Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Дәрдемәнд – шагыйрь Download as iCal file
Пәнҗешәмбе, 23 Ноябрь 2017Караулар : 10579

Дәрдемәнд, чын исеме Закир Рәмиев – танылган шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе.

1859 елның 23 ноябрендә Ырынбур губернасы Эстәрлетамак өязендәге (хәзерге Башкортостанның Мәләвез районы) Җиргән авылында туа. 1862 елның җәендә әтисе, гаиләсен алып, Орск өязенең Юлык авылына күчеп китә. Закирне һәм аның абыйсын башта өйдә укыталар. Аннары Молаккай авылындагы мәдрәсәгә бирәләр. Закир 1880-1881 елларда Истанбулда яши, төрек телен, әдәбиятын өйрәнә.

Орск сәүдәгәре Закир Борнаевның Мәһүбә исемле кызына өйләнә һәм Ырынбурга күчә. Анда җәмәгатьчелек эшенә, мәдәни-агарту шөгыленә керешә.

1905 елдан Шакир белән Закир Рәмиевләр гәзитләр чыгара башлыйлар. 1906 елда "Вакыт" гәзите (башта атнасына өч тапкыр, аннары көн дә чыга башлый), 1908 елдан "Шура" журналын чыгара башлыйлар ("Вакыт"ның мөхәррире Фатих Кәрими, "Шура"ныкы Риза Фәхретдин була). Бу ике гәзит тә 1918 елда ябыла.

Октябрь инкыйлабыннан соң типографиясен, алтын приискаларын яңа хакимияткә тапшыра. З.Рәмиевның шәхси китапханәсен әрәм итеп, яндырып бетерәләр.

1921 елгы ачлык вакытында халыкка ярдәм итү эшен оештыруга керешә, ләкин авырып китә һәм шул елның 9 октябрендә вафат була.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home