Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Исмәгыйль Рәмиев – язучы, Һади Такташ – шагыйрь, Фәрит Яруллин – композитор, Айдар Хәлим – язучы Download as iCal file
Сишәмбе, 01 Гыйнвар 2019Караулар : 13476

Һади Такташ (1 гыйнвар, 1931 ел, Сыркыды авылы, Тамбов губерниясе - 8 декабрь, 1931 ел, Казан) - татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург. Татар совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе.

Һади Такташ 1901 елның 1 гыйнварында Тамбов губерниясенең Сыркыды авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала, аннары күрше Пешлә авылында укый.

1915 елда Бохарага эшләргә китә.

1918 елда «Олуг Төркестан» газетасында беренче шигырен бастыра. Шул ук елның көзендә туган авылына кайта һәм укытучылык курсларына керә. Аларны тәмамлагач укытучы булып эшли.

1919 - 1920 елларда Оренбургта яши һәм газетада редактор булып эшли.

1921 - 1922 елларда Ташкәнттә яши.

Һади Такташ

1922 елның җәендә Мәскәүгә күчеп килә. Бераздан Казанга күчә.

1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат була.

 

Яруллин Фәрит Заһидулла улы (1914 елның 1 гыйнвары — 1943 елның 17 октябре) — иң мәшһүр татар композиторларының берсе, беренче татар балеты «Шүрәле»нең көен иҗат итүче, ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты. Камера-инструменталь әсәрләр, романслар, җырлар язган, шулай ук халык җырларын эшкәртүче дә булган.

 

Фәрит Яруллин 1914 елның 1 гыйнварында аенда Казанның Суконный бистәсендә дөньяга килә. Аның әтисе Заһидулла Яруллин — халык музыканты, үзе дә байтак кына җыр һәм инструменталь пьесалар, мәшһүр «Тукай маршы» авторы.

Башлангыч музыкаль белемне Фәрит Яруллин әтисеннән ала. Аннары, 1930 елда ул Казан сәнгать техникумына укырга керә. Башта виолончель буенча, тора-бара, махсус фортепьяно классында да белем ала башлый. Техникумда уку елларында ук ул Татарстанның музыкаль мәдәниятына нигез салучыларның берсенә әверелә. Үзешчән хор түгәрәкләрен оештырып, аларга җитәкчелек итә, яңа ачылган яшьләр театрында, сүзсез кинофильмнарда музыка башкара.

1933 елда Фәрит Яруллин Мәскәү консерваториясенең татар опера студиясенә укырга керә. Биредә ул композиция буенча мәшһүр профессор Г.И. Литинскийда белем ала. Мәскәүдә уку елларында (1934-1939) ул җырлар, романслар, инструменталь миниатюралар яза башлый. Зур күләмле әсәрләрдән: виолончель һәм форпепьяно өчен соната, кыллы квартет һәм симфония иҗат итә. Әнә шулай яшь композитор үзен төрле жанрларда сынап карый.1937-1938 елларда аның күңеленә Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасын көйгә салу теләге туа. Ниһаять, 1941 нче елның җәендә автор «Шүрәле» балетының каралама нөсхәсен балетмейстр Л.В. Якобсонга тапшыра һәм балетны сәхнәләштерү эшләре башланып китә. Әмма балет сәхнәгә күтәрелә алмыйча кала – сугыш башлана. Фәрит Яруллинны да, армиягә алып, сугыш кырына җибәрәләр. 1942 елда ул очраклы рәвештә дусты-остазы Генрих Литинский белән очраша. Танылган профессор Фәрит Яруллинны Мәскәү консерваториясенең хәрби-дирижерлык факультетына күчерү хакында югары командованиегә үтенеч хаты яза. Әмма ләкин, рөхсәт хаты килеп җиткәндә, татар композиторын янәдән фронтка озаткан булалар... Озак та үтми, аяусыз бәрелешләрнең берсендә ул һәлак була. Хәбәрсез югалучылар исемлегендә йөргән сугышчы композиторның кабере исә фәкать кырык елдан соң гына ачыклана.

Фәрит Яруллин — татарның беренче милли балетын тудырган шәхес. Аның «Шүрәле» балеты 1945 елдан алып Казанда, Мәскәүдә генә түгел, ә Советлар Союзын тәшкил иткән республика башкалалары театрларында да, Болгария, Румыния, Алмания кебек илләрнең мәртәбәле сәхнәләрендә дә уйналды һәм уйнала килә. Балетны Татарстан тамашачылары да, чит ил кунаклары да яратып карыйлар.

Татарның мәшһүр композиторы Фәрит Яруллинның иҗаты һәм тормышы хакында язучы Рашат Низамиев «Ут һәм җыр» дип исемләнгән роман-хроника иҗат итте.

 

Айдар Хәлим, тулы исеме Борис Нәҗметдин улы Хәлимов (1942 елның 1 гыйнварында туган) – язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе.

Айдар Хәлим 1942 елның 1 гыйнварында Башкортстан Республикасының Миякә районы Бәләкәй (Кече) Кәркәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Әтисе Бөек Ватан сугышының соңгы айларында Словакия өчен барган сугышларда һәлак булганлыктан, әдип бала чактан ук ярым ятим хәлдә, ачлы-туклы тормышның бөтен авырлыкларын күреп һәм үз җилкәсендә татып үсә. Бәләкәй Кәркәленең башлангыч, күрше Олы Кәркәле авылында җидееллык һәм район үзәге Кыргыз-Миякәдә татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1959–1960 елларда Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә техник училищеда укый. Аннан бер ел чамасы калмык далаларында нефть ятмаларын эзләү экспедицияләрендә бораулаучы ярдәмчесе булып эшләп йөри. 1961–1964 елларда – Совет Армиясендә, полк мәктәбен тәмамлап, кече сержант званиесендә урта авырлыктагы танк йөртүче булып хезмәт итә.

1968 елда Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлагач, А. Хәлим Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә нефть химиясе комбинаты төзелешенең техник хәбәрдарлык бюросында инженер, шәһәр радиотапшырулар редакциясе җитәкчесе булып эшли. Түбән Камада яшьләрнең хакимият җитәкчелегенә буйсынмаган беренче «нәформаль» (формаль булмаган) иҗади-сәяси оешмасын – «Кама таңнары» исемле берләшмәне җанландырып җибәрә һәм шундагы эшчәнлеге өчен эзәрлекләүләргә дучар ителеп, 1971 елны туган җире Башкортстанга кайтып китәргә мәҗбүр була.

1971–1975 елларда А. Хәлим Уфада «Совет Башкортстаны» газетасы редакциясенең мәгълүмат, мәдәният һәм сәнәгать бүлекләрендә әдәби хезмәткәр-журналист булып эшли һәм газетаның иң актив публицист авторларыннан берсе булып таныла. Аннары ул алты ел дәвамында Себер-Урал магистраль нефтьүткәргечләре идарәсендә өлкән инженер вазифасында Түбән Варта – Курган – Әлмәт һәм Түбән Варта – Курган – Самара нефтьүткәргечләре салуда катнаша. 1981 елда аны Уфадагы Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрына әдәби бүлек мөдире итеп чакыралар. Анда елдан артык эшләгәннән соң, 1983–1985 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда драматургия буенча югары белем ала. 1985–1991 елларда Айдар Хәлим – язучы-профессионал, ә 1991 елдан 1996 елга кадәр Татарстанның Чаллы шәһәрендә үзе оештырышкан татарча-русча яңа матбугаи басма – «Аргамак» дигән әдәби-сәяси журналның баш мөхәррире булып эшли.

Айдар Хәлим татар шигърияте, татар прозасы, татар публицистикасы һәм татар әдәби-эссеистик тәнкыйте өлкәләрендә зур активлык белән эшли. Шагыйрь буларак, аның беренче китабы татар телендә 1969 елны Казанда «Беренче карлыгачлар» сериясендә басылып чыга. Шигърияттә Айдар Хәлим милли рухлы, ватандарлык хисләре белән сугарылган лирик, лирик-публицистик шигырь цикллары һәм эпик жанрда иҗат ителгән поэмалары, балладалары («Беренчеләр», «Ул елда», «Өмә», «Печән чапканда», «Набат белән Нәфисә турында хикәят», «Яралы бөртек», «Эксперимент-86» һ. б.) белән билгеле. Шагыйрьнең төп поэтик әсәрләре татар телендә 1990, 2001 һәм 2003 елларда чыккан җыентыкларында («Йөрәк ташы», «Милли шигырьләр», «Тилергән сиреньнәр» һ.б.) урын алган.

 

Исмәгыйль Габдулла улы Рәмиев (1895-1969) – күренекле галим-китапчы, матбугат белгече һәм библиограф.

Исмәгыйль Рәмиев Уфа губернасының Эстәрлетамак шәһәрендә туа. Әдәбият һәм сәнгатькә мәхәббәт аны Казанга алып килә. Ул татар мәдәниятенең алдынгы вәкилләре(Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Кариев һ.б.) белән якыннан таныша, журналистлык эшен башлый. Ул – 1926 елда Казанда басылган "Вакытлы татар мәтбугаты. 1905-1925" исемле китап авторы. Бу уникаль хезмәтендә әдип 1905- 1925 елларда чыккан татар телендәге ике йөз иллегә якын гәҗит-журналларга күзәтү ясый.

60нчы еллар ахырына язучы "Әдәби сүзлек" дигән хезмәтен төгәлли. Бу хезмәттә революциягә кадәрге татар әдәбияты, вакытлы мәтбугат, нәшрият, китапчылык эше, фольклор, милли театр, музыка, нәкыш сәнгате тарихына бәйле мөһим фактлар, вакыйгалар, аерым шәхесләр турында кыскача мәгүлүматлар язылган. Шулай ук анда мәдәниятыбыз тарихында зур роль уйнаган мәдрәсәләр, дин эшлеклеләре турында да мәгълүмат бар.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home