Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

План-конспект. Өлкәннәр төркеме белән үткәрелгән экологик кичә

E-mail Принтерга pdf
(9 тавыш, уртача 4.56 )

Шөгыль авторы: Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы Кама Тамагы бистәсе 1 номерлы “Салават күпере” исемендәге балалар бакчасында татар теле өйрәтүче югары категорияле тәрбияче Абдуллина Гөлсем Бәдретдин кызы.

Ага чишмә челтер-челтер

Өлкәннәр төркеме белән үткәрелгән экологик кичә.

 Кичәнең максаты: 

1. Балаларга чишмәнең изге җир, аннан агучы суның табигый байлык икәнен аңлату;

2. Табигаткә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү;

3. Табигатьнең матурлыгын күрә һәм соклана белергә өйрәтү;

4. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.

 

Кичәгә әзерлек: Г. Гарифуллин, Р.Галеевның “Туган ягым чишмәләре” китабын карау, сөйләшү, Фирдәвес Зарифның “Чишмә” әкиятен уку, чишмә янына экскурсиягә   бару, шигырьләр, җырлар өйрәнү, рәсемнәр ясау, аудиоязма тыңлау.

Зал бизәлеше: Бүлмәнең уң ягында тау, таудан чишмә агып чыга, аның кырыенда чәчәкләр, агачлар үсә, ташлар түшәлгән. Бүлмәнең сул ягында кое. Урта стенада кояш, болытлар, кошлар, күл, елга, диңгез, чишмә рәсемнәре. Бүлмәнең алгы өлешендә өй. Өй янында чиләк-көянтә аскан кызлар сөйләшеп, читтәрәк малайлар басып торалар.

 

Кичәнең барышы.

1кыз. Кызлар, тыңлагыз әле,

Җыелышып бүген кич

Төшик чишмә буена

Нәрсә диярсез моңа?

2 кыз. Ничек инде төшмәскә?

Анда бик кызык була

Нигә күңел ачмаска?

3кыз. Әйе, әйе, мин дә төшәм,

Башкаларга да әйтәм.

(“Бормалы су”көе уйный (Н.Исәнбәт сүзләре,З. Хәбибуллин музыкасы). Чиләк-көянтә аскан кызлар керәләр һәм “Су юлы” дигән бию башкаралар. Бию беткәч чишмә янына киләләр һәм чиләк-көянтәләрен куялар.”Фазыл чишмәсе”җырын җырлап малайлар керәләр, кызлар янына киләләр.)

Җыр .” Фазыл чишмәсе”

Чылтырап аккан чишмәгә

Суга дип килгән идем.

Тиз генә әйләнеп өйгә

Кайтырмын дигән идем

Өздереп нигә карадың,

Ник тоттың беләгемнән?

Суларым түгел, ялкыным

Түгелде йөрәгемнән.

Чишмәгә төшкән сукмакның

Читләре үлән генә.

Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен

Тик күрше-күлән генә.

Малайлар. Кызлар, исәнмесез!

Кызлар. Исәнмесез, малайлар! Сездә күңел ачарга килдегезме?

Малайлар.(җырлыйлар)

Матур кызлар суга бар,

Алмалы чиләкләре.

Берсе сирень, берсе нәркиз,

Берсе гөлнең зәңгәре.

Барысы да бер дигәннәр

Ефәк күлмәк кигәннәр.

Кызлар. Рәхмәт,малайлар. Әйдәгез, бергәләп җырлап-уйнап алабыз.

“Уфа-Чиләбе” татар халык җыры.

Биючеләр бииләр,

Көе килми димиләр.

Уфа-Чиләбе,

Пешә кура җиләге.

Бииләр, бииләр,

Көе килми димиләр.

Уфа-Чиләбе,

Яна микән йөрәге?

Бас, бас эзенә,

Күз тимәсен үзенә.

Уфа-Чиләбе ,

Кабул булсын теләге.

(Балалар урындыкларга утырышалар)

Ак әби (керә). Исәнмесез, балалар! Менә ничек матур итеп чишмә буена җыелгансыз.Монда шундый чиста, ямьле, матур. Кая, үзебезнең тәмле чишмә суыннан авыз итим әле. (Эчә). Бу чишмәне Фазыл бабагыз – минем картым чистартып тора иде, шуңа да халык аны Фазыл чишмәсе дип йөртә дә инде. Һәрбер чишмәнен исеме була, аны каян чыкканына, кем карап торганына карап исемлиләр. бәлки сез дә яңа калкып чыккан чишмә табарсыз да, аны чистартып карап торырсыз, һәм ул чишмәне сезнең исемегез белән атап йөртерләр.

Балалар, ә сез беләсезме, чишмәләр каян килә?

Балалар. Җир астыннан.

Ак әби. Әйе, бик дөрес. Чишмә суы җир астыннан, тау арасыннан я тау итәгеннән агып чыга, ә чишмә суы улактан ага. Улак элек агач каерысыннан булган, ә хәзер улакларны тимер торбалардан ясыйлар, аларны тузган саен алыштырып торалар. Чишмә изге урын, чөнки аннан агып чыккан су кешеләргә, табигатькә, кошларга, хайваннарга яшәү чыганагы булып тора. Шуңа кешеләр аны матурлый, бизи, чистартып тора. Тыңлагыз, әле сезгә кечкенә генә шигырь юллары укыйм.

Бер эсседән качып, бер суыктан

Кыргыйлыктан җаннар көйгәндер

Тау астыннан чишмә тибеп чыккан

Бер яхшылык булсын дигәндер.

Соңрак кешеләр суны кое казып коелардан ала башлаганнар, ә хәзер исә су өйләрдә торбалар аша краннардан ага. Шагыйрьләр чишмәләрне мактап шигырьләр язган, ә композиторлар шул шигырьләрне көйгә салган. Әйдәгез, хәзер балалаларны тыңлыйк. (Балалар шигырьләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар.)

 

“Чишмә” Әһзәр Габиди.

Тау астыннан чишмә ага

Челтер дә челтер,

Аның җырыннан да җирдә

Матур җыр юктыр.

Ярга тулып акмаса да,

Чиста, саф сулы:

Эсседә дә, салкын да

Баса сусынны.

Янындагы үләннәр дә

Аннан дым ала,

Эше һәм җыры белән

Шулай данлана.

 

“Чишмә” Ә. Исхак.

Челтер-челтер чишмә ага,

Көмеш төсле сулары.

Су өстендә җем-җем итә

Көннең алтын нурлары.

–Тау астында чишмәбез,

Су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.

Безнең чишмә борыла-борыла

Зур инешкә коела.

Идел суы шундый бик күп

Чишмәләрдән җыела.

 

“Көмеш чишмә” Д. Гарифуллин.

Челтер-челтер көмеш чишмә

Яр астыннан агадыр.

Әби көндә тәмле чәйгә

Суны шуннан аладыр.

Көрәк тотып чишмәне мин

Чистартып кына торам.

Кыр-кырнына ташлар түшим

Аннан ерганак ерам.

Әби әйтә:

– Чишмә суы

Гади түгел, серле, – ди,

– Ул кешегә көч бирә, – ди,

– Ямьли туган җирне, – ди.

 

Әйдәгез, биеп алабыз.

 

“Их, шома басабыз”( татар халык биюе)

Җыр. “Нәни музыкант”

Сандугачлар сайрашамы,

Бал корты безелдиме –

Дәфтәремә язып куям

Откан бер яңа көйне.

 

Кушымта:

Җилләр исә: “До-ре-ми-фа”,

Яңгыр ява: “Соль-ля-си”, –

Менә тагын өр-яңа җыр,

Менә тагын яңа көй.

 

Яфракларның бар үз җыры,

Тыңлап торам, таң калып.

Челтер-челтер чишмә ага:

“Си-ля-соль», – ди шатланып.

Кушымта.

 

Җырлы- уен ”Чума үрдәк,чума каз”.

Чума үрдәк, чума каз, (2кат кабатлана)

Тирән күлне ярата, ярата (2кат кабатлана)

Марат үзенә иптәш эзли, (2кат кабатлана)

Алияне ярата ул, ярата.

(Уен шулай дәвам итә)

 

Тамчы керә. Исәнмесез, балалар! Мин тамчы. Минем турыда болай диләр: “Тамчыдан күл җыела. Ә күлдә нәрсә соң?

Балалар: Су.Ул чишмәләрдә, елгаларда, диңгезләрдә дә бар.

Тамчы: Ә сез су турында нәрсәләр беләсез?

Балалар: Суның исе, төсе, тәме, формасы юк.

Тамчы: Бик дөрес. Төсен, исен, формасын, тәмен үзгәртеп буламы?

Балалар: Әйе була.

Тамчы: Ничек итеп? Балалар, әйдәгез суның төсен үзгәртеп карыйбыз. 2 стаканга чиста су салабыз. Берсенә кызыл, ә икенчесенә сары төстәге буяу салабыз. Суның төсләре үзгәрде. Ә хәзер суның формасын үзгәртәбез. (Шар, перчатка, балык формасындагы савытлар алына). Күрдегезме. савыт нинди формада су шул форманы ала.

Тамчы: Ә хәзер тәмен, исен үзгәртәбез. Кура җиләге, карлыган, алма салабыз. Судан шул җимешләр тәме, исе килә. Менә сезнең белән күпме тылсым ияләре булдык. Балалар, ни өчен чишмәләр катмыйлар?

Балалар: Чөнки алар җир астыннан чыгалар.

Тамчы: Бик дөрес. Әйдәгез, Р.Миңнуллинның “Чишмә”, М.Җәлилнең “Чишмә җыры” шигырләрен тыңлыйк әле. (бала укый).

Күңелләр күтәрелсен өчен бер уен уйныйк әле.

 

Уен “Кыршауларны урап йөгер”   (Каршыга ара калдырып тезелгән кыршаулар арасыннан йөгерергә, килгәндә турыга йөгереп килергә.)

 

Ак әби. Балалар, без сезнең белән табигатьне сакларга кирәклеге, аларның файдасы турында сөйләштек. Шулай чишмәләр һәрвакыт челтерәп аксыннар, тынмасыннар. Әйдәгез, чиләкләрегезгә су алыгыз, көн дә кичкә авыша, өйләребезгә кайтыйк. Чишмә юлы якын тоелыр, җырлап кайтыйк.

 

Җыр. “Кояшлы ил” (Балалар зал буйлап узалар,чыгып китәләр)

Акәби. Сау булыгыз, балалар.

 

Кичә шуның белән тәмам.

 

 

chishma01

chishma02

chishma03

chishma04

chishma05

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Әдәбият Диплом, реферат, курс эшләре План-конспект. Өлкәннәр төркеме белән үткәрелгән экологик кичә