Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Ренат Харис – шагыйрь Download as iCal file
Якшәмбе, 06 Май 2018Караулар : 13252

Ренат Харис (тулы исеме Ренат Мәгъсүм улы Харисов) – күренекле татар шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Муса Җәлил исемендәге, Башкортстанның Фатыйх Кәрим исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре.

Ул 1941 елның 6 маенда туа. 1963 елда Казан педагогик институтын тәмамлый, аннан соң Арск педагогик училищесында укыта. 1965—1971 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында эшли, аннары «Яшь ленинчы» газетасының җаваплы сәркатибе.

1971—1973 елларда Татарстан язучылар берлегендә җаваплы сәркатиб. 1973—1982 елларда Ренат Харис ТАССР мәдәният министры урынбасары булып эшли. 1982—1989 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире.

1990—1995 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире вазифаларын үти. 1995—1999 елларда Татарстан Дәүләт Советы рәисенең урынбасары.

Татар һәм рус телләрендә чыккан 20дән артык китап авторы. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home