Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Аяз Гыйләҗев - язучы, Хәсән Әмирхан - мәгърифәтче, Зәйни Солтанов - артист, Барлас Камалов - язучы Download as iCal file
Җомга, 17 Гыйнвар 2020Караулар : 20316

Хәсән Әмирхан, дин эшлеклесе, мәгърифәтче, тарихчы, олуг фикер иясе (1814 елның 17 гыйнварында туа).

 

Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев (1928 елның 17 гыйнвары – 2002 елның 13 марты) – татар язучысы, драматург.

Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югар Баграж авылында уза. Авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, унынчы сыйныфны Сарман урта мәктәбендә укый.

1948 – 1950 елларда ул – Казан дәүләт университеты студенты. Аңа да шәхес культының газапларын татырга туры килә. 1950 елның мартыннан башлап 1955 елның августына кадәр Казахстанда тоткынлыкта була. Казанга кайткач, университетта укуын дәвам итә.

1957 елның мартыннан 1961 елның августына кадәр А.Гыйләҗев матбугат эшендә: "Чаян" һәм "Азат хатын" (хәзер "Сөембикә") журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, "Совет әдәбияты" ("Казан утлары") журналында проза бүлеге мөхәррире вазифаларын үти.

1961-1963 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан бирле Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Аяз Гыйләҗев 2002 елның 13 мартында вафат булды.

 

Аяз Гыйләҗевнең башлангыч иҗат тәҗрибәләре студентлык чорына карый. Ләкин аның актив иҗат эшчәнлеге 1956 елдан башлана дияргә була.

Беренче әсәрләрендә үк анык сиземләнгән язу манерасы – кырыс реализм, халыкчан образларга бай җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары, кайсы чор турында һәм нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын, эш-гамәлләрен анализлау – А.Гыйләҗев иҗат эшчәнлегенең төп асылын, идея-эстетик юнәлешен тәшкил иткән сыйфатлар.

"Өч аршин җир" (1962 ел), "Зәй энҗеләре" (1963 ел), "Урталыкта"(1969 ел), "Язгы кәрваннар"(1972 ел), "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят" (1973 ел), "Җомга көн кич белән" (1979 ел), "Әтәч менгән читәнгә" (1979 ел-1980 ел) әсәрләре белән Аяз Гыйләҗев үзен повестлар остасы итеп танытты.

Тематик яктан А.Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгегенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә. Аяз Гыйләҗев – ике дистәдән артык драма әсәре авторы да. Аларның күбесе республика театрлары репертуарына кертелгән.

Соңгы елларда А.Гыйләҗев роман жанрында иҗат итүгә күп көч куйды. Аның бер-бер артлы "Балта кем кулында" (роман), "Йәгез, бер дога!" (роман-хатирә) кебек зур күләмле әсәрләре дөнья күрде.

"Җомга көн кич белән" һәм "Әтәч менгән читәнгә" повестьлары өчен А.Гыйләҗев 1983 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.

Әдәбиятны һәм театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа 1978 елда Татарстанның, ә 1985 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә. Ул – М.Горький исемендәге премия лауреаты да.

Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен 1993 елда, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Аяз Гыйләҗевкә Татарстан Республикасының халык язучысы дигән мактаулы исем бирелде.

 

 

Зәйни Солтанов – Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, язучы.

Татар драматургиясендә – әдәби тәрҗемәләре, татар сәхнәсендә актерлык осталыгы белән танылган Зәйни Солтанов (Зәйнелгабидин Гобәйдулла улы Сөләйманов) 1892 елның 30 гыйнварында Әстерхан шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. Әстерханның «Акмәчет», соңыннан Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый. 1906 елда, мәдрәсәләргә ислях (реформа) таләп иткән шәкертләр хәрәкәтендә актив катнашып, «Мөхәммәдиямне ташлап чыга. 1907 елдан Әстерхан яшьләренең һәвәскәр театр труппаларында актер булып чыгышлар ясый башлый. 1909 елда шәһәрдә даими татар театр труппасы оешкач, 3. Солтанов аның җитәкчесе итеп билгеләнә һәм 1913 елның ахырына кадәр шунда эшли. 1914– 1915 елларда ул – «Сәйяр» труппасы артисты. 1916–1917 елларда солдат хезмәтендә була.

Бөек Октябрь революциясе көннәрендә Зәйни Солтанов яңадан «Сәйяр» труппасында уйный, М. Горькийның «Мещаннар» драмасы, А. Сухово-Кобылинның «Кречинскийның туе» комедиясе буенча куелган спектакльләрдә бащ рольләрне башкара. Гражданнар сугышы чорында исә Әстерханга кайтып, анда беренче татар совет театры труппасы оештыру эшендә якыннан катнаша, бу труппа белән бергә, аның җитәкчесе-режиссеры һәм уйнаучы актеры сыйфатында, Царицын, Самара кебек Идел буе шәһәрләрендә, Кызыл Армия частьләрендә гастрольләрдә йөри. 1920 елда Самара театр студиясендә актерлык сәнгате буенча лекцияләр укый.

1922 елдан Зәйни Солтанов яңадан Казанда. Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә актер булып уйнау белән бергә, ул Казанда театр техникумы оештыру өчен күп көч куя һәм берара аның директоры һәм укытучысы булып эшли.

1923–1925 елларда Әстерхан һәм Баку шәһәрләрендәге татар театрларын һәм һәвәскәр драма түгәрәге коллективларын оештыру-ныгыту буенча профессиональ ярдәм күрсәтеп кайтканнан соң, 3. Солтанов 1925 елның көзеннән алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли, ара-тирә режиссер һәм театрның художество җитәкчесе вазифаларын башкара.

Кырык елдан артык сәхнә зшчәнлеге дәверендә 3. Солтанов йөзләрчә образлар иҗат итә, актер буларак үзен халыкчан, реалистик сәнгать остасы итеп таныта. Театр сәнгате өлкәсендәге уңышлары өчен ул «Хезмәт Батыры» (1926), Татарстан АССРның халык (1939), РСФСРның атказанган артисты (1940) дигән мактаулы исемнәргә лаек була һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә (1940).

Зәйни Солтанов, оста актер, режиссер һәм тәҗрибәле педагог булудаң тыш, татар театры репертуарын яхшы сыйфатлы тәрҗемә әсәрләре беләң баетуга күп көч салган нечкә зәвыкле каләм иясе дә. 1918 елдан башлап ул даими рәвештә рус, совет һәм чит ил драматургиясенең иң яхшы үрнәкләрен татарчага тәрҗемә итә килә. Аларның гомуми саны ярты йөзгә якың. Шулар арасында А. Сухово-Кобылинның «Кречинскийның туе» (1918) Н. Гогольнең «Ревизор» (1927), М. Горькийның «Тормыш төбендә» (1932) һәм «Дошманнар» (1936), А. Толстойның «Императрицаның заговоры» (1926), А. Чеховның «Юбилей» (1934), «Аю» (1945), В. Вольфның «Профессор Мамлок» (1935), Ф. Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» (1931), У. Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» (1940), К. Треневның «Любовь Яровая» (1954 елда матбугатка чыккан), К. Симоновның «Рус кешеләре» (1942), Б. Ромашовның «Күренекле фамилия» (1945), Н. Виртаның «Бер илдә» (1949) пьесалары һәм башкалар бар.

3. Солтанов шулай ук театр сәнгате һәм аның күренекле вәкилләре турында язган күп санлы әдәби-публицистик мәкаләләр һәм истәлекләр авторы буларак та билгеле.

Зәйни Солтанов каты авырудан соң 1952 елның 5 маенда Казанда вафат була. Ул 1940 елдан бирле СССР Язучылар союзы әгъзасы иде.

 

Барлас Хәмит улы Камалов 1930 елның 17 гыйнварында Татарстанның Чистай шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Балалык һәм мәктәп еллары Буа районы авылларында уза. Буа шәһәренең М.Вахитов мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан педагогика институтында, аннан аспирантурада укый. Барлас Камалов үзенең иҗатын журналистикадан башлый. «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире, «Социалистик Татарстан» газетасында бүлек мөдире, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр, Татарстан радиосында иҗтимагый-сәяси тапшырулар редакциясендә баш мөхәррир булып эшли. Әдип Барлас Хәмит улы Камал – татар әдәбиятында иң актив язучыларның берсе иде. Ул иҗат иткән романнар, повестьлар, хикәя-очерклар аның утызга якын китапларына тупланган. Алар арасында «Сыналыр чак», «Күршеләр», «Йөрәк давыллары», «Өметең өзелмәсен», «Җир күчәре» китаплары укучылар тарафыннан аеруча җылы каршыланды. Барлас Камалов укучыларга публицист буларак та билгеле иде. 1990 елда язучының сайланма әсәрләре «Язмыш сәхифәләре» исеме белән аерым китап булып басылып чыкты.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home