Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Галиәсгар Камал - драматург, Мирсәй Әмир- язучы Download as iCal file
Дүшәмбе, 06 Гыйнвар 2020Караулар : 18523

Галиәсгар Камал, тулы исеме Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов (1879 елның 6 гыйнвары — 1933 елның 16 июне) — татар халкының бөек драматургы, язучысы, егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипләрнең берсе. 1926 елда Г.Камалга рәсми төстә «Татар халык драматургы-әдибе» исеме бирелә һәм ул – «татар драма әдәбиятының зур хезмәтчесе, атасы һәм татар артистларының якын ярдәмчесе» дип бәяләнә. Хәзер исә Казанда урнашкан Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.

Галиәсгар Камал 1879 елның 6 гыйнварында (искечә – 1878 елның 25 декабрендә) Казанда тире эшкәртүче хезмәткәр гаиләсендә туа. Сабый вакытын әнисенең туган авылы Түбән Масрада (хәзер Арча районына керә) бабалары тәрбиясендә уздыра. Алты яшькә җиткәч, шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары, Казанга кайтып, укуын иске тәртиптәге «Госмания» һәм «Халидия» мәдрәсәләрендә дәвам иттерә. 1893-1900 елларда шул заманның алдынгы мәдрәсәләреннән саналган «Мөхәммәдия»дә укый, бер ук вакытта өч класслы урысча мәктәптә башлангыч белем ала.

Галиәсгар Камал тормыш иптәше Бибигайшә ханым һәм улы Әнәс белән. 1911 ел

Мәдрәсәдә укыган елларында Г.Камал әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый: урыс театрында барган спектакльләргә яратып йөри, сәхнә өчен язылган китапларны мавыгып укый һәм үз чорының татар әдәбияты белән якыннан таныша. Ниһаять, аның үзендә дә иҗат дәрте уянып, 1898 елда ул үзенең «Бәхетсез егет» (беренче варианты) дигән тәүге драмасын яза. Күп тә үтми, икенчесе дә языла («Өч бәдбәхет»). Бу ике әсәр һәм шул чорда Г.Камал тарафыннан тәрҗемә ителгән «Кызганыч бала» драмасы (прогрессив төрек язучысы Намикъ Кәмал әсәре) 1900 елда Казанда аерым китаплар булып басылып чыга.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлагач, Галиәсгар Камал, халык арасында аң-белем таратуга булышлык итү максаты белән, 1901 елда «Мәгариф көтебханәсе» исемендә китап бастыру һәм сату ширкәте оештыра һәм 1905 елгы революция көннәренә кадәр бу ширкәтнең эшенә җитәкчелек итә.

1905 елның 29 октябрендә Казанда беренче татар газетасы «Казан мөхбире» чыга. Галиәсгар Камал бу газетада иң күп катнашучыларның берсе була. «Азат», «Азат халык» газеталарын, «Яшен» сатирик журналын чыгаруда да Галиәсгар Камалның өлеше зур.

1906 елның 5 маенда Казанда беренче рәсми ачык спектакль уйнала. Төрекчәдән Г. Камал тарафыннан ирекле рәвештә татарчага тәрҗемә ителгән «Кызганыч бала» драмасы һәм Габдрахман Кәрам тәрҗемәсендә «Гыйшык бәласе» комедиясе куела. Шул көннәрдән башлап Галиәсгар Камал үзенең төп игътибарын татар театрын үстерүгә бирә.

1929 елда ул «Хафизаләм иркәм» исемле комедиясен яза. «Күзсез мастерлар», «Өч тормыш» кебек пьесалары һәм күп кенә шигъри әсәрләре дөньяга чыга.

Галиәсгар Камал, инде әйтелгәнчә, оста тәрҗемәче дә. Николай Гоголь, Александр Островский, Максим Горький, Мольер һәм башкаларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Галиәсгар Камал 1933 елның 16 июнендә вафат була. Аның гәүдәсе Казанда Максим Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркындагы туганнар каберлегендә күмелгән.

 

Мирсәй Әмир (тулы исеме Мирсаяф Мәсәлим улы Әмиров) — татар язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.

Ул 1907 елның 6 гыйнварында Башкортстанның Мөләүез районы Җиргән авылында крестьян гаиләсендә туа, Яшьлк ятим калып, туганнан-туган абыйсы гаиләсендә, аннары балалар йортында һәм Эстәрлетамак шәһәрендәге җидееллык үрнәк-тәҗрибә мәктәбе интернатында тәрбияләнә. 1925 елда Яңа Карамалы волость башкарма комитеты хезмәткәре Һәм бер үк вакыт та авыл комсомол ячейкасы секретаре вазифаларын башкара. 1926 елда Калайдагы сәнгать техникумына укырга керә. Ике ел укыганнан соң «Кызыл яшьләр» галетасы һәм Авыл яшьләре журналы редакциясенә җаваплы секретарь булып күче. 1929–1931 елларда М. Әмир Кызыл Армия сафында хезмәт итә, аннан кайткач, берникадәр вакыт «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр, аннары 1934 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә редактор булып эшли. 1934 – 1936 елларда югары уку йортына керергә теләүчеләр өчен марксизм-ленинизм институты каршында оештырылган хәзерлек курсында укый. 1937 елда Мәскөүдә М. Горький исемендәге әдәбият институтында читтән торып укый башлый. Сугыш чорында М- Әмир Татарстан радио комитетында редактор булып эшли, 1943 ел башында ул, Төньяк-көнбатыш фронтка китә, өч ай чамасы «Ватан өчен» исемле татарча фронт газетасы редакциясендә эшли. Ул 1937, 1961 – 1962 елларда республика язучылар берлеге рәисе вазифасын башкарды.

Мирсәй Әмир 1980 елның 1 июнендә вафат булды.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home