Нәби Дәүли – шагыйрь |
|
|
|
Чәршәмбе, 01 Июнь 2011 | Караулар : 13657 |
|
Нәби Дәүли – күренекле шагыйрь.
Шагыйрь 1910 елның 1 июнендә Әлки районының Яңа Камка авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Бик яшьли ятим калып, Царицын балалар йортында тәрбияләнгән. Шунда фабрика-завод мәктәбен тәмамлагач, Донбасс металлургия заводына эшкә җибәрелгән. 1931 елда Донецкида чыга торган “Пролетарий” газетасы редакциясенә күчә. 1932-1934 елларда армия сафларында хезмәт итә. Аннан соң, Казанга кайтып, яшьләр газетасы редакциясендә эшли.
Бөек Ватан сугышында катнаша, әсирлек газапларын кичерә. Сугыш беткәч, туган ягына кайту бәхетенә ирешә.
Шагыйрьнең сугышка кадәр үк “Бәхет”, “Ал чәчәк”, “Уйлар”, “Кырык шагыйрь” дигән китаплары дөнья күрә. Сугыштан соң аның “Яшәү белән үлем арасында” һәм “Җимерелгән бастион” дигән повестьлары, “Минем танышларым”, “Тамгалы бүре”, “Хәерле көн, дуслар” дигән хикәяләр, “Иртәнге җыр”, “Яңа көннәр туганда”, “Юлда очрашулар”, “Көндәлек дәфтәре” кебек шигырь җыентыклары басылып чыкты.
Шагыйрь 1989 елда вафат. |
Артка
|