Лирон Хәмидуллин — язучы |
|
|
|
Чәршәмбе, 10 Ноябрь 2010 | Караулар : 10441 |
|
Лирон Хәмидуллин — татар язучысы, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1977 елдан).
Ул Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында туа. Авыл мәктәбендә җиде класс тәмамлаганнан соң, тимер юл техникумында укый, 1951—1954 елларда армиядә хезмәт итә. Аннан кайткач, Орск шәһәрендә тимер юл участогы бригадиры, соңрак өлкән мастер була. 1961 елдан Казанда яши. Башта — Трамвай-троллейбус идарәсендә, 1967—1982 елларда СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры булып эшли.
Иҗат
Лирон Хәмидуллин әдәбиятка 60нчы елларда килә. Әдәби җәмәгатьчелек аның «Юлда» дигән хикәяләр җыентыгын һәм «Дала иртәсе» дигән повестен җылы кабул итә. Ул озак еллар тәрҗемә өлкәсендә эшли: үзбәк язучысы Ә.Мохтарның — «Чинар» романын, казакъ язучысы Ә. Әлимҗановның — «Отрар хатирәсе» дигән китабын, В. Быковның «Обелиск» һәм «Дожить до рассвета» дигән повестьларын татарчага тәрҗемә итә. |
Артка
|