Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Тылсымчы һәм сарыклар турында кыйсса

E-mail Принтерга pdf
(7 тавыш, уртача 4.57 )

Зур урман эчендә, бер алан уртасында тылсымчы яшәгән. Аның бер көтү сарыгы булган ди. Көн саен ул шуларның берсен суеп ашый торган булган. Сарыклар тылсымчыга бик күп борчу китергәннәр – алар урман буенча таралышканнар һәм тылсымчы бер сарыкны тотарга, ә калганнарын бер көтүгә җыярга озак вакытын исраф иткән. Әлбәттә, ул суярга җыенган сарык моны сизенгән һәм бик каты карышкан, ә аның акырган тавышлары башкаларны куркуга салган.

Бу тылсымчыга тәмам туйдыргач, ул бер хәйлә уйлап таба – һәрберсе белән күзгә-күз сөйләшеп чыга һәм күңелләренә ниндидер фикер сала. Берсенә ул болай ди: “Син сарык түгел, син минем кебек бер кеше. Бернидән дә курыкма, мин бит сарыкларны гына суеп ашыйм. Ләкин син бу көтүдә бердәнбер кеше, димәк – минем иң яхшы дустым”. Икенчесенә: “Нишләп син сарыклар качканда качасың? Син бит арыслан, син куркырга тиеш түгел. Мин сарыкларны гына суям, ә син миңа -- дус”. Өченчесенә: “Карале, син бит сарык түгел, ә бүре. Мин хөрмәт иткән бүре. Мин, элеккечә, көн саен бер сарык суячакмын, тик сиңа – бүрегә, тылсымчының иң яхшы дустына – куркырга кирәкми”.

Шулай итеп, тылсымчы һәрбер сарык белән сөйләшеп чыга һәм барысын да сарык түгел, ә бөтенләй башка бер хайван икәнлекләренә инандыра. Бу сөйләшүдән соң сарыкларның гадәтләре тәгаен башкага әверелә – алар тыныч кына үлән ашый башлыйлар һәм бүтән беркайчан да урманга качмыйлар. Тылсымчы янә бер сарыкны суйганда алар: “Менә тагын бер сарыкны суйдылар, тик миңа – арысланга, бүрегә, кешегә, тылсымчының иң яхшы дустына – куркырга сәбәп юк”.

Хәтта суеласы сарыклар да карышмый башлый. Тылсымчы сайлаган сарык янына килеп: “Нихәл, яхшы дустым? Күптән сөйләшкәнебез юк, әйдә ишегалдына барыйк әле, синең белән сарыклар көтүе турында киңәшләшеп аласым бар”, дип әйткән. Сарык горурланып тылсымчы артыннан атлаган. Тылсымчы чынлап та үзенең яхшы дустыннан көтү хәлләрен сорашкан. Корбан сөенә-сөенә барысын да ачып салгач, тылсымчы аны суйган. Мизгел эчендә башкарылганга күрә, сарык берни дә аңларга өлгерми калган.

Тылсымчы үзеннән бик каты канәгатьләнде – ул һәрбер сарыкның үз-үзен бәяләвен үстерде, һәм алар кичекмәс үлем турындагы уйларын, борчуларын оныттылар, тынычланып үлән ашый һәм рәхәтләнеп яши башладылар. Нәтиҗәдә аларның ите йомшарып һәм тәмләнеп китте. Бик күп еллар буена тылсымчы зур көтү белән идарә итте, һәм ни кызык: башка сарыклар аңа ярдәм итә башладылар – әгәр дә берәр зирәгрәк сарык эшнең нәрсәдә икәнен төшенә башласа, калган сарыкл..., дөресрәге, арыслан, кеше һәм бүреләр – тылсымчының иң яхшы дуслары -- бу сарыкның сәер тотышы турында хәбәр иткәннәр. Ә икенче көнне тылсымчы ул сарыкны рәхәтләнеп суеп ашаган.



Чыганак: ibigdan.com

Тәрҗемә: Тазбаш

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Блог Мәкаләләр Тылсымчы һәм сарыклар турында кыйсса