Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Әнвәр Бакиров – композитор, Булат Мансуров – режиссер Download as iCal file
Шимбә, 07 Июль 2018Караулар : 13620

Әнвәр Бакиров – татар композиторы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Ул 1920 елның 7 июлендә Казанда туды. Бала чагы Биектау районының Әлдермеш авылында уза. Музыкаль белемне ул Казан музыка училещесында ала. Бөек Ватан сугышы елларында армия сафларында була. Сугыштан соң ул консерваториядә укуны дәвам итә һәм иҗади эшкә керешә.

Габдулла Тукай әкиятләренә нигезләнеп, «Алтын тарак», «Су анасы» исемле балетларын яза. Бу балетлар М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында зур уңыш белән бара, Әнвәр Бакиров һәм башкаручылар исә Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнәләр.

Шулай ук аның музыкаль комедияләргә, опералар һәм оркестрлар өчен музыка иҗат итә. Аның күп җырлары да халык күңеленә үтеп керделәр.

 

Булат Багаутдин улы Мансуров – режиссер һәм продюсер, сценарист, артист, Русиянең халык артисты.

Ул 1937 елда Төрекмәнстанда дөньяга килә. Педагогик институтын тәмамлый. 1963 елда Бөтенрусия дәүләт кинематография институтының режиссерлык факультетын тәмамлый. Күп кенә премияләр һәм бүләкләр лауреаты.

Ул 2011 елның 11 мартында инсульттан Мәскәүдә вафат булды.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home