Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Әсгать Айдар – шагыйрь Download as iCal file
Шимбә, 06 Июнь 2020Караулар : 14056

Әсгать Айдар, тулы исем Әсгать Харис улы Айдаров – күренекле татар шагыйре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1944 елдан).

Ул 1906 елның 6 июнендә элекке Самара губернасының Иске Сорочино авылында мулла гаиләсендә туа. 1921 елга кадәр туган авылындагы мәктәптә укый. Ачлык елны әти-әниләре белән Урта Азиягә китеп, берничә ел балалар йортында тәрбияләнә һәм укуын дәвам иттерә. 1923 елда Уфа шәһәрендә совет-партия мәктәбен тәмамлагач, ике ел комсомолның кантон комитетында бүлек мөдире, аннары, яңадан Ташкентка күчеп, “Кызыл Үзбәкстан” газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1927 елда Казанга килә һәм 1929 елга кадәр башта Татарстан тамаша предприятиеләре Идарәсендә, аннары “Кызыл Татарстан” (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә эшли. 1929-1930 елларда Кызыл Армиянең чик буе гаскәрләрендә (кавалериядә) хезмәт итә, контузия ала. Армиядән кайткач, берникадәр вакыт Мәскәүдә татарча чыга торган “Коммунист” газетасында әдәби хезмәткәр, аннары, 1932 елдан башлап, Казанда Татарстан дәүләт нәшриятында редактор һәм Татарстан радиокомитетында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1938-1941 елларда Ә. Айдар Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсендә яши һәм эшли.

Ватан сугышы башлану белән, Әсгать Айдар үзе теләп фронтка китә, башта солдат-разведчик, аннары гвардияче старшина сыйфатында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, берничә тапкыр авыр яралана, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Дан орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыш елларында Ә.Айдар фронт газеталарына актив языша, совет сугышчыларының фронттагы батырлыклары турында күп санлы очеркларын бастыра. Армиядән соң ул [Казан]да яши һәм “Кызыл Татарстан” газетасы редакциясендә эшли.

Әсгать Айдарның әдәби мирасы күләм ягыннан артык зур түгел. Сугышка кадәр аның шигырьләре тупланган ике җыентыгы һәм Кызыл Армия, чик сакчылары тормышы, басмачыларга һәм ак бандаларга каршы сугыш вакыйгаларын сурәтләгән “Ак каенлыкта” (1929), “Ташбай” (1932), “Соңгы сулышта” (1935) исемле повестьлары басылып чыга. Болардан “Ташбай” повесте аеруча уңыш казанып, балалар арасында яратып укыла торган китапларның берсенә әйләнә. Сугыштан соңгы елларда әдипнең күләмле тагы ике проза әсәре – фашизмга каршы героик көрәш эпизодларын җанландырган “Солдат хикәясе” һәм романтик рухтагы “Таулар легендасы” исемле повесте дөнья күрә.

Әсгать Айдар 1959 елның 29 гыйнварында вафат була.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home