Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

«Яңарышта» – яңарыш

E-mail Принтерга pdf
(0 тавыш, уртача 0 )

«Яңарыш» фонды төзекләндерү эшләре алып барган тарихи җирләрдә булып кайттым. Болгарда да, Свияжск утрау-шәһәрендә дә эшләр гөрләп бара. Җимерек биналар төзекләнедерелә, тәмам юк булганнары киредән корыла, бар җирдә дә төзелеш техникасы, таш, ком, бетон, кирпеч һәм кояш астында тәмам каралып беткән эшчеләр. Берничә елдан монда бер дигән матур туристлар «мәккәсе» пәйда булачак дип ышанырга була. Тик бу җирдән аңып сизелер-сизелмәс тарих исе сүнмәс микән? Казанда уртасында төзеп куйган туган авылым кебек бер ясалма күргәзмәгә әверелмәсме?

Свияжскка мондый куркыныч бик үк янамый: аннан яңа бренд ясап (Свияжск утрауга 50 ел чамасы элек кенә әйләнгән), Явыз Иван заманыннан калган чиркәү–монастырьләр комплексын дөрес итеп яңарткач, инфраструктурасын булдыргач (причал төзелеп беткән бугай инде, тик менә тамак ялгап, утырып хәл җыеп алырдай җирләр әлегә юк) кеше монда теләп йөрер иде. Казанга якын, үзе Мәскәү юлында кала (беренче башкаладан өченче башкалага юл тотучылар монда кагылмыйча китмәскә тырыша), җитмәсә әле искиткеч табигать күренешләренә бай җир.

Свияжск турында сөйләгәндә Раифа монастыре турында әйтмичә китә алмыйм – мин аларны күңелддән гел чагыштырым бардым. Берсе әле төзелеш чорында гына булса, икенчесе инде халык яратып өлгергән һәм теләп йөргән урынга әйләнгән. Мине ул, мәсәлән, беренче карашка алай ук әһәмиятле булып ук тоелмаган нечкәлекләре белән җәлеп итте. Адым саен диярлек утырып ял итәргә эскәмияләр, барганда бер кешене дә фотога төшмичә үткәрмәүче агач аюлар, балаларга энергиясен чыгарып монастыр буенча җәяүле экскурсиягә ризалашырга мәҗбүр итүче уен мәйданы, куркак үрдәкләре һәм матур төнбоеклары белән сокланып чыгарга җәлеп итеп торучы көймәле сәяхәтләре һәм, әлбәттә, ким дигәндә, 5 литр булса да өйгә алып кайтарыла торган «изге» су чыганагы. Минемчә, нәкъ менә шушындый җиргә әйләнергә тиеш ул шәһәр-утрау.

Ә менә Болгар ниндирәк булыр микән? Анда бит кызыгырлык тарихи һәйкәлләр дә бармак белән генә санарлык. Торгызылганнарына тарих исе сеңәрме? Килүче-китүчеләргә ачык йөзле инфраструктура төзелерме? Әлегә җавапларга караганда, борчыган сораулар күбрәк.

Мәсәлән, минем күземә үткәндә велосипедлар чагылды. Чыннан да, велосипедларга утырып карап йөрү иң кулай ысул: җәяү йөрергә аралар ераграк. Тик без аларның бар икәнен арып –талып хәтәр генә йөреп кире кайтканда гына күрдек шул.

Һәрбер һәйкәл янында кыскача мәгълүмат та торса иде: кайда кем төзегән, ни өчен кулланган һ.б. Чөнки киләсең дә карыйсың: һм-м, Ак пулат, Кара пулат, Кече манара, һәм... бетте! Ярый, экскурсия белән килеп, сөйләп йөрүче гид булса, тик күбесенә бит андый бәхет тәтем. Бу тарихи һәйкәлләрне карарга дип килгән кешеләрнең берсе дә өйдә укыйм да, барып карыйм дими, барысын да бер җирдә беләсе килә. Миңа калса, күп кенә тарихи җирләр шундый мәгълүмат булмаулары «гөнаһлы». Ә һәйкәлләргә нәрсә икәнен белеп караганда, күңелләрдә чагыштырмасыз күбрәк тәэсир кала.

Хәер, төзелеш эшләре гөрли, димәк, нәрсә дә булса килеп чыгачак. Нәтиҗәсе кешеләр өчен эшләнеп, кешеләр кулланырлык булыр дип өметләнәм.

Туган җирем тарихы белән кызыксынып бардым бит. Бардым. Күрдем. Хәзер нәрсә күргәнемне интернеттан укып утырам.

 

Болгар белән Свияжск һәм Раифадан фотолар:

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Блог Мәкаләләр «Яңарышта» – яңарыш