Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Галимҗан Ибраһимов - язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Фәхрелислам Агиев - язучы Download as iCal file
Дүшәмбе, 12 Март 2018Караулар : 9385

Галимҗан Ибраһимов – татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе.

Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 13 мартында Уфа губернасы Авыргазы районы Солтанморат авылында туа. Галимҗан башта туган авылында белем ала, 3 сыйныфлы рус мәктәбенә дә йөри. 1898 елның көзендә әтисе Галимҗан Ибраһимовны һәм аның бертуганын Ырынбурдагы мәдрәсәгә илтә. 1905 елгы инкыйлаб дулкыннары тәэсирендә, шәкертләр, иске тәртипләргә риза булмыйча баш күтәрәләр, һәм Галимҗан мәдрәсәдән куыла.

"Галия" мәдрәсәсе

Аннары ул Уфага китә һәм "Галия" мәдрәсәсенә укырга керә. Аның әдәби иҗат эшчәнлеге шул вакытта башлана. 1907 елда аның беренче хикәясе – "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" басылып чыга. "Галия"дән киткәннән соң, Галимҗан Ибраһимов Әстерханда була, Урал якларына бара, казакъ далаларына китеп, балалар укыта башлый.

Казан

Белемен күтәрү өчен һәм әдәби эш белән шөгыльләнү өчен 1909 елда Казанга килә. Шул елны язучы "Татар хатыны ниләр күрми" повестен иҗат итә. 1910-1911 елларда "Диңгездә", "Йөз ел элек", "Карак мулла" кебек хикәяләрен яза. 1912 елда ул беренче зур күләмле әсәрен – "Яшь йөрәкләр" романын тәмамлый. 1912-1914 елларда "Карт ялчы", "Көтүчеләр" , "Табигать балалары" һ.б. бик күп әсәрләрен иҗат итә.

Инкыйлаб эшләре

1912-1913 елларда Галимҗан Ибраһимов Киевта була. Анда балалар укыта, белемен күтәрү өстендә эшли. Студентларның яшерен оешмасында катнашканга 1913 елның апрелендә кулга алына. Шул елның җәендә төрмәдән чыга, 1917 елның февраль революциясенә кадәр полиция күзәтүе астында яши.

1913 елның көзеннән башлап Галимҗан Ибраһимов Казанда "Аң" журналында эшли.

1914 елның февралендә яңадан Киевка китә.

1915 елның көзеннән 1917 елгы Февраль инкыйлабына кадәрге чорда Галимҗан Ибраһимов "Галия" мәдрәсәсендә укытучы булып эшли.

Язучы 1917 елдан инкыйлаб эшләре белән шөгыльләнә, Учредительное Собраниега делегат итеп, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты члены итеп сайлана. 1918 елда Милләтләр халык комиссариаты каршында төзелгән Үзәк мөселман комиссариатының рәисе Мулланур Вахитовның урынбасары була. Илдә тыныч тормыш башлангач, әдип иҗат эше белән шөгылҗләнә, дәүләт һәм җәмәгать эшләрендә катнаша.

Соңгы еллары

Язучы каты авыруы сәбәпле, гомеренең соңгы ун елын Ялтада уздыра. Ул анда әдәби иҗат эшен дәвам иттерә.

Галимҗан Ибраһимов, татар халкының башка күп язучылары кебек үк, Сталин төрмәсенә эләгә. 1938 елда ул төрмә шифаханәсендә үлә.

 

Фәхрелислам Нигъмәтулла улы Агиев (рус. Фахрель-Ислам Невмятуллович Агеев; 1887—1938) — профессиональ татар балалар язучысы, мөгаллим, журналист, нәшир.

Ул 1887 елда Тамбов губернасының Төмән өязе Тенишево авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. Ундүрт яшендә, бер сәүдәгәргә ялланып, Харбинга китә. Анда алдынгы карашлы кешеләр белән аралаша, бик яшьли эшчеләр хәрәкәтенә кушылып, 1905 елгы революция көннәрендә тимерьюлчылар арасында пропаганда алып бара. 1906 елда Фәхрелислам Агиев Казанга килә һәм, үзлегеннән хәзерләнеп, укытучылар мәктәбе программасы нигезендә имтиханнар тапшыра. 1908—1915 елларда Казан шәһәрендә балалар укыта һәм бер ук вакытта язу белән дә шөгыльләнә. Аның мәкалә һәм хикәяләре 1907 елдан башлап Казанда чыга торган «әлһислах», «әхбар» газеталарында, соңрак «Кояш» газетасында һәм «Аң», «Мәктәп» журналларында басыла. Шулай ук ул мәктәпләр өчен дәреслекләр язу, уку китаплары төзү эшенә дә күп көч куя.

Әдипнең иҗат эшчәнлегендәге иң әһәмиятле тармак итеп аның татар балалар әдәбиятын устеругә салган хезмәтен санап була. 1913 елның апреленнән башлап ул үз наширлегендә һәм мөхәррирлегендә балалар өчен «Ак юл» исемле әдәби журнал чыгара башлый. Биш ел дәвамында чыгып килгән бу журнал битләрендә балалар әдәбиятында эшләүче әдипләрнең күп санлы шигырһләре, хикәяләре, сәхнә әсәрләре басылып чыга. Совет чорында күренекле татар балалар шагыйре булып танылган Бари Рәхмәт, әдип Нәкый Исәнбәтнең дә беренче шигъри тәҗрибәләре иң башлап шушы журнал битләрендә дөнья күрә. Фәхрелислам Агиев үзе дә балалар язучысы буларак «Ак юл» журналын чыгарган чорда формалаша. Аның балалар психологиясен тирән аңлап, аларның яшь үзенчәлекләренә яраштырып язган шигырьләре, кечкенә хикәяләре, тәрҗемә әсәрләре журналның һәр санында диярлек биреп барыла. Әдипнең «Кәкре аяклы тавык» исемле шигъри әкияте балаларның иң яратып укый торган китапларыннан берсенә әверелә.

Октябрь инкыйлабыннан соң, 1917—1924 елларда, Фәхрелислам Агиев туган якларында волость ярлылар комитеты председателе, губернадагы татарлар арасында мәгариф эшләрен оештыручы була, Пенза шәһәрендә «Сабанчы» газетасын чыгаруда актив катнаша. 1924 елда ул Мәскәүгә күчә һәм РСФСР Мәгариф комиссариатында инструктор-методист, СССР халыклары үзәк нәшриятында (Центриздат) татар бүлеге секретаре, соңыннан үзәк татар драма театрының директоры булып эшли. Шушы елларда аның берничә тәрҗемә китабы һәм «Хикәяләр жыентыгы» басылып чыга.

Фәхрелислам Агиев совет чорында көндәлек матбугатта әдәбият тарихына кагылышлы мәкаләләре белән дә чыгышлар ясый. Ул беренче татар пролетар язучысы Гафур Коләхмәтовның иҗат биографиясен өйрәнеп, әдипнең беренче әсәрләр җыелмасын бастырып чыгара.

Фәхрелислам Агиев 1938 елда Мәскәү төрмәсендә атып үтерелгән дип санала[1]. Кабере билгесез.

Артка

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home