Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Җәүдәт Фәйзи – композитор, Камил Якупов - опера җырчысы, Разил Вәлиев - язучы Download as iCal file
Шимбә, 04 Гыйнвар 2020Караулар : 19072

Җәүдәт Харис улы Фәйзи – күренекле татар композиторы.

Җәүдәт Фәйзи 1910 елның 4 гыйнварында Оренбург шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч музыкаль белемне шул ук шәһәрдә музыка мәктәбендә ала, кечкенә чакта олыларның халык җырларын җырлавын тыңларга ярата. 15 яшендә үзе дә «Яшьләр» дигән драма яза.

1925 елда Җ. Фәйзиләрнең гаиләләре Казанга күчеп килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Җ. Фәйзи Түбән Новгород якларындагы Ишә авылында укытучы булып эшли. 1929–1933 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында укый. 1934 елда Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылгач, Фәйзи студиянең уку бүлеге мөдире итеп җибәрелә. Административ оештыру эшләре белән бергә, ул биредә Б. Шехтердан композиция классында дәресләр ала, шулай ук Г. Литинскийның консультацияләреннән файдалана. 1938 елда Җ. Фәйзи Казанга кайта. Биредә ул музыка һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашып, радиокомитетта музыка редакторы, Татар дәүләт академия театрында музыка бүлеге мөдире, Татарстан филармониясенең директоры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли.

«Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт) спектакльләренә язган көйләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, иҗатының офыкларын киңәйтә.

Җ.Фәйзи музыкаль комедия жанрын үстерүгә күп көч куйган. Аның «Башмагым» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Шулай ук «Акчарлаклар», «Идел буенда» драмаларына да көйләр язган, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча опера иҗат иткән.

Җ.Фәйзи иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын.

Җ.Фәйзи бик еш авылларга, районнарга чыгып, халык җырларын, уеннарын язып йөри һәм шул җырларны, уеннарны бергә туплап 1971 елда китап итеп бастырып чыгара.

Композиторның музыкаль сәнгать өлкәсендәге эшчәнлеген хөкүмәтебез югары бәяли. Ул Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты дигән исемнәргә, шулай ук Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Җәүдәт Фәйзи 1973 елның 2 маенда вафат булды.

 

Камил Якупов - опера җырчысы.

Камил Якупов Казанда артист гаиләсендә туа. Җырга, музыкага булган сәләте үзешчән сәнгатьтә йөргәндә ачыла. Сугыштан соңгы авыр елларда, кулына ышанычлы һөнәр алыйм дип, яшь егет химия-технология институтына юл тота. Ләкин институт урынына ул консерватория бусагасын атлап керә һәм биш елдан соң опера сәхнәсенә менү бәхетенә ирешә. Камил Якуповта сирәк очрый торган тенор-альтино тавыш. Егет буйга зур булмса да, тырышлыгы, сәхнәдә үзен табигый тотуы, спектакльдә ләззәт табып уйнавы белән операда зур уңышларга ирешә. Бер-бер артлы аның репертуарында төп рольләр арта: Альфред («Травиата»), Ленский («Евгений Онегин»), Фауст («Фауст»), Мәхмүт («Башмагым»), Йосыф («Акчарлаклар»), Лотфи («Тальян моңы)» һ.б.

Камил Якупов солист булып сәхнәдә 1983 елга кадәр чыгыш ясый. Аннан соң режиссер ярдәмчесе, хор артисты булып эшен дәвам итә.

Татарстанның атказанган артист исемен ала.

 

Разил Вәлиев (тулы исеме Разил Исмәгыйль улы Вәлиев) – татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре,Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы.

Разил Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама (элеккеге Ширәмәт) районы Ташлык авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, Түбән Кама урта мәктәбен 1965 елда тәмамлый. Шул ук елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Ике курсны тәмамлагач, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, М. Горький исемендәге Әдәбият институтында белем ала.

1972-1981 елларда Р. Вәлиев «Ялкын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, әдәби бүлек мөдире, җаваплы сәркатибе вазифаларын башкара. 1981-1984 елларда ул Чаллы Язучылар оешмасының сәркатибе, 1984-1986 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары, 1986-2000 елларда Татарстан Республикасының Милли китапханә директоры булып эшли.

Разил Вәлиев шагыйрь, язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак танылды. Аның «Зәңгәр кабырчыклар» (1971), «Яшен тамыры» (1977), «Ядкарь» (1987), «Бер алманы бишкә бүләек» (1992), «Кышкы учак» (1994), «Сүзләрдән дисбе» (1996) шигырь җыентыклары; «Эт кояшы», «Яшисе килә» (1982) һ.б. повестьлары һәм «Мирас» (1990) романы дөнья күрде. Әдипкә «Яшисе килә» повесте һәм популяр җырлары өчен 1982 елда Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге тапшырылды.

Разил Вәлиевнең иҗаты драматургия белән дә бәйле. Аның «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!» (1988-1989), «И машина, машина, җитте минем башыма» (1990), «Куркыныч уен» («Шомбай», 1989) һ.б. пьесалары 4 томда басылып чыккан «Сайланма әсәрләр»дә (1999— 2000) урын алды. Р. Вәлиев пьесаларына куелган спектакльләр К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында, шулай ук республиканың башка театрларында уңыш казанды.

Разил Вәлиев киңкырлы эшчәнлеге өчен «Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» халыкара көмеш медаль белән бүләкләнде.

Разил Вәлиев — Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1990, 1997), Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1997), Татарстан Югары Советы депутаты (1990-1995), 1995 елдан Татарстан халык депутаты, 2000 елдан Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе.

Ул — 1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home