— шәп зат!
Иртәнге сәгать җиде. Авылга ялга кайткан шәһәр кунаклары әле яңа гына йокыдан торып килә. Ә бал кортлары инде күптән эшкә тотынганнар.
Умарта аера башлады. Бал кортлары "ерак сәяхәткә" китәр алдыннан умарта янына җыелалар.
Зур өер булып җыелгач, якын тирәдәге берәр куакка яки агачка барып сыргылалар.
Куакка сырылган вакытта патшабикә төрле якка күзәтчеләр җибәреп яңа оя корырга кулайлырак урын эзли. Күпмедер вакыт бал кортлары шушында булачаклар.
Бал кортлары качып киткәнче аларны махсус савытка җыярга кирәк. Бу кыен эш түгел - патшабикәне кертә алсаң, калганнары үзләре керәчәк.
Тик менә меңләгән корт арасыннан патшабикәсен ничек кенә табарсың?
Ниһаять, патшабикәсе керде бугай. Хәзер бал кортларының җыелып бетүен генә көтәсе калды.
Бал кортлары чага икән -
Агулары дәва микән?
Бал кортларын җыеп алгач, бераз хәл алып, аларны кичкә хәтле салкын урынга урнаштырырга кирәк. Умартачы урын әзерләсен, ә сез сабыр итегез.
Күләгәле утын сараенда тирән түгел итеп кенә чокыр казып, кояш баеганчы бал кортларын шушы "суыткычта" тоталар.
Магазинга урнаштырырга әзерләнеп куелган рамалар.
Бал кортларына эшне җиңеләйтер өчен рамаларга алдан ук балавыз куялар.
Шушы балавызга бал корталы оялар төзеп бал җыялар (балавыз куймасаң, бал кортларын балта шушындый яссыллык ясарга кирәк - бу күпкә озаграк вакыт алачак)
Җәй көннәрендә умарта өстенә бал җыяр өчен куела торган җайланма.
Бал кортларын бердәнбер куркыту чарасы. Гадәттә эченә мәшкә салалар.
Тавыш бирү: 0 / 0 тавыш
Тавыш бирү өчен теркәлү мәҗбүри
Username
Серсүз
Хәтерләргә