Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Нәкый Исәнбәт - язучы, галим-филолог, Фоат Мансуров — дирижер, Нил Юзиев — әдәбият галиме Download as iCal file
Пәнҗешәмбе, 10 Гыйнвар 2019Караулар : 13000

Нәкый Исәнбәт, чын исеме Нәкый Сираҗетдин улы Закиров (1900 елның 10 гыйнвары — 1992 елның 12 сентябре) — күренекле татар язучысы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты һәм Татарстанның Халык язучысы.

Ул 1899 елның 29 декабрендә (яңа стиль белән 1900 елның 10 гыйнвары) Башкортстанның Салават районы Малаяз авылында мулла гаиләсендә туган. Аның туган авылы мәңге яшел чыршылар, наратлар белән бизәлгән Урал итәгенә урнашкан. Шунда ул башлангыч белемне ала. 1910 елдан Уфада «Хөсәения» һәм «Галия» мәдрәсәләрендә укый. Балачакта дикъкать белән кат-кат укылган әсәрләр аның зиһенендә яңа матур уйлар тудыра. Озакламый Нәкый үзе дә шигырьләр яза башлый. «Шүрәле» исемле беренче шигырен язганда, аңа ун гына яшь була. Озакламый аның шактый калын шигырь дәфтәре шәкертләр арасында тарала. Тәүге шигырьләренә Шәехзадә Бабич үзе фатиха бирә. 1914-1916 елларда «Аң» һәм «Сөембикә» журналларында поэма һәм драма әсәрләре басылып чыга.

Нәкый Исәнбәт мәктәпләрдә укытучы булып эшли һәм халык авыз иҗаты белән мавыга. Унике яшеннән башлап, ул дәфтәренә мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар җыя башлый. Гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен аерым җыентыклар рәвешендә бастырып чыгара («Татар халык мәкальләре» (өч томда), «Табышмаклар», «Балалар фольклоры»).

Нәкый Исәнбәт – тел галиме дә. Күп еллар дәвамында татар теленең фразеологик байлыгын җыйнап сүзлек итеп бастырды. Аның «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармунчы егет», «Син сазыңны уйнадың» кебек күп кенә шигырләре җыр булып яңгырый. Нәкый Исәнбәт күпсанлы драма әсәрләрендә теге яисә бу чорга караган вакыйгалар яктылыгында халыкның тарихын, гореф-гадәтләрен тирәннән сурәтли: «Хуҗа Насретдин», «Җирән Чичән һәм Карачәч сылу», «Миркәй белән Айсылу», «Гөлҗамал», «Мулланур Вахитов», «Муса Җәлил» әсәрләре шундыйлар. Ул оста тәрҗемәче буларак та танылды, А.С. Пушкин, Мольер, Низами, Шекспир әсәрләрен татарчага тәрҗемә итте.

Туган әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге игелекле хезмәтләре өчен Нәкый Исәнбәткә Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм Татарстанның Халык язучысы дигән исем бирелде.

Татар халкының рухи тормышында, сәнгать һәм әдәбиятында Нәкый Исәнбәт иҗаты күренекле урын алып тора.

Нәкый Исәнбәт 1992 елның 12 сентябрендә Казанда үлә.

 

Фоат Шакир улы Мансуров (1928 елның 10 гыйнвары — 2010 елның 12 июне) — танылган татар дирижеры, музыкант, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе.

Ул 1928 елның 10 гыйнварында Алма-Ата шәһәрендә туа. Аның әти-әнисе — гади хезмәткәрләр. Әтисе – эшче, әнисе – музыкаль-драма театрында костюмер. Театр репертуарында малай карамаган бер генә спектакль дә булмый. Малайның музыка белән кызыксынуын күреп, күршеләре Т.Н.Расторгуева үзе аның белән шөгыльләнә башлый, нота белемен, чит телләрне өйрәтә, ә аннары музыка техникумына илтә. Фуатны тыңлап карыйлар һәм виолончель классына укырга алалар. Аның педагогы О.О.Узинг була. Җиде ел дәвамында ул олы музыкант белән шөгыльләнә һәм искиткеч яхшы музыкаль хәзерлек ала.

Ул чакта бик авыр чор була. Массакүләм репрессияләр Фуатлар гаиләсенә дә кагылып үтә. Ул гаиләсенә ярдәм итәргә карар кыла һәм укуын ташлап, заводка эшкә керергә мәҗбүр була. Ләкин аңа станок янында озак эшләргә туры килми, авариягә эләгә һәм производство имгәнүе ала. Яңадан университетта һәм консерваториядә укый башлый. Мансуров 1950 елда университетны, 1951 елда консерваторияне тәмамлый. Казак консерваториясенең яшьләр оркестрын Мәскәүдә булачак Бөтендөнья яшьләр фестиваленә хәзерли башлый, аның җитәкчелегендә оркестр беренче премия һәм алтын медаль яулый.

Мансуровның алдагы үсеш процессы, аның мавыгулары һәм музыкантның олы хезмәте, сәләт үзенчәлекләре, һичшиксез, Мәскәүгә китерергә тиеш була. Ул Мәскәү консерваториясе аспирантурасының дирижерлык кафедрасына, профессор Л.М.Гинзбургка кабул ителә. Шул ук вакытта Мансуров, Казак опера һәм балет театрында дирижерлык итеп, 1963 елда аның баш дирижеры була, консерваториядә дирижерлык курслары укыта.

Мәскәүдә Париж консерваториясе профессоры Игор Макаревич алып барган югары дирижерлык осталыгы курсларында тыңлаучы буларак та, Мансуров күп нәрсә үзләштерә. 1966 елда Бөтенсоюз дирижерлар конкурсында лауреат була, ә СССРның Зур театрында уңышлы стажировкадан соң, 1967 елда анда дирижер булып кала һәм хәзерге көнгә кадәр шул хезмәтен башкара.

Бу вакыт эчендә Мансуров Мәскәү консерваториясендә укытучы буларак та уңышка ирешә, хәзерге вакытта ул – Казан һәм Алма-Ата консерваторияләре профессоры. Зур эрудиция һәм шомарган профессиональ осталык Мансуровка чит илләрдә уңышлы чыгыш ясарга мөмкинлек бирә. Ул дөньяның егермедән артык илендә була.

Фоат Шакир улы Казанга даими рәвештә 1967 елдан килә башлый.

1968 елда Казанда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына баш дирижер итеп билгеләнә. Ул үзен классик сюжетларга яңа аңлатмалар бирүче, сәхнә образларының гәүдәләнешенә заманча караш күрсәтүче үзенчәлекле, тирән фикер йөртүче сәнгатькәр буларак күрсәтә.

Шул ук вакытта Фуат Мансуров Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрында дирижерлык итә.

Дирижер Мансуровның репертуар колачы бик киң, ул үз эченә күпсанлы зур симфоник әсәрләр, опера һәм балет спектакльләрен ала. Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының 1991-1993нче елгы концерт программасы өчен Фуат Шакир улы Мансуровка Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде.

Ул 82 яшендә 2010 елның 12 июнендә Мәскәүдә вафат булды.

 

Нил Гафур улы Юзиев — әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1974).

Ул 1931 елның 10 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында туа. Туган авылы мәктәбендә гомуми урта белем алганнан соң, 1948-1953 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлагач, аспирантурада калдырылып, өч елдан (1958) «Муса Җәлил поэмалары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

1956-1960 елларда Нил Юзиев — Татарстан Язучылар берлегенең матбугат басмасы «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясе хезмәткәре. Башта ул редакциянең тәнкыйть бүлеге мөдире, соңга таба җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1960 елда яшь галимне Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасына ассистент итеп эшкә чакыралар, 1962 елның көзеннән 1975 елга кадәр ул шунда доцент булып эшли. Шул чорда, әдәби-фәнни тикшеренү эшләрен дәвам итеп, «Татар совет поэзиясенең поэтикасы» дигән темага докторлык диссертациясен тәмамлый һәм, 1974 елда аны яклап, әдәбият белгечлеге буенча филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала.

1975-1985 елларда Нил Юзиев СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының (1993 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) әдәбият секторына җитәкчелек итә, ә 1986 елдан вафатына чаклы институтның Кулъязмалар һәм текстология бүлеге мөдире булып эшли.

Нил Юзиевның әдәбият фәне һәм агымдагы әдәби процессның актуаль мәсьәләләренә багышланган беренче тәнкыйть мәкаләләре көндәлек матбугатта узган гасырның илленче еллары башында күренә. Ул бигрәк тә поэзия турында яратып яза, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким кебек күренекле шагыйрьләрнең иҗаттагы индивидуальлекләрен тикшерә һәм шуларга бәйләп әдәби осталык, поэзиянең аерым жанрлары хакында теоретик мәсьәләләрне күтәргән беренче хезмәтләре үк («Муса Җәлил поэмалары» монографиясе, 1960; «Тормыш поэзиясе» исемле тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы, 1961) аның галим һәм тәнкыйтьче буларак төп иҗат юнәлешен билгелиләр. Алтмышынчы еллар дәвамында поэзия өлкәсендәге тикшеренүләрен тагын да киңәйтә һәм тирәнәйтә барып, ул үзенең «Традицияләр яңарганда» (1966), «Сәнгатьчә матурлык һәм осталык» (1969) җыентыкларын бастырып чыгара. Бу хезмәтләрендә ул, совет чоры татар поэзиясенең үсеш юлын күрсәтү белән бергә, проза жанры торышына да игътибарын юнәлтә, Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Атилла Расих, Гариф Ахунов романннарының сәнгатьчә үзенчәлекләре турындагы күзәтүләре белән уртаклаша, татар әдәбиятының кино, рәсем һәм театр сәнгатьләре белән үзара бәйләнешләрен тикшерә, җитмешенче елларда галимнең «Шигырь гармониясе» (1972), «Хәзерге татар поэтикасы» (1973) исемле җитди теоретик хезмәтләре дөнья күрә. Аларда тәнкыйтьче-галим совет чоры татар поэзиясе үткән озын һәм катлаулы юлны тулаем бер эзлекле процесс буларак тикшерә, аның үсеш закончалыкларын, тенденцияләрен ачыклык, агымдагы шул заман татар шигъриятенең мөһим мәсьәләләре яктылыгында традиция һәм новаторлык, шигъри форма һәм эчтәлек, әдәбият һәм башка сәнгать төрләренең үзара багланышлары, иҗат процессы, иҗат психологиясе, тагар шигыренең төзелеше һәм тарихи эволюциясе кебек моңарчы татар әдәбият белемендә аз тикшерелгән проблемаларга игътибарын юнәлтә һәм алар турында кызыклы күзәтүләр, гомумиләштерүләр ясый. «Шигырь гармониясе» һәм «Хәзерге татар поэтикасы» китаплары өчен 1974 елда Нил Юзиев, әдәбият галимнәреннән беренче буларак, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Нил Юзиев совет чоры татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән олы буын язучыларының һәм агымдагы әдәби процесста актив катнашучы әдипләрнең иҗат эшчәнлекләрен өйрәнү һәм гомумиләштерүдә дә нәтиҗәле эшли. «Әдәбият хәзинәләре» (1978) һәм «Шигърият дөньясы» (1981) исемле китапларында әдәбият галименең шушы өлкәдәге эшчәнлеге ачык чагыла. Аның Мәҗит Гафури, Һади Такташ, Фәтхи Бурнаш, Хәсән Туфан, Шәйхи Маннур, Салих Баттал, Ә.Давыдов, Гамил Афзал, Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев, Ринат Харис кебек шагыйрьләр, Гази Кашшаф, Мөхәммәт Гайнуллин, Х.Госман, Г.Халит кебек әдәбият галимнәре турында төрле елларда язылган күпсанлы мәкаләләрендә, иҗат портретларында һәр язучының иҗат дөньясы, эстетик карашлары, сурәтле фикерләүдәге үзенчәлекләре тирән һәм дәлилле итеп анализлана. Әдәби әсәрне тикшерүдә, сурәтле фикерләүнең эчке механизмын өйрәнүдә тәнкыйтьче-галим, әдәбият фәненең традицион алымнарын актив файдалану белән бергә, яңа алымнарына да мөрәҗәгать итә. Әдәбият фәне методологиясен камилләштерү турында мәкаләләр белән чыгышлар ясый.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият секторы җитәкчесе буларак, Нил Юзиев җитәкчелегендә татар әдәбияты тарихының алты томлыгы әзерләнә, классик әдипләрнең әсәрләре дөнья күрә. Әдәбият тарихына багышланган хезмәтләрдә ул үзе дә автор буларак катнаша, фәнни конференцияләрдә, язучылар корылтайларында докладлар белән чыгышлар ясый.

Нил Юзиев Татарстан Язучылар берлегенең һәм республиканың иҗтимагый тормышында да актив эш алып бара. Озак еллар «Казан утлары» журналының редколлегиясе әгъзасы булып тора. Нил Юзиев кырык еллык иҗат гомерендә фәнни хезмәтләре белән татар әдәбият белемен һәм тәнкыйтен үстерү өчен зур өлеш кертә. Ул — уннан артык китап һәм монография, йөздән артык мәкалә һәм урта мәктәпләр өчен дәреслекләр авторы. Нил Юзиевның татар әдәбият белеменә керткән җитди хезмәтләрен истә тотып, 1993 елда аны яңа оештырылган Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы итеп сайлыйлар, шулай ук аңа 1981 елда «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Галим 1996 елның 11 сентябрендә Казанда вафат була.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home