Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Әзһәр Габиди – шагыйрь, Рахмай Хисмәтуллин – язучы Download as iCal file
Сишәмбе, 25 Сентябрь 2018Караулар : 6700

Әзһәр Габиди – татар шагыйре.

Шагыйрь 1926 елның 25 сентябрендә Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында туа. Гаиләдә өченче бала булганга күрә, ул авыл тормышының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татый. Әзһәр Габиди — Бөек Ватан сугышында катнаша, 17 яшьтә ул армия сафларына алына. 1945 елда япон сугышында бик каты яралана, бер ел дәвамында госпитальдә дәвалана. 1946 елда үз туган авылына кайта. 1950 елда Минзәлә педагогика көллиятендә белем ала, соңыннан Сарман район мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шул вакытта аның “Без яз дуслары” исемле беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә һәм аны алга таба иҗат эше белән шөгыльләнергә илһамландыра.

Әзһәр Габиди 20дән артык китаплар авторы, шигырьләрнең тематикасы күбрәк аның туган авылы табигатенә багышлана. Балалар шагыйре булып танылса да, аның олылар өчен язылган китаплары да бар (мәсәлән, «Урман читендәге имәннәр без» дип исемләнгән китабы).

 

Рахмай Хисмәтуллин, тулы исеме Рахматулла Хисмәтулла улы Хисмәтуллин (1934 елның 25 сентябре – 2004 елның 30 гыйнвары) – татар язучысы, шагыйрь, драматург һәм журналист. 1989–1997 ееларда Чаллы Язучылар оешмасының җаваплы сәркатибе. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләге иясе.

Язучы 1934 елның 25 сентябрендә Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. 1952 елда Пучы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына белем алырга керә. Аны 1958 елда тәмамлый.

Эшне ул Питрәч һәм Азнакай район газеталарында башлап җибәрә. Соңрак Казан телестудиясендә әдәби хезмәткәр, мөхәррир булып эшли. Бетончы булып та эшләп ала. 1961 елда ул КПСС сафларына керә. 1963—1966 елларда Казан дәүләт университетының Хисаплау үзәгендә математик-программист буларак хезмәт итә.

1966—1981 елларда Түбән Кама шәһәрендә икътисадчы, «Социалистик Татарстан» газетасының (хәзерге «Ватаным Татарстан» газетасы) Түбән Кама төбәгендәге хәбәрчесе, эшче яшьләр кичке мәктәбендә математика укытучысы, инженер, өлкән инженер һәм халык театрында режиссер булып эшли. 1982 елдан бирле «Нефтехим» сәнәгать берләшмәсе хезмәткәре.

Язучы 2004 елның 30 гыйнварында вафат була.

Рахмай Хисмәтуллин күбесенчә очерк жанрында иҗат итә. Әлеге жанрда аның «Салават күпере» (1964), «Күкрәү авазлары» (1967), «Үземне таптым» (1980), «Сусау» (1984) һәм «Кыйбла җиле» (1992) дигән китаплары чыга. «Кыйбла җиле» китабы өчен 1994 елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Шигърият өлкәсендә дә иҗат итә. Аның балалар өчен язылган «Дөньяга килеп чык!» (1987) китабыннан соң «Яшенле тау» (1988) һәм «Ак догалар» (1992) дигән шигырьләр җыентыклары нәшер ителә.

Рахмай Хисмәтуллин көндәлек матбугатта да хикәяләрен, нәсерләрен һәм шигырьләрен бастыра.

Драматургия жанрында да иҗат итеп карый. Аның «Кайтаваз» дигән пьесасы буенча Түбән Кама халык театры коллективы спектакль куя. Спектакль Татарстан бәйгесендә Мактау грамотасына лаек була.

Артка

Календарь

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home