"Если бы да кабы во рту росли грибы, то был бы не рот, а целый огород" татарча ничек була? Минемчә, менә болай:
Әгәр дә мәгәр,
булса ирең сәүдәгәр,
күп итеп товар сатса,
акчасы өйгә кайтса,
булыр иде шул болай,
нигә түгел соң шулай?
"Если бы да кабы во рту росли грибы, то был бы не рот, а целый огород" татарча ничек була? Минемчә, менә болай:
Әгәр дә мәгәр,
булса ирең сәүдәгәр,
күп итеп товар сатса,
акчасы өйгә кайтса,
булыр иде шул болай,
нигә түгел соң шулай?
Игътибар! Хәзер сез гомерегез буе борчыган сорауга җавап алачаксыз! Йокысыз төннәрегез, кырылган кәефегез, мәгънәсез үткән көннәр – барысы да артта калачак!
Тик алдан ук кисәтеп куям – бу җавап сине канәгатьләндермәячәк. Дөресен генә әйткәндә, бу сорауга җавап кайдадыр күңелеңнең түрендә болай да яшеренеп ята инде.
Югыйсә, бу сорау белән борчылмаган булыр идең. Тик шул җавапны якты дөньяга өстерәп чыгу куркыта: яшәү агымына ияреп салмак кына йөзүдән туктап, кулларыңны сызганып ишкәкләргә тотынырга кирәк булачак бит. Ә хәзергә үз-үзеңне тынычландырып «мин әле яшәвемнең асылын эзлим» дип бот күтәреп ятарга була.
Җәйге көннәр кыздырганнан кыздыра, ә Казанга борын түгел бармак очын да тыгарлык түгел. Эссе көннәрне кайсы табигать кочагына сыенып, су коенып, күңел ачып кайтырга була соң?
Бар, бар андый җирләр, юк түгел!