Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

План-конспект. Урман - күп катлы йорт. Рус балаларына татарча өйрәтү. Өченче ел өйрәнү (балалар бакчасы)

E-mail Принтерга pdf
(5 тавыш, уртача 3.80 )

Шөгыль конспектының авторы: Гөлсем Абдуллина, Кама Тамагы беренче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасының югары категорияле татар теле тәрбиячесе.

Урман ­ күп катлы йорт

Бу шөгыль конспекты рус балаларына татарча өйрәтү өчен кулланыла (өченче ел өйрәнү)

 

Максат: балаларның урман, аның кешеләргә файдасы турындагы белемнәрен киңәйтү; агач, куак, чәчәкләр, кош, җәнлек, бөҗәкләр белән таныштыру һәм аларның исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү, алар турындагы мәгълүматны ныгыту; халык авыз иҗатын кулланып сөйләү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Әзерлек эше: И. Шишкинның “Утро в сосновом бору”, А. Васнецовның “Затишье” картиналарын карау; В. Бианкиның “Музыкант”, И. Калининның “В лесу” әсәрләрен уку; кислород, чыганак, күпкатлы сүзләренең мәгънәләрен аңлату; шигырьләр, табышмаклар өйрәнү.

Күрсәтмә әсбаплар: Катыргыдан ясалган агач, куак, чәчәкләр, кошлар, җәнлекләр һ.б., панно, урман турында рәсемнәр, магнитофон язмасы.

 

Шөгыль барышы:

Ишек шакыйлар, бүлмәгә Урман хуҗасы (У.Х.) керә (тәрбияче яки ярдәмчесе).

 

У.Х. Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Мин – Урман хуҗасы. Менә сезгә кунакка килдем.

Балалар(Б): Исәнмесез!Хәерле көн!

У.Х. Балалар, бүген сезнең белән урман, анда яшәүче җәнлекләр, бөҗәкләр, үсемлекләр турында сөйләшербез. Ничек уйлыйсыз, нинди урманнар була? (Рәсемнәр күрсәтелә).

Б. Катнаш һәм ылыслы урманнар.

У.Х. Нәрсә ул урман?

Б. Урманда бик күп агач, куак, үсемлек үсә, җәнлек, кош, бөҗәкләр яши.

У.Х. Бер табышмак әйтәм, тыңлагыз: Яз килсә, киенә, көз килсә чишенә (Агач).

Сез нинди агачлар беләсез?

Б. Каен, нарат, имән, миләш...

У.Х. Ә хәзер агачларны үз урыннарына урнаштырыгыз (һәр бала, агачларның исемнәрен әйтеп, паннога урнаштыра)

У.Х. Агачлар астында нәрсәләр үсә соң?

Б. Чикләвек, кура җиләге, гөлҗимеш... куаклары үсә. (Алар да үз урыннарына куела).

У.Х. Куаклардан астарак нәрсәләр үсә?

Б. Чәчәкләр: ак чәчәк, энҗе чәчәк, кыңгырау чәчәк, гөмбәләр, җиләкләр.

У.Х. Аларны да тиешле урыннарына урнаштырыгыз.

Урманда нинди җәнлекләр яши?

Б. Аю, бүре, куян, керпе...

У.Х. Җәнлекләрне дә үз урыннарына урнаштыру өчен, алар турындагы табышмакларны искә төшерик (Рәсемнәр паннога урнаштырыла).

 

1. Ул өстенә җәй дә, кыш та,

Энәле күлмәк кия.

Шулай да аны әнкәсе

“Йомшагым” диеп сөя. (Керпе)

 

2. Урманнан чыгар,

Корсак асты чуар,

Койрыгы сырлы,

Хәйләсе күптөрле. (Төлке).

 

3. Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (куян)

 

4. Җәен урманга патша,

Җиләкләр бал ярата.

Кышын кардан аста,

Кыш буе йоклап ята. (Аю)

 

Бу җәнлекләр җирдә яшиләр, чөнки алар азыкны җирдән табалар. Менә сезгә тагын бер табышмак, тыңлагыз һәм җавап бирегез.

Хожу в густой я шубке,

Живу в густом лесу.

В дупле на старом дубе --

Орешки я грызу. (Белка)

 

Кош түгел оча,

Ябалактан курка.

Чикләвек ярата, сызгырса,

Урманны яңгырата. (Тиен)

 

Белка татарча тиен дип атала. Тиенне агач башына урнаштырабыз. Ул җитез, җиңел җәнлек, бик тырыш та. Кышка азыкны мул итеп әзерли. Чикләвек, гөмбә ярата.

Урманда нинди кошлар яши?

Б. Тукран, сыерчык, ябалак...

У.Х. Аларны да үз урыннарына урнаштырабыз. Тик башта табышмакларга җавап табарга кирәк.

Җәй дә шакылдый бу чүкеч.

Кыш та шакылдый бу чүкеч.

Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)

 

Агач башында йорты, эчендә яши җырчы (Сыерчык).

 

(Кош рәсемнәре тиешле урыннарга урнаштырыла. Магнитофон язмасы куела).

У.Х. Ишетәсезме, әнә ничек матур кошлар сайрый, агачлар шаулый, җәнлекләр кыштырдаша. Табигатьтә һәр нәрсәнең үз урыны, үз шөгеле бар. Җирдә тычкан үз эше белән шогыльләнә: бодай башакларын оясына ташый, шулай итеп ул үзенә кышка азык әзерли. Ә агач кайрысы астында агач корты тамак туйдыра. (У.Х. паннодагы рәсемнәр буенча сөйли). Агач башында тукран. Башын кыңгыр салып, агачка куеп нидер тыңлый. Аннары көчле томшыгы белән агачны тукылдата башлый. Ул шулай итеп кайры астындагы бөҗәкләрне чүпли, агачны кортладан дәвалый. Тукранны “урман табибы” диләр. Балалар, сез нинди бөҗәкләрне беләсез?

Б. Күбәләк, коңгыз, төклетура....

У.Х. Әйе, дөрес. Хәзер без аларны агачның өске өлешенә урнаштытырбыз, бөҗәкләр ояны азык таба алырлык җиргә ясыйлар. Куе урманда кояш нурлары үтеп керә алмау сәбәпле, җирдә үләннәр аз үсә, анда бары тик кипкән агач яфракларын, ботакларын гына табарга була. Шуның өчен бөҗәкләр яфрак күп урында яши. Ә менә бер бөҗәк үзенең оясын урманның беренче катына - җиргә ясый.Нинди   бөҗәк икән ул? Хәзер аның турында табышмак тыңлап китәрбез, ул рус һәм татар телендә, сез аның җавабын әйтерсез:

В лесу у пня суета, беготня:

Народ рабочий целый день хлопочет.

Кто они, чьи льются черные ручьи?

Дружно маленькие точки

Строят дом себе на кочке (Муравьи).

 

Аланда чыршы янында

Энәдән өен сала. (Кырмыска)

 

У.Х. Әйе, балалар. Дөрес. Муравей татарча кырмыска дип атала. Кырмыскалар – бик тырыш, эшчән бөҗәкләр, бертуктаусыз хәрәкәт итеп торалар. Алар бик дус, тату яшиләр, урмандагы корткыч бөҗәкләрне юк итәләр. Шуңа күрә кырмыскаларны урман сакчылары дип йөртәләр. (Тиен һәм кырмыска сүзләре аерым һәм күмәк кабатлана).

Менә урнаштырып бетердек. Хәзер безнең панно нәрсәне хәтерләтә?

Б. Урманны.

У.Х. Агачларны күзәтеп, безнең урманның кайсы төренә караганын әйтеп буламы?

Б: Бу катнаш ураман.

У.Х. Бик дөрес. Күрдегезме инде, урман ул зур, биек, күпкатлы йортны хәтерләтә. Әйдәгез, саныйк әле, ничә катлы икән?

Б. Бер, ике,өч. Өч катлы.

(Балалар бергә “урман-йортның” һәр катын күрсәтеп, анда нәрсә ускәнен, яшәгәнен кабатлыйлар).

У.Х. Табигать шундый бай булсын өчен нәрсә кирәк?

Б. Су, кояш, һава, азык...

У.Х. Әйдәгез, без дә басып кояшка үрелик әле.

 

Гөлчәчәкләр күренде, һәм кояшка үрелде (балалар кулларын югары күтәрәләр)

Аларга җылы кирәк, кояш астында рәхәт (югары сузылалар)

Җил исте, чәчәкләрне селкетте (чайкалалар)

Уңга бөгелделәр, сулга бөгелделәр,

Җиргә иелделәр (чүгәлиләр)

Бар син җил монан кит (басалар).

У.Х. Урманда сулыш алуы иркен. Ннинди саф. Чиста һава. Ни өчен сулыш алуы иркен?

Б: Агачлар кислород бүлеп чыгаралар, алар һаваны чистарта, шуңа агачлар кислород чыганагы булып тора.

У.Х. Урман кислород чыганагы гына түгел, ул - матурлык, гүзәллек урыны да. Шуңа күрә шагыйрьләр урманны мактап шигырьләр иҗат итә. Менә Хәй Вахит болай яза:

 

Бала.

Урманда, урманда ал чәчәкләр үсәләр,

Ал чәчәчкләрне тибрәтеп, җылы җилләр исәләр.

 

У.Х. Урман – безнең өчен иң зур байлык. Без исә урманнарны сакларга, тагын да баетырга тиешбез.Урманның да, һәр өйдәге кебек, үз тәртибе, кагыйдәсе бар, һәм безгә аларны төгәл үтәргә кирәк. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле: агачларны сындырмаска, кош ояларын туздырмаска, чүпләмәскә. Сез бу кагыйдәләрне онытмагыз, аларны үтәргә тырышыгыз. Урман тагын да баерак булсын өчен агачлар, кош-кортларны, җәнлекләрне ашатыгыз. Урман турында кайгыртып торсагыз, ул да сезне шатланып каршы алыр, сезгә матур чәчәчкләр, кошлар сайравын, тәмле җиләкләр бүләк итәр. Сез сюрприз яратасызмы? Менә тиен дустыгыз сезгә шушы матур капчыкка салып күчтәнәч җибәргән. Әйдәгез әле, аны ачып карыйк. Ә капчыкта чикләвек! Рәхим итеп тәмләп ашагыз, мин инде үземнең урманыма китәм, сау булыгыз!

Б. Сау булыгыз!

(Һәр балага чикләвек таратыла) 

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Әдәбият Диплом, реферат, курс эшләре План-конспект. Урман - күп катлы йорт. Рус балаларына татарча өйрәтү. Өченче ел өйрәнү (балалар бакчасы)