Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Каюм Насыйри - галим, Муса Җәлил - язучы Download as iCal file
Җомга, 02 Февраль 2018Караулар : 10157

Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров (Каюм Насыйри, 1825-1902) — күренекле галим, язучы һәм татар халкының мәгърифәтчесе.

Каюм Насыйри 1825 елның искечә 14 февралендә, элекке Казан губернасы, Зөя өязе (хәзерге Татарстан республикасы, Яшел үзән районы), Югары Шырдан авылында туа. Каюм Насыйриның бабалары һәм атасы үз заманының шактый укымышлы, танылган кешеләре булалар. Каюм Насыйриның истәлекләренә караганда, аның атасы балаларының укуларына каршы килмәгән, ул вакытларда руханилар авызыннан кат-кат әйтелеп килгән "иҗтиһат заманы монкариз" («Иҗади фикер йөртү заманы үтте») дигән реакцион карашка каршы булган. "Һәркемгә иҗтиһат – кирәк эш", – дип балаларына һәрвакыт ишеттереп торган.

Каюмның балалык вакытлары, заманы өчен, шундый мәдәниятле гаиләдә, туган авылында уза. Башлангыч белемне ул атасыннан ала. 1841 елда Каюмны Казандагы бер мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр ул мәдрәсәдә укып, гарәп-фарсы телләрен өйрәнү өстенә, үзлегеннән татар телен дә яхшы үзләштерә. Яшерен рәвештә русча да укый.

1855елда Насыйрины Духовное училище дип аталган мәктәбенә татар теле укытучысы итеп чакыралар. Насыйриның беренче практик эше – укытучылык хезмәте шунда башлана. Соңыннан ул Духовная семинариядә татар теле укытучысы булып эшли. Анда укытучылар белән таныша, алар белән якыннан аралаша, алардан рус телен һәм башка фәннәрне тырышып өйрәнүен дәвам иттерә.

Аннары ул, Казан университетына ирекле тыңлаучы булып йөреп, югары белем ала. Насыйриның университетта укуының әһәмияте турында Петербург университеты профессоры В. Григорьев: «Казан университетында алган гыйлеме Каюм Насыйрины исламга объектив карарлык югары дәрәҗәгә меңгерде. Ул – бу яктан безнең Россия мөселманнары арасында беренче кеше», – дип бәяләп уза.

Каюм Насыйри татар балаларына рус теле укытуга зур игътибар бирә. Аның семинариядә укыту эше 1870 елга кадәр, 15 еллар буенча, бара. 1871 елда Насыйри, семинариядә эшләүдән туктап, татар балаларына рус теле укытуга ныклап керешә. Бу әһәмиятле эшенең башлануы һәм нинди шартларда баруы турында Насыйри үзенең истәлек рәвешендә язган очеркында: «Мин, мин дип мактану, эшең хак булса, урынына күрә ярый. Казан шәһәрен дә мөселман балалары русча укый торган мәдрәсәнең ибтидасы... ушбу мөгаллимнәндер. Асыл бу мәдрәсәнең ибтидасы 1871 елда булды», – ди. Монда мөгаллим дип Каюм Насыйри үзен атый.

Каюм Насыйри – энциклопедик галим. Ул эшләгән өлкәләр:

татар әдәбияты ("Кырык вәзир кыйссасы", "Буш вакыт", "Кырык бакча", "Әбүгалисина", "Фәвакиһел җөласа фил-әдәбият";)

татар теле ("Дөрес һәм матур язу кагыйдәләре", "Әл-мүзәҗ", икетомлык татар теленең аңлатмалы сүзлеге, татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр);

этнография;

фольклор;

педагогика һәм методика ("Әхлак рисаләсе", "Утыз вәгазь", "Китап әт-тәрбия");

астрономия;

математика ("Хисаплык", "Гыйльме һәмдәсә");

география ("Истилаһәте җәгърәфия");

физиология;

ботаника;

слесарьлык эше;

кулинария.

 

Муса Мостафа улы Җәлил (1906 ел – 1944 ел) – татар язучысы, Совет берлеге каһарманы.

Муса Җәлил 1906 елда Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Муса Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 нче елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.

Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган: «Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр».

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home