмакчы булган икән, туганнары:

- Кая керәсең? Син кем? - дип, аны кагып, чукып арадан чыгарганнар. Аның теге күгәргән урыннары бөтенләй кара янып чыккан.

Озынмуен елый-елый аларга:

- Танымыйсызмыни? Мин сезнең туганыгыз ич! - дигән.

Туганнары аны караган караганнар да:

- Юк, безнең туганыбыз үзебез кебек ак иде, безнең мондый аклы-каралы туганыбыз юк, - дигәннәр.

Бу бәбкә елап:

- Әти! Әни! - дип кычкырып, ата-анасын чакырган.

Әтисе белән әнисе шулай ук аны караган-караганнар да, танымаганнар:

- Юк, безнең мондый аклы-каралы балабыз юк, безнекеләр бары да ак, - дигәннәр.

Озынмуен шулкадәр әйтеп-әйтеп караган, туганнарына берничек тә үзен таныта алмаган. Аннан бик йөдәткәч:

- Син безнең яныбыздан китәсеңме, юкмы? - дип, аны йөгертеп чукый-чукый куа башлаганнар.

Шулай итеп бу Озынмуен аккошларга да иш була алмаган, үз туганнарына да туган була алмаган. Шулай да ул, барыр җире булмагач, алар яныннан китмәгән. Аның инде кара янган җирләренә хәзер кара төкләр үсеп, бөтен тәне ала-кола булып калган. Муенын да ул хәзер элекке кебек югары тотмаган, кайгысыннан бөрешеп, гади генә булып калган. Туганнары аның кугач та үз яннарыннан китмәвен, тавышы да үзләренекен,» охшавын күреп, бара-тора үз төркемнәреннән кумый да башлаганнар. Хәер, аның холкы да хәзер элекке кебек булмаган шул: муенын сузып теләсә кем алдына тыгылмаган, үзенең башын зур тотып, туганнары башын хур тоту кебек тискәре гадәтләре кая, - хәтта элекке ямьсез кычкырынулары да бетеп, үзенең йомшак тавышы кайткан; агаларын, олылап, абый дип, апаларына түти дип, энеләренә пипием, нәнием дип, һәрберсенә бик рәхимле булып, матур тавышлар белән эндәшә башлаган. Шунлыктан, аның төсе хәзер ала булса да, ата-анасы да, бара торгач, тавышыннан чамалап: «Тукта, бу безнең үз балаларыбыз кебек ачык йөз, ягымлы тавыш белән үз туган телебездә эндәшә бит?» - дип, аның үз бәбкәләре булуына ышанганнар. Шуннан ул бәбкә алар белән бергә тату-тату йөреп, бергә үсеп, үзе дә бара торгач дәү бер ала каз булган, ди.

Шулай ул ак казлар арасында ала каз булып үсеп, бара торгач үзе дә матур-матур бәбкәләр чыгара башлаган.

Инде ул хәзер үзе белгән нәрсәгә балаларын да өйрәтә икән:

- Ашаганда үз алдыңнан кап, туганыңны үзеңнән дә артык күреп бак, йөзең булсын шат; тәнең ала булса да, күңелең булсын ак! - дип әйтә, ди, имеш.

Алдан бара ата каз,

Яннан бара ана каз;

Бер сукмакка тезелгән

Егерме бер бала каз;

Көз җиткәчтен карасаң,

Бар да булыр ала каз!

 

НИ  ӨЧЕН ЯРКАНАТ ЯКТЫДА ОЧМЫЙ

Алаймы булган, болаймы булган, имештер, бик борынгы бер заманда кошлар белән дүрт аяклы хайваннар арасында бик каты сугыш булган. Ул сугышны сөйли китсәң, адәм әйтеп, адәм ышанмас; ул, мин сиңа әйтим, бер яктан тимер канат лачыннар, ыргак аяк бөркетләр, әләкче саесканнар, озын сыйрак челәннәр, йөк тартышкан тартайлар, түбәтәй тибүче бибекләр, мәче башлы ябалаклар димсең; ул икенче яктан яллы-яллы арысланнар, салпык аю, шыңшык бүреләр, әрсез әрләп, сасы көзән, хәтта ябалак башлы мәчегә хәтле берсе дә калмаган, ди. Шундый сугышалар, һавада йоннар да, каурыйлар гына тузгын оча, ди, малай.

Билгеле инде, ярканат та шунда булган. Менә бер мәлне, кошлар җиңә башлагач, ярканат:

- Без җиңәбез, без! - дип, алар арасында тызбыз килеп очып йөри башлаган. Ул да булмаган, менә бер заман дүрт аяклы хайваннар җиңә башлаганнар. Ярканат, хәерсезең, парашютта төшкән кебек әллә каян алар янына очып килеп төшкән дә тиз-тиз генә бармак ярыларын җыеп төреп алган. Алган да:

- Без җиңдек! Без җиңдек! - дип, алар ягында кычкырып җәяү йөрергә керешкән.

Тизме булган, озакмы булган, менә бер заман бу куркынычлы канлы сугыш та беткән, ике арада куллар куешып, гомерлек килешү ясалган. Инде хәзер кем исән дә кем юк, кем ничек сугышкан - шуларны барлый башлаганнар. Барлагач, барысының да хәле билгеле булып чыга; тик шунсын гына белә алмыйлар - менә ярканат кем ягында сугышкан? Берәүләр аны хайваннар ягында ди, икенчеләре кошлар ягында дип тә әйтәләр. Менә бервакыт кошлар, хайваннар аны чакырталар. Ярканат килсә, күрә: бер якта хайваннар, икенче якта кошлар тезелешеп утырган. Менә аңардан сорыйлар:

- Син, ярканат, кошлар ягыннан сугышкансың икән, дөресме? - диләр.

Ярканат кошлар ягына карап әйткән:

- Кошлар ягыннан сугышмыйча, мин кем ягыннан сугышыйм? Минем канатым бар ла, - дигән.

Кошлар әйткәннәр:

- Алай син канатлы да, кош та булгач, ни өчен хайваннар җиңгәндә, «без җиңдек», дип, алар арасында дуылдап йөрдең соң?

Ярканат хайваннарга карап әйткән:

- Хайваннар ягында йөрмичә, мин кем ягында йөрим? Канатлы дигәч тә, мин кошмы әллә? Минем бит каурыйларым юк, бу бармак араларымдагы нәрсәне канат дип уйлый күрмәгез тагын, ул бары барабан ярысы гына. Әнә, арагызда минем кардәшем тычкан да утыра, минем хайван икәнемне ул да әйтер.

Тычкан берни дә әйтмәгән.

Шуннан хайваннарның бу ярканатка бик ачулары килгән дә әйткәннәр:

- Әһә, син, ярканат, алай булса, ике якка да көч биреп йөргән икәнсең. Без мондый җәнлекне хайван рәтенә кертмибез, син безнең арадан кит! - дигәннәр,

Кошлар да әйткәннәр:

- Синең безгә дә кирәгең юк. Син ни кош түгел, ни хайван түгел. Ике якка да сатылып йөрүчене без дә алмыйбыз, - дигәннәр.

Шулай итеп ярканат берьюлы ике якның да ышанычын югалткан, ике як та аны үзенеке итеп танымаган. Инде хәзер аны нишләтергә? Ул киләчәктә дә ике яклы булып тагын шулай безне алдамасын, дип уйлашкан-уйлашканнар да, кошлар аны күзәтергә үз араларыннан мәче башлы ябалакка тапшырганнар. Хайваннар аның артыннан күзәтеп торырга, киресенчә, шундагы теге ябалак башлы мәчене сайлап куйганнар, ди.

Менә шуннан бирле инде хәзер ярканатка көн беткән. Аңа хәзер ай яктысы да юк, кояш яктысы да юк. Ай ягыннан аны мәче башлы ябалак, көн ягыннан аны ябалак башлы мәче эләктерергә сагалап кына торалар. Шуңа күрә аңа хәзер көндез дә, төнлә дә чорма ярыгына кереп посып ятарга гына калган. Бары тик кояш батып эңгер төшкәч кенә, көн яктысы да, төн яктысы да юк чакта, мәче белән ябалакның күзләре бәйләнгән арада, ярканат поскан урыныннан чыгып бер ду итеп очып ала да, ай калкуга, тагын чормага кереп олага.

 

НИ ӨЧЕН ЯРКАНАТ ЯКТЫДА ОЧМЫЙ  (ИКЕНЧЕ ВАРИАНТ)

Ә безнең Малаяз авылында Гөлйөзем әби миңа тагы ул эшне алай түгел, менә болай, имеш, дип сөйләде:

Борын-борын заманда кояш бер көнне айга әйткән, ди:

- Уф, эссе! Ардым. Нигә без болай йөрибез дә йөрибез әле? Тик кенә торсак ни булган? Әйдә, без зур бер җыелыш җыеп, барлык җан ияләренә, кош-кортларга шул турыда белдерик, алар да риза булса, моннан соң йөрмик. Без урныбызда тик торсак та, аларга барыбер безнең яктыбыз төшәр, - дигән.

Икесе дә шул уйга килгәннәр, бик зур мәҗлес җыйганнар. Менә барлык кош-кортлар, барлык җан ияләре дә җыелып беткән. Кояш белән ай аларга әлеге уйларын белдергәч, башкалар да, шулай шул дип, бар да моңа риза булганнар, бар да шуңа кул куйганнар. Куллары булмаганнары аякларын, аяклары булмаганнары койрыкларын куйганнар, ди.

Шуннан инде барыбыз да кул куеп бетердекме икән дип тикшереп карасалар, арада бары тик берәү генә кул куймаган, - ул да булса ярканат булып чыккан. Аңардан сораганнар:

- Барыбыз да кул куйган эшкә нишләп бер син генә куймыйча калдың?

Ярканат әйткән:

- Шуның өчен куймадым, чөнки бит әгәр дә кояш белән ай бер җирдә генә торсалар, җил дә бер генә яктан исәр, агачлар бар да шул җил астына гел бер якка кәкре булып үсәр. Аннары игеннәр дә кояш төшкән турыда гына үсәр. Төшмәгән җирдә ничек үсәр? - дигән.

Шулай дигәч, бар да торып шаулаша башлаганнар:

- Дөрес әйтә бит бу. Кояш төшмәгән җирдә иген дә үсми шул, - дигәннәр.

Шуннан бөтен җыелыш ярканат ягына ауган да киткән. Бар да кулларын кире ала башлаганнар. Юк, кояш белән ай бер генә җирдә тормасын, элекке кебек һаман әйләнеп йөреп торсыннар дип яңадан карар чыгарганнар, ди.

Шуннан соң кояшның ярканатка бик каты ачуы килгән, ди.

- Мин сине үз яктылыгымда йөртсәм, исемем кояш булмасын! - дип әйткән, ди.

Ай әйткән:

Мин сине кояш кебек пешермәм пешерүен, алай да сак бул, мин җиргә йөзем белән торганда, күземә күренмә, - дигән, имеш.

Шуннан бирле ярканат көн яктылыгында бөтенләй оча алмый, ярыкта посып ята. Айның да кечерәк бала чагында яки бик бетеренгән, картайган чагында гына чыгып йөри ала, имеш.

Әмма ләкин кояш белән айның шулай әйләнеп йөрүе бөтен кош-кортлар, бөтен җәнлек-хайваннар, бөтен халыклар өчен дә бик җайлы эш булып чыккан. Ул елның-елында игеннәр үсә, ул алмалар, җир җиләкләре дә вакытында пешә, ди, малай. Аннары җил дә бер дә юкка җүләрләнеп гел бер якка гына исеп, агачларны аудармый. Малайлар да, кояш йөрү аркасында, вакытында ятып, вакытында торып мәктәпкә бара; ашау вакыты аш белән, эшнең вакыты эш белән, уенның вакыты да уен белән үтеп тора, ди.

 

КУЯН  НИК КӨТЕК БУЛЫП  КАЛГАН ДА ТИЕН  НИЧЕК  ИТЕП  КОЙРЫКЛЫ  БУЛГАН

Бер мәлне, шул арты белән алга йөрүче әлеге кире беткән кысла, каян башына килептер, сәяхәткә чыкмакчы булган, ди. Кире киткән киртә сүткән, дигәндәй, бу да киртәгә барып төртелгән. Билгеле, ул аны сүтә алмаган, туктап калган. Шуннан ул: «Мин бу йөрешем белән әлләни күп җир-су күрә алмам, булмаса, башка берәүнең койрыгына тагылып кына китимче! - дип, тирә-ягына карана башлаган. Караса, ни күрсен, шул вакыт үзеннән ерак та түгел яр башында бер куян йоклап ята, койрыгы да ярдан аска салынып төшеп тора икән. Ник дисәң, куян ул заманда хәзерге кебек көтек түгел, ул анда, койрык өләшкәндә, алдан чабып барып, үзенә бик купшы, зур бер койрык эләктереп алган, әле менә яңа гына шуны үзенә тагып кайткан чагы булган икән, ди. Менә шунда әлеге кире беткән үҗәт кысла яр астыннан әкрен генә менгән дә кыскычлары белән кинәт кенә куянның койрыгыннан каптырып алмасынмы! Куян кинәт куркып уянып, артына караса, кысланы күргән. Күргәч, аны нәрсә дип тә аңлый алмыйча:

- Абау, миңа әллә нәрсә булган! - дип, үз койрыгыннан үзе коты очып, бар хәленә чабарга тотынган. Ул чапкан саен кысла аның койрыгын ныграк кыса, үзе аңа:

- Тукта, тукта, каты чапма, мин болай бернәрсә дә күрә алмыйм! - дип кычкыра икән. Әйтерсең лә куян аны дөнья күрсәтер өчен шулай чаба! Ул, бичара, куркуыннан кая керер тишек тапмый ычкына бирә, үзе, кысла кычкырганын аңламыйча:

- Абау, койрыгым кычкыра! - дип, аның саен чабыпмы чаба икән.

Шуннан кысла, ачуы килеп, тоткан да куянның койрыгын үзенең кыскычлары белән төптән үк кайчылап кискән дә төшергән, ди. Үзе дә шунда тәгәрәп төшеп калган. Куян, бичара, кая ул артына әйләнеп карау? Койрыгы булмаса да, һаман куркып чаба да чаба, ди.

Ярый, куян шулай бара торсын, инде кыслага бу койрыкны нишләтергә? Җитмәсә, үзе тагын шундый матур да! Ник аны ташлап калдырырга?

- Тукта, койрыклылар бар да чаба, мин дә, моны таксам, чабып йөри алмаммы? - дип, ул аны үзенә такмакчы булган. Шулай койрыкны үзенә әтмәлләп ята икән, шул вакыт агач башыннан аны тиеп күреп алган. Ул тиз генә кысла янына йөгереп төшкәндә:

- Нишлисең? - дип сораган.

Кысла:

- Күрмисеңмени? Үземә койрык тагып ятам ич, - дигән.

Тиеннең әле ул заманда койрыгы булмаган, ди. Ник дисәң, койрык өләшкәндә агач башында чикловек җыеп, шуның чутына чыга алмыйча: бер тиенлек булды, ике тиенлек булды, - дип, счет салып калган, имеш, ди. Ул хәзер куянның бу матур койрыгын күрен бик кызыккан да кыслага әйткән:

- Син бит артка табан йөрисең?

- Йөрсәм?

- Артка йөргәч, синең артыңа койрык нигә кирәк? Ул бит сиңа йөрергә комачаулый гына?..

Кысла моңа каршы ни дип җавап бирсен?! Ул шулай аптырап торган арада, тиен, койрыкны үзенә алып, агач башына менеп тә киткән, ди.

Шулай итеп, куян куркаклыгы аркасында койрыксыз булып калган, тиен дә тапкырлыгы аркасында куянның койрыгы белән койрыклы булып киткән. Шуның белән тиен үзенең бәясен бер тиеннән сиксән тиенгә күтәреп, әле дә булса агачтан агачка сикереп йөри, ди.

Тик безнең татар кешеләре генә, аның шул затлы тиресе, һәйбәт койрыгы өчен, шырпы, кәгазь кебек вак-төяк товарны алганда, биш тиен, ун тиен... дип, әле булса тиен тиресен үлчәүгә тотып бәялиләр...

Бу да бик борынгыдан калган. Ник дисәң, ул заманнарда кешеләр бит әле акча ясый белмәгәннәр. Шул чакларда товарны алмашканда, акча урынына тиен тиресен берәмлеккә алып, бер тиенлек булды, ике тиенлек булды дип санарга ул бик кулай әйбер булган. Койрыгыннан тот та акча урынына ыргыт!

 

НИ ӨЧЕН БҮРЕ КЕШЕДӘН  ШҮРЛИ

Менә бер заман дөньяга бүре яралган, ди. Ул аякларын җиргә басып алгач та үзенең үткен тешләрен шыкырдатып, дөньядагы барлык тереклек иясен дә ашардай булып, бик ачы итеп бер улаган, ди. Улаган да шул кәсепкә керешергә ярлык алырга дип урман иясенә киткән, ди.

Шулай бара икән, юлда бер төлкегә очраган бу. Төлке агачка тавык суеп элгән дә астына төтен салып шуны ыслый, үзе агачка терәлеп утырган да китап укый икән. Бүре, төтеннән курыкса да, бер яктан тавыкны эләктереп булмасмы дип килә икән - төлке, әллә каян эшне сизеп, китабының укыган битен бөкләп, урыныннан торган да әйткән:

- Ашыкма, бүре, утка төшәрсең; үзең ерак-ерак сәфәргә чыккан икәнсең, сәфәрең хәерле булмас, барып җитә алмассың, - дигән.

Бүре:

- Инде син минем барачак юлымны да белдең, укымышлы зат икәнсең, шулай булгач, анда ничек барырга да өйрәт, - дигән.

Төлке әйткән:

- Үзеңә дә, нәселеңә дә тимәм дип башта ант ит, - дигән. Аннан, бүрене шунда өч кабат ант иттергәч, әйткән:

- Йом күзеңне, ябыш минем койрыгыма, мин кушмыйча күзеңне ачма, -дигән.

Бүре шунда белгән ырымнарын укып, ыр-мыр килеп, аның койрыгын учлап күзләрен йомган икән, төлке:

- Ач күзеңне, сора, син Урман иясе алдында торасың, - дигән, ди.

Шул уңгайга бүре күзләрен ачып җибәрсә, үзен бер карурман уртасында күргән. Әйләнәсе шундый караңгы, шундый куркыныч, ди, каршындагы зур имән күкрәп, тирәдә яшеннәр чагылып китә икән, ди.

Шуннан бүре бүреген култыгына алып, җиргә җиде бөгелеп, сигез кабат сыгылган да әйткән, ди:

- Әй Урман иясе, мин бичараның үтенечен кабул итсәнә, көчем-усаллыгым җирендә, тешләрем бик таза, пычак кебек кайрап кына торам, мин дөньяда юлбасар булып юлда ятсам икән дә, барлык җан иясен дә тотып ашасам икән, үзеңнән шуңа ярлык бирсәнә! - дигән, ди.

Ул шулай дигәч, урман шаулаган, имән гөлдерәп күкрәп киткән дә:

- Булдыра алмассың, - дигән. Бүре:

- Булдырырмын, Урман иям!-дигән. Шуннан аңа:

Чыккач инде бүренең эш көйләнгән, алды белән әйләнгән, башын югары күтәргән, бүрекне кыңгыр киеп җибәргән дә: хәзер дөнья кемнеке? - минеке, ярлыгым кулымда, ни эләксә шуны ашыйм, -дип белдергән, ди. Шулай дип бу китте, бара, ди. Моның каршына алама гына бер биягә атланган кеше килен чыкты, ди. Биясе ике атлый да бер туктый, ди, атланган кешесенең озынлыгы бер дә харап, ди, аяклары җирдән сөйрәлеп бара, ди.

Бүре, бу кешене күргәч тә: «Булды миңа!» - дип, туп-туры аның өстенә чапкан. Ә теге кеше, аңа тавыш биреп:

- Һай, бүре дигән җанвар, бу хәтле ашыгып кая чабасың? Дөнья купканмы әллә? -дип сораган.

Бүре әйткән, ди:

- Хәзер синең дөнья куба. Күрмисеңмени, кулымда Урман иясеннән ярлыгым бар, хәзер алама бияң белән бергә үзеңне тотып ашыйм, - дигән.

Кеше:

- Кая ярлыгың? - дип, аның яфрагын караган булып, кире биргән дә әйткән, ди. - Сүзеңне алдан ук раска чыгардың, закон буенча эш йөртә торган егет икәнсең, андый кәгазең булгач, ашасаң да берни әйтеп булмый. Алан да безнең атай мәрхүм әйтә иде: «Кеше ашый торган бүренең койрыгы тугыз тотам була», - ди торган иде. Хәзер инде сүзеңне арттан да раска чыгар, яле, койрыгыңны күрсәт, ничә тотам икән? - дигән.

Бүре, үзенең сүзен арттан да раска чыгару өчен, аны-моны уйлап тормыйча, артына борылып койрыгын суза биргән. Сузуы булган - шул уңайга теге, чыжым баганасы хәтле кеше, аны койрыгыннан тотып алып, һавалардан уратып-уратып күтәреп җиргә бәргән икән - бүре кая барып төшкәнең дә белмәгән. Өч көннән соң исенә килсә, үзенең төпсез тирән бер чокырда ятканын күргән. Бүре исен-тынын җыеп, көчкә-көчкә генә шул чокырдан тырмашып менеп, исән калган сөякләрен сөйрәп, яңадан Урман иясенә баш орырга киткән, ди. Ничек итсә иткән, тагын шунда барып җиткән, телләрен салындырып, шыңшый-шыңшый әлеге имән алдында елап тора икән, кинәт тагын урман шаулаган, тагын имән күкрәгән дә:

- Әйттем бит, булдыра алмассың! - дигән бер тавыш ишетелгән, ди.

Бүре, башын уңга да җиргә салып, сулга да җиргә салып, телләрен чәйни-чәйни әйткән:

- Барысын да булдырам, барысына да ризамын, тик мине шул кеше дигән нәрсәдән генә коткар, - дигән, ди.

Шуннан имән чак кына тынып торган да аннан яңа-дан баягы тавыш ишетелгән:

- Ярый, аягыңа җитезлек бирдек, кеше күрсәң, кач та котыл, кач та котыл! - дигән.

Моны ишеткәч бүре башын җирдән күтәреп: «Болай булгач, булды, кешедән котылдым!» - дигән дә бик шатланып, тагын арты белән чигенә-чигенә урман авызына яланга килеп чыккан.

Чыккач та бүре абзаң бүрекне култык астыннан алып тагын кырын киеп җибәргән, дөньяда хәзер миңа кеше очраса да берни түгел дип, тагын бара бирә, ди. Тик ул шулай күп тә бармаган, менә бер мәлне: «Бүре бар, бүре бар!» - дигән тавышлар ишетелә башлаган. Шул уңайга әллә каян атка менгән, чукмар тоткан кешеләр чабышып килеп тә чыкканнар. Килеп тә чыкканнар:

- Сук бүрене! Сук! - дип, төрле яктан чукмар белән җитеп, тондыра да башлаганнар. Бүре, инде сугалар, инде үтерәләр дигәндә, җан алып-җан биреп, йөз тәүбә, мең ант биреп, үлдем-калдым көчкә-көчкә генә урманга кереп котылган.

Ләкин урманда гына торып чыдап буламыни соң? Кабырга әрнүенә түзеп булса да, ачлык әрнүе чыдатмый. Чукмардан котылып та була, ачлыктан булмый.

Менә бүре ачыга да тагы яланга килеп чыга. Әнә ерак та түгел матур-матур сарыклар утлап йөри. Бүре поса-поса шунда табан елыша. Үзе елыша, үзе һаман кеше юкмы дип тирә-ягына карана. Менә тагын елышты, сизмәделәр, бик һәйбәт! Бүре бер сикерүдә бер сарыкны эләктереп муеныннан буып алып җилкәсенә сала да урманга табан чабарга тотына. Ул чабарга да өлгерми, әллә каян тагын: «Бүре бар!» - дип кычкыралар да, «Сук бүрене, сук!» - дип, куа да башлыйлар, һай шул бетмәгере тавыш! Шул вакыттан бирле бүре бары тик үзенең җитез аякларына ышана, ләкин күп вакыт алар да коткармый, төз атылган мылтык ядрәсе аны әллә каян куып җитә дә юлбасар бүре тәгәрәп үлеп кала.

Шуңа күрә дә бүре зарланып әйтер, имеш: үзем берсен дә танымыйм, мине бары да таный, күрү белән бары да: «Бүре бар!» - дип исемем белән кычкыралар, ди икән.

 

АЮ БЕЛӘН КЕШЕНЕҢ ДУСЛЫГЫ КАЙЧАН  БЕТКӘН

Элекке заманда аю белән кеше бик дус булганнар, күрше торып, бергә эшләп, бергә яшәгәннәр, ди. Аю үзенең көченә, кеше үзенең акылына ышана икән. Ярый, шулай торалар. Менә яз да җиткән. Нәрсә чәчәргә? Болар уйлап-уйлап торганнар да шалкан чәчәргә булганнар. Уйланган эш - беткән эш, менә бер заман шалкан үсеп тә җиткән. Хәзер инде уңышны ничек бүләргә? Аю, билгеле инде, эшнең төбен-асылын уйламый, һәр-нәрсәне өстән генә күрә. Шуңа күрә кеше эшне аюның үз ихтыярына тапшырган булып әйткән:

- Я, менә чәчкәнебез үсте, син кайсын аласың - өстенме, астынмы? - дигән.

Аю әйткән:

- Асты миңа нәрсәгә, өстен аламын, - дигән.

Кеше:

- Ихтыярың... - дигәч, аю шалканның яфрагын алган. Кеше төбендәгесен алган да шалканны тәгәрәтеп тә, бөгеп тә, төрлечә итеп пешергән, аюны кунакка чакырган.

- Әйдә, аю дус, аша, үзең белән бергә чәчтек, бергә бүлештек, үз сыең кебек күреп аша, - ди икән. Аю шалканны бик яраткан, ашаган-ашаган да, бик тәмле булды, рәхмәт, дип кайтып киткән. Инде хәзер аю да кешене чакырган. Ул да, мескен, төрле аш ясыйм дип, шалканның яфракларын турап-турап шулпа итеп тә, урап-урап кыстыбый итеп тә пешергән. Аю:

- Әйдә, кеше дус, бергә чәчтек, аша, аша... - дип кыстаса да, кеше аны кабып та карамаган. Шуннан аю, бу нигә болай икән дип, үзе дә кабып караса, аның ашын кеше түгел үзе дә авызга алырлык түгел, шулхәтле тәмсез дә ачы икән. Шуннан аю үзенең алданып коры яфрак җыеп калганын белгән, ләкин каршы суз әйтергә бертөрле дә юл таба алмаган. Тик ул үзенә үзе генә: «Тукта, тагын берәр нәрсә чәчсәк, мин дә акыллырак булырмын, инде кай җирен алырга белермен», - дип, эченә генә салып куйган.

Менә тагын яз җиткән. Аю, быел инде бик акыллы баш булып, кешегә үзе килеп сүз башлаган:

- М, кеше дус, быел нәрсә чәчәбез? - дигән. Кеше туфракны алып исноп-иснәп караган да:

- Быел, елның килешенә карагайда, бодай яхшы булыр, без бодай чәчик, - дигән.

Аю, ул нинди бодай, дип тә сорап тормаган. Сон инде аю хәтле аю булып кешегә тагы сер сынатып торсынмы? Ярый, бодай икән бодай, дигән дә шуны чәчкәннәр. Билгеле инде, чәчкән булгач үскән. Бодайны урыр вакыт та җиткән. Менә болар җир башына килгәннәр. Аю былтыр шалканның өске ягын алып алданган булгач, быел астын сораячагын кеше алдан ук белә, шуңа күрә, җир башына туктагач, яңадан былтыргы сүзен әйткән:

- Я, менә чәчкәнебез үсте, өстен аласыңмы, астынмы? - дигән.

Аю, бик шәбәеп:

- Юк, мин быел өстен алмыйм инде, астын алам! - дигән.

Кеше аңа:

- Ихтыярың... - дигән дә бодайның өстен урып алган. Аннан көлтәсен каккан-суккан да, кибәген шунда ук җилгә җилгәреп, бодаен ташка салып тартып он ясап, йомры-йомры күмәчләр пешереп, аюны тагын кунакка чакырган.

- Я, аю дус, бергә чәчтек, бергә бүлештек, ашап кара: минем өлешем яхшы булганмы? - дигән. Аю ашап караса, күмәч шундый тәмле булган, бер дә харап, ашап туйгысыз икән. Шуннан аю, кайтып, мин дә үз өлешемне алыйм дип, бодай басуының төбен актарып караса, берни дә таба алмаган. Аю бик гаҗәпләнеп яңадан бөтен басуны астын өскә әйләндереп чыккан, барыбер берни дә таба алмаган. Шуннан бик ачуланып кешегә килгән дә:

- Син мине ике мәртәбә алдадың, мин сине хәзер тотып ашыйм, - дип ыжгырган.

Кеше әйткән:

- Мин сиңа көчләп бирмәдем, астын да, өстен дә үзең сайлап алдың ич, үзеңә үпкәлә, - дигән.

Аю шуннан, нәрсә дияргә дә белмәгәч, әйткән, ди:

- Урманда нинди генә озын агач булса да, мин үрмәләп аның очына чыга алам, әмма ләкин син шундый кеше - үзеңнең буең кыска гына булса да, бертөрле итеп тә синең очыңа чыгып булмый; шуңа күрә моннан болай без бергә яшәмик, мин урманга китәм, син басуыңда кал; ләкин син инде минем урманга керәсе булма, анда мин сине нишләтә белермен! - дигән дә, аю шуннан кешегә бармагы белән янап, мәңгелек дошман булып, урманда торырга киткән, ди.

Билгеле, кеше ул янаганга карап урманга бармыйча тормый, тик аю агаң да тик тормый, шуннан бирле һаман кешегә зарар салырга тырыша: кешенең урманда адашып калган бозауларын тотып ашый, үзен очратып тотса, үтергәнче тукмый-тукмый да тырнаклары белән иягеннән тотып йөзен астан өскә кайтара, бер дә булмаса, аның умарталыгын табып, умарта ватып, табаннарын ялый-ялый балын ашап китә.

 

НИ ӨЧЕН ЭТЛӘР БЕР ЯЛГАШТАН АШАМЫЙЛАР

Борын заманда этләр күрше белән күрше үзара бер-берсенә йөрешеп, берсе ашаганда икенчесе дә кереп, кунак булышырга бик яратканнар икән, ди. Шулай булса да этләрнең кунак табыннары бик ызгышлы булган, ди. Ник дисәң, этләр, күңелләре тарлыктан: «Сиңа күп тә, миңа аз тиде», - дип ырылдашып, табын бозып, әрләшеп, аннан тиреләре ертылганчы тешләшеп, талашып бетәләр икән. Ахырында бу эшләр зурга китеп, шуның аркасында авылларда этләр арасында бик зур талаш, олы җәнҗаллар купкан. Хуҗалары ни эләкте шуны күтәреп чыгып, аларны туктату өчен таяк-мылтыкларны эшкә җибәрергә мәҗбүр булганнар. Алай да басылмагач, аларны авыллардан бөтенләй куып җибәрергә тотынганнар, ди.

Инде хәзер этләргә нишләргә? Кайда торырга? Башка бер чаралары да калмагач, менә бер заман алар авыл астындагы болында бик зур җыен җыйганнар, ди. Анда инде, мин сиңайтим, - Алабайлар, Карабайлар, Актырнаклар, Акбайлар, Акколаклар,  Сакколаклар, Дүрткүзләр, йәнчек борын әнчекләр, кирҗек танау бүлдүкләр, ул, мин сиңайтим, син гомердә дә күрмәгән, бозау зурлыгы ау этләре, хәтта бауда торган бау этләре дә бавын өзеп килеп җиткәннәр, ди. Калса-калса, кәнфит ашап, теше сызлап диванда шыңшып яткан кечкентәй этләр генә өйдә торып калгандыр. Ул андагы һаулашу! Билгеле инде, эт җыены булгач, ул мәҗлес бик талашлы, бик яман булган. Шулай да, озак һаулаша торгач, арада дөнья күргән карт этләр түргә менеп утырганнар. Иң карты торып кырт-кырт өреп әйткән:

- Без менә шулай бер-беребезне чәйнәү аркасында авылдан куылдык, инде монда да үзебезне үзебез хур итмик, кем дә кем талаш күтәрсә, бергәләп бугазын чәйнәп өзәбез, - дип, гайрәт күрсәтеп, мәҗлесне үз кулларына алган. Бар да тынган.

Шулай утырып, озак кына киңәш-уңаш иткәннән соң, шундый карарга килгәннәр, ди:

- Моннан соң этләр арасында күрше якынлыгы булсын, әмма ләкин табак-савыт, табын якынлыгы булмасын! Шушы безгә барыбыз өчен дә кагыйдә булсын! - дигәннәр. Бу кагыйдә этләр протоколында язылган булып, башлыклары шуңа кул да куйганнар. Моңа буйсынмаучыны, араларында тотмыйча, талап үтерергә дип бик каты кисәтеп фәрман да таратылган, имеш.

Шуннан бирле этләр үзләренең бу кагыйдәләрен бик нык саклап, һәркайда шуны күзәтеп тотып киләләр, балаларының балаларын да шул кагыйдә буенча торырга өйрәтәләр икән, ди. Дөрес, аларда күрше белән күрше арасында хәзерге көндә дә ара-тирә тавышлар чыккалап куя куюын, ләкин анысы инде берсенең ашаган вакытында ялгыш икенчесе килеп кергән чагында гына була икән. Әмма ләкин бер табын корып, бергә ашап-эчеп утыру, бер ялгаштан ашау дигән нәрсә юк. Сөяген авызына каба да кимерергә бер читкә китә.

 

НИ ӨЧЕН МӘЧЕ ӨЙДӘ, ЭТ ТЫШТА ЯШИ

Элекке заманда ялгызы гына бер йортта тора торган бер карт булган, ди. Аның өендә бер эт белән мәчедән башка берәү дә булмаган. Шуннан бу картның эче пошып, үзенә иптәш эзләргә чыгып киткән. Күп тә йөрмәгән, аңа юлда бер борча очраган. Ул картка үзен иптәшлеккә тәкъдим иткән. Карт кабул иткән. Борча белән бара икән, аңа бер чикләвек очраган, карт аны да иптәшлеккә алган. Аннан тагып аңа энә белән тукмак очраган, карт аларны да иптәшкә алган. Алган да, барысы белән бергәләп, өенә кайтып киткән.

Кайткан кайтуын. Тик картның бу иптәшләре бик тынгысыз булып чыкканнар. Чикләвекне куеп карый, кайда куйса, шунда тәгәри, бер дә тик тормый икән. Ул тәгәрәүгә, әллә каян мәче атылып килеп чыга да аның өстенә ташлана икән. Тукмакны сөйи, кая сөяп куйса, шунда ава, ул авып төшүгә, һау дип эт ыргып чыга икән. Энә дә тик тормый - кулга-башка кадалып кына тора. Борчаны әйткән дә юк, сикерә дә сикерә. Инде юкка чыкты дисәң, килә дә үзеңне тешли икән. Аны бер дә учта-кулда тотып булмый икән.

Менә кич тә булган. Карт һаман иптәшләре белән азаплана, бертөрле итеп тә аларны тынычландыра алмый икән. Арыган-талган да чикләвекне идәндәге ботак тишегенә утыртып куйган, аннан шул турыга киштәгә тукмакны сөяп куйган. Куйган да чикләвеккә ойткән:

- Менә сиңа төн йокларга урын, әгәр дә син шуннан бер яры кузгалсаң, өстеңә дөп итен тукмак төшәр дә башыңны ярыр. Борчаны өйгә җибәрәм, арыганчы сикерер дә туктар, энәне югалтмаска баш турыма бүрәнәгә кадап куйдым, мин үзем хәзер йокларга ятам, сез дә тыныч ятыгыз, - дигән.

Шулай карт утны сүндергән дә яткан. Менә ул йомылып кына татлы йокыга китеп бара икән, кинәт кенә аны борча тешләгән. Карт кинәт уянып китеп башын күтәрүе булган - шул турыда бүрәнәгә кадалган энә аның күзенә төртелмәсенме. Карт: Абау! - дип күзен тотып урыныннан атылып төшүгә, идәндә, ботак тишегендә яткан чикләвеккә баскан икән, тәпие авыртуына чыдый алмыйча, уф, дин, идәнгә егылган. Ул да түгел, киштәдәге тукмак тун итеп аның башына килгән дә төшкән, карт шунда ук, тынын да алалмыйча, башы ярылып үлгән, ди.

Бу тынгысыз яңа иптәшләр беренче кичне үк картның үлеменә сәбәп булгач, эт белән мәче хуҗаларын кызганып озак елаганнар. Елаган-елаганнар да, аннан бергәләшеп, ишек алдына тырнаклары белән җир казып, бу картны шунда алып чыгып күмгәннәр. Бу эш беткәч, хәзер картның калган малын бүлешергә тотынганнар. Аның бар калган малы шул үзе торган өй белән бер сынык икмәк булып чыккан. Ничек бүләргә? Мәче җылы ярата, - аның, азгынның, өйдән китәсе килми, эт комсыз, - аның икмәк сыныгын бирәсе килми. Мәче:

- Ярый алай булса, икмәк сыныгын син ал да, үзең, бар, тышта тор, мин өйдә калам, ашарыма шунда тычкан-фәлән булса да аулап торырмын, - дигән.

Эт, тамак колы, шуңа риза булган, ди. Бер сынык икмәкне алган да өйдән чыгып киткән. Шуның өчен мәче өйдә, эт тышта тора торган хайван булып калганнар, имеш.

 

НИ ӨЧЕН ЭТ БЕЛӘН ПЕСИ БЕР-БЕРСЕНӘ ДОШМАН БУЛГАННАР

Элекке заманда бер этне хуҗасы бик начар карый башлаган: эт, бичара, бик ябыгып, арыкланып, эченнән үтә кылыч күренерлек булып калган, ди. Менә бервакыт шул авылның старостасы күргән дә бик кызганган, аны үз янына чакырып алып әйткән, ди:

- Син төннәр йокламыйча хуҗаның йортын саклыйсың, көндез аның терлекләрен көтәсең, быелгы ачлыкта улап-улап яңгыр чакырып китердең. Бар, әйт хуҗаңа, сине карамыйча болай ач йөртмәсен; инде ул ашлыгым уңмаган дисә, менә мин синең кулыңа шушы кәгазьне бирәм, яңа ашлык өлгергәч тә сине ул яхшылап ашатып симертсен, анда да начар ашатса, аңа шушы фәрманны күрсәтерсең!- дип, староста аңа печать суккан кәгазь тоттырып җибәргән, ди. Эт шул кәгазьне алып киткән, авызында тотып та караган, кулында тотып та караган, кая куярга да белмәгән.

- Авызымда йөртсәм чылана, өрсәм авызымнан төшә, кулымда йөртсәм ертыла, тукта, мин моны мәчегә биреп саклатыйм, - дигән дә аны чакырып чыгарган. Чыгарган да кәгазен күрсәтеп әйткән, ди:

- Мәче дус, менә бу миңа югарыдан төшкән зур кәгазь, минем аны саклар урыным юк, син өйдә торасың, шуңа күрә мин аны сиңа әманәт итеп куеп торам, көз хуҗабыз әвен суккач, мин аны үзем синнән сорап алырмын, син яхшы сакла, - дигән.

Мәче шома гына ярый дип кәгазьне алган да өйгә кереп киткән. Ләкин мәчедә эт кайгысы бармыни? Шул төнне салкын булгач, ул җылынырга дип мичкә кереп яткан икән, этнең боерыгын шунда онытып та калдырган. Иртән торуга мич яксалар, этнең кәгазе дә шунда янып көл булган, ди.

Менә җәй үткән. Яңгырлар явып, игеннәр төзәлеп уңып киткән. Өйдә икмәк тә аш-су пешеп тора, ди. Адәмнәр дә тук, мәче дә тук. Тик хуҗасы бу карт этне һаман да карамый, ул һаман да ач кала икән. Ник дисәң, аның хуҗасыннан икмәк дәгъва итәргә кулында кәгазе юк. Хыянәтче мәчедән сора-сорама, хәзер юньләп җавап та бирми, тыр-мыр итә дә үтә дә китә.

Шуннан бирле хәзер эт, мәчене күрсә, бердән аңа ташланып:

- Ыр-р, ыр-р!.. Безне ач калдыручылар! - ди икән.

Мәче:

- Пырых, пырых!.. Без бит тук!.. - дип, йоннарын торгызып өйгә табан чаба бирә, ди.

Һәм шуннан бирле араларында дуслык та беткән, әле дә булса гомер буе ырлы-мырлы, этле-мәчеле булып яшәргә калганнар, ди.

 

НИ ӨЧЕМ  ПЕСИ  БЕЛӘН  КҮСЕ БЕР-БЕРСЕНӘ КАН ДОШМАН БУЛГАННАР

Борын-борын заманда песи белән күсе бик дус булганнар, ди. Бергә гомер сөргәннәр, ни ашасалар да, ни эчсәләр дә уртак, хәтта кәнфит тапсалар да уртага бүлешеп, бергә ашыйлар икән. Амбар астында аларның җыйган саклык азыклары, бер зур чүлмәк тулы майлары тора икән. Шулай аш-сулары бергә булса да, песи үзенең үтә комсызлыгыннан һаман баздагы майга күз сала, аның, әлеге оятсызның, урлап ашамаса, күңеле булмый, һаман шул үз майларын үзе урлап ашарга күзе кыҗрый икән.

Беркөнне ул түзмәгән, хәйләгә керешеп, күсегә әйткән:

- Күршедәге Дусымбикә бәбәйләгән, өч баласы бар икән, исем кушарга барып кайтам әле, - дип чыккан да шым гына амбар астына төшеп, уртак үз майлары белән сыйланып, кунак булып кайткан.

Кайткач, күсе аңардан:

- Нинди исем куштыгыз? - дип сораган икән, песи:

- «Өстен» исемле куштык, монысы әле беренче баласы гына, икенчеләренә тагын барам, - дигән.

Песинең «Өстен исеме куштык» дигәне - майның өстен генә ашап кайттым дигәне икән, күсе аны белмәгән.

Икенче кат песи яңадан барып майның уртасын ашап кайткач, күсе тагып сораган:

- Монысын ни исемле куштыгыз? - дигән.

Песи:

- «Уртасын», - дип җавап биргән. Өченче кат песи яңадан барып калганын ашап кайткан да мыегын сыпырып, ялманып утыра икән, күсе песидән тагын сораган:

- Нинди исем куштыгыз? - дигән. Песи, күзен дә йоммыйча:

- «Калдыгын», - дип җавап биргән. Ярый, бер заман күсе амбарга төшеп караса, ни күзе белән күрсен - майдан коры чүлмәк кенә калган. Кем ашаган? Иснәп караса, билгеле инде, күсенең борыны сизмимени? Әллә каян ук үзенең дусы песи исе аңкып тора.

Шунда күсе песинең моңарчы нинди «исем кушып» йөрүләрен, майның «өстен» дә, «уртасын» да, «калдыгын» да берүзе тыгынганын белгән. Кайткан да песине бик яман сүгә башлаган. Менә бер заман китә песи белән күсе арасында ызгыш та сугыш! Кая анда бергә тору? Күсе бер дә харап, тота да песинең күзен тырнан чыгарам дип аның битенә сикерә. Үлеш тә кырылыш! Ахырында песи шкаф башына менеп, эшне шуннан торып өзәргә булып:

- Әһә, мин әле сиңа идән өстеннән урын биргән ярамаган, син әле яхшылыкны шулай кайтарасыңмыни? Син әле миңа - абзыеңа кул яга башладыңмы? Әгәр дә мин сине моннан соң якты дөньяда йөртсәм, атым песи булмасын, хәзер буып салам мин сине! - дип, лап итеп өстенә сикереп төшкән икән, күсе кинәт, җир упкан кебек, идән астына төшкән дә киткән.

Шуннан бирле песи белән күсенең дуслыгы беткән. Әле дә булса бер-берсенә җан дошманы да кан дошманы булып яшиләр, ди.

 

ДУҢГЫЗ ТИРЕСЕ НИК КЫЗЫЛ БУЛГАН

Бик борынгы бер заманда бөтен җәнлек-хайваннар, кошлар урманда үзләренә бер өй, бер гаилә булып яшәгәннәр, ди. Һәркөнне ауга яки эшкә киткәндә, араларыннан берсен кизү итеп калдыралар да, алар кайтуга шул кизү аш пешереп тора, аннары, бары да кайткач, бергәләп утырып ашыйлар икән.

Беркөнне кизү торырга дуңгызга чыккан. Ул үзе бик иркә дә бик иренчәк, өстәвенә бик үпкәчән дә бик иренчәк икән. Анысы җитмәсә, үзе тагын бик симез дә булган. Ничек симез булмасын? Ул бит башкалар китергәнне ашап ятарга гына ярата, тик үзе генә башкалар өчен кыл кыймылдатырга да иренә икән. Менә шул үзе кизү торган көнне дә ул, берүзе калгач, тегеләр кайтуга аш пешерү кая, чи бәрәңгене күбенгәнче ашаган-ашаган да, эчеп күтәрә алмыйча, үзе шунда яр башында мышнап ята биргән. Бер мәлне хайваннар кайтып килсә, бу ни эш? Утын да юк, ут та юк, аш та юк, чәй дә юк. Су шунда яр астында гына булса да, дуңгыз хәтта шуннан бер йотым су да менгезеп куймаган.

Билгеле, хайваннар, бу хәлне күргәч, бары да бик гаҗәпләнешкәннәр:

- Кайда ашың? Ник пешермәдең? - дип, бик ныклап аңардан сорый башлаганнар. Дуңгыз, иркәләнеп, яр башында чалкан аунап яткан килеш, урыныннан да тормыйча, эшне уенга сылтап, җырлый-җырлый микылдап болай дип әйтә икән:

Карга килер - казан асар,

Торна килер - тоз салыр,

Бүдәнә килер - бүлеп бирер,

Миңа бирер, аңа бирмәс,

Моңа бирмәс, сезгә бирмәс, -

дип, аларга бармак белән төртеп күрсәтә икән. Ул шулай итеп эшне уенга бормакчы булган. Хайваннар аның бу сөмсезлегенә бик каты ачуланганнар:

- Ә, син шулаймыни? Бар, алайса, без кулларыбыз белән тотып, авызыбыз белән ашаганда, син борының белән балчык аша! - дип, аны ярдан төртеп очырганнар. Очырганнар да, тиз-тиз ут ягып, үзләренә ботка пешерергә керешкәннәр.

Дуңгыз, яр астына барып төшкәч, аларга бик каты үпкәләргә керешкән:

- Мине бары да кага, мине бары да куа, үзләре пешереп ашыйлар, мине ашатмыйлар, минем башым авырта, мин ни ашармын? - дип, кызыл балчыкка ятып ауный-ауный, бик озак шыңшып елаган, ди. Тегеләр инде ботканы пешереп, ашый да башлаганнар. Дуңгыз һаман яткан җирендә елый да елый, үзен тегеләр күреп кызгансын дип, иркәлегеннән, күз яшьләрен бертуктамый агыза да агыза, шулай агыза торгач, астындагы балчыкны бөтенләй чылатып, изеп бетергән, ди. Изгән дә, ди, аңа күз салучы беркем дә булмагач, әле җитмәде күрәсең дип, шул үзе изгән үзле кызыл балчыкка корсагыннан кергән дә тагын шунда ауный-ауный елаган, ди.

Тик һаман да берәү до аңа карамаган, берәү дә аңа ашарга бирмәгән. Шуны күргәч, менә бер заман дуңгыз елавыннан туктаган, ачыгуы җитеп, кинәт кенә урыныннан сикереп торган да, борыны белән балчык актарып, үзенә ашарга тамыр эзләргә тотынган.

Менә шул үпкәчәнлегеннән балчыкка аунап елавының истәлеге буларак аның тиресе дә алсу-кызыл булып калган, имеш. Ышанмасаң, йонын тының белән өр дә тиресен төптән ачып кара. Җитмәсә, үзе һаман шыңшып, мырык-мырык килеп, әле булса елап йөри диләр.

 

КЫСЛА НИГӘ АРТКА ТАБА ЙӨРИ

Борын-борыннарда бер кешенең бик кире беткән, үзсүзле хатыны булган, ди. Хатыны бер дә сүзен бирми, гел корыга сүз көрәштерә, шуннан тавыш куба икән. Бер мәлне бу кеше хатыны белән су буеннан узып баралар һәм печән чабылган болынлыкка  килеп  чыкканнар. МОНЫ күргәч хатыны иренә:

Карале, бу печәнне кайчы белән кырыкканнар икән, -дигән. Ире аңа:

- Юк, аны кырыкмаганнар, чапканнар, -дигән.

Шуннан алар менә сүз көрәштерә башлаганнар. Хатыны «кырыккан», ди, ире «чапкан», ди икән. Ире шуннан, үләнне аны чалгы белән кыркып булмый, чабып кына була дип, күпме аңлатырга тырышса да, кая! Үҗәт хатыны сүзен бирми: кырыкканмы - кырыккан! Иренең бик нык ачуы килгән дә:

- Яңадан бер «кырыккан» дисәң, аны бел: тотам да үзеңне шул суга төртеп төшерәм! -дигән.

Хатыны туктамаган, тагы:

- Кырыккан! - дигән икән, ире куркытыр өчен чынлап та аны суга төрткән дә төшергән.

Ире:

- Чапкан дип әйт, чыгарам! - дигән. Үзсүзле хатын муен тиңентен суда булса да, үзе һаман «кырыккан» дип кычкыра икән. Иренең ачуы килеп, аны суның тирәнрәк җиренә этәреп җибәргән. Хатын күмелсә күмелгән, анда да су өстенә кулын чыгарып, куш бармагын күрсәтеп, кайчы белән кырыккан шикелле итеп кистереп тора икән.

Бу аның һаман да «кырыккан» дип әйтүе икән.

Имештер, шуннан бу хатын чынлап та суга батып, анда да кире китеп кыслага әйләнгән. Кысла шуңа күрә кирегә таба да йөри, имеш.

Бер дә юкка сүз көрәштерә торган кешегә ахырында җавап итеп куш бармакны күтәрәләр дә:

- Кырыккан! - дип, кайчылап күрсәтәләр. Шул ук вакыт бу инде: сип кысла кебек кире беткән икәнсең дигән сүз дә була.

 

НИЧЕК ИТЕП «ИРТӘГӘ ӨЧЕН  ИШӘК ТӘ КАЙГЫРГАН»

Беркөнне ишәк абзарда бик боек кына башын аска салып тора икән. Шунда булган атлар, сыерлар, кәҗәләр, аны бу хәтле тирән уйда күргәч, хәлен сораша башлаганнар:

- Ишәк агай, сиңа ни булды? Ник болай боектың? Әллә бер-бер кайгың бармы? - дигәннәр.

Ишәк:

- Кайгым бар шул, - ди.

- Нәрсә дип кайгырасың? - дигәч, ишәк онта:

- Иртәгә ни ашармын дип кайгырам, ди.

Ишәкне гадәт буенча ахмакка санарга өйрәнеп беткән хайваннар аның бу сүзеннән ду килеп килешергә тотынганнар. Шулхәтле көлгәннәр, ат буыла да пошкыра, кәҗә егыла да төчкерә икән. Сон, көлмәслекмени? Имеш, ишәк хәтле ишәк сакал урынына үзенең чабата хәтле колакларын селкетеп: «Иртәгә өчен кайгырам», - дип торсын имеш! Моны ишеткәч, хәтта сыер булып сыер да түзмәгән, ул да порыш итеп көлеп җибәргән, ди. Көлгән-көлгән дә әйткән:

- Алдыңда саламың бар ич, ашый бир, иртәгә өчен нигә бүген кайгырып торырга? - дигән.

Ишәк аңа каршы әйткән, ди:

- Әй иптәшләр, иптәшләр, - ди икән, - ярый ла сезнең һәммәгезне дә ашаталар, эчертәләр. Кайсыгызның ите өчен, кайсыгызның көче өчен, кайсыгызның йоны, кайсыгызның сөте өчен. Шуңа күрә сезгә иртәгәне кайгыртасы да юк, һәр көнне торуыгызга көрпә дә печән. Миңа бит менә бу салам сые да бик сирәк эләгә, ярый ла иртәгә дә шуны бирсәләр? Бирмәсәләр, мин ни ашармын? - дигән.

Шулай итеп, сыерлар көлсәләр көлә бирсеннәр, әмма ләкин иртәгәге көн өчен ишәк булып ишәк тә исәпкә кала икән. Шуңа күрә дә «Иртәгә өчен ишәк кайгырган», - дип үзләренең киләчәкләрен алдап кайгырта белмәүче бер төрле гамьсез сыер кебек кешеләр ул мәкальне төзәтеп әйтсеннәр: аның дөресе - ишәк тә кайгырган икән...

 

ДӨЯ НИЧЕК ҮЗ БУЕНА ЫШАНЫП ӨЛЕШТӘН КОРЫ КАЛГАН

Картлар арасында еллар турында сүз киткәндә:

- Быел нәрсә елы әле? Куй елымы, сыермы?- дип сөйләшкәнне, шуңа карап быел һаваларның ничек киләчәген дә алдан сынап куйганны ишеткәнегез бардыр инде, билгеле.

Елларны унике төрле җәнлек-җанвар, кош-корт исемнәре белән атап йөртү ул бик борынгы заманнардан калган. Менә ул исемнәр: Тычкан, Сыер, Барс, Куян, Ләү (Кәлтә), Елан, Елкы, Куй, Минин яки Мачин (бертөрле маймыл сыман җанвар), Тавык, Эт, Дуңгыз.

Бу унике ел түгәрәгендә ни өчен тычкан кебек кечкенә бер җәнлеккә беренче баш урын бирелеп тә, дөя хәтле зур дөягә ел исеме бирелмәгән?

Аның хикәясен болай дип сөйлиләр:

Имештер, борын заманда кешеләр үзләренең ел хи-сапларын шулай төрле җан-җанварлар исеме белән атап барырга булгач, бу хәбәр тизлек белән терлек-җәнлекләргә барып җиткән. Җиткән дә алар арасында зур шау-шу купкан, ди. Югарыда исеме саналган унике җәнлек-җанвар бер җиргә җыелып даулаша башлаганнар. Ул чагында әле дөя дә алар арасында булган, ди. Алар бары да кешеләрнең ел хисабында беренче урынны алып, ага булырга дип талашалар икән, ди. Елкы әйтә икән:

- Мин кешене өстемә атландырып, ерагын якын итәм, кеше мине, ат булгач, эшкә дә җигә, менеп тә чаба. Кешегә миннән дә файдалы терлек юк, ел агасы мин булам, - ди икән.

Дөя әйтә икән, ди:

- Син кешенең йомышын үтәсәң, печән белән солы сын ашыйсың, тамагың өчен кол булдың. Менә мине әйтсәң, син күтәрә алмаслык авыр йөкләр күтәреп, ничә айлык ерак юлларга чыгам; ачыктым дип печән-солы сорап тормыйм, әремме, кара курамы -ни туры килсә шуны ашыйм, су табылса - эчеп, табылмаса - эчми чыдап, шулай юлымда йөрим; инде кешегә минем шулхәтле файдам тигәч, буйга да сезнең барыгыздай да озын булгач, ел агасы мин булмыйча, кем булсын? - ди икән.

Юаш сыерның да әйтер сүзе бар икән, әйткән: - Кеше минем сөтемне савып ала, ул сөттән эремчек-каймак, әйрән-катык, корт-май ясый, бу хәтле файдам тиеп торгач, ел агасы булу миңа лаек, - дигән. Ул шулай дигәч, куй да сикереп торган.

- Менә минем тиремнән тун тегәләр, йонымнан киез басалар, күнемнән итек тегәләр, итемне ашыйлар, мөгеземнән пычак сабы ясыйлар, хәтта эчәгемнән дә думбырага кыл тартып уйныйлар, кешегә миннән дә файдалы терлек юк, ел агасы булу миңа тиеш, - дигән куй.

Эт бер дә тегеләргә сөйләргә бирми:

- Мин булмасам сезне кем саклый? Я бүре, я угры тотып алып китә дә барыгызны да суеп ашап бетерә. Сезне төн йокламыйча карап саклап торучы мин булмыйча, кем соң? Минем аркада гына исән-сау торасыз.  Ел агасы мин булырга тиеш, һау-һау! - ди икән.

Тавык әйтә икән:

- Сез ни сөйлисез! Әгәр дә әтәч-тавык булмаса, кешеләр иртәнге эшләренә бара алмыйча йоклап калырлар иде, без аларга: "Тизрәк тор! Тизрәк тор! Эшеңә кит булма хур!» - дип кычкырып, хәбәр биреп торабыз, үзләрен йомырка белән сыйлыйбыз, - дигән.

Шулай бары да үзенең кешегә файдасын әйтеп шау килгәндә, тычкан ни дияргә дә белмичә аңгыраеп тора икән, ди. Шуннан ул бер наянлык уйлап:

- Болай талаштан берни дә чыкмас, без елның килгәнен карап-күзәтеп торыйк, кайсыбыз алдап күрсә, шул ел башы булыр! - дип чыйкылдый, үзе астан гына дөягә күз кыса, ди. Дөя, гомере озын булгыры, тычканның хәйләсен сизмичә, үзенең буе озын булгач, елның килгәнен алдан күрермен дип уйлап:

- Әйе шул, тычкан кечкенә булса да дөрес әйтә, кем элек күрсә, шул ел башы булыр, - дип, аның сүзен куәтли, ди.

Шул сүзгә бары да күнеп, бары да елның килгәнен күзәтеп карап торалар икән. Тычкан, явыз, шул арада анда йөгергән, монда йөгергән, аннан кинәт дөянең өстенә атылып менеп, аркасындагы өркәченең башына ук менеп утырмасынмы?

Тычкан, шул югары урыннан торып, елның килгәнен барыннан да элек күреп алган да, калганнарына хәбәр биргән, ди. Шуның белән үзе дә елның башы булып калган. Башка хайваннар дөягә:

- Син тычканны үз аркаңа йөкләгән булгач, икегез дә бер исәптә, - дип, аны бөтенләй исемлектән сызганнар да, ул хәтта шушы хәтле зур буе, озын муены белән унике җанвар исәбенә керә алмыйча калган.

«Дөя буена ышанып коры калган» дигән сүз дә шуннан калган, имеш.

 

БЕР КАРТ НИЧЕК САЗ ҖИРДӘ ТАПТАНЫП КЕСӘЛ ТАПКАН

Әүвәл заманда бер карт белән карчык торганнар. Болар бик фәкыйрь булганнар. Ни өчен дисәң, карт бик юньсез булган. Эшнең рәтен бер дә белмәгән, ди.

Бервакыт карчык картына әйтә икән:

- И карт, син бер эш тә эшләмисең, өйдә генә ашап ятасың, утынга барыр идең, - дигән.

Карт:

- Барыр идем дә, ат юк бит, - дигән. Карчык:

- Барсаң мин табармын, - дигән. Карт әйткән:

- Бер ат белән генә нишлисең. Камыт та, дуга да, арба да юк ич.

Карчык:

- Мин аларның барын да күршеләрдән табып бирермен, - дигән.

Шулай итеп барын да табып биргән дә, карт утынга ниткән. Бара икән, бара икән, караса, күрә: җирдә бер нәрсә ялтырап ята. Карт куанып:

- Менә карчыгыма энә таптым, алып кайтыйм әле, - дип арбага салган да кайтып киткән. Карчыгына кергән дә:

- Сиңа энә таптым, бар, әнә арбадан чыгып ал, - дигән.

Билгеле инде, юлда калтырап йөргән арбада энә ятсынмы? Карчыгы әйткән:

- Әй җүләр, җүләр, энәне арбага салалармыни? Аны изүгә кадап алып кайталар, - дигән.

Карт:

- Ярар, шулай итәрмен, - дип, тагын үз юлына киткән. Бара торгач юлда бер балта табып алган бу. Балтаны изүенә кадыйм дип бишмәт түшен ертып бетергән.

Кайткан да карчыгына әйткән:

- Менә сиңа балта таптым, - дигән.

Карчык әйткән:

- Әй җүләр, җүләр, балтаны аны билгә кыстырып бәйлиләр, изүгә кадамыйлар, - дигән.

Карт:

- Ярар, икенчели шулай итәрмен, - дигән дә тагын юлына чыгып киткән. Бара торгач күрә, юлда бер эт көчеге китеп бара. Бу аны тотып биленә кыстырып бәйләгән дә тагын карчыгына алып кайткан. Әйткән:

- Менә сиңа эт баласы алып кайттым, туйдыр, - дигән.

Карчык әйткән:

- Әй җүләр, җүләр, көчекне шулай билгә кыстырып бәйлиләр димени? Кес-кес, маһ-маһ дип чакырып, ияртеп алып кайталар аны, - дигән.

Карт:

- Ярар, шулай итәрмен, - дип тагы киткән. Яр буеннан китеп барса, күрә - күлдә күп кенә үрдәкләр йөзеп йөри. Бу аларны:

- Кес-кес, маһ-маһ! - дип чакыра башлаган. Нихәтле генә чакырса да үрдәкләр килмәгәч, бик ачуы килеп, карчыгы янына кайткан да әйткән:

- Синең сүзеңне әйтеп, үрдәкләрне кес-кес дип чакырдым, килмәделәр, - дигән.

Карчыгы:

- Үрдәкне кес-кес дип чакырмыйлар, синең кебек ирләр агачтан таяк сындырып алалар да шуның белән селтәп куалар аны, - дигән.

Карт күл буена барган да,  таяк  сындырып алып, үрдәкләргә кизәним дигән икән, таягы ычкынып, шунда печән чапкан агайларның берсенә килеп тигән. Агайлар картны тотканнар да бик каты кыйнаганнар. Карт карчыгына кайткан да:

- И карчык, синең сүзең белән йөреп, мине шулай-шулай тотып бик каты кыйнадылар, - дигән.

Карчыгы, аптырап:

- И карт, мин бит печәнчеләргә таяк белән кизәнергә дә бәрергә кушмадым, үрдәкләргә генә кизәнергә куштым, - дигән.

Менә бу карт янә бер юлга чыгып китә. Бу юлы җәяү бара бу. Авыл башына чыкса, күрә: шаулатып туй арбалары килә. Карт юл кырыена баскан да:

- Туегыз котлы булсын! - дип кычкырган. Тегеләр:

- Уртасында бул!-дигәннәр.

Шулай дигәч, бу: тыр-р! - дип тегеләрнең атын туктаткан да кияү белән кызның уртасына менгән дә утырган. Тегеләр гаҗәпләнгәч, бу:

- Үзегез, уртасында бул, дидегез ич, - дигән.

Шуннан, бу картның җүләр  сыман икәнен  күргәч, кызык итеп, моны мәҗлескә алып кереп утыртканнар, аңа төрле туй ашлары, бәлешләр, сумсалар, кесәлләр ашатканнар. Барыннан да бигрәк аңа кесәл ошаган. Бу шундагы бер хатыннан:

- Бу нәрсәнең исеме ничек? -дип сорагач, теге аңа:

- Кесәл, - дип җавап биргән. Бу карт:

- Кесәл! - дип урыныннан сикереп торган да өенә таба йөгергән. Ул кайткач карчыгыннан да кесәл пешертү өчен шулай ашыгып чаба, үзе һаман, исемен онытмас өчен, «кесәл, кесәл» дип кабатлап әйтеп бара икән. Ул арада бер пычрак җир аркылы сикереп чыгыйм дип сикергән генә икән, «кесәл» дигән сүзне оныткан да куйган.

Карт, аптырап:

- Кая булды соң ул, ә? Әле генә шунда иде бит, шушында гына югалттым бит ә, - дип, бертуктамый шул пычракта таптана да таптана икән. Ул арада кешеләр дә килеп җиткәннәр.

- Ни эзлисең, бабай, ниең төште, ни югалттың?- дип сораганнар. Бу әйткән:

- Кирәгегез юкмы? Шунда гына иде, югалттым бит! Менә нәкъ шушында гына! - ди, үзе һаман таптана икән

Бу агайлар әйткән:

- Көрәк юк. Булса да бу пычракта ничек әйбер тапмак кирәк? Кара ничек бу төшне кесәл шикелле таптап, изеп бетергәнсең, - дигәннәр.

Шуны гына ишеткән икән, карт бердән авызын ерып кычкырып җибәргән:

- Таптым, таптым, аһа-һай! Кесәл шул, әйтәм бит, миңа шул гына кирәк, кесәл! - дигән дә һаман шуны кабатлый-кабатлый үзе тизрәк авылга - карчыгыннан кесәл пешертергә йөгергән, ди.

Тәмле булсын кесәле!

 

ДИҢГЕЗ СУЫ  НИК ТОЗЛЫ БУЛГАН

Элекке заманда бер авылдан бер кеше солдатка киткән. Ул анда, шул заманның гадәте буенча, егерме биш ел патша хезмәтендә йөргән, ди. Ул үзе сугышка бик оста булган, кулы сынса аягы белән, аягы сынса таягы белән сугыша икән, ди. Шулай сугыша торгач, үзенең бер аягын да югалткан, алай да акылын югалтмаган - үзенә бирелгән чәйлек акчаларны түкми-чәчми җыя бара икән. Ничек итсә иткән, менә бер заман бу солдат үзенең хезмәтен тутырып, биш йөз тәңкә акча белән, биштәрләгән букча белән авылына кайтып килгән. Ул заманда бу акча зур акча санала икән. Солдатның шулхәтле баеп кайтуын күргәч, туганнарының исләре киткән. Кайсы аңа кибет ачарга, кайсы иген чәчәргә дип киңәш бирсәләр дә, дөнья күргән мыеклы карт солдат аларның берсенә дә күнмәгән, ди. Ул һаман бер генә сүзне әйтә:

- Малны мал итәм, башымны алып читкә китәм, - ди икән.

Туганнары:

- Илдән китсәң, тагын олагасың, акчаң бетсә, бөтенләй дә югаласың, - дип куркыталар икән.

Солдат аларга:

- Акчамны әрәм дә итмәм, шәрәм дә итмәм, күз күрмәгән, колак ишетмәгән берәр нәрсә сатып алып кайтырга тырышырмын! - дип вәгъдә биргән дә, тәвәккәлләп, билен буып юлга чыгып та киткән. Әй бара, ди, бу бер заман, биштәрләгән капчыгын асып, акчасын куенга кысып, чокырның эче белән, әче икмәкнең көче белән, сыңар аягы белән, култык таягы белән! Әй бара, көн бара, төн бара, алтыны кесәсендә, үзе һаман илдә юкны табып кайту исәбендә, ди. Шулай шәһәр саен төшеп, картус белән су эчеп йөри торгач, менә бер заман бу бер калада базарга килеп кергән. Керсә, күрә - бер җиргә кешеләр өелгән. Якын барса, күрә - ап-ак сакаллы бер карт шунда кечкенә бер тегермән сата, ди.

- Бу нинди тегермән? - дигәч, карт аңа:

- Бумы? Дөньяда синең кебек күпләр эзләп-эзләп тә табалмаган «әйлән-тегермән» дип әйткән нәрсә шушы булыр, улым, - дип әйтте, ди.

- Ул нинди «әйлән-тегермән»? - дигәч, карт аңа шулай дип сөйләп бирде, ди:

- Бу шундый «әйлән-тегермән», эчендә сихерле машинасы бар, телең белән ни кушсаң шуны тарта: сиңа он кирәкме, тоз кирәкме, аш кирәк дисәң - аш, таш кирәк дисәң - таш тарта, бәясе мең тәңкә, - дип әйтте, ди.

Солдат әйткән:

- Безгә, солдат кешегә, таш кирәкми, аш кирәк! Ярар, булмаса булган икән, пешереп бирсен миңа бер табак тозлы кәбестә шулпасы! - дигән дә әйләнәсендәге халыкка да бер мәһабәт карап, солдат агаң мыегын сыпырып җибәргән, ди.

- Ярар, - дигән сатучы карт, шүрлектән бер зур табак алып мөшкә астына китереп куйган да тегермәннең колагына нидер бер сүз пышылдап: «Әйлән-тегермән, тарт, пешер шуны!» - дип кушуы булган, шул уңайга тылсымлы тегермән зырылдап әйләнә до башлаган. Карасалар, шул араның эчендә мөшкә борыны астында менә сиңа бер табак аш! Солдат алдына кашыгы да куелган. Рәхим ит! Солдат кабып-кабып карый, чынлап та ул сораган кәбестә шулпасы, тозы да таман. Ашый да ашый бу. Халык бар да гаҗәпләнеп хәйран булып тора, тик мең тәңкәне тәвәккәлләп кесәдән чыгарып бирүче берәү дә юк икән.

Аңарчы безнең солдат та шулпаны бик тәмләп ашап бетереп, сатучы картка карап әйткән:

- Ни булса ул булыр, менә сиңа хезмәт итеп тапкан хәләл акчамнан чыкылдаган дүрт йөз сум, тегермәнне миңа сат, - дигән.

Шулай сатулаша, кул сугыша торгач, солдат биш йөзгә менгән, карт биш йөзгә төшкән дә, шуңа килешкәннәр. Билгеле инде, карт аңа тартканда ни дип әйтергә, туктатканда ни дияргә икәнлекләрен - бар хикмәтен дә төшендереп биргән. Шуннан, менә бер заман, син күр дә мин  күр,  безнең солдат тегермәнен  аркасына  күтәреп авылга кайтып та килгән.

Ярый, кайтып килгән бу, эскәтерне түргә җәйдертәм, тегермәнне бер башына китереп корып куйган да хатыныннан:

- Нәрсә ашыйсың килә? - дип сораган.

Хатынының яраткан ашы салма икән, шуңа күрә ул, уйлап та тормыйча:

- Салма, - дигән.

Солдат:

- Ярый алай булса, үземнең дә салма ашыйсым бик килгән иде, әйлән, тегермән, салма пеш, алга төш! - дигән. Шулай дип әйтүе булган, менә бер заман тегермән әйләнергә тотынган. Бер як мөшкәсеннән он төшеп, икенче ягына әйләнеп киткән дә аннан салма булып пешеп, табынга килеп тә утырган. Менә, малай, шуннан боларның эш киткән, ди, хутка: башта ашыйлар, ди, салма, артыннан майлы ботка. Солдатың әле бер якта торсын, аңардан да бигрәк тегермәнгә хатыны хуҗа булып алган, ди. Ул хатыны икән тәмле тамак, тарттырганы прәннек, ди, бер дә харап; пешергәне коймак та мимак, чакырганы табын-табын кунак, ди. Хатын тегермәнне бер генә минут та тик тотмый, әйләндерә генә. Хәер, солдатның үзенең дә утыз ике ташлы тегермәне бер дә кимен куймый, ди: ат казылыгы кирәкме, өчпочмакмы, бәлешме, әллә тагы тансыкка тары боткасымы - мыекны сыпыра биреп, алга килгән берсен җыфыра биреп утыра, ди. Алай да кайсы чагында берсе берне сорап, берсе икенчене сорап, тегермән бер уңга, бер сулга әйләнеп, солдатның мыегы чуалып, кәеф-хәтер югалып киткән чагы да булгалый икән.

Ярый, болар шулай торалар, ди, тегермәнне боралар, ди. Ул арада азмы үткән, күпме үткән, менә бер мәлне монда шундый хәл барлыгын бер алпавыт ишеткән. Ишеткән дә кыңгыраулы атлар, көймәле арбалар җиктереп, солдатның йортына килеп тә төшкән. Кергән, тегермәнне күргән бу, түшендәге акчасы өстенә кулы белән ике рәт суккан да солдатка: сат та сат, - дип бәйләнә башлаган. Алпавытның ни аның - нәрсә? Солдатка өч мең дә бирә, биш мең дә бирә. Солдат уйлап-уйлап торган да: нигә, ди, сатмаска? Тик он гына ясап калыйм, ди, запаска... Шулай дип, тегермәнне амбарга алып чыгып үзенә җитәрлек он, ярма тарттырып өйгән дә, мә, дип, аны биш мең алтынга тегеңә биргән дә. Бирүе булган, менә бер заман киткән, ди, алпавыт тегермәнне алын, көймәле арбасына салып. Кайтып җиткән, өенә кереп киткән, җәйдергән, ди, ашъяулык, тегермәнне китереп куйган да хатынына:

- Я, бикә, әйт хәзер, ни ашыйсың килә? -дигән.

Бикәсе әйткән:

- Тансыкка бик тәмле тары боткасы ашыйсым килә, - дигән.

Шуннан алпавыт тегермәнгә әйткән:

- Әйлән, тегермән, тарт тәмле ботка, китсен безнең эшләр хутка! -дигән. Шулай дип әйтүе булган, бер заман тегермән ботка тартырга тотынган. Әй тарта, ди, бер яктан тарысы төшә, аннан икенче якка әйләнеп китә дә ярма ботка булып пешә. Шулай пешеп тора, мөшкәдән төшеп тора, алпавыт белән бикәсе тәлинкә артыннан тәлинкә куеп өлгерә алмыйлар, ботка һаман килә дә килә икән. Менә коштабак китергәннәр, ул тулган, кыршаулы табак китергәннәр, ул да тулган.

Хатыны:

- Җитәр, әйләндермә, туктат! - дип, алпавытка кычкыра, алпавыт үзе дә тегермәнгә: тукта, тукта! - дип ыжгырып карый, тегермән туктамый, әллә туктатыр да иде, алпавыт тылсымлы сүзен белми, ул анысын солдаттан сорамаган, солдаты да тагып әллә белеп әйтмәгән әллә белми әйтмәгән... Алпавыт шулай солдатка үпкәләп ни эшләргә белми торганда, кыршаулы табак өстенә ләгән дә тулган, тубал да тулгап, мич арасындагы лакан да тулган, ди. Ботка ташып идәнгә ага башлаган, алпавыт өендә галәмәт бер чыр-чу купкан. Нишләргә? Тегермәнне бертөрле итеп тә туктатыр әмәл юк, тарта да тарта. Боткадан идәнгә тау өелә башлагач, бикәсе: «Харап булдык, боткага батып үләбез!» - дип, ишектән чыгып качкан. Ул арада алпавыт үзе ботка артында калып ерып-ерып чыга алмагач, каравыл кычкырып тәрәзәдән бәреп урамга егылып төшкән. Ботка өй тулып кайнап тәрәзәдән ага башлаган. Өйдә нихәтле кыйбатлы көзге, палас, нихәтле кадерле җиһаз бары да ботка астында калган. Ул арада алпавыт бикәсе гайрәтләнеп ире каршына килгән дә:

- Нәрсә карап торасың? Бөтен җиһазны харап иттең, эреттең! Тагы ни күрәбез? - дип, аның сакалына ябышкан.

Алпавыт нишләсен?! Тизрәк көймәле арбасын җибәртеп, солдатның үзен чакыртып китерткән. Солдат килеп тә төшкән, тегермәннең колагына бер генә сүз әйткән дә аны шып туктаткан. Туктата торган сүзне алпавытка да өйрәткән, тик хәзер инде алпавыт бикәсенең тегермәнне күрәсе дә килми: «Ничек итсәң ит, бездән генә алып кит!» - дип, солдатка бәйләнә башлаган.

Солдат нишләсен?! Тегермәнне алса да алып кайткан, алмаса да алып кайткан. Ник дисәң, кайткач та бәла: хатыны тегермәнне тагын үзенә әйләндертә башлаган. Әйләндертсен дә иде, әгәр дә ул ире белән бер үк төрле ашка риза булса! Хатыны тели җыен тузга язмаган төче әйбер, солдат тели җыен тозлы ачы әйбер, хатыны - миңа прәннек тә кактөш, ди, солдат - миңа тозлы кәбестә теш! - ди. Озак та үтми, бу тегермән аркасында болар арасында тавыш чыга башлаган. Өйнең яме, ашның тәме калмаган. Нишләргә?!

Шулай торалар икән, менә беркөнне солдат кайдадыр бер якта тоз юк икән дигән хәбәрне ишеткән. Ишеткән дә әйлән-тегермәнне алып шунда киткән. Анда хәтле аймы барган, көнме барган - менә бер заман барып җитеп, кала астына тегермәнне төшереп корган да:

- Әйлән, тегермән! Халык тозга тилмергән, - дип әйтүе булган, мөшкәдән тоз агып тешә дә башлаган. Халык бу хәлне күреп, күрмәгәне кешедән ишетеп, бар да тозга йөгергән. Анда халык бер дә харап, аягына йөргәне, арты белән шуганы - берсе дә калмаган; кайсы капчыгын тоткан, кайсы котырчыгын тоткан, миңа да миңа дип, бар да солдатка акчасын суза икән.

Солдат әйткән:

- Мин монда сезгә тоз сатып, тоз үлчәп торырга килмәдем, әнә, тоз бик кирәк булса, миңа бер йөк алтын бирегез дә тегермән үзегездә калсын, дигән. Тегеләр нишләсен, тоз сиңа-миңа гына түгел, бөтен илгә кирәк.

Моңа да күнгәннәр. Солдат бер йөк алтын алган да өенә кайтып киткән.

Ярый, кайткан бу. Солдатка ул хәтле алтын ни эшкә? Он, тоз өйдә, иләк-чиләк чөйдә, хәстәре җитәрлек. Алтынны чыга да бу малайларга өләшә, я тәти итеп чөеп уйный икән. Солдат монда шулай алтынны чөя тора, тегермәне тегендә һаман тозны тартып өя тора икән. Анда инде тоздан таулар ясалган, бер яктан каланы басып килә, ничек туктатырга сүзен белмиләр, ансын солдаттан сорап калырга башларына килмәгән, хәзер бик сорарлар иде, атын-юлын, адресын да белгән кеше юк икән. Шулай аптырашта торганда, менә беркөнне алар кайдадыр диңгез артында тоз юк, имеш, дигән бер хәбәр ишеткәннәр.

Ишеткәннәр до әйлән-тегермәнне анда китүче сәүдәгәрләргә биреп җибәргәннәр. Сәүдәгәрләр, билгеле инде, комсыз халык, тоз сатып айда алтын җыярбыз дип, тегермәнне тизрәк мөшкәсе белән арба артына каратып куеп бәйләгәннәр дә юлга чыгып та киткәннәр. Әйлән-тегермән һаман әйләнеп, юлга тоз коеп бара икән. Менә болар диңгезгә җитеп, корабка да кергәннәр. Әйлән-тегермәнне мөшкәсе белән су өстенә каратып кунганнар. Ул анда да диңгезгә һаман тоз тартып бара икән.

Шунсын да әйтергә кирәк, ул заманнарда диңгез суы тозлы булмаган, безнең Идел, Ык, Зәй, Үзән сулары кебек тәмгә бик тәмле, татка бик татлы булган икән, ди. Әйлән-тегермәннең тартып барган тозы шушы хәтле киң диңгезгә нәрсә ул? Билгеле, тамчы да тормый, тик тарта бирсен. Корабтагылар шулай дип әйтеп, бик матур гына сөйләшеп баралар икән, менә бер заман бик яман җил-давыл чыгып, диңгез купкан. Бүре булып улаган, аю булып үкергән до дулкын өстенә дулкын килеп, корабны уңга бер китереп бәргән, сулга икенче китереп бәргән икән, кораб урталай ярылып, тегермән диңгез төбенә төшкән дә киткән.

Сәүдәгәрләр үзләре анда котылгандырмы-юкмы, ансын белмим, әмма ләкин әйлән-тегермән шуннан бирле диңгез төбендә ята, ди. Ул азлап тартса да, еллар, заманнар үтеп, анда инде тоздан таулар ясаган, әле дә булса тарта, тарткан саен диңгездә тоз арта икән, ди.

 

ҖИЛ КАЯН ЧЫГА, НИ ӨЧЕН ТӨРЛЕЧӘ ИСӘ

Аны кем белә дисәң, безнең Гөлйөзем әби белә икән. Ул менә нәрсә дип әйтеп сөйли:

- Кайдадыр дөньяларның чигендә, Каф тавы дигән тылсымлы таулар артында, Җил иясе дигән бик карт, бик карт бер әби бар икән. Ул үзе сукыр икән. Җилне шул истерә икән. Ничек-ничек дисәң, аның дөнья зурлыгы бер мичкәсе бар, бөтен булган, буласы җилләрне шул мичкәдә ябып саклый икән, ди. Кайчан җил истерергә вакыт җитсә, шул әби мичкәнең бөкесен кирәк кадәр генә ача да, менә китә җил! Зур итеп ачса - давыл да буран!.. Кирәк кадәр истергәч, мичкәнең бөкесен яңадан тыгып куя. Аннан сиңа бөтен дөньяң тып-тын.

- Алай соң, ул әби үзе шулай бик карт та, сукыр да булгач, бөкесен югалтып куйса?..

- Юк, ул югалтуын югалтмый, - ди Гөлйөзем әби. - Ни өчен дисәң, бөкесен кулыннан бер дә ычкындырмый. Шулай да, син әйт тә мин әйт дигәндәй, күзе күрмәгәч, кайвакыт мичкәнең тишеген тиз генә табып, томалап өлгерә алмый, ди, шул. Менә шуннан китәме атналар буена гел бер яктан җил!

КӨЙ, ҖЫР, БИЮЛӘР НИЧЕК КИЛЕП ЧЫГА

Чынлап та, бу яңа көй дигән нәрсә каян килеп чыга? Кемнәр китереп чыгара? Ничек чыгара? Аннан тагы, ул көй, җыр-бию дигән нәрсәләр элекке заманнарда ничек барлыкка килгәннәр?

Моңа мисал итеп шундый бернәрсә сөйлиләр: имештер, борынгы бер заманда бер ир белән хатын гомер иткән. Болар ел буе эшлиләр дә эшлиләр, бер дә ял итә белмиләр икән, ди. Билгеле, дөнья дигәнең ул чагында күпләр өчен кайгы-сагыш йорты. Боларның да анда балалары үлгәнме, белмим, башкамы, ни дә булса булган, тик аларның бу кайгыларын түгәргә вакытлары гына калмаган. Ник дисәң, элек шулай эш күп, хезмәт авыр, тормыш та бик мәшәкатьле булган.

Шулай эшли торгач, менә бер заман чәчүләр дә беткән, җәй җиткән. Ул тугайларны әйтсәң, әфәләм төрле[4], алтын сырлы, хуш исле, төрле төсле чәчәкләр белән күмелеп калган. Әле печәнгә төшәргә иртә икән, бу кешеләрнең дә эшләре бетеп, бер-ике көнгә куллары бушап калган. Нишләргә? Шуннан иртә белән ире торган да хатынына әйткән, ди:

- Әйдә, хатын, бүген сахрага чыгыйк, җәйге чирәм өсләрендә без дә бер ирек ачып йөреп калыйк, елгаларга төшеп су керик, кыр ашлары пешереп ашыйк, чәчәккә ятып ауныйк, бүген анда ятыйк, анда йоклыйк, шулай без дә бер ял итен, күңел ачып, ябаганы коеп кайтыйк, - дигән.

Шуннан, үзегез уйлап карагыз, сахра тикле сахраларга чыгыйк дигәнгә нинди хатын иренә каршы килсен?

Болар тиз-тиз генә әзерләнеп, аш-сулар күтәреп, тугайга табан төшеп тә киткәннәр. Менә бик матур гына ташлы-комлы күл буена җитеп, бер тал куак төбен сайлап туктаганнар. Ире, билгеле, тиз генә чыбык-чабык җыйган, чакмасын чагып ут ягып җибәргән, хатыны аш куйган. Менә болар, ир әйткәнчә, хуш исле чәчәкләр арасында гына күмелеп утырып, аш та ашаганнар, чәй дә эчкәннәр, чинап су кергәннәр, чыгып комда да ятканнар, тик һаман да күңелләренең китек җире тулмаган, Тагын аш ашаганнар, тагын су кергәннәр, тагын чәчәккә ятын аунаганнар, аннан озак кына йоклап та караганнар, торып та караганнар. Юк, барыбер күңелләре ачылмагач ачылмаган. Ник дисәң, бу кешеләр уен-көлке, җыр-бию дигән нәрсәне, вакытлары булмагач, онытып та бетергәннәр. Кулларында музыка кораллары да булмаган. Шуңа күрәдерме, болар күңелләрен ничек итеп ачарга да белмиләр икән, ди.

Менә бервакыт кич тә булган. Эңгер-меңгер төшкән, күз бәйләнгән. Күз бәйләнгән, әмма, көндез йокыларын туйдыргангамыдыр, күзләренә йокы кермәгән. Боларның йокылары очкан, күзләре шырпы терәткән кебек ачык, ди, үзләре җирдә, күзләре күктә, тик яталар, ди; җидегән йолдызны да җиде санап арыдылар, ди, күзләренә алай да йокы чакырып карыйлар, болай да чакырып карыйлар, килмәгәч килми, ди. Җитмәсә тагы, төне дә шундый бик тын, бик тын икән. Менә боларның бер заман, ята торгач, күңелләре ачыласы җирдә эчләре поша башламасынмы? И поша, и поша, нигә пошканын гына белеп булмый икән.

Шулай ята торгач, менә бер заман күк чарлагының ян тәрәзәсе сызык кына ачылып, алсу бер якты төшкән дә шуннан сирень чәчәкләре кебек алсу-зәңгәрләнеп таң беленгән. Аннан соң күкнең чите сөткә манган гәрәбә кебек бер төскә кереп янарга тотынган. Ул шулай янып та өлгермәгән, менә якында гына талның бер ботагы талпынып киткән, анда чын көмеш тавышлар чыгарып сан-. яугач сайрап җибәргән. Шунда бу нр әйләнеп хатынына караса, аның йоклап киткәнен күргән. Тик моңа инде йокы кайда? Дөньяның бу хәтле матур икәнен ул беренче мәртәбә күргән, күргәч, түзмәгән, - уф, без дә торабыз икән дөньяда! - дип, бер тирән сулап урыныннан торган да күл буена төшеп киткән. Ул шунда яр буенда ахак янган кебек күл өстенә, пыялага манган кебек тын камышларга карап, диванадай хәйран булып, тик утыра икән.

Шулай утыра икән, менә бер заман шунда бик йомшак кына, бик нәфис кенә бер җил - тәүге таң җиле исеп киткән. Исеп тә киткән - шул уңайга күлдәге камышлар уянып, урыннарыннан селкенеп, чын пыяла шикелле чылтырап куйганнар, һәм кинәт кенә шунда, каяндыр, якыннан гына, су көмеш шикелле шылтырап, дөньяда булмаган гаҗәп яңа бер ят көй авазы ишетелеп киткән кебек булган. Бу аваз шулхәтле моңлы, шулхәтле саф икән, хәтта сандугач та, моны ишеткәч, үзенең сайравыннан туктап калган. Көй шулай аз гына яңгырап торган дл беткән. Бу кеше моңа бик әсәренгән, бик гаҗәпләнгән. Тыңлап-тыңлап торса, менә бераздан яңадан тагы баягыча бер җил исеп киткән, тагы шул матур көй кабатланган. Ул шундый якын, шундый йөрәк өзгеч моңлы булып ишетелә, әйтерсең лә аның үз йөрәгеннән чыга ла! Белмим, ул көй шулай күктән киләме, җирдәнме, аз гына яңгыраган да тагын тынган. Бу кеше аны яңадан бер генә булса да кабатланмасмы дип бөтен җаны-тәне белән бирелеп көтеп тора, шулхәтле тыңлый, хәтта йөрәге дөп-дөп сикергәне үзенә ишетелә, тик теге аваз гына ишетелми икән. Ул инде яңадан бер мәртәбә дә ишетә алмас кебек булып курка башлаган икән, менә бер заман Җил өченче кат исеп киткән, шул уңайга теге тавыш яңадан ишетелүе булган, бу кеше аның каяндыр күл камышлары арасыннан килгәнен белеп алган. Белгән дә якынрак килеп колак салып караса, шул камышлар арасында җилдән кипшереп тишелгән бер курай камышы да бар икән, таң җиле белән сызгырып шул уйный икән. Бу кеше тыңлап торып шул көйне отып алган, аннан курайны өзеп алып, тешенә тидереп өрә башлаган икән - шуннан дөньяга әлеге көй кеше моңы белән яңарып, кеше көе булып туган, ди.

Менә бер заман бу кеше шулай үзе ярга менеп утыр-ган, әй шушы көйгә курай уйный, ди, әй җырлый, ди, ул арада хатыны да уянып килеп җитә, көйгә ул да кушы-ла. Менә болар күңелләрендә булган бар моңнарын, ел-лар буе җыелган бар сагышларын шул көй белән түгәргә тотындылар, ди, үзләре җырлыйлар, үзләре елыйлар икән, ди. Шулап җырлаша торгач, менә бар көенечләре шул җыр белән ерылып, шул кон белән түгелеп бетеп, күңелләре бушап, сафланып калган, ди. Инде хәзер хатыны курайны алган да:

- Кая әле, мин дә өреп карыйм, - дип, өрә башлаган. Өргән икән - бик күңелле, куанычлы бер тавыш яңгырап киткән. Шулай өрә торгач, хатын үзенә бер күңелле, шатлыклы көй табып уйный башлаган, ире түзмәгән, шул күңелле көйгә тып иттереп бер басып куйган. Түзмәгән - тагын бер баскан. Шулай хатыны кураена баса торгач, үзенә шулхәтле күңелле булган, түзмәгән, башта бер аягын, аннан, кызып китеп, икенче аягын да басып, ике аяклап биеп тә киткән.

Менә шулай дөньяга көй дә, җыр да, музыка да, бию дә берсен-берсе тартып чыгара имеш, ди. Безнең әби-карчыклар әйтәләр:

Әй таң микән, таң микән,

Таңны белгән бар микән?

Таң вакытлары берләр вакыт -

Кадерен белгән бар микән?

Аннан тагы шулай дип тә әйтәләр:

- Хезмәттән бушап бер ял итәсе килгән кеше яки күңелендә берәр моңы-сагышы булган, эче пошкан кеше эченнән генә сызмасын, сызылып таңнар аткан чагында урында ятмасын, торып күл буйларына төшеп китсен.

Ник дисәң, таң җиле белән камышлар уянып беренче селкенгәндә, шунда көйгә сызгыра торган бер курай да була, ул кеше шуны эзләп тапсын, моңын-зарын шуңа кушсын, шулай көйләп-җырлап үз күңел моңын түксә, ул кеше һәркемгә тә тәэсир итәрлек бер яңа көй чыгара алган булыр, - ул инде чын халык композиторы булыр, диләр.

Көй - күңелнең моңы дип юкка гына әйтелмәгән шул.

 

НИ ӨЧЕН ТҮБӘ ҖИР КҮБРӘК

Ябалактан сораганнар:

- Тигез җир күпме, түбә җир күбрәкме? - Түбә җир күбрәк, - дигән.

- Ни өчен түбә күбрәк?

- Мин куйган җирдә койрыгым тимәсә, шул миңа бар да түбә, - дип җавап биргән, ди.

 

Ышанмагыз бу сүзгә,

Болар бар да имеш,

Имеш-мимеш булса да,

Төбендә бар җимеш.

 

Акыллыга сүз әйттем - Уйлады да белде,

Акылсызга сүз әйттем - Тыңлады да көлде.

 


[1] Чәберчек - кайбер якта «сиртмә койрык» диләр. Түше соры яки сары төстә, озын койрыклы, гел тибрәлеп йөри торган, кечкенә  бер  кош.  (Русчасы - трясогузка.)

[2] Гренадер

[3] Генерал

[4] Әфәләм  төрле - төрле төсле. Бик билгеле халык фразеологиясе. Әйтемнәр, табышмакларда еш очрый.

 

Фикерләр   

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Халык иҗаты Әкиятләр Әкиятләр: җәнлекләр каян килеп чыккан?