Альберт Хәсәнов - язучы |
|
|
|
Дүшәмбе, 17 Декабрь 2012 | Караулар : 10703 |
|
Альберт Бари улы Хәсәнов (17 декабрь 1937, Кече Кавал, Биектау районы, Татарстан) — татар язучысы.
Альберт Бари улы Хәсәнов 1937 елның 17 декабрендә Татарстанның Биектау районы Кече Кавал авылында укытучы гаиләсендә туган.
1961 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый, аннан соң озак еллар Татарстанның Лениногорск шәһәрендә «Ленин васыятьләре» исемле газета редакциясендә әдәби хезмәткәр, Лениногорск телестудиясендә һәм радиосында соңгы хәбәрләр бүлеге редакторы булып эшли. Шул елларда аның көндәлек матбугатта хикәяләре, очерклары басыла башлый. «Озын аяк» исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1966 елда дөнья күрә. Хәзер язучының, очерк җыентыклары белән бергә, дистәдән артык басма китабы бар. Альберт Хәсәнов хикәяләренең күпчелеге кече һәм урта яшьтәге балаларга адресланган булып, алар тематик яктан да бер-берсенә якын торалар. Автор үзенең әсәрләрендә яшь буынны табигатькә, хайваннар дөньясына сак мөнәсәбәттә булырга өнди.
«Бер сафта», «Юллар үргә илтә» кебек җыентыкларына тупланган очеркларында һәм документаль хикәяләрендә исә язучы хезмәт кешеләренең – бораучыларның, төзүчеләрнең күркәм образларын чагылдырырга омтыла. 1983 елда «Казан утлары» журналында Альберт Хәсәновның «Әбием ядкаре» исемле повесте басылып чыкты.
Альберт Хәсәнов 1982 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы. |
Артка
|