Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

6-7 яшьлек балалар өчен шигырьләр

E-mail Принтерга pdf
(75 тавыш, уртача 4.03 )

Көз җитте

Муса Җәлил

Киң болыннарда,

Урман-кырларда,

Агачлар, гөлләр

Кибеп сулдылар.

Уйсу җирләрдә,

Елга, күлләрдә,

Көзге салкыннан

Сулар туңдылар.

 

Көннәр суынды,

Чишмәләр тынды.

Безне калдырып,

Кошлар да китте.

 

Кошлар шикелле

Бергә гөр килеп,

Мәктәптә укыр

Вакытлар җитте.

 

Көз

Резеда Вәлиева

Ни арада җәй үткән,

Алтын көз килеп җиткән .

Җимешләр өлгергәч, бакча

Бигрәк тә матур икән!

 

Алмалар әй уңганнар,

Кызарышып тулганнар,

Балга манып алганмыни,

Шундый татлы булганнар.

 

Әй ямьле дә урманда

Кояш карап торганда.

Тиен уйный сикереп,

Гөмбә утыра көлеп.

 

Очыргычлар ясадык без,

Китереп бар шартына

Һәм очырдык зәңгәр күкк ә

Киек казлар артыннан.

 

 

Чыршы

Габдулла Тукай

Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;

Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары.

 

Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен;

Хәстә төсле, арта сары төс алар да көн саен.

 

Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:

Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.

 

 

Кыш килде

Бари Рәхмәт

Килеп җитте кыш та.

Ай-яй, салкын тышта...

Өч ай торыр торса,—

Аның гомере кыска...

 

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән;

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

 

Саф һавага чыгып,

Таудан чана шуып,

Кышны ң салкыннарын

Җибәрәбез куып.

 

Ә кыш көлә-көлә

Битебездән үбә.

Алсу була безнең

Битләр шуңа күрә.

 

— Мин,— ди, — сезгә тиздән

Ёлкагызга киләм;

Яңа елны котлап,

Бик күп бүләк бирәм.

 

Чаңгы шусыннар дип,

Яудырдым мин кар, — ди, —

Оста шуучыга

Зур бүләгем бар,— ди.

 

Бабай кил ә диеп,

Җырлар өйрәнербез,

Гармун уйнап, биеп,

Җырлап җибәрербез.

 

Кыш килде

Галимҗан Латыйп

Урамнарга, бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

 

Урамга чыктык шаулашып,

Йортлардан чана тартып;

Уйныйбыз учта йомарлап,

Юеш кар тубы атып.

 

Яңа яуган кар шыгырдый

Өстенә баскан саен,

Курыкмыйча каршылыйбыз

Салкын кыш аен.

 

Һава саф — рәхәт суларга,

Яп-якты бөтен урын.

Кыш бабай килде кунакка,

Җи р киде йомшак тунын.

 

Җилләр җыры

Мансур Крыймов

Илләр ашып,

Карлар ташып

Выжылдыйбыз:

«Выж-ж!»

 

Юллар көрәп,

Карлар иләп,

Без эшлибез

«Эш-ш-ш-ш!»

 

Биеп-чөеп,

Көртләр өеп,

Без җырлыйбыз:

«Ыж-ж-ж-ж!»

 

Тиргә батып,

Тирмән тартып,

Без түгәбез

«Көч-ч-ч-ч!»

 

Каршы җилгә

Чыксаң юлга,

Билләреңне

«Бу-у-у-у!»

 

Тунсыз булсаң,

Бездән туңсаң,

Кулларыңны

«Ууу-у-у-у!»

 

Җепшек көндә

Җәүдәт Дәрзаман

Бүген иртән көн җепшеткән,

Кар явып үткән иде.

Без, малайлар, мондый көнне

Зарыгып көткән идек.

 

Йөгереп чыктык урамга,

Кар атышып уйнадык.

И уйнадык, и уйнадык,

Тик барыбер туймадык.

 

— Әйдә,— диде шунда кемдер,-

Кар бабай ясыйк бергә!

Вил чапты кишер алырга,

Нил йөгерде күмергә.

 

Ә дигәнче үсте бабай —

Үзебездән дә биек.

Эчкә сыймый шатлыгыбыз -

Киттек тирәли биеп.

 

Күмер күзләр янып тора,

Тап-таман чиләк бүрек.

Кар бабабыз җанл ы кебек,

Китеп бармасын берүк...

 

Яз

Нури Арслан

Бөре чуклары белән,

Сыерчыклары белән

Яз килә, яз килә.

Яз ишекләрдән керә,

Яз тәрәзәдән көлә,

Кар суында йөгерә,

Яшеллеккә төренә.

Яз ләйсән булып ява,

Яз күкри-тетри һава.

Яз кошлар белән кайта...

Язны һәркем ярата.

 

Кошларга бүләк

Зәки Нури

Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта: сагындырган

Туган-үскән җирләре.

 

Көннәрен юлда үткәреп,

Куанышып очалар,

Канатларына күтәреп,

Яз китерә ич алар.

 

Килсен әйдә, килсеннәр,

Без — дуслары кошларның.

Оялар куйдык, керсеннәр,

Бүләге, дип, дусларның.

 

Һәр җирен тикшереп кат-кат,

Оялар сайласыннар,

Сайрасыннар безне мактап,

Шатланып сайрасыннар.

 

 

Кара карга

Әминә Бикчәнтәева

Кара әле, дустым, кара,

Кара карга очып бара,

Син беләсеңме, Гөлсара,

Ул да бит сөйләшә ала.

Ишетәмсең: — Кар да кар! — ди, —

Тиздән эреп бетә кар, — ди. —

Канатымда хатым бар,— ди. —

Буең җитсә, тартып ал, — ди.

Укымый да беләбез бит,

Хатында ни язылганын:

Бөтен кошлар хәбәр иткән

Матур язны сагынганын...

 

Ала карга

Фәнис Яруллин

Ала карга нигә ала,

Белә моны кайсыгыз?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Авыртмасын башыгыз.

 

Бик-бик элек, кош-кортларга

Кием өләшкән чакта,

Ала карга бар кошлардан

Килгән, ди, иң-иң артта.

 

Ул килгәнче кара тунны

Алган, ди, кара карга.

Ә ак тун эләккән булган

Өлгер акчарлакларга.

 

Ала каргага калган, ди,

Тик ала-кола тире.

Ала-коладан тектергәч,

Тун булган ике төрле.

 

Шулай да ул шат икән ,

Туны җылы, шәп икән.

Туны шәп булгач, карга

Китми җылы якларга.

 

 

Каргалар шәһәре

Гәрәй Рәхим

 

Язын ерак-ераклардан

Очып килде каргалар,

Тал башына зур бер шәһәр

Төзеп куйдылар алар.

 

Берәүләре йөк ташыйлар —

Чыбык-чабык, йон, салам,

Калганнары төзүчедәй

Оста итеп йорт сала.

 

Урамнары шундый кызык —

Ботак саен бер урам.

Бер карга хәтта үзенә

Ике катлы йорт корган.

 

...Озакламый һәрбер йортта

Нәни каргалар туды.

Тиз арада бар шәһәргә

Карга баласы тулды.

 

Шунда гына төшендек без,

Шаккатып калдык мәгәр —

Балалар бакчасы итеп

Төзелгән бит бу шәһәр.

 

Бу бакчада «Карр-карр» дигән

Бердәнбер көй оталар.

Вакытлары бик тыгыз шул —

Көн буе җим йоталар.

 

Әлифба өйрәнмиләр,

Белмим, нәрсә көтәләр.

Тик шулай да «р» хәрефен

Бик тә оста әйтәләр.

 

Кайтыгыз , кошкайлар!

Роберт Миңнуллин

Кайтыгыз инде, кошкайлар!

Сагындык үзегезне.

Кайтырлар дип, зәңгәр күктән

Алмыйбыз күзебезне.

Каеннар көтә зарыгып,

Зәңгәр яз көтә сезне.

Үзегез дә очрашуны

Көздән үк көтәсезме?

Туган якның бизәге сез,

Туган якның җан ы сез.

Туган якка сез бик кирәк,

Онытмагыз аны сез!

Ярый әле киткән чакта

Бөтенләйгә китмисез.

Яз быел да бигрәк гүзәл —

Тик сез генә җитмисез!

 

Карлыгач

(Өзек)

Габдулла Тукай

 

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

 

Ул көн буе авызы белән балчык ташый,

Балчык белән матур итеп оя ясый.

 

Күп эшләде иренмичә; бара-бара

Чыгарды ул матур-матур балалар да.

 

Ачыксалар карлыгачның балалары,

Чебен-черки тотып кайта аналары.

 

Кәккүк

Әхмәт Исхак

Якты яз җиткәч,

Яшел урманнан

Кәккүк тавышы

Яңгырый һаман :

Кәккүк! Кәккүк!

Кәккүк! Кәккүк!

Башка кошлар күк

Ул оя кормый,

Үстерми бала,

Җырлы й да җырлый :

Кәккүк! Кәккүк!

Кәккүк! Кәккүк!

Ул чит ояга

Күкәйләр салган,

Эзли шуларны

Кычкырып һаман:

Кәккүк! Кәккүк!

Кәккүк! Кәккүк!

 

Чыпчык

Разил Вәлиев

Шау чәчәк атты

Безнең алмагач.

Чыпчы к җим эзли —

Әллә инде ач?..

 

Күзәтеп торам

Шушы чыпчыкны:

Оча да оча —

Ачуым чыкты.

 

Килә дә куна,

Алмый да уйга:

Алмагачның бит

Чәчәген коя.

 

— Кит моннан,— дим мин, —

Кит, — дим, — шаярма!

Югыйсә безнең

Бозылыр ара.

 

Куркытмак булып

Алам кулга таш.

Ә ул туктамый,

Чыркылдый тоташ.

 

— Мин,— ди, — уйнамыйм,

Чүплим кортларны;

Кортларның миннән

Оча котлары.

 

Кортны кабам да

Ояма очам:

Балаларым тук,

Үсә алмагач.

 

...Һәм очты чыпчык —

Күккә үк ашты.

Ә мин, оялып,

Ташладым ташны.

 

Тәмле җәй

Шәүкәт Галиев

Аланнарда — җиләк исе,

Басуларда — иген исе,

Җәйләүләрдә — сөт исе...

 

Тагын аллы-гөлле чәчәк,

Кайнар кояш өстисе —

Шушы булыр җәй төсе!

 

Иң күңелле чак

Бари Рәхмәт

Җәйне көтәбез

Кайчан җитә, дип.

Җиткәч куркабыз

Үтеп китә, дип.

 

Җәй үзе шуны

Сизгән шикелле

Кыскарта төнне,

Озайта көнне.

 

Кояш соң бата,

Төннән таң ата;

Айга эш тә юк.

Ял итеп ята.

 

Кояшка эш күп:

Ул таңнан тора.

Иген уңдыра,

Безне кыздыра.

 

Безгә миләшләр,

Җиләкләр пешерә,

Яхшылык кына

Эшли кешегә.

 

 

Яңгыр, яу !

Резеда Вәлиева

Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу

Көмеш кадак, ука бау...

Яу син, яу, килеп кенә,

Тыпырдап биеп кенә;

Чамасын белеп кенә,

Җиргә ямь биреп кенә.

 

Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу.

Көмеш кадак, ука бау!

Яу син, яу көмеш булып,

Безгә гөлҗимеш булып,

Зәңгәр чәчәкләр булып,

Ал-кызыл мәкләр булып.

 

Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу!

Көмеш кадак, ука бау...

Җиргә татлы дым булсын,

Игеннәр гөрләп уңсын,

Бар дөньяга нур бөркеп,

Туган җир балкып торсын!

Яңгыр, яу!

 

 

Кемнең кулы барды икән?

Хәкимҗан Халиков

Күпме гөлдән берәү калган,

Анысы да җиргә ауган,

Өстендә чык бөртекләре;

Чыкк а түгел, күз яшенә

Чыланган күк керфекләре.

 

Берәрегез күрмәдеме:

Бакчадагы гөлләремне

Кайсы өзеп алды икән?

Матурлыкка кагылырга

Кемнең кулы барды икән?!

 

Гөл янында

Әнәс Кари

 

Чыккан иде Вил

Күңел ачарга,

Ал чәчәкле гөл

Күрде бакчада.

 

Әй, чәчәкләре

Матур бу гөлнең!..

Кулы берсенә

Сузылды Вилнең.

 

Яратканын ул

Алды да өзеп,

Тагын үрелде:

Булмый бит түзеп.

 

Ләкин әйтте гөл:

«Кадерлем, җитәр,

Алай күп өзсәң,

Бар ямем бетәр.

 

Иртәгә бире

Чыксаң тагын да,

Бер матур чәчәк

Бирермен шунда».

 

Гөлнең сүзенә

Вил карышмады,

Һәм шуңа гөл дә

Яратты аны.

 

 

Миләүшә чәчәге

Самат Шакир

Күгәрчен түше кебек

Төрле төсләргә керәм;

Төс белән генә мактанмыйм,

Тәмле исләр дә бирәм.

 

Миннән сыгып алган суны

«Ислемай» дип йөртәләр.

Бәйрәм көнне костюмнарга,

Күлмәкләргә сөртәләр.

 

Кыңгырау чәчәкләр

Самат Шакир

 

Кыңгырау чәчәкләр җилдә

Баш иеп серләшәләр.

Бер-берсенә карап, алар

Үзара сөйләшәләр:

— Охшасак та кыңгырауга,

Шалтырап чыңламыйбыз.

«Эт эчәгесе» шикелле

Үләнгә чорналмыйбыз.

— Җил чыкса, сыгылабыз без,

Өзеп алмасын, диеп.

Җил исмәгән вакытта да

Торабыз башны иеп.

 

 

Тузганак чәчәге

Самат Шакир

«Тузганак» дип әйтсәләр дә,

Тузгыганым юк бер дә.

Алтын сымак чәчәк атып

Утырам, балкып җирдә.

 

Мин хезмәт итәм кешегә,

Миндә көннең сәгате.

Таң белән бергә уянам —

Шундый минем гадәтем.

 

Төш җитүгә күзем йомам,

Көн яктысын аз күрәм.

Яңгыр яуса, көн буена

Керфек ачмый яшь түгәм.

 

Зәңгәр чәчәк

Самат Шакир

Арыш арасында үсәм,

Зәп-зәңгәр чәчәк атам.

Тик кешеләр яратмыйлар,

Утыйлар төрле яктан.

— Матур чәчәк булсаң да син,

Монда үсмә, кит, — диләр. —

Түтәлдә үс, кадерең булыр,

Ә монда син — чүп,— диләр.

 

 

Мәк чәчәге

Нур Гайсин

Безнең бакчаны матурлап

Балкып утыра бер мәк,

Әйтерсең ул яңа тегеп

Кигән ал ефәк күлмәк.

 

Мин теләп аны өзәргә

Китергән идем учны,

— Тимә, тимә!— дип, бал корты

Янымда выжлап очты.

 

Тукранбаш

Мәрзия Фәйзуллина

Тукранбашлар кызыл хәтфә

Түбәтәйләр кигәннәр,

Түбәтәйләрне карарга

Бал кортлары килгәннәр.

 

Гөләп чәчәге

Самат Шакир

Тәбәнәк кенә куакта

Җилдә җилфердәп үсәм.

Ал, кызыл ефәк кебек мин,

Хәйран калырсың күрсәң!

 

«Күкрәгемә кадыйм»,— димә,

Сабакта — очлы угым;

Өзәргә теләсәң әгәр,

Чәнчеп алырмын кулың.

 

Кашкарый

Рафис Корбан

Сентябрьдә чәчәк аткан,

Көз димәгән кашкарый .

Җылыт әле, дигән сыман

Үзе кояшк а карый.

 

 

Урманда

Роберт Миңнуллин

Биредә кошлар, җәнлекләр

Читлеккә ябылмаган.

Урманы да койма белән

Уратып алынмаган.

 

Ул куяннар, ул пошилар,

Ул керпеләр, тилгәннәр

Казандагы зоопарктан,

Ахры, качып килгәннәр.

 

Алар безне күргәчтен,

Без урманга кергәчтен,

Тизрәк качып китәләр,

Тизрәк очып китәләр.

 

Юкса без ул җәнлекләргә,

Кошларга тиябезме?

Алар бит матурлый гына

Әйләнә-тирәбезне.

 

Без бит яратабыз гына

Аларны — белдегезме?!

«Курыкмагыз!»— дияр идем,

Белсәләр телебезне.

 

Белмиләр шул. Алар шулай

Гел качарга торалар.

Зоопаркка ябарлар, дип,

Куркып качадыр алар.

 

 

Зоопаркта

Разил Вәлиев

Бервакытны әтием

Алып барды шәһәргә,

Зоопаркта күрдек без

Бүреләр, төлкеләр дә.

 

Читлектәге арслан

Йөрми җәнлек ауларга.

Китә алмый моннан ул

Туган иле — тауларга.

 

Лачын салган канатын, —

Сусаган ул иреккә,

Моңсу күзен төбәгән

Биеккә, зәңгәр күккә.

 

Маймылга конфет биреп,

Өйгә кайтып киттек тә.. .

Кызганып йөрим хәзер:

Яшәү читен читлектә.

 

 

Кошларга

Габдулла Тукай

Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;

Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.

 

Җырлагыз сез күңелегезгә тәңре нәрсә салганын;

Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.

 

Би к тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим;

Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?!

 

Курыкмагыз — яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;

Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.

 

Фатыйма белән Сандугач

Габдулла Тукай

Фатыйма:

Ни өчен син сайрамыйсың, Сандугач?

Шат була күңлем минем син сайрагач.

 

Читлегең әйбәт, яныңда бар ашың:

Ник күңелсез син болай, бөктең башың?

 

Сандугач:

Аһ, минем сайрар җирем урман иде,

Анда һәртөрле кызык тулган иде.

 

Мин бу җирдә нигә шатлык күрсәтим?

Анда өч баш кошчыгым калды ятим!

 

Һә м мине анда тагын дустым көтә,

Сагына ул, саргая ул, ут йота.

 

Белмисеңме син: читен мәхбүслек[1] ул,

Булса да алтын, һаман да читлек ул.

 

Фатыйма:

Йә, алайса, мин ишек ачтым сиңа:

Бар, азат бул, кыл миңа изге дога.

 

Бар, җаным, инде яшел урманга оч,

Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш !

 

Тукран

Нәҗип Мадъяров

Колагын агачка терәп

Нәрсә тыңлый ул анда?

Әллә берәр хәвеф-хәтәр

Булды микән урманда?

 

Тыңлый өскәрәк менеп тә,

Түбәнрәк төшеп тә.

Кунарга шәт урын тапмый,

Ахрысы, берничек тә.

 

Әһә, бер турына гына

Тукталды тукталуын.

Шулай да ул турының да

Тыңлап чыкты як-ягын.

 

Һәм , ниһаять, бик тырышып

Тукылдата башлады,

Күп тә үтми агачтагы

Кортны табып ашады.

 

Җәнлекләр

Мәрзия Фәйзуллина

Куркак куян, болан, поши,

Төлке, аю һәм бүре —

Кышк ы туннарын салалар

Яз җитүгә һәрберсе.

 

Җәнлекләрнең йон койганын

Кызылтүш күзләп тора.

Һәм аларны ваклап ташып,

Бик матур оя кора.

 

Нәфисә

Әхмәт Исхак

Түтәл сакларга куштылар

Нәфисәгә.

— Тимәсен кош-корт,— диделәр,

Яшелчәгә!

Нәфисә бик тырыш кыз ул —

Торды сакта,

Җәй буена күзен йөртеп

Һәр дүрт якка.

Рәшәткәгә кунса хәтта

Берәр кошчык,

Нәфисәбез чапты шунда,

Чыбык тотып.

Кая инде якын килү

Тавык-чебеш!

Берәр чыпчык күренсә дә,

Куды: «Көш! Көш!»

Түтәлләре ышанычлы

Кулда хәзер,

Керә алмый сыерчык та

Монда хәзер.

Шулай итеп җәй көннәре

Үтеп китте.

Яшелчәне җыяр вакыт

Килеп җитте.

Түтәлләрне әниләре

Тикшерсәләр —

Кортлап беткән андагы бар

Яшелчәләр!

 

 

Ятим тургай

Хәкимҗан Халиков

— Тургай, нигә моңлы син?

Нигә болай елыйсың?

— Инде елап ардым мин:

Япа-ялгыз калдым мин.

 

— Абау, шулай укмыни?

Балаларың юкмыни?

 

— Аждаһадай коточкыч

Мәрхәмәтсез бер очкыч

Агу сипте басуга:

 

Балаларым барсы да

Шундук үлеп беттеләр...

Мине ятим иттеләр.

 

Әле безнең кадерне

Тора-тора белерсез.

Тургайларны бервакыт

Төштә генә күрерсез...

 

Белмим, нинди кеше сез?

Нишлисез?!

 

Бу — кайвакыт ? Әйт, балам!

Ләбиб Лерон

Күз төпләрен угалап,

Кояш уянып килә.. .

«Кик-ри-күк! Торыгыз!»— дип,

Әтәч куанып көлә.

Кеше эшкә кузгала —

Бу — кайвакыт? Әйт, балам! (Иртә)

 

Ак болытлар, кызарып,

Еракларга юл ала.

Биек таулар артына

Кояш кереп югала...

Көн сүрелә кай ара —

Бу — кайвакыт? Әйт, балам! (Кич)

 

Сайрар кошлар «чут» та «чут»

Гөрләшә дә серләшә.

Агачларның яфраклар ы

Лепер-лепер сөйләшә...

Күктә кояш чайкала —

Бу — кайвакыт? Әйт, балам! (Көндез)

Тәрәзәдән ай карый,

Йолдызлар җем-җем яна .

Акрын гына, талгын гына

Тынлык иңә дөньяга...

Кеше йокыга тала —

Бу — кайвакыт? Әйт, балам! (Төн)

 

Ташбака

Мәрзия Фәйзуллина

Ташбака кая барса да,

Төнлә, көндез, кич, иртә,

Үзенең таза таш йортын

Сыртына салып йөртә.

 

Берәр хәвеф-хәтәр күрсә,

Шул йорт эченә кача.

Тик куркыныч беткәч кенә

Ул таш ишеген ача.

 

Кояшлы уен

Эльмира Шәрифуллина

Яуды яңгыр, яуды яңгыр,

Күлләвекләр җыелды.

Чулт-чулт итеп агачлардан

Шук тамчылар коелды.

 

Шатлыгыннан кош сайрады,

Кояш чыкты ялтырап.

Ап-ак томан җиргә ятты

Иртә таңнан, ял сорап.

 

Әнә салават күпере —

Ал, кызыл басмалары,

Гүя ул нәни кызларны ң

Чәчүргеч тасмалары.

 

Уянды бөтен табигать,

Гөлләр нурга коенды.

Яңгыр үзе башлап китте

Бу кояшлы уенны.

 

 

Август

Дамир Гарифуллин

Җиләкләр беткән чаклар,

Шомыртлар кипкән чаклар.

Бәрәңге үскән чаклар,

Алмалар пешкән чаклар.

 

Миләшләргә бүрек-бүрек

Кызыл ут капкан чаклар.

Арыш башакларын уып,

Куаныч тапкан чаклар.

 

Төрле-төрле эшләпәле

Гөмбәләр үскән чаклар.

Бөтен авыл белән бергә

Уракка төшкән чаклар.

 

Өем-өем помидорлар

Кызарып яткан чаклар.

Җи р җимертеп болыннарда

Колыннар чапкан чаклар.

 

Белдеңме инде син, дус,

Менә нинди ул август!

 

 

Кырмыскалар илендә

Факил Әмәк

Җәйнең матур көнендә

Күзәт әле, иренмә —

Көне буе эш кайный

Кырмыскалар илендә.

 

Ничек төзи белгәннәр:

Өйләре катлы-катлы.

Озын, урау юллардан

Чабалар бер-бер артлы.

 

Яңгыр килсә — посалар,

Өйләре—җылы, җайлы.

Бергәләшеп яшәгәндә

Башта юк һич тә кайгы.

 

Нәни генә кырмыска,

Ямьнәр өсти тормышка.

Җәй эшләсә, ял итәр —

Ерак калмады кышка.

 

 

Бака

Әнәс Кари

Камышлы күлдә,

Куак төбендә

Ята быгырдап

Зур башлы бака.

Батып һәм калкып,

Су дулкынлатып,

Тынмый кычкыра:

«Бака-ка-ка-ка!»

 

Аяз көннәрдә,

Кояш көлгәндә,

Куак төбеннән

Өскә чыга ул,

Авызын ачып,

Түмгәккә басып,

Камы ш аралай

Черки куа ул...

 

Черкиләр тотса

Һәм ялмап йотса,

Ярсып сикерә

Мактанчык бака.

 

Күл сазлыгында

Ул, бата-калка,

Тагын кычкыра:

«Бака-ка-ка-ка!»

 

Песи, песи, пескәем...

Дамир Гарифуллин

 

Песи, песи, пескәем,

Нигә качкан төскәең?

Тычкан тотмадыңмыни,

Озак йокладыңмыни?

 

Сөт бирмәделәрмени,

Нык тиргәделәрмени?

 

Ә песи әйтә: — Мияу,

Мин һәрвакытта уяу,

Тычканнар миннән поса,

Күсенең коты оча.

 

Олылар шуңа күрә

Миңа тәмле сөт бирә.

 

Тик менә Айрат кына

Кылана харап кына:

Йә аягыма баса,

Йә ул койрыктан аса.

 

Шуңа качкан төскәем,

Шуңа яшьле күзкәем...

 

Тик Айратка әйтегез,

Ул зур дип тормыйм әле.

Тагын миңа тисә ул,

Борынын тырныйм әле.

 

Ат яратучы малай

Равил Фәйзуллин

 

Поездга да утырган бар...

Ә мин атны яратам!

Атта рәхәт! Кая телим —

тезгенне генә тартам!

 

Поездлар баралар алар

бер салган эздән генә...

Аннан дөньяны күрәсең

фәкать тәрәзәдән генә.

 

Атта —

телим — кырга чыгам,

телим — тауларга менәм!

Иреклекне тою рәхәт,

куышып җилләр белән!

 

Ата каз

Эльмира Шәрифуллина

Күргәнегез бармы сезнең

Ата каз биегәнен,

Нәни бәбиләре чыккач,

Кычкырган, сөенгәнен.

 

Ул кыйгылдап, әнкә казны

Яратып сөйләшкәнен,

Сары йомгак бәбкәләргә

«Гаң-гаң» дип эндәшкәнен.

 

Таң атты дип шатланса да,

Юаш икән бу, димә:

Ата каз булганда берүк

Бәбкә янына килмә.

 

Каз бәбкәләре

Әхмәт Рәшит

Каз бәбиләре — бәбкәләр,

Би-би-би-би-бип, диләр,

Үсәсе килә би-ик, диләр,

Җимне күбрәк сип, диләр,

Син юмарт Ләбиб, диләр,

Кызганмый сип, бип, диләр,

Әтиебез ачуланыр,

Әниебез ачуланыр —

Үзең читкә кит, диләр.

 

БАЛАЛАР ТОРМЫШЫ

 

Санарга өйрәнәбез

Роберт Миңнуллин

Берәү,

икәү,

өчәү,

дүртәү...

Санарга өйрәнәбез,

Әллә никадәр сан белеп

Кайтабыз өйләргә без.

Без саныйбыз да саныйбыз,

Саный-саный арыйбыз.

Ялгышып та алгалыйбыз,

Тагын санап карыйбыз,

Менә болай саныйбыз:

Берәү,

икәү,

өчәү,

Аннары дүртәү, бишәү...

Алтау,

җидәү,

тугыз,

унау —

Барысы була ничәү?

Санаган саен, саннарым

Күбәя-арта бара.

Тик бу юлы ни өчендер

Бер бармак артып кала.

Берәү,

икәү.

Әһә, белдем!

Качып калган бер «сигез».

Менә хәзер саннар белән

Бармакларым бертигез.

 

 

Унга кадәр

Клара Булатова

Марсның бармаклары —

Санагыч таяклары.

Бер турайта, бер бөгә,

Унга кадәр сан белә.

Әти белән әни, ди,

Бабай белән әби, ди,

Үзем, абый һәм апа,

Боларга кушкан чакта

Бозау белән песи, ди,

Алай да җитешми, ди,

Этемне дә син куш, ди,

Унынчысы — Актүш, ди.

 

Бармаклар җитми

Бари Рәхмәт

«Бер, ике...» дип, Халидә

Бармак белән саный да,

Туктап кала «ун» дигәч тә,

Әнисенә карый да.

 

Әнисе: — Аппагым,— ди, —

Сана, сана тагын,— ди.

— Ничек саныйм,— ди Халидә,—

Бетте бит бармагым,— ди.

 

Табышмак әйтешү

Дамир Гарифуллин

Көн дә бергә җыелып, —

Буламыни тыелып,—

Берәүнең башлау җитә,

Табышмак әйтү китә:

— Боз дисәң, боз түгел ул,

Тоз дисәң, тоз түгел ул.

Кар дисәң, кар түгел ул,

Бал дисәң, бал түгел ул.

Әбиләр дә ярата,

Нәниләр дә ярата,

Кашык белән аз-аз кабып

Ашыйлар бөтен җирдә.

Нәрсә ул?— ди Гөлгенә

Җавап инде бер генә:

«Морожный!»— диләр өзеп.

Айнур да тормый түзеп:

— Көн болытлаган чакта,

Әллә кайда еракта

Хәтәр көтүче йөри,

Озын чыбыркы сөйри...

Әй шартлата шарт та шорт,

Чыбыркысы ялт та йолт.

Күк йөзен йөзгә телә,

Нәрсә ул, кемнәр белә?

— Мин беләм!— ди бер малай,

Көттереп тормый алай.

Бөтенесен дә узып:

— Яшен ул!— диде сузып.

Табышмак әйтә Чулпан,

Башларын вата Чулпан:

— Бер озын аркан ята,

Үз-үзен уктай ата.

Карап торсаң бик кызык ,

Кайчакта кызып-кызып

Әллә кая юнәлә,

Ә кайчакта төйнәлә...

Үзе кайчак сызгыра,

Үзе кайчак ыжгыра,

Ә кайчакта шым гына

Качып китә тын гына.

Айгөл Наилә белән:

— Елан ул,— диләр,— елан!

Мин дә табышмак әйтим

Диеп кушыла Хәким:

— Кара җәймә өстенә

Утлы борчак түгелгән.

Моңа инде җавапны

Табу кыен түгел лә.. .

— Йолдызлар ул, йолдызлар!—

Диеп кабатлый кызлар.

— Болытлардан юл ала,

Җиргә кереп югала...

— Яңгыр ул!— дип, шунда ук

Әйтеп куя бер бала.

Көн дә шулай җыелып, —

Буламыни тыелып,—

Берәүнең башлау җитә,

Табышмак әйтү китә.

 

Сызыклы уен

Заһирә Гомәрова

 

Гел уйныйбыз «сызыклы»,

Бу уен бик кызыклы ,

Уен шарты бер генә —

Сикергәли бел генә.

 

Бер аяклап атларга,

Тигезлекне сакларга,

Сызыкларга басмаска,

Күзләреңне ачмаска.

 

Зур шакмаклар сызабыз,

Күзне йомып узабыз,

Шундый уен «сызыклы»,

Уйнавы бик кызыклы .

 

Әби белән Нәби

Әхмәт Рәшит

Карлар ера-ера

Әби суга бара.

Авыл коесына

Шактый ерак ара.

 

Йә сөртенеп ала,

Йә төртелеп кала;

Тормыш итүләре

Ялгыз кыен аңа.

 

Аның атлауларын

Күргәч бер көн Нәби,

Чиләкләрен алып,

Әйтте: «Яле, әби,

Җилтерәтеп кенә

Үзем илтеп куйыйм —

Әле көн бик озын,

Көтеп торыр уен».

 

Һәркөн, карлар ерып,

Суга бара Нәби.

«И тәүфыйклы җан», — дип,

Рәхмәт укый әби.

 

Әти кайтыр эштән. .

Ямаш Игәнәй

Һәммәсе дә әзер:

Чәй кайнаган күптән,

Мичтә бәлеш пешкән..

Тик әтинең кайтып

Җитәсе бар эштән.

 

Тынлык. Сәгать кенә

Тек-тек килә өйдә.

Барыбыз да көтә:

Әни, мин, кечкенә

Миләүшә бишектә.

 

Кайтып керер әти,

Әниемне үбәр,

Мине күккә чөяр.

Бишегеннән алып,

Миләүшәне сөяр.

 

Идән юганымны,

Су китергәнемне

Әни аңа сөйләр.

И сөенер әти,

Улым уңган, дияр!

 

Сагынып, зарыгып

Барыбыздан битәр

Әтине мин көтәм:

Ул кайтудан да зур

Шатлык бармы икән,

Бу дөньяда бүтән?..

 

Чикләвеккә баргач

Рафис Корбан

Куаклыкта нидер бар,

Куркыта керергә дә.

Барып күрергә түгел,

Янында йөрергә дә.

 

Куаклыкта нидер бар,

Шомлы карап тору да.

Күп укысаң шулай ул

Шүрәлеләр турында.

 

Батыраеп бардым да

Кердем куак эченә!

Никадәрле чикләвек

Җые п алдым учыма!

 

Батырлык ул куркудан

Көчлерәк була икән.

Батыр булсаң, яныңнан

Курку тиз шыла икән!

Сансыз малай

Бикә Рәхимова

Чабып килеп бер малай

Ак каенга атылды:

Ботагына ябышып,

Әй, атынды, атынды.

 

Һаман атынды малай,

Әллә ниләр кыланды...

Шарт итеп сынган ботак

Җиргә төшеп сыланды...

 

Әй, елады ак каен,

Әй, елады ботагы...

Малай — ялт икенчегә,

Асылынды бит тагы...

 

Бу елауны ишетеп,

Көтү-көтү чыпчыклар

Куаклар арасыннан

Очып килеп чыктылар.

 

Аяусыз малай, диләр,

Бик сансыз малай, диләр.

Алты яшькә җитсә дә,

Тәртипсез малай, диләр.

 

Аңлыймы соң бу малай

Ни кылганын чып-чынлап?

Әлегә баш очында

Чыпчыклар оча чырлап...

 

Кырдан кайткач

Хәкимҗан Халиков

Бүген бер дә кыстатып

Утырмадым табында.

Әни нәрсә китерсә —

Ялт иттердем барын да.

 

Бәрәңгесе дә бүген

Шундый тәмле, ярмалы...

Тик бер кабым ипине

Кабар җирем калмады.

 

Киткән чакта табыннан

Әни шундый мактады,

Ә дәү әти нигәдер

Мактарга сүз тапмады.

 

Авыр сулап куйды да:

— Улым,— диде,— их сине!..

Китәләрме калдырып

Бер кабымлык ипине?

 

Ипекәй

Хәкимҗан Халиков

Бала:

Яхшы беләм игеннең

Кара җирдә үскәнен,

Урган чакта әтинең

Манма тиргә төшкәнен.

Нигә алтын төсле соң

Ындырдагы көшелләр?

Ипекәй:

Үстергәнгә кадерләп

Алтын куллы кешеләр.

Бала:

Оны ап-ак! Бу аклык

Каян килгән соң аңа?

Ипекәй:

Ак булган ул, игенче

Күңеле ак булганга.

Бала:

Ашаганда телемне

Йота яздым әле мин.

Ипекәй:

Беләсеңме, әниең

Пешергәнгә тәмле мин.

Бала:

Валчыгын да калдырмыйм

Ашаганда табында.

Ипекәй:

Әгәр эшләп ашасаң,

Тәмлерәк мин тагын да.

Бала:

Кайдан алып, безгә син

Шулкадәр көч бирәсең?

Ипекәй:

Миңа күпме кешенең

Көче кергән, беләмсең?

 

 

Эш табыла кемгә дә

Энҗе Мөэминова

Бөтен кеше эштә бүген,

Бөтен кеше өмәдә.

Өмә булгач, өмә инде,

Эш табыла кемгә дә.

Гөр-гөр килеп күгәрченнәр,

Биеп йөри тирәдә.

Алсу белән Гүзәлия

Аларга җим сибәләр.

Әтиләр түтәл күтәрә,

Гөл утырта әниләр.

Арбадагы бәбиләрне

Тирбәтәләр әбиләр.

Бабайлар өйрәтеп тора:

Чокы р казый малайлар.

Агач утырта урамга

Олы-олы агайлар.

Бөтен кеше эштә бүген,

Бөтен кеше өмәдә.

Өмә булгач өмә инде,

Эш табыла кемгә дә.

Өмәне көтеп алалар

Көткән кебек бәйрәмне.

Нинди көн соң өмә көне?

Эш көнеме? Бәйрәмме?

 

Безнең китапханәдә

Зәкия Туфайлова

Безнең китапханәбез

Җылы , кояшлы, иркен.

Дөрестән дә, эш беткәч,

Шунда киләбез һәр көн.

Гөлләр белән бизәлгән

Якты уку залы бар.

Ул рәсемле журналлар,

Ни телисең, бары бар.

Телисеңме, ал, укы

Космонавтлар турында,

Телисеңме, дөнья гиз,

Утырып бер урында.

Монда һәркем бик тыйнак,

Беркем утырмый уйнап,

Утыралар шым гына,

Барын белеп, тын гына.

Йөреп тора зур сәгать,

Тик тормаучы шул гына:

— Келди-келди-келди,—ди,—

Кем күбрәк белде?— ди.

 

Кәләпүшем, кәләпүш

Резеда Вәлиева

Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән,

Туган көнгә дәү әтием

Кәләпүш алып килгән.

 

Кәләпүшемне кидем мин,

Көзге каршына килдем.

— Менә шушындый була ул —

Татар малае!— дидем.

 

Кәләпүшем, кәләпүш,

Энҗе-мәрҗәннәр чиккән .

Чиккә н кәләпүш үземә

Бигрәк килешә икән.

 

Инде җырлы й да беләм мин,

Инде бии дә беләм.

Сәхнәләрнең түрендә мин

Кәләпүшкәем белән.

 

Әнием дә бик сөенде,

Кочаклап алып сөйде.

Котлы булсын кәләпүшең,

Бигрәк килешә, диде!

 

Кәләпүшем, кәләпүш,

Укалыдыр читләре.

Шундый матур кәләпүшле

Малай булдым бит әле!

 

Энҗе-мәрҗән калфагым…

Резеда Вәлиева

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә,

Энҗе калфак, үзе ап-ак,

Бик килеш ә йөземә.

 

Энҗе-мәрҗән калфагым а

Йөрим сөенеп кенә,

Сәхнәләргә чыгып лсырлыйм,

Калфаклар киеп кенә.

 

Әй калфагым, калфагым,

Калфаклар кия р чагым.

Күңелемә ямь бирүче

Нур булды шул калфагым.

 

Көзгеләргә күзем салса м

Хәйран калам үзем дә:

Җем-җе м энҗе-мәрҗәннәрнең

Нуры уйный йөземдә.

 

Калфагымны ң матурлыгы н

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Энҗе калфак кигән кы з ул —

Татар кызы, дисеннәр.

 

Әйлән-бәйлән

Роберт Миңнуллин

Сез дә безгә кушылыгыз —

Без шатлык таратабыз,

Тирә-якны яңгыратып

Җырларг а яратабыз.

 

Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән,

Безнең белән, безнең белән әйлән!

Җыр ул — канат,

Җыр ул — бәйрәм!

 

Без биибез тыпыр-тыпыр,

Без биибез тып татып.

Бер башласак, бик тиз генә

Булмый безне туктатып-

 

Йәгез, сез дә кушылыгыз,

Утырмагыз, торыгыз!

Җырлый-җырлый биик әле,

Сез кул чабып торыгыз.

 

Бииләр итек , читекләр

Шәүкәт Галиев

Гармун уйныйм, гармун уйныйм,

Һаман гармун уйныйм мин,

Остарып җиткәч , барсын да

Биетергә уйлыйм мин.

 

Учларыңны шакылдатып,

Чәчләреңне сыпыр да

Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,

Тыпыр-тыпыр тыпырда.

 

Әй, бии итек, читекләр!

Әй, уйныйм мин, уйныйм мин,

Минем кебек шәп гармунчы

Юктыр диеп уйлыйм мин!

 

 

Бүген

Рәшит Бәшәр

Алсу җил таң нурларын

Сибеп китте тәрәзгә.

Урынымнан торалмый

Яттым әле беразга.

 

Нәрсәдер чаж-чож итә,

Әй исләре, исләре!

Искә төшерә өйдә

Бәлеш пешкән кичләрне.

 

Тордым, кердем кухняга.

Камыр шулай, чыжылдап,

Табага төшә икән,

Кетер-кетер кетердәп,

Коймаклар пешә икән.

 

Миңа карап елмая

Матур йөзле әбием.

Сөлгегә кулын сөртә

Ак яулыклы әнием:

 

— Юын, чистарт тешеңне,

Матур итеп киен! — ди, —

Бүген татар бәйрәме —

Гает көне бүген!— ди.

 

Йөгердем юынгычка.

Мин бәләкәй татарга

Ярамый мондый көнне

Озак йоклап ятарга.

 

Пешкән, әллә пешмәгән

Мәрзия Фәйзуллина

Мин йомыркалар пешерәм

Кухняда әни белән,

Аларның пешеп җиткәнен

Тикшереп карый беләм.

 

Моның өчен әйләндерәм

Алып йомыркаларны.

Кайсылары шәп әйләнә —

Пешкән була алары.

 

 

Намаз

Рәшит Вәшәр

«Бисмилләһир-рахмәнир-

рахим!» диеп кенә,

Намазлыгын идәнгә

Пөхтәләп җәеп кенә,

Бабам укый намазны

Кәләпүш киеп кенә.

 

Тып-тын калган өй эче:

Сәгать тә келт-келт йөрми,

Самовар да гөрләми,

Мәчебез дә мырламый,

Радио да җырламый.

 

Ишегалды да тыныч:

Сыерлар мөгрәми,

Тавыклар кытакламый,

Үрдәкләр бакылдамый,

Казлар да каңгылдамый,

Хәтта Алабай өрми,

Бәрәннәр бәэлдәми —

Намаз вакыты икәнне

Алар да белгәнмени?

 

 

Бәйрәм бүген

Габдулла Тукай

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!

 

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын:

«Ул киенгәндер»,— дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын:

«Ислемай сөрткән икән дөнья!» — дидем: бәйрәм бүген!

 

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:

Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!»

 

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Ансы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!»

 

 

Чишмә

Әзһәр Габиди

Тау астыннан чишмә ага

Челтер дә челтер,

Аның җырыннан да җирдә

Матур җы р юктыр.

 

Ярга тулып акмаса да,

Чиста, саф сулы:

Эсседә дә, салкында да

Баса сусынны.

 

Янындагы үләннәр дә

Аннан дым ала,

Эше һәм җыры белән ул

Шулай данлана.

 

Көмеш чишмә

Дамир Гарифуллин

Челтер-челтер көмеш чишмә

Яр астыннан агадыр.

Әби көн дә тәмле чәйгә

Суны шуннан аладыр.

 

Көрәк тотып чишмәне мин

Чистартып кына торам.

Кыр-кырына ташлар түшим,

Аннан ерганак ерам.

 

Әби әйтә:

— Чишмә суы

Гади түгел, серле,— ди, —

Ул кешегә көч бирә, — ди,

Ямьли туган җирне, — ди.

 

Шәһәр төзим

Рәшит Бәшәр

Мин яңа шәһәр төзим,

Ул шундый шәһәр булыр:

Чәчәкле урамнарда

Машина чабып торыр.

 

Шәһәрнең уртасыннан

Зур елга агып торыр,

Йөзеп арган көймәгә

Дулкыннар кагып торыр.

 

Бу шәһәрдә кошларга

Таш атмаслар малайлар,

Усал малайлар күреп

Шаккатмаслар агайлар.

 

Абыйлар һәм апалар

Бик-бик тату яшәрләр,

Бер-берсенә һәрвакыт

«Исәнме!» дип дәшәрләр.

 

Төзүче булыр әти,

Әни булыр тегүче.

Абый белән без икәү

Машиналар йөртүче.

 

Мин яң а шәһәр төзим,

Ул шундый шәһәр булыр:

Чәчәкләр, агачларга

Тамчы сибелеп торыр.

 

Кояш — безнең дустыбыз

Рафис Корбан

Иртән торып юлга чыксак,

Кояш озатып килә.

Көне буе юлда кояш,

Көн буе безнең белән.

 

Суга керсәк, ул да керә,

Чыныктыра нурлары.

Безнең белән уйный кояш,

Без — кояшның дуслары.

 

Җәй буе озатып барды

Болыннар буйлап безне.

Тәмле җиләкләр пешереп

Сыйлады һәммәбезне.

 

Көнгә чыксак, каршы ала

Сибеп җылы нурларын.

Кояш һаман безнең белән,

Без — кояшның дуслары!

 

Былбыл сайратам

Хәкимҗан Халиков

Сокланып туймыйм

Сайрар кошларга:

Кайларга китми

Алар кышларга!

 

Тик онытмыйлар

Туган илләрен,

Саклый һәммәсе

Туган телләрен.

 

Мин дә телемне

Бик тә яратам,

Туган телемдә

Былбыл сайратам.

 

Яхшы бел

Шәйхи Маннур

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхш ы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел

 

Бу телдә рух байлыгың

Ьә м йөрәк кайнарлыгың .

Җырлаган бу телдә безгә

Сөекле Тукай моңын...

 

Татарчасы — туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң-анаң, әби-бабаң

Сине сөя торган тел.

 

Тел кешене дус итә,

Бер-берсенә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең!

Туган тел

Габдулла Тукай

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

 

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

 

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

 

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

 

Туган тел

Шәүкәт Галиев

Туган тел — иң татлы тел,

Туган тел — иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма —

Туган телне онытма!

 

 

Туган телем

Энҗе Мөэминова

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул — минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул — минем туган телем.

 

«Балам!» —диеп , туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

«Әнием!» — дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

 

Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә.

«Туган ил» дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

 

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.



[1] Мәхбүслек — тоткынлык.

Календарь

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home