Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

2 яшькә кадәр балалар өчен шигырьләр

E-mail Принтерга pdf
(27 тавыш, уртача 3.63 )

Бөрлегән

Гөлшат Зәйнашева

Бөрлегәнем-җиләгем, дип

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

 

Зур түгел шул, бик кечкенә,

Бөрлегән мин, бөрлегән.

Бөрлегән генә булсам да,

Бар эшкә дә өлгерәм.

 

БИШЕК ҖЫРЛАРЫ, ТАКМАКЛАР

 

Бишек янында

(Халык авыз иҗаты)

Әлли-бәлли ит, улым,

Карлыгачым, былбылым.

Тыңла минем сүземне,

Йә, йом, бәгърем, күзеңне.

 

Әлли-бәлли бәбкәсе,

Кая киткән әнкәсе?

Бигрәк елый бәбкәсе,

Нигә кайтмый әнкәсе?

 

Әлли-бәлли бәбкәсе,

Кая киткән әнкәсе?

Каенлыкка җиләккә,

Бәбкәсенә бүләккә.

 

Ау, балам, вау, балам,

Сине бишеккә салам.

Йокла, йокла тынычлап,

Бәхетле бул, багалмам.

 

Әлли итәргә кирәк,

Бәлли итәргә кирәк.

Әлли иткәч, бәлли иткәч,

Йоклап китәргә кирәк.

 

Әлли-бәлли бәүкәем,

Җан йөрәгем, нәнкәем.

Рәхәт кенә тынычлап

Йоклап китәр бәбкәем.

 

Минем кызым дәү кебек,

Бакчадагы гөл кебек.

Ике күзе янып тора,

Кара бөрлегән кебек.

 

Әлли-бәлли итәр бу,

Ефәк читле бишектә

Оеп йоклап китәр бу.

Шулай оеп йоклагач,

Менә үсеп җитәр бу.

 

Әлли-бәлли итәргә,

Ал бишеге бар моның.

Өзгәләнеп тирбәтергә,

Үз әнисе бар моның.

 

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу.

Бәү-бәү итеп күз йомып,

Изрәп кенә китәр бу.

 

Әлли итәр бу бала,

Бәлли итәр бу бала.

Әткәсенә, әнкәсенә

Хезмәт итәр бу бала.

 

Әлли-бәлли бәү итә,

Кызым йокыга китә.

Кызым йокыга киткәч,

Әнисе кайтып җитә.

 

Әлли-бәлли итәрсең,

Тыныч йоклап китәрсең.

Шулай тыныч йокласаң,

Бик тиз үсеп җитәрсең.

 

Бишек җыры

Габдулла Тукай

 

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

 

Йокла, улым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Елап үтә көндезең.

 

Әлли-бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем;

Сиңа теләк теләрем,

Бәхетле бул, диярем.

 

Гыйззәтем[1] син, кадрем син,

Минем йөрәк бәгърем син;

Куанычым, шатлыгым

Тик син минем, синсең, син!

 

Бәлли-бәү

Җәвад Тәрҗеманов

 

Акбай, Акбай, өрмә син,

өрмә син!

Тавышланып йөрмә син,

йөрмә син!

Кызым белән без икәү

Йоклыйк инде, бәлли-бәү.

Әлли-бәлли, бәлли-бәү.

Әлли-бәлли, бәлли-бәү.

 

Бәлли-бәү, кызым

Мәхмүт Хөсәен

Бәлли-бәү, кызым,

Күктә ай калка.

Йокла, йом күзең,

Шаярып ятма.

Бәлли-бәү, бәлли-бәү

Шаярып ятма.

 

Тынган урамнар,

Җилләр туктаган.

Күрше малай да

Күптән йоклаган.

Бәлли-бәү, бәлли-бәү,

Күрше малай да

Күптән йоклаган.

 

 

Бишек җыры

Мөхәммәт Садри

 

Әлли-бәлли ит, улым,

Карлыгачым, былбылым,

Гүзәлләрнең гүзәле,

Йөрәгемнең үзәге.

 

Иркәли энекәең,

Тыныч бул, бәгырькәем.

Син җәүһәрем, күз нурым,

Карлыгачым, былбылым.

 

Карап туймыйм үзеңне,

Тыңла, балам, сүземне.

Үскәч, син дә батыр бул,

Ил бизәүче матур бул!

 

Песи-нечкәбил

(Халык авыз иҗаты)

Песи, песи-нечкәбил,

Бала тирбәтергә кил.

Җылы җирдә яшәрсең,

Ап-ак күмәч ашарсың,

Тәмле сөтләр эчәрсең,

Ашап туйгач уйнарсың,

Уйнап туйгач йокларсың,

Бәлли-бәү!

 

 

 

Бишек җыры

Әхмәт Ерикәй

 

Әлли-бәлли чәчәгем,

Бәллүр мәллә бишегең?

Йоклачы эреп кенә,

Матур төш күреп кенә.

 

Төшеңдә дә яныңда

Булыр әти-әниең,

Иң-иң тәти курчагың,

Иң-иң тәмле мәмиең.

 

Әй ак кынам, пакь кынам,

Тыныч йокла, нәнием.

Уянмады микән, дип,

Борчылмасын әниең.

 

Чулпан йолдыз таңгача

Бишегеңне тирбәтер,

Фәрештәләр, җыелып,

Тел ачкычы өйрәтер.

 

Иртән сине ал кояш

Назлый-назлый уятыр.

Сөя-сөя, һәммәсе

Иң-иң иркә сүз әйтер.

 

Мин дә назлап сөярмен,

Шатлыгым син, диярмен.

Бәхетле бул, дәү үс, дип,

Изге теләк теләрмен.

 

Бишек җыры

Бикә Рәхимова

Йокла, минем үскәнем,

Үзәктән өзелгәнем,

Йөрәктән бүленгәнем,

Әлли-бәлли бәү.

 

Алсу алма бөртегем,

Сары хөрмә җимешем,

Кечкенә кояшкаем,

Әлли-бәлли бәү!

 

Минем кызым-курчагым

Җәвад Тәрҗетанов

Әй, акыллы курчагым,

Йом күзеңне, бәлли-бәү.

Башка бер сүз дә дәшмим,

Йоклап алыйк без икәү.

 

Ай, нәни

Әхмәт Гадел

 

Күк күгәрчен очадыр,

Зәңгәр күкне кочадыр.

Минем улым бәү-бәү итә,

Йолдызларда очадыр.

 

Әлли-бәлли-бәү, нәни,

Йоклап китәр бу бәби.

Җылы моңнар канатында

Үсеп җитәр бу нәни!

 

Күгәрченнәр күкләрдә,

Очалар җим чүпләргә.

Үсеп җиткәч минем улым

Үрнәк булыр күпләргә.

 

Күгәрченем-йолдызым,

Минем йомшак кондызым!

Әкиятләр кочагында

Назланырсың төнозын!

 

Баланы йокыдан уяту

(Халык авыз иҗаты)

Таң, таң ата, таң ата,

Сагышлы ай да бата.

Кояш нурына күмелеп,

Бәбкәем йоклап ята.

 

Уян, балам, тиз уян,

Качып китте төн-куян.

Йомшак кына чәчләреңнән

Сөеп, иркәләп куям.

 

Алтын, алтын, алтыным,

Минем йөрәк ялкыным.

Уян, бәбкәм, күз нурым,

Кояш булып балкырмын.

 

Төн пәрдәсе ачылды,

Якты нурлар чәчелде.

Тор, балакай, битең ю,

Тарап алчы чәчеңне.

 

Үтеп китте кара төн,

Алда — якты, матур көн.

Бәхетле булсын таңың,

Әйдә, балам, уйнап-көл!

 

Чәчләрең камыш булсын,

Гәүдәләрең — зифа тал.

Кояш белән бәхет килә,

Таң нурларын күреп кал.

 

Тор, тор, тургай,

Таң, таң ата бугай.

Тургай, кил, чыпчык, чык,

Чырык, чырык, чырык!

 

Тор, тор, кызым, тор инде,

Йокың туйгандыр инде.

Син яраткан курчакларың

Күптән торганнар инде.

 

Йә, сандугач, күзең ач,

Тәрәзәдән, тургай, кач!

 

 

«Үс-үс» иттерү

(Халык авыз иҗаты)

Үс-үс, үс-үс итә,

Балам үсеп тә җитә.

Казлар канат бирсен,

Торналар аяк бирсен.

Бүдәнәләр май бирсен,

Ябалаклар йон бирсен.

Балам зур үссен,

Үс-үс-үс-с-с!

 

Сузылсын, су буе булсын,

Киерелсен, киртә буе булсын.

Бәхетле, тәүфыйклы булсын,

Ата-анасына шәфкатьле булсын.

Үс-үс-үс-с-с!

 

Әбисенә, бабасына,

Атасына, анасына

Шәфкатьле бала булсын,

Сүзе үтемле булсын,

Үзе сөйкемле булсын.

Зу-у-ур үсс!

 

Үс, үс, улым, үс әйдә,

Дөнья бик киң, сыярсың,

Аягың җиргә терәрсең,

Башың күккә сузарсың.

Бу җирләргә сыймасаң,

Галәмнәргә чыгарсың.

Күчтәнәчләр апкайтып,

Әнкәеңне сыйларсың.

 

Әйт иткән, тәйт иткән —

Кәҗәгез кая киткән?

Кәҗәбез суга киткән,

Минем бәби зур үскән.

Үс,үс, үс!

 

Үсә-үсә бәбкәем,

Үсә-үсә зур була.

Кояш кебек сөйкемле,

Үзе сүзгә җор була.

 

Торыр җирең — бабаң җире,

Сайрар телең — анаң теле.

Карышма да тибешмә,

Яңа кердең инешкә,

Киерелгәндә — киртә буе,

Сузылганда — солы буе!

Үс-үс-үс!

 

 

Без чәбәкәй итәбез

Нурия Измайлова

Чәп-чәп, чәбәкәй,

Безнең Солтан бәләкәй.

Ул — акыллы, ул — тәтәй,

Килмә монда, кәҗәкәй!

 

Тел ачтырганда

(Халык авыз иҗаты)

Чәп-чәп ит, бала, чәп-чәп ит,

Чәп-чәп иткәч, үсеп кит,

Чәп-чәп ит тә йөреп кит,

Белгәнеңне сөйләп кит!

 

Әт-әттә дип әйт,

Әтәч койрыгы бирәм.

Ән-әннә дип әйт,

Әтәч кикриге бирәм.

 

Ап-аппа дип әйт,

Ал алма бирәм.

Әп-әбби дип әйт,

Телеңә йомшак булыр.

 

 

Чәбәкәй

Хәкимҗан Халиков

 

Минем сеңлем Тәнзилә,

Әлегә бик бәләкәй.

Ә шулай да инде ул

Итә белә чәбәкәй.

Менә шулай, менә шулай,

Итә белә чәбәкәй.

 

Әллә инде шуңарга

Сеңлем бигрәк сөйкемле.

Чәбәк-чәбәк иткәндә

Очып китәр шикелле.

Менә шулай, менә шулай

Очып китәр шикелле.

 

Көн дә көтәм мин аның

Тып-тып йөреп киткәнен.

Ул чәбәкәй иткәндә

Беркөн биеп киткәнмен.

Менә шулай, менә шулай

Үзем биеп киткәнмен.

 

 

Тәпи йөрергә өйрәткәндә

(Халык авыз иҗаты)

 

Әттә, әттә, әттәти,

Минем улым бик тәти.

Минем улым бик тәти дә,

Йөреп китәр ул тәпи.

 

Йәле, кил әле, кил әле,

Килә аласың микән?

Нәни аякларың белән

Баса аласың микән?

 

Минем кызым кечкенә,

Бик охшаган үземә.

Әкрен басып, вак-вак атлап,

Кил, күз нурым, теземә.

 

Тәпи-тәпи килә ул,

Минем янга җитә ул.

Тәпи йөреп, зур үскәч,

Мәктәпләргә китә ул.

 

Басар, басар, басар ул,

Тып-тып йөреп басар ул.

Биеп тора, ыргылып тора,

Булыр бигрәк батыр ул (малайларга).

Көлеп тора, биеп тора,

Булыр бигрәк матур ул (кызларга).

 

 

«Үчти-үчти» сикерткәндә

(Халык авыз иҗаты)

Үчтеки, үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки.

Үсә-үсә зур булыр,

Бигрәк матур кыз булыр (кызларга).

Бик батыр егет булыр (малайларга).

 

Ноп-һоп, һоп-һоп,

Үс, бәбкәем, зур син.

Аякларың ныгысын,

Үс син, үс син, зур үс син!

 

Үсеп буйга җитәр бу,

Галим булып китәр бу.

Үзенең туган иленә

Тырышып хезмәт итәр бу.

Һоп, һоп, һоп!

 

Үчти-үчти

(Ренат Харис)

Үчти-үчти үчтеки,

үсте китте кечтеки.

Үсте, үсте — зур булды,

таза һәм матур булды,

акыллы, зирәк булды,

һәркемгә кирәк булды.

 

Баланы биеткәндә

(Халык авыз иҗаты)

Тыпыр-тыпыр биидер,

Аягы җиргә тимидер.

Очкан коштай талпынып,

Канатларын кагынып

Һәп, һәп, һәп!

 

Биече, кызым, биече,

Аягың җиргә тиерче.

Биюеңә сөенче,

Өстең башың киенче.

 

Әй чулпысы, чулпысы,

Бигрәк матур тәңкәсе.

Аккош микән, былбыл микән,

Моны тапкан әнкәсе.

 

Минем кызым бик иркә,

Башларында — кәсинкә,

Аягында — бәтинкә,

Алтын чәчле, зәңгәр күзле,

Коеп куйган кәртинкә.

 

Чәбәк-чәбәк әткәсе,

Биетеп тора әнкәсе,

Такмак әйтә апасы:

Әттә дидер, дүрттә-тә!

 

Әй биючем, биючем,

Биеп-чүгеп йөрүчем.

Шыгыр-шыгыр иттереп,

Читек-кәвеш киючем.

 

Эттә түдер түдәме,

Гармунчыгыз өйдәме?

Өйдә булса килсен әле,

Биетеп китсен әле.

 

***

Бас, кызым, Әпипә,

Син басмасаң, мин басам:

Синең баскан эзләреңә

Мин дә китереп басам.

 

***

Бас, бас, эзенә,

Күз тимәсен үзенә.

Яшел чирәм үсеп бара,

Аяк баскан эзенә.

 

Бии-бии үс әйдә

(Нәниләрне биетү такмагы)

Әминә Викчәнтәева

 

Ары да килеп биисең,

Бире дә килеп биисең, Я

ңа гына тәпи йөреп

Киткәнеңне белмисең.

 

Бигрәк матур биисең шул,

Кечкенә Гөлсинәбез,

Егылсаң да еламыйсың,

Сине шуңа сөябез.

 

Сиңа бер яшь тулганына

Өч ай гына бит әле,

Биеп кенә, җырлап кына

Тизрәк үсеп җит әле.

 

Юындырганда

(Халык авыз иҗаты)

 

Салкын су, чиста су,

Баламның битләрен ю,

Баламның күзләрен ю.

Битләре алсулансын,

Күзләре ялкынлансын,

Куллары таза булсын.

 

Коендырганда

(Халык авыз иҗаты)

Кәбестәгә су салдым,

Суы сарыксын,

Үзе калыксын,

Имәндәй таза булсын,

Үзәктәй озын булсын.

 

Ябалактан йон ал,

Бүдәнәдән — май,

Кәбестәдән — аклык,

Судан — пакьлек;

Баламнан килер

Дөньяга шатлык.

 

Суы сарыксын,

Үзе калыксын,

Таза, көр булсын,

Мал таба торган булсын.

 

Суы сарыксын,

Үзе калыксын,

Ятып йокласын,

Торып уйнасын,

Елап тормасын,

Елак булмасын.

 

Суы сарыксын,

Үзе калыксын,

Тигез канатлы булсын,

Озын гомерле булсын,

Игелекле, шәфкатьле булсын.

 

Суы сарыксын, үзе калыксын,

Бәхетле, тәүфыйклы булсын,

Ата-анасына шәфкатьле булсын,

Олыга-кечегә мәхәббәтле күренсен.

 

 

«Кәккүк, чыпчык» уены

(Халык авыз иҗаты)

Уен вакытында баланы аркага кочтырып, алга-артка селкенәләр.

Кәккүк, чыпчык,

Тәрәзәдән очып чык.

Наиләгә баллы калак кертеп чык,

Илдарга сөт куйган идем,

Ашамаса эчеп чык!

Илдусның башына бал сөртеп чык,

Галиянең башына май сөртеп чык!

Әлфиягә баллы калак,

Майлы ботка биреп чык!

 

Кәккүк, карга,

Калага барганың бармы?

Галине күргәнең бармы?

Күгәрчен, карга,

Чәүкә, чыпчык,

Тәрәзәдән очып чык.

 

Кәккүк, чыпчык,

Тәрәзәдән очып чык.

Галиянең өстенә

Матур күлмәк биреп чык.

 

Кәккүк, чыпчык,

Минем матур кызыма

Тәмле прәннек алып чык.

Карга, чыпчык,

Тәрәзәдән очып чык.

Кызымның башына

Бал сөртеп чык,

Май сөртеп чык,

Шикәр калдырып чык,

Прәннек калдырып чык.

 

«Бармак» уеннары

(Халык авыз иҗаты)

Бармак уеннарын баланың теле ачылгач та өйрәтә башлыйлар. Һәр бармакка исем кушыла. Чәнти бармак — баланың үз роле.

Бу бармак — бабай,

Бу бармак — әби,

Бу бармак — әти,

Бу бармак — әни,

Бу бармак — нәни бәби,

Аның исеме — Чәнти.

 

Баш бармак,

Балан ияк,

Урта тияк,

Әби-чәби,

Нәни бәби.

 

Олыга — утын ярырга,

Ә сиңа — чыгып алырга,

Уртага — мичкә ягарга,

Ә сиңа — казан асарга,

Чәнтигә — җырлый башларга,

Дусларның күңелен ачарга.

 

— Бармак, бармак,

Кайда булдың?

— Бу абый белән

Урманга бардым.

Бу абый белән

Кырда йөгердем.

Бу абый белән

Ботка ашадым.

Бу энем белән

Җыр җырладым.

 

Баш бармак баш кашый,

Имән бармак имән ташый,

Урта бармак утын яра,

Атсыз бармак ат куа,

Чәнти бармак чәй эчә.

 

Баш бармак бау ишә,

Имән бармак имән кисә,

Урта бармак утын кисә,

Атсыз бармак ат җигә,

Чәнти бармак чәй эчә.

Баланың һәр бармагын тотып, шигырь юлларын әйтә бару (уч төбен кытыклау).

Карга килер — казан асар,

Торна килер — тоз салыр,

Саескан килер — салма салыр,

Күгәрчен килер — күп ашар,

Кечтеки бәби — туймый калыр,

Кетер-кетер, кетер-кетер,

Казан төбен кимерер...

Шул сүзләрне әйтеп, баланың үч төбен кытыклыйлар.

Карга килгән — казан аскан,

Чыпчык килгән — бәрәңге әрчегән,

Торна килгән — камыр баскан,

Сыерчык килгән — аш бушаткан,

Тилгән килгән — бүлгән,

Моңа биргән, моңа биргән,

Моңа биргән, моңа биргән,

(Чәнти бармакка җитеп),

Моңа бирмичә калдырган.

Мич астыннан куян чыга:

Пырыйк, пырыйк, пырыйк!

(Кытыклыйлар.)



[1] Кадерем

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home