Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Сибгат Хәким – шагыйрь, Фәиз Зөлкәрнәев— татар әдәби тәнкыйтьчесе Download as iCal file
Чәршәмбе, 04 Декабрь 2019Караулар : 12135

Сибгат Хәким – Татар халкының бөек шагыйре.

Сибгат Хәким 1911 елның 4 декабрендә Татарстанның Әтнә районы Күлле-Киме авылында крестьян гаиләсендә туа. 1931 елда Казанга килеп Татрабфакка укырга керә, ә икенче курстан Казан дәүләт педагогия институтына күчә. 1937 елда әлеге институтны тәмамлагач, ул Татарстан китап нәшриятында, аннары "Совет әдәбияты" журналы редакциясендә эшли. Ватан сугышы башлангач, 1941 елның июнь аенда армиягә алынып, Сибгат Хәким 1946 елның маена кадәр хәрби хезмәттә була. Сугышның башыннан ахырына кадәр диярлек фронтта көрәшә. Армиядән кайткач, ул кабат "Совет әдәбияты" журналы редакциясенә эшкә урнаша, ә 1950 елдан язучылык эше белән генә шөгыльләнә.

Сибгат Хәким халык шагыйре Тукайга багышланган "Пар ат" һәм "Шагыйрьнең балачагы" исемле поэмалары белән игътибарны үзенә җәлеп итә. Сибгат Хәкимнең иҗат колачы сугыш һәм аннан соңгы елларда тагын да киңәя. Бер яктан, ул, сугыш темасы белән дәвамлы кызыксынып, күпсанлы шигырьләр һәм "Курск дугасы" (1948), "Дала җыры" (1948), "Бакчачылар" (1952), "Дуга" (1968), "Күги" (1983) кебек поэмаларын яза һәм аларда сугыштагы кеше язмышын төрле яклап яктырта. Икенчедән, аның иҗатында туган як темасы торган саен киңрәк урын ала. Күп кенә лирик шигырьләрендә, "Үрләр аша" (1964), "Васыятьләр" (1969), "Кырыгынчы бүлмә" (1971), "Дәверләр капкасы" (1974) поэмаларында туган-үскән җиренең үткәне һәм бүгенгесе, аның аерым күренекле шәхесләре турында уйлана, кызыклы шигъри күзәтүләр ясый. Өченчедән, Сибгат Хәким кешенең нечкә хисләрен үзгә бер моң белән сугарып чагылдырган лирик җырлар авторы булып таныла. Дөрестән дә, аның "Юксыну" (Ш. Мәҗитов көе), "Фазыл чишмәсе", "Таң атканда" (халык көйләре), "Башка берни дә кирәкми", "Кайда да йөрәктә" (М. Мозаффаров көйләре), "Өзелгәнсең сиреньнән" (Н. Җиһанов көе), "Бу кырлар, бу үзәннәрдә", "Кем уйлаган" (Җ. Фәйзи көйләре), "Бер тауда ун чишмә" (Ә. Фәттах көе), "Әй, язмыш, язмыш" (С. Садыйкова көе) кебек җырлары бүген дә үзләренең яңгырашын югалтмыйлар.

 

Фәиз Мәүлит улы Зөлкәрнәев — татар әдәби тәнкыйтьчесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1985 елдан).

Ул 1951 елның 4 декабрендә Башкортстанның Бакалы районы Сөендек авылында туа. 1964 елда Куштирәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берничә ел колхозда клуб мөдире, мәктәптә лаборант һәм рәсем укытучысы булып эшли. 1970-1972 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, башта – колхозда механизатор, аннары Татарстанның Азнакай эшчеләр поселогында янгын сүндерүче хезмәтләрен башкара. 1974–1979 елларда ул – Казан дәүләт университеты студенты. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Татарстан мәдәният министрыгының Фәнни–методик үзәгендә кече фәнни хезмәткәр – социолог, аннары 1980–1983 елларда, республика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елның августыннан ул – Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор хезмәтендә.

Фәиз Зөлкәрнәев – 1970 еллар ахырында әдәбиятка килгән яшь тәнкыйтьчеләреннән берсе була. Аның беренче әдәби тәнкыйть әсәре – шагыйрь Равил Фәйзуллинның иҗат портреты – 1977 елда «Идел» альманахында дөнья күрә. Шуннан бирле Фәиз Зөлкәрнәевның яшь һәм урта буын шагыйрьләр иҗаты, хәзерге прозаның торышына багышланган мәкаләләр, эссе һәм рецензияләре республика газета–журналларында даими рәвештә басылып тора. 1984 елда Татарстан китап нәшриятында тәнкыйтьченең «Кешем, асылың кем?» исемле әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалары тупланган җыентыгы чыкты.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home