Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

3-4 яшьлек балалар өчен шигырьләр

E-mail Принтерга pdf
(27 тавыш, уртача 4.07 )

Табигать күренешләре. үсемлек һәм тереклек дөньясы

 

Көз

Әхмәт Ерикәй

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

 

Кошлар киткәндә

Бари Рәхмәт

— Сыерчыгым, нигә китәсең?

Сагынырмын сине, киткәчтен.

— Көз җитте бит инде, мин туңам,

Килгән идем җәйге костюмнан.

 

Көзге яңгыр

Мәрзия Фәйзуллина

— Апа, безгә артыбыздан

Шыбыр-шыбыр кем дәшә?

— Кем дә дәшми, көзге яңгыр

Зонтик белән сөйләшә.

 

Көзге җил

Көзге җил «усал»,

Салкын булса да,

Колак-борыннар

Бераз туңса да.

Куркытмый безне

Һичбер суык җил.

 

Салкын, саф һава

Әминә Бикчәнтәева

Салкын, саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

 

Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре матур

Һәм салкын була.

 

Ләлә чана шуа

Бари Рәхмәт

Ләлә чана шуа,

Шуа,шуа, шуа,

Егылып чанасыннан

Төшеп кала шунда.

 

Шуып китә чана

Тау астына таба.

Йөгереп төшеп Ләлә,

Эләктереп ала.

 

Карын кага-кага

Ләлә менеп бара.

Таш тутырган кебек,

Авырайган чана.

 

Чана тауга менми,

«Әйдә, тартып мен»,— ди.

Ләлә: «Менә кызык!

Ничек меним мин?» —ди.

 

Тартып булмый мәллә

Тауга таба, Ләлә?

Шуа белгәч, өйрән

Тартып менәргә дә.

 

 

Ләйлә

Урамнар бүген сөенгән,

Ап-ак кардан киенгән.

Ләйлә чанасын өстерәп

Чыгып китте өеннән.

 

Яз

Бари Рәхмәт

Яз килә! Яз килә!

Сыерчыклар килә,

Гөрләшеп, сайрашып,

Җырчы кошлар килә.

 

Тышта яз

Әхмәт Ерикәй

Тышта яз әле

Яңа башлана:

Тамчылар тып-тып

Түбәдән тама.

 

Уңган сыерчык

Хәй Вахит

Ак буяулы бер оя бар

Бакчада зур агачта,

Очып килә шул ояга

Сыерчык яз булгач та.

 

Шунда тора, шунда йоклый,

Шунда бала үстерә,

Матур итеп сузып сайрый

Басып оя өстенә.

 

Мияу!

Роберт Миңнуллин

Песи, песи, пескәем,

Соры синең төскәең.

Йомшак синең йоннарың,

Җылы синең туннарың.

«Мияу, мияу!» бар сүзең,

Ялкау да әле үзең.

Белмим инде, ни өчен

Бернигә китми исең?

Кызыксындырмый ни ау,

Кызыктырмый ни уйнау.

Мияулау бөтен эшең.

«Мин сине мияу»,— дисең.

Нигә инде күз буяу —

Үзем дә сине «мияу»!

 

Яу-яу

Рөстәм Мингалим

Кызу чагы көннәрнең,

яңгыр көтә гөлләрем:

— Кил, яңгыр, яу-яу!

Яу, яңгыр, яу-яу!

 

Яңгыр көтә бакчабыз,

яңгыр көтә барчабыз:

— Кил, яңгыр, яу-яу!

Яу, яңгыр, яу-яу!

 

Яңгыр килде яңгырап,

каршы алдык без җырлап:

— Кил, яңгыр, яу-яу!

Яу, яңгыр, яу-яу!

 

Болында

Хәй Вахит

Болында, болында

Ал чәчәкләр үсәләр.

Ал чәчәкләрне тирбәтеп,

Җылы җилләр исәләр.

 

Мияубикә

Дамир Гарифуллин

Мияубикә, Мияубикә,

Бигрәк инде чиста син.

Ашап туйгач битләреңне

Юарга бик оста син.

 

Тик һаман да сүзләремне

Колагыңа элмисең.

Ашаганчы да юыну

Кирәклеген белмисең.

 

Үзен бик чиста йөртә

Җәвад Тәрҗеманов

Күрәсезме песине,

Юына, чистарына.

Ул кунакка барамы?

Ник юына, арына?

 

Йомшак тәпие белән

Битен әйбәтләп сөртә.

Ул шулай һәрвакытта

Үзен бик чиста йөртә.

 

 

Безнең сыер

Нәкыйп Каштан

—        Әби, әби, әйт әле,

Сыер нигә мөгери?

—        Карыны ачкан, улым,

Печән китер, йөгер,— ди.

—        Ашап туйгач, ник сыер

Сузып-сузып «Му-у» ди ул?

—        Эчәсе килгән, улым,

Китер миңа су-у! — ди ул.

 

Кәҗә

Мөнир Мазунов

Кәҗә безгә йон бирә,

Кәҗә безгә сөт бирә.

Тик шунысын яратмыйм —

Җәен бакчага керә.

 

Бәтиләр

Әминә Бикчәнтәева

Үсә безнең фермада

Бик күп нәни бәтиләр.

—        Бә! — диләр.

— Бә! — диләр,

Башка бер сүз әйтмиләр.

—        Ничек исемнәрегез?

— Дип сорагач, бәтиләр:

—        Бә! — диләр.

— Бә! — диләр,

Башка бер сүз әйтмиләр.

—        Сезгә ничә яшь? — дигәч,

Аңламыйлар бәтиләр:

—        Бә! — диләр.

— Бә! — диләр,

Башка бер сүз әйтмиләр.

—        Шәл бәйләргә йон безгә

Бирегезче, бәтиләр!

—        Мә! — диләр.

— Мә! — диләр,

Бөдрә тунлы бәтиләр.

 

Әтәч

Гасыйм Лотфи

Иртән бик иртә тора,

Канат кагып кычкыра:

— Кикрикүк! Кикрикүк!

Тор иртәрәк: эшең күп...

 

Кикрикүк!

Җәвад Тәрҗеманов

Күктә сүнде йолдызлар,

Уянды үрдәк-казлар.

Торсын малайлар, кызлар!

Кик-ри-кү-үк! Кик-ри-кү-үк!

 

Тавык

Әнәс Кари

Кытаклап чыкты тавык,

Кытаклый ул мактанып.

Нәрсәгә бик шатланган?

Чөнки ул күкәй салган.

«Әби килеп алсын,— ди,

— Балалар куансын»,— ди.

 

Тавыклар һәм Таһир

Дамир Гарифуллин

 

Таһир җим бирә:

Сүзсез дә аңлый —

Алар бит җимсез

Бер күкәй салмый.

 

Тавыклар йөри:

— Кыт-кыт та кыт-кыт!

Син, Таһир, безнең

Тамакны тук тот!

 

Чебиләр

Роберт Миңнуллин

Чи-чи килә чебиләр,

Чи-чи көлә чебиләр.

Чи-чи елый чебиләр,

Чи-чи җырлый чебиләр.

Чи-чи-чи дип, чебиләр

Туктаусыз сөйләнәләр.

Алар бит «Чи-чи» дигән

Яңа җыр өйрәнәләр.

 

Рәхмәтле чебиләр

Резеда Вәлиева

Алсу авылга кайтты,

Сары тары апкайтты.

Салып сары чиләккә,

Чебиләргә бүләккә.

Шуңа бик шат чебиләр,

Йөгерешеп йөриләр,

Яныннан һич китмиләр;

—        Чип, чип,— диләр,

— чип,— диләр,

Син сип, тизрәк сип,— диләр,

— Ачыкканбыз бит,— диләр,

Ашыга-ашыга чүплиләр.

Чүпли-чүпли: «Алсу апа,

Рәхмәт сиңа бик! — диләр.—

Чип, чип, чип, чип, чип! — диләр,—

Рәхмәт сиңа бик!» — диләр.

 

Каз бәбкәләре

Әминә Бикчәнтәева

Ай-яй-яй, матур бәбкәләр,

Сары күлмәк кигәннәр,

Әниләренә ияреп,

Су буена килгәннәр.

—        Әни җаным, пи-пи-пи,— дип,

— Нәрсә сөйли бәбкәләр?

—        Алар, кызым, без йөзәргә

Өйрәндек,— дип әйтәләр.

Кайтып китми бер бәбкә дә

Ялгыз гына өенә.

—        Өйрәнделәр йөзәргә,— дип,

Әнкәләре сөенә.

 

Куянкай

Әй, куян, куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

Ике колагы

Озынкай гына,

Аягы җиңел — Мамыктай гына.

 

Балалар тормышы

 

Утыр, балам, ашарга...

(Халык авыз иҗаты)

Утыр, балам, ашарга,

Түгеп-чәчеп ашама.

Матур утыр табында,

Алдыңа күл ясама.

Ипи валчыгыңны койма,

Аяк астына ташлама.

 

Ул бакчаны ярата

Гасыйм Лотфи

Көн саен Ләйлә

Бакчага килә.

Соң гына кайта

Кич белән өйгә.

Ярата Ләйлә

Көн үткәрергә

Иптәшләр белән

Бакчада бергә.

Төрле уенчыклар,

Курчаклар монда.

Кайтасы килми

Ләйләнең шуңа.

— Әнием,— ди ул,

— Ашыгып йөрмә.

Мине алырга

Бик иртә килмә.

 

Беренче рәхмәт

Әхмәт Исхак

Алсу хәзер зур кыз инде —

Аңа өч тулган.

Алсу бүген абыйсының

Яулыгын юган.

Сабынлаган да яулыкны

Чиләккә тыгып,

Чайкаган да элеп куйган

Тормыйча сыгып.

Шатлыктан нәни Алсуның

Күзләре яна:

Рәхмәт әйткән моның өчен

Абыйсы аңа.

Мөмкин түгел шатланмаска:

Бит шундый рәхәт

Чын күңелдән эшләп алган

Беренче рәхмәт.

 

Зиләнең курчагы

Хәкимҗан Халиков

Зиләнең бер курчагы бар,

Сузып кына: «Ән-нә»,— ди.

Сеңелем аңа: «Әттәбезне

Яратмыйсыңмы әллә?» — ди.

 

Сөеп кенә тора безне,

Беләсең бит әтине...

Йә үпкәләр, аңа да бер

«Әт-тә»,— диеп әйт инде.

 

Ике кыз

Әнәс Кари

Ай, начар кыз Әнвәрә,

Көн дә елый: «Вә-вә-вә!»

Кичен елый куркудан,

Елап тора йокыдан.

Уенчыкларын вата,

Энесен дә елата.

Шуңа аны сөймиләр —

«Елак Әнвәрә» диләр...

Күрше кызы Әминә

Шундый акыллы менә:

Егылса да еламый,

Сеңелесен дә кыйнамый.

Елаганда юата,

Курчак биреп уйната.

 

Куянны рәнҗеткәннәр

Рафис Корбан

Куянымның бер колагын,

Белмим, кайсы өзгәндер?

Бик тә авырткандыр инде,

Белмим, ничек түзгәндер.

 

Түзүен дә түзгәндер ул.

Инде менә моннан соң

Мин сөйләгән шигырьләрне

Ничек итеп тыңлар соң?

 

Әни эштән кайтсын инде,

Түз, куяным, түз генә.

Әниемнән яңа колак

Тектерермен үзеңә.

 

Гүзәл

Гүзәл кайткан урамнан,

Бите-кулы буялган.

Абыйсы Фәрит әйтә:

— Юыныйк, сеңлем, әйдә!

Үрнәк ал син песидән,

Көлә күрмәсен синнән.

Ул бит үзе юына

Туктаусыз көн буена.

 

Нурсәнә

Хәкимҗан Халиков

Табын яныннан китә дә

Рәхмәт әйтеп Нурсәнә,

Күпме үстем икән диеп,

Әни белән үлчәнә.

Әни әйтә: «Минем билдән

Була язган, күрсәнә!..»

Ботка ашап, апаң менә

Ничек үскән, Гөлсәнә.

— Әни, мин дә үсәр идем,

Әзрәк ботка бирсәнә.

 

Курчак

Әнәс Кари

Кичә Ләйлә көйсезләнеп

Атып бәрде курчагын.

Уйныйсы килгәч, ул аны

Эзли башлады тагын.

Әнисе әйтә аңарга:

— Курчагың синнән бизгән,

Ләйлә мине гел кыйный дип,

Ул чыгып киткән бездән.

Өстәл асларын карады,

Шкаф артын капшады,

Сандык яннары калмады,

Тик курчагын тапмады.

 

Йокла инде, курчагым

Әминә Бикчәнтәева

 

Зәңгәр күзле курчагым,

Әлли-бәлли ит әле,

Синең бит йоклар чагың,

Тәмләп йоклап кит әле!

 

Аргансың инде, җаным,

Йокла, минем матурым,

Мин дә синең яныңа

Ял итәргә ятармын.

 

Йокла инде, курчагым,

Йомылмаса да күзең,

Сине йоклата торгач,

Йоклап китәм бит үзем.

Иртән

Кикрикүк иртән тора,

Һава ярып кычкыра:

— Торды инде кошлар,

— Уяныгыз, дуслар,— ди.

Уята Галине дә,

Уята Вәлине дә,

Уята Кәлине дә,

Уята ул мине дә.

Ашыгырга куша ул

Балалар бакчасына.

Анда тәмле әйберләр

Пешкән, ди, барчасына.

Әгәр соңга калсагыз,

Тәмле әйбер бетәр, ди,

Сездән алдан барыр да,

Песи алып китәр, ди.

 

Шофер булам

Зәкия Туфайлова

Мин дә, әтием шикелле,

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.

Тизрәк үсеп шофер булсам,

Нишләргә белер идем:

Урамдагы бар баланы

Утыртып йөрер идем.

Чишмә

Әхмәт Исхак

Тау астында чишмәбез,

Су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.

Алмаз

Җәүдәт Дәрзаман

Бер итеге уңга карый,

Берсе карый сул якка.

Уңын сулга бутап кигәч,

Кыендыр ул аякка.

 

Бияләй — ишле-сыңарлы,

Бүрек каплаган күзен.

Әллә малай, әллә кыз ул,

Танып та булмый үзен.

 

Танымаса танымаслар,

Алмаз сөенә генә:

Инде бүген икенче көн

Үзе киенә менә.

 

Туп

Газиз Нәбиуллин

Башка-башка эштә дә

Файдам бар әнигә.

Уйнап кайткач, пальтомны

Үзем эләм чөйгә.

 

Әниемнең эше күп:

Бәйли миңа оек.

Бүген бөтен уенчыкны

Үзем куйдым җыеп.

Әнием китә эшенә,

Ә мин чебеш карыйм.

Ипи турап ашатам,

Мин дә эшкә ярыйм.

 

Ул шуңа кечкенә

Заһирә Гомәрова

Әнием гел миңа:

— Үскәнем минем,— ди.

Ник минем курчакның

Үскәне күренми?

Әй, минем курчагым

Ашамый һич кенә.

Ул шуңа үсми шул.

Ул шуңа кечкенә.

 

 

Суз тыңлаучан булыгыз

Резеда Вәлиева

Курчакларым, килегез,

Яңа йортны күрегез.

Менә бусы — ишеге,

Рәхим итеп керегез!

Шаулашмагыз, елашмагыз,

Тату гына торыгыз.

Сез бит инде дәү курчаклар,

Сүз тыңлаучан булыгыз.

 

Әминә

Әминә Бикчәнтәева

Әминә елый үкереп,

Тубым суга төште, дип.

— Чү, Әминә, елама,

Туп батмый ул елгада.

 

Әнигә булышам

 

Бик зур үстем инде мин,

Әнигә булышам.

Үз ботинкамны үзем

Кияргә тырышам.

 

Үз телендә сөйләшә

Энҗе Мөэминова

Әтисе дә сөйләшә,

Әнисе дә сөйләшә.

Шулай булгач, нигә әле

Айдарга сөйләшмәскә?!

— Теле бар бит аның да!

Кара-каршы сөйләшергә

Әбисе бар янында.

— Әт-тә, ән-нә, тәт-тәт-тәт!..

Әб-бә, баб-ба, тәт-тәт-тә!..

Айдар шулай матур итеп,

Үз телендә сөйләшә.

 

Тәти кул

Мәрзия Фәйзуллина

Уң кул була, сул кул була,

Ә уң кул була тәти.

Тәти кул белән ашарга

Өйрәтте мине әти.

 

Яратам

Шәйхи Маннур

Яратам мин өемне,

Әти белән әнине,

Абый белән энемне,

Бишектәге сеңлемне.

 

Табигать күренешләре. Үсемлек һәм тереклек дөньясы

 

 

Бу кайчак була?

Габдулла Тукай

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана,

— Бу кайчак була?

 

Көз

Габдулла Тукай

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта;

Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

Китә башлады бездән инде кошлар;

Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

 

Көз

Кави Нәҗми

Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

 

Яфрак бәйрәме

Ләбиб Лерон

Яңгыр түгел, кар да түгел,

Яфраклар ява җиргә.

Көз турында җырлыймын мин —

Кушыл син яңа җырга.

 

Сары, сары, сап-сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак —

Көзнең матур чаклары.

 

Оча яфрак, уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме!

Бу кайчак, туган?

Габдулла Тукай

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил-буран,

— Бу кайчак, туган?

***

Урамда — буран,

Мин өйдә торам.

Тәрәзә аша

Тик авыз ерам.

 

Кыш

Җәвад Тәрҗеманов

Уянып, бүген иртән

Карасам тәрәзәгә,

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

 

Әйдәгез, тауга барыйк,

Чанада шуып калыйк.

Бер тузан юк, саф һава,

Җиргә ап-ак кар ява.

 

Буран

Гомәр Толымбай

Әй, җил выжылдый,

Буран дуылдый.

Ачулы песи

Кебек мырылдый.

 

Җиңдем, ди, бугай,

Дуланып шулай.

Әй, бичаракай,

Кыланма болай.

 

Кыш

Әнәс Кари

 

Юеш көннәрдә

Зарыгып беттек,

Кыш бабабызны

Сагынып көттек.

 

Без — нәниләрне

Кыш та сагынган,

Төнлә килеп ул

Карлар яудырган.

 

Кар яуган! Яуган

Мамык кебек кар,

Ап-ак булганнар

Урамнар, кырлар.

 

Бәскә төренгән

Агач башлары...

Бүгеннән безгә

Бәйрәм башланды!

 

Җыелып бергә,

Тауга чыгабыз,

Шаулашып анда

Чана шуабыз.

 

Кычкырабыз без

Бергәләп: «На-на!»

Курыкмыйбыз һич

Чанабыз яңа.

 

Шуабыз

Нәҗип Мадъяров

Чанада да шуабыз,

Чаңгыда да шуабыз.

Тимераякта очабыз,

Чыжлап тора шома боз.

 

Тауларга да барабыз,

Кырларга да чыгабыз.

Кар-буран дип тормыйбыз,

Шуабыз да шуабыз.

 

Бу кайсы вакыт?

Габдулла Тукай

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде;

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

 

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт?

— Йә, әйтеп кара.

 

Яз җитә

Фатих Кәрим

Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла,

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ягына.

 

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып-тып итә

Эре-эре тамчылар.

 

Агачка кунып, чыпчыклар

Чыелдашалар,

Яшькелт-кара сыерчыклар

Әй җырлашалар.

 

Тиздән шаулап яфрак ярыр

Озын ак каен,

л чәчәкләр алып килер

Безгә май ае.

 

Яз килә

Нур Гайсин

Гөрләвек ага,

Кояш елмая,

Торналар үтте

Тезелеп бая.

 

Гөрләвекләрдә

Уйный үрдәк, каз.

Илне яшәртеп,

Шаулап килә яз.

 

Яз

Әминә Бикчәнтәева

Яз килде, кояш көлде,

Дөньяга нур бөркелде.

Уянды бар агачлар,

Куанды алмагачлар.

Бер карасаң — күксел төсе,

Бер карасаң — ак сыман.

Үткән чакта, өзеп ал, дип,

Безгә елмая сыман.

 

Бу кайчак була?

Габдулла Тукай

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

 

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,

— Бу кайчак була?

 

Энҗе чәчәк

Әминә Бикчәнтәева

Килеп керсәң урманга,

Аның исен тоясың,

— Ай-һай, нинди хуш исле, - дип

Иркен сулап куясың.

 

Яшел яфраклар эченә

Энҗе чуклар эленгән,

скитәрлек матур булып

Ничек үсеп өлгергән.

 

Бала белән Күбәләк

Габдулла Тукай

 

Бала:

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

 

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

 

Күбәләк:

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

 

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

 

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә, —

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

 

 

Күбәләк

Фатих Кәрим

Кызым, синең эшең бик күп:

Бакчага барасың да

Күбәләк куып йөрисең

Чәчәкләр арасында.

 

Чәчәккә кунган күбәләк

Күзен йомып утырмый,

Канат җәеп очып китә,

Еласаң да тоттырмый.

 

Кума, кызым, күбәләкне,

Бакчабызда йөрсен ул,

Кунсын йомшак чәчләреңә,

Бантик булып торсын ул.

 

Яңгыр телим

Бари Рәхмәт

Гали яңгыр тели:

«Яңгыр, яу! Яу, яу, яу!

Басуда иген уңсын.

Үләннәр дә күп булсын.

Безгә катык-сөт булсын!..»

 

Болытлар бар иде һавада,

Әй тотынды яңгыр яварга.

Яңгыр ява башлагач кына,

Гали качты лапас астына.

 

Яңгыр көлеп калды шаркылдап:

— Үзең, «яу» дип, яңгыр телисең,

Үзең миннән качып йөрисең.

 

 

Урманда

Клара Булатова

«Җиләк җыям, как коям

Әниемә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю, бүре юк микән?»

 

Марс килгән урманга

Кура җиләк җыярга.

Җыйсын әле күп итеп,

Какка җитәрлек итеп.

 

«Җиләк җыям, как коям

Әбиемә бүләк»,— дип.

Әби тәмләп чәй эчәр,

«Улым җыйган җиләк»,— дип.

 

Каен җиләге

Әминә Бикчәнтәева

Мин качтым сездән,

Эзләп табыгыз,

Тизрәк авызга

Алып кабыгыз.

 

Минем исемем –

Каен җиләге,

Җиләкләрнең дә

Менә дигәне!

 

Кызу кояшта

Кызарып пешәм,

Вакытсыз җиргә

Өзелеп төшмәм.

 

Рәхмәт әйтермен

Җыеп алсагыз,

Корып бетәрмен,

Күрми калсагыз.

 

 

Безнең дусларыбыз

Мәхмүт Хөсәен

— Йәле безгә әйтеп карагыз,

Нәрсә икәнен хәзер табабыз.

— Зур мыеклы үзе,

Аннан курка күсе!

 

— Ул бит песи, ул бит песи!

Мияу,— ди, —

Курыкмагыз, мин һәрвакыт

Уяу,— ди.

 

— Яле, тагын әйтеп карагыз,

Нәрсә икәнен хәзер табабыз.

— Койрык болгый үзе, Я

лт-йолт итә күзе.

 

— Ул бит маэмай, ул бит маэмай:

Нау-һау! — ди, —

Минем эшем сезнең өйне

Саклау,— ди.

 

— Йәле, тагын әйтеп карагыз,

Нәрсә икәнен хәзер табабыз.

— Чип-чип-чип! — ди алар,

Кортлар чүпли алар.

 

— Ул чебиләр, ул чебиләр чүплиләр:

Сезгә файда китерәбез

Күп,— диләр.

 

— Тагын, тагын әйтеп карагыз,

Нәрсә икәнен хәзер табабыз.

— Башындагы бүрек

Кып-кызыл ут кебек.

 

— Ул бит әтәч, ул бит әтәч:

Кикрикүк!

Безне йокыдан уята бик иртүк!

Безнең әле дусларыбыз

Бик-бик күп!

 

Бакча

Рәшит Бәшәр

Чәчәккә үрелүгә,

Сизде бугай уемны:

— Өз-з-з-змә! — диеп, бал корты

Чагып алды кулымны.

 

 

Бала белән Әтәч

Бари Рәхмәт

— Әтәчем! Әтәчем!

Ник иртә ятасың?

Йокыдан син безне

Иртүк уятасың.

 

— Мин ятмыйм — кунаклыйм,

Йокыга бик сак мин.

Хәйләкәр төлкедән

Тавыкларны саклыйм.

 

— Торасың да иртүк

Кычкырасың бик күп:

Кикри-күк, кикри-күк,

Кикри-күк, кикри-күк!

 

— Мин сиңа кычкырмыйм,

Әниең торсын, дим.

Кабартма пешерсен,

Самовар куйсын, дим.

 

 

Казлар, казлар...

Касыйм Тәхау

Балалар:

Казлар, казлар, га-га-га,

Әйдә киттек елгага.

Чумып-чумып йөзәрбез,

Чиста булдык, диярбез.

Казлар:

Кыйгак-кыйгак, га-га-га,

Без бармыйбыз елгага.

Без болай да ап-аклар,

Кызыл тәпи ак казлар.

Балалар:

Казлар, казлар, га-га-га,

Кермәгез сез бакчага!

Елга буе чирәмлек —

Сезгә азык җитәрлек.

Казлар:

Кыйгак-кыйгак, га-га-га,

Без бармыйбыз бакчага.

Балалар:

Кыйгак-кыйгак, га-га-га,

Әйдә киттек елгага!

 

Ата каз

Роберт Миңнуллин

Ата каз мине күрсә,

Янымда әгәр йөрсә:

— Тешлим сине, ыс-с-с! — ди,

— Тизрәк кереп пос-с-с! — ди.

 

Ә мин әйтәм: «Посмыйм,

Мин бит синең дус-с-с!» —дим.

Каз да: «Әйе, дусым!» — ди.

Үзе һаман ысылдый!

 

Пескәем

Мәхмүт Хөсәен

Бар кечкенә пескәем,

Бик акыллы дускаем.

Ап-ак йонлач күлмәге...

Бизи безнең бүлмәне.

 

Күзләре ялт-йолт итә,

Мыегы җиргә җитә.

Үзен бик яратам мин,

Аннан алда ятам мин.

 

Тик ул бик иртә тора,

Битен юып утыра..

«Мияу, мияу, мияу! — ди,

— Мин бик күптән уяу!» — ди.

 

Чебиләр сөенделәр

Ямаш Игәнәй

Ишегалдында иртән

Сап-сары күлмәк кигән

Нәни генә бер чеби

Аптырап елап йөри.

 

Корт эзләп бара-бара

Ераккарак киткән ул.

Иптәшләрен югалткан

Һәм адашкан икән ул.

 

Бик жәлләдем мин аны,

Аннан тотып сак кына,

Илтеп куйдым чебине

Башкалары янына.

 

Иптәшләре табылгач,

Бар да бик сөенделәр.

Һәм чебиләр телендә:

«Рәхмәт сиңа!» —диделәр.

 

Карлыгач

Заһирә Гомәрова

 

Нәни карлыгач

Күп уйнап йөрде,

Ачык тәрәздән

Бүлмәгә керде.

 

Теләде тагын

Очып уйнарга,

Эзләде чыбык

Килеп кунарга.

 

Шкафка куна,

Өстәлгә күчә,

Борын, канаты

Бәрелде ничә.

 

Әйдә, җитез кош,

Нинди ямьле тыш,

Иркенлекне коч,

Еракларга оч!

 

Песнәк

Гамил Афзал

Буранлы кышта

Нинди илләргә

Очасың, песнәк,

Салкын җилләрдә?

 

Туңа бит синең

Аякларың да,

Тала бит синең

Канатларың да.

 

Кунма син, песнәк,

Агач башына.

Мин бодай сиптем

Тәрәз каршына.

 

Күркә

Роберт Миңнуллин

Малайларны

Һәм кызларны

Әй йөгертә

Усал күркә —

Урам буйлап

Куып йөртә,

Өйләренә

Куып кертә!

Аннан хәтта

Акбай өркә.

Курыкмасаң,

Син дә үртә!

Күрсәтер ул

Сиңа күркә!

 

Тиен

Әнәс Кари

Урманда бар зур койрыклы

Җитез тиен,

Агач башларында яши

Кышын-җәен.

Агачлардан агачларга

Сикереп үтә,

Чикләвекләр ашап шунда

Гомер итә.

 

Кызылтүш

Фирая Зыятдинова

Тал башында, күзен кысып,

Утыра бер кызылтүш.

Үзе ялт та йолт карана,

Безне күзәтә, имеш!

 

Нигә безне күзәтә ул,

Нигә башын боргалый?

Ә-ә-ә, —

Безнең чана шуганга

Кызыгып тора торгандыр!


БАЛАЛАР ТОРМЫШЫ

Безнең бакчабыз

Бари Рәхмәт.

Ямь-яшел бакчада

Бик матур бакча бар.

Чын бакча түгел тик,—

Ул ике катлы өй,

Салганнар безгә дип.

 

Эче дә, тышы да

Матур бик, чиста бик.

Шул өйне без инде

Йөртәбез «Бакча» дип.

Бик матур бакча шул —

Балалар бакчасы.

 

Бакчага килгәч

Бари Рәхмәт

 

Салкын кыш булса да,

Тышта кар яуса да,

Без өйдә ятмыйбыз,

Барабыз бакчага.

Безне бик яраталар

Бакчада апалар:

Килгәч тә елмаеп,

Кулларын ки ң җәеп,

Кочаклап алалар, —

Әниләр күк алар.

Элгечләр өстендә —

Бу яулы рәсемнәр.

Зәңгәр дә, яшел дә —

Төрлесе бар шунда.

Бар анда мәче дә,

Козгын да, лачын да,

Карчыга, карга да,

Чана да, арба да.

 

Төлке дә, керпе дә.. .

Калмаган берсе дә.

Петяның — пароход,

Пашаның — парашют,

Крокодил — Вилнеке,

Ә әтәч — минеке.

Пальтомны «әтәч»кә

Бирәм мин килгәч тә.

Бик әйбәт ул «әтәч»!

Ул мине өйрәтә

Ялгышып кешенең

Пальтосын кимәскә.

«Әтәч»кә карыйм да

Табам мин барын да:

Матур тарагым да,

Сөлгем дә, сабын да —

Һәммәсе, һәрвакыт

«Әтәч»ем янында.

 

Рәсемнәр ясыйбыз

Бари Рәхмәт

Бакчада барысы бар!

Тик менә юк таулар,

Елгалар, урманнар,

Зур йортлар, урамнар.

Ә кирәк булганда

Ясыйбыз урамнар,

Ямь-яшел урманнар,

 

Төлкеләр, куяннар...

Би к оста без аңар,

Бездә бар буяулар:

Ак, кызыл, ал, зәңгәр,

Сарылар, яшелләр...

Ясыйбыз дәфтәргә

Бик матур рәсемнәр.

 

Уенчыклар

Бари Рәхмәт

Без уйныйбыз залда,

Ни генә юк анда:

Тун кигән аюлар,

Кыланчык маймыллар,

Тиеннәр, керпеләр,

Куяннар, төлкеләр,

Мөгезле пошилар,

Мыеклы песиләр,

Әтәчләр, тавыклар,

Кәҗәләр, сарыклар.

Батыр без — курыкмыйбыз

Аюдан, маймылдан,

Кочаклап алабыз

Маймылның муеныннан.

 

Курчаклар

Бари Рәхмәт

Бар бик күп курчаклар.

Аларны без саклап,

Кадерләп йөртәбез,

Битләрен сөртәбез,

Буялса-нитсәл әр,

Мунчага кертәбез.

Бәрмибез, атмыйбыз,

Ватмыйбыз — саклыйбыз.

Бик матур курчаклар,

Акыллы курчаклар.

Яшиләр бик матур, бик тату.

Би к матур курчаклар,

Сөйкемле курчаклар!

Күтәреп, сикертеп,

Иркәләп чөябез,

Сөябез кочаклап:

«Үчтеки! Үчтеки!

Минем кызы м кечтеки ,

Үсәр әле зур булыр,

Менә дигән кы з булыр;

Ул йә очучы булыр,

Йә оста җырчы булыр,

Үсәр ул, үсәр ул,

Үсеп буйга җитәр ул,

Илгә хезмәт итәр ул».

Бакчалар

Рафис Корбан

Бу бакчада ни үсәме?

Гөлләр, чәчәкләр үсә.

Ромашкалар, миләүшәләр,

Гөләпләр, мәкләр үсә.

 

Ә бакчаның монысында

Карлыган, куралар күп.

Алмалары ерактан ук

Чакырып торалар күк.

 

Ә бусында ни үсәме?

Бу — яшелчә бакчасы.

Үсә кыяр , помидорлар,

Кәбестәләр — барчасы.

 

Нинди бакча, дип тормагыз,

Бу бакчаны күрегез.

Бу бакчада кем үсәме?

Бусында — без үсәбез!

 

Илнур бакчадан кайткач

Дамир Гарифуллин

 

Илнур бакчадан кайткан,

Әбисен эзләп тапкан.

Шатлыгын уртаклаша,

Тыңлап торсаң тамаша.

 

Без, ди, атта чаптык, ди,

Барабаннар кактык , ди.

Таштан өйләр салдык, ди,

Сатып аю алдык, ди.

 

Биедек тә, җырладык,

Бер дә, ди, тик тормадык.

Тыннары бетә-бетә,

Тагын да дәвам итә:

 

Әбәкле уйнадык, ди,

Чәбәкле уйнадык, ди.

Тагын әллә ниләр, ди,

Тагын әллә ниләр, ди.

 

Диван артыннан әнә

Күрсәтеп башын гына,

Мамык табан песи дә

Тыңлый аны шым гына.

 

Ул бит бакчага йөрми,

Ул бит кызыклар күрми.

Әйбәт булыр: Илнурга

Их, ияреп барырга!

 

Йомшак су , йөгерек су

Җәвад Тәрҗеманов

Йомшак су, йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын,

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын,

Тешләрем тазарсын...

Авызым елмайсын,

Колагым тыңласын,

Йомшак су, йөгерек су!

Һәммәсен чиста ю!

 

Хәерле ирт ә

Хәкимҗан Халиков

Иртән торып чыгуга,

Урап алды чебиләр.

Әй сөйлиләр, сөйлиләр:

— Чи-чи, чи-чи-чи...— диләр.

 

Казлар әйтә: «Ка-га-га»,

Ә үрдәкләр: «Бак-бак-бак».

Нәни бәбкәләре дә:

— Пип-пип,— диләр такмаклап.

 

Берсен тотып иркәлим,

Икенчесен иркәлим...

Алар: «Пип-пип-пип»,— дисә,

Мин: «Хәерле иртә!» — дим.

 

Тукта, тукта! Нишләргә?

Әле төште хәтергә:

Әнигә бит шулай дип

Онытканмын әйтергә.

 

Уяталар

Резеда Вәлиева

Кояш чыкка н да көлеп,

Алтын түбәтәй киеп,

Уята мине килеп:

— Тор, малай, әй, тор! — диеп.

 

Әтәч тә йокы бирми,

Нич тыныч кына йөрми,

— Кикрикүк! — дип,— Кикрикүк! —

Уята мине иртүк.

 

Сандугач та уята,

Гел үртәп аптырата.

— Чут, чут, чут,— ди, — кем анда

Төшкәчә йоклап ята?

 

Уяталар һәр яклап,

Әби сөя кочаклап,

— Сине яраталар,— ди,—

Шуңа уяталар,— ди.

 

 

Ташланган курча к зары

Резеда Вәлиева

Кибеттә мин бик шат идем,

Иң-иң матур курчак идем.

Ләйлә мине бик яратты,

Үбә-үбә алып кайтты.

Чәчләремнән сыйпап сөйде:

— Син матурым минем,— диде.

Үзе белән алып ятты,

Кочаклап кына йоклатты.

Ә аннары...

Ә аннары...

Рәнҗетте мине, елатты.

Беләкләремне каерды,

Толымнарымны аерды,

Битләремне пычратты

Һәм.. . иске әрҗәгә атты...

 

Тик бернәрсәне белми

Зиннур Насыйбуллин

Ләйсән инде биш яшьлек,

Күп нәрсәне өйрәнде.

Белә ул «бар» дигәнне,

Белә ул «бир» дигәнне.

 

Шигырь сөйли дә белә,

Көйләр көйли дә белә,

Курчак уйный да белә,

Бераз уйлый да белә.

 

Исәпли-саный белә,

Әкиятләр сөйли белә,

Күр нәрсәгә өйрәнде,

Тик белми... «юк» дигәнне.

 

Аның өчен оялам

Зәкия Туфайлова

Таһир ботка ашаса,

Бөтен бите буяла.

Карап-карап торам да,

Аның өчен оялам.

Аннан шулай уйланам:

Әллә авызы кыекмы,

Әллә ботка сыекмы?

 

Әллә ашыймы ашыгып,

Тишелгәнме кашыгы?!

Ни булса да булгандыр,

Берүк маэмай килмәсен,

Таһир битен күрмәсен.

Йә тотыныр яларга,

Барыбер ич аңарга.

 

 

Үзен ә охшаган

Ләбиб Лерон

Айсылу аптырады:

Җы р да җырлап карады,

Сөйләде әкият тә,

Биеп күрсәтте хәтта!

 

Айсылу аптырады...

Бармак янап карады,

«Конфет бирмим бүтән»,— дип

Ачуланып карады...

Юк, курчагы тыңламый —

Йокламый да йокламый!

 

...Охшаса охшар икән

Айсылуга шулчаклы:

Айсылу йокламыйча,

Йокламады курчагы.

 

Нәни ташчылар

Зәкия Туфайлова

Кызыл, сары, яшел, зәңгәр

Бик күп шакмаклар алып,

Зөфәр белән Гөлшат икәү

Куйдылар зур йорт салып.

 

Зөфәр кирпеч биреп торды,

Гөлшат тезде матурлап

Ишек, тәрәзә башларын

Тигезләп, сырлап-сырлап.

 

Гөлшат әйтә: «Яңа йортка

Курчакларым күчәр, — ди. —

Ләлә курчакларына да

Монда урын җитәр»,— ди.

 

Курча көе

Әминә Бикчәнтәева

Нинди матур, күрәсезме, курчак өем,

Җыеп куйдым аны чиста, пөхтә итеп.

Курчакларны тезеп куйгач матур итеп,

Песием дә карап тора исе китеп.

 

 

Үзебез ясаган машина

Роберт Миңнуллин

Шәп машина ясадык:

Кабинасын ясадык,

Әрҗәсен дә ясадык,

Ясадык фарасын да.

Машинага ни кирәк —

Ясадык барысын да!

Ялт итте машинабыз,

Йөрергә ашыгабыз!

Машинаны без йөртеп

Карадык әле генә —

Тик йөрми әле менә.

Шуңа этеп йөртәбез,

Әй артыннан этәбез,

Этәбез дә төртәбез,

Арып-талып бетәбез,

Тик барыбер этәбез.

Йөрер өчен, машина

Тиеш йөри белергә.

Шуңа күрә без аны

Өйрәтәбез йөрергә!

 

Трамвайда

Ямаш Игәнәй

Трамвайда барганда

Әгәр дә минем янда

Олылар басып барса,

Ә мин утырган булсам —

Җәһәт кенә торам да

Урын бирәм аларга.

Аягүрә чагында

Тизрәк үсәм ич мин,

Биш яшькә җитәм ич мин!

 

 

Гөмбәгә килгәч

Фарселъ Зыятдинов

Ят авазлар ишеткәч,

Урман куйды шыбырдап:

— Кемнәр йөри шыгырдап?

 

— Бу — мин, Айнур буламын.

— Бу — мин, Гөлнур буламын.

Рөхсәт итсәгез безгә,

Гөмбә җыярбыз сездә.—

Тәртипле балаларны

Урман күреп сөенде:

Ак тырыска ак гөмбә

Ак тау булып өелде.

 

Ат ник көлә ?

Шамил Маннап

Авылга әбиләренә

кунакка кайткан Ирек,

«Привет, конь!» — дип

исәнләшкән

Җирә  кашканы күреп.

Җирән кашк а башын чайкап:

— Миха-ха-хай! — дип

көлгән.

«Ник көлә ул?» — диеп Ирек

сораган әбисеннән.

Әбисе хәйләкәр генә

елмаеп болай дигән:

— Үз телен оныткан, диеп

көләдер, улым, синнән...

 

Дилиянең шатлыгы

Хәкимҗан Халиков

Лидияне ң шатлыгы

Сыймый, ахры, эченә:

Сөенечен өләшә

Очраган бар кешегә.

 

Күреп алды дус кызын,

Очып барды каршына:

— Беләсеңме, без бүген

Сатып алдык машина!

 

— «Москвич»мы, «Волга »мы,

«Жигули»мы, «Нива»мы?!

—Хәтта « Волга »гызга да

Алыштырмыйм мин аны.

 

Безнекеме?! Безнеке

Тегә торган машина,

Матур-матур бизәкләр

Чигә торган машина!

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home