Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Айнур Уфага бара (хикәя)

E-mail Принтерга pdf
(3 тавыш, уртача 5.00 )

Айнур Уфага бара.


Кереш

Карт яшьләрдәге көләч йөзле адәм, затлы юка фарфор чынаягыннан чәен бер йотты да, кызына карап:
- Иртәгә, - диде.
Кызның әле йокыдан айнып бетмәгән йөзе кинәт үзгәреп, күзләреннән яшьләр бәреп чыкты.
- Тагынмы? Нигә һаман саен интектерәсең син мине, әтием?
- Нигә икәнен бик яхшы беләсең бит инде син, кызым. Кара әнә, өлкән апаң ничек бәхетле яшәп ята. Алисә апаңның да башта Аполлон булып күренгән, тик аннары нинди канэчкеч булып чыккан бәдбәхет белән интеккәнен беләсең.
- Ә Алимә? - дип каршы килде кыз. Әтисенең йөзе караңгыланып китте. Ул китергән дәлилләрдә бердәнбер йомшак урын шул иде. - Синең «ярдәмең»нән башка да таба алды бит ул бәхетен. Бер дә зарланмый бит әле. Ә син аны да өч тапкыр, өч тапкыр! сынадың.
- Беренчедән, аны түгел. Икенчедән, дөрес әйтәсең, зарланмый бит, -дип җавап бирде тыныч кына тавыш белән әтисе.
- Мин бит инде дүртенче тапкыр барам! - дип ярсыды кыз.
Әтисе кызының күзләренә карап уйга калды. Ни дисәң дә үзенең каны бит. Аның уйлап тапкан ысулы бик әһәмиятле булса да, кызының сүзләрендә дә дөреслек юк түгел. Ниһаять, ниндидер нәтиҗәгә килгәндәй, әтисе чәен болгатып утырган көмеш кашыгын алып, җәйләүгә куйды:
- Әйдә болай килешәбез. Син барасың, һәм нәтиҗәсе нинди  булуына да карамастан, мин синең тормышыңа бүтән кысылмаячакмын. Үзеңнең соравыңнан башка, әлбәттә, - диде.
Кызның йөзе шундук ачылып китте, күз алдыннан тиз генә каршында ачылачак мөмкинлекләр һәм, мөһимрәге, иркенлекләр турында хыяллар йөгереп үтте һәм ул, елмаеп, ризалыгын белдерде:
-  Килештек, ризамын.

 


Төп өлеш


- Айнур Уфага бара, – бу сүзләрне ул үзе дә сизмәстән кычкырып укыды. Алыргамы-юкмы дип бераз икеләнеп торды да, – Күпме тора? – дип сорады.
- Кырык сум. Татарча китапларның миндә бер пачка тәмәкедән дә кыйммәтрәк торганы юк, - дип җавап кайтарды сатучы һәм, егетнең кесәсеннән акча чыгара башлаганын күреп, дәвам итте: - Уфагамы әллә?
- Әйе.
- Алайса, менә сиңа буклет, безнең кибетләр Уфада да бар. Кызыксынсаң, кереп чыгарсың, – дия-дия сатучы китаплар тезелгән киштәнең бер почмагыннан буклет тартып чыгарды да, китапның эченә тыгып, икесен бергә егеткә сузды.
- Рәхмәт.
Айнур, җәхәт кенә җирдәге сумкасын иңсәсенә элеп, яңа гына сатып алган китабына карый-карый вокзалга кереп китте.
Вокзалда кеше артык күп булмаса да, тынгысызлык, ниндидер кайнашу хөкем сөрә. Көне буе кыздырган кояшның эссе тынын кичке шаян җил урамда таратып өлгергән булса да, бина эчендә әле ул үзен сиздерә, шуңа күрә күпчелек халык электрон таблолар астына җыелап торалар да, үзләренә кирәк поезд турында мәгълүмат чыгу белән тизрәк саф һавага ашкыналар иде.
Айнур да табло астына басып үзе барасы поездны эзләде. Казан-Уфа поезды турында мәгълүмат әле эленмәгән иде. Авырлыктан инде иңсәсен кисә башлаган сумкасын җиргә куеп, егет тагын китапка текәлде.  
Айнур укырга бик яратса да, урысча китаплар гына укый иде. Дөресрәге, китапның нинди телдә икәне мөһим түгел - ул кызык китаплар укырга ярата. Хәреф таный башлагач та, иң беренче үзе укып чыккан китабы татар халык әкиятләре булды. Тик үсә барган саен татар телендә кызык китаплар табуы кыенлаша башлады, ә рус телендә укырга өйрәнеп, башка тел һәм милләт әдәбиятлары белән танышкач, ул эзләнүләрен бөтенләй туктатты. Мәктәптә 11 сыйныфка кадәр татар әдәбиятын өйрәнеп, бер генә дә үзенә кызыклы әсәр тапмагач, ул үзе өчен татар әдәбиятын сызып куйган иде. Бүгенге көнгә кадәр. Менә бит, күптән онытылган дип уйлаган хисләрне, кызыксынуны уяндырыр өчен нинди кечкенә генә бер адым кирәк булган.
Бу юлы да ашыгып кына вокзалга атлаганда китап киштәсен күргәч, ул тыныч кына үтеп китә алмады. Тиз генә  күзләре белән китаплар буйлап йөгерде һәм, бер почмакка өелгән татарчалары арасында ниндидер таныш сүзләр очратты. Җентекләбрәк карагач,  аның кем һәм кая баруын үзенә исем итеп алган китапны күрде...
«Айнур Уфага бара» китабын кесәсенә салып Айнур Уфага бара» - дип көлемсерәп куйды егет. - Җисеме исеменнән ким булмаса, башка татарча китаплар да эзләп, укыштырып карарга кирәк әле».  
«Поезд №112М «Москва – Круглое поле» прибывает на второй путь. Поезд №112М «Москва – Круглое поле» прибывает на второй путь...» дигән сүзләр егетне уйларыннан аерылырга мәҗбүр итте. Айнур телефоныннан вакытны карады да, таблога күз салды. «Ярты сәгатьләп торачак әле бу» - дип, ашыкмыйча гына чыгуга таба юнәлде. Ул барып җиткәндә проводник янында саф һава суларга чыккан ике-өч пассажир гына калган иде. Кесәсеннән паспорт белән билетын чыгарып бирде дә, тиешле тикшерүдән соң кире алып, вагон эченә кереп китте.

Поезд кузгалып киткәндә ул тәрәзәгә караган килеш янәшәдәгеләрнең сүзләрен  тыңлап утыра иде. Тирә яктагылар исә һәммәсе үз эшендә.  Әнә  бер хатын-кыз сканворд чишә, картрак кына, профессорга охшаган абый гәҗит укый, ике ханым көлешә-көлешә нәрсәдер турында гапләшә, каршысындагы мөлаем гына кыз башын кулына терәп, тәрәзәгә карап утыра.
Казанның утларына карый-карый, Айнур үзенең йокымсырап киткәнен сизми дә калды. Күзләрен ачканда, кичке утлар яндырылган, керү-урнашу мәшәкатьләре басылып, поездга гына хас булган үзенчәлекле атмосфера урнашкан иде инде. Айнур күзләрен уды да, тирә-якка күз салды. Каршыдагы кыз йөзен эшләпә белән каплап йоклап утыра, купедагылар чәй эчәләр.
Бераз вакыт узып, күрше-тирә белән әз-мәз танышып бер-ике сүз алышкач, Айнур кесәсеннән китабын чыгарып укырга кереште.
Әсәрнең башы әллә ни искитәрлек булмады. Тик китапта язылганнар бүген аның белән булган вакыйгаларга бик охшаш булганга, Айнур, кызыксынып, укуын дәвам итте: «Әзерләнде, чыгып китте, китап алды, поездга утырды, йоклап алды, китапка тотынды...карале, нәкъ минем турыда бит! Бу Айнур да мин укыган китапны укый микән?» - дип елмаеп куйды ул: Хәзер нәрсә, мин аның китап укуын укып утырыйм мени инде? Ниһаять, китабын куйды бугай, астарак диалог сызыклары күренә».
«- Китабың кызыкмы әллә? - дип  сорады матур гына тавыш.
Айнур күтәрелеп карады да, каршында утыручы кызның сораулы карашын күргәч:
- Әйе, тышына ук язылган бит кызык икәне, - диде. Китапны ябып кыз каршына этте дә, бармак белән төртте: - Мин Айнур, Уфага барам...
- Чынлапмы? Кит аннан, - дип көлеп җибәрде кыз.
- Үзем дә шаккаттым. Поездга утырыр алдыннан гына китаплар  саткан җирдә күреп алдым.
- Ә мин Алсу, Уфага кайтам, - диде кыз егетнең күзләренә карап: - Андый китап та...»
- Китабың кызыкмы әллә?
Айнур сискәнеп, китабыннан аерылды.
- Баядан бирле елмаеп барасың, - дип дәвам итте каршында утыручы кыз. Ул инде байтактан уянып, Айнурны күзәтеп утыра икән.
Айнур үзе дә сизмәстән, китабын шып итеп япты да, кыз каршына куйды:   
- Әйе, тышына ук язылган бит кызык икәне. Мин Айнур, Уфага барам.
- Чынлапмы? Кит аннан, - дип кыз көлеп җибәрде.
- Үзем дә шаккаттым. Поездга утырыр алдыннан гына китаплар  саткан җирдә күреп алдым.
- Ә мин Алсу, Уфага кайтам, - диде кыз егетнең күзләренә туры карап: - Андый китап та күзеңә чалынмаган идеме?
Алсуның карашыннан Айнурга эсселе-суыклы булып китте. Кыз искиткеч чибәр, ә күзләре йолдызлы төн кебек үзләренә җәлеп итеп торалар иде. Җитмәсә, китабы да әллә нинди мистик уйларга этәрә, ике колак сөяге арасыннан суык йөгертеп ала.
- Юк шул. Әгәр телисең икән, китап битләренә сине дә кертә алам.
- Ничек?
Айнур бармагы белән китапка төртеп:
- Мәсәлән, төп геройның беренче күрүдә үк гашыйк булган кызы итеп.
Кыз оялып түбән карады да серле генә итеп елмаеп куйды.
Бәхетенә каршы, бу вакытта проводник килеп чыкты һәм Айнурның билетын сорады. Документлар тикшерелеп бетүгә, кыз инде егетнең китабын укырга керешкән иде.
- Кызыкмы әллә?
Кыз дәшмәде. Курку баскан күзләре белән Айнурга карады да, китапны аңа таба борды. Егет нәрсәдер булуын сизенеп китапка текәлде.
«...Андый китап та күренмәдеме?...» Берничә абзацтан соң вакыйгалар кискен үзгәреп китте. Айнур бер-ике битне күзе белән йөгерде һәм кызга карады. Бер генә мизгелгә уйланып калды да, кискен генә:
- Әйдә киттек, - дип кызның кулыннан тартты.
Алсу шуны гына көткәндәй, китапны сумкасына ташлады да, Айнур артыннан ашыкты. Ике-өч адым атлауга, алдагы вагоннан кычкырган тавышлар ишетелде. Егет борылып тавыш килгән якка карады да, кызга борылды:
- Башланды, әйдә тизрәк.
Чыгып торган кеше аякларын иелеп уза-уза алар тамбур ишегенә барып җиттеләр. Шулвакыт, әле генә ишетелгән тавышларга игътибар итмичә, үз уңаена әкрен генә кайнаган вагон тормышын кинәт кенә мылтыктан аткан тавышлар бүлде.
Шундук тынлык урнашты. Зеңгелдәп торган тынлыкны ярып бала кычкырып җибәрде һәм вагон тагы да катырак ыгы-зыгыга, кычкырган, елаган кеше авазларына күмелде.
Ләкин моны Айнур белән Алсу ишетмәде - алар ашыга-ашыга икенче вагонга кереп бара иделәр.
Бу вагон аларны кычкырып уйнаган тавышлар, тәмәке төтене һәм ир-атларның аяк исләре белән каршы алды.
Айнур кызны алга өстерәде. Кайнаткыч янында торган кешеләрне сак белән генә узып киткәч, егет, Алсуга борылды:
- Бара тор хәзер куып җитәм.
Ул, кайнаткыч янындагы хуҗасын көтеп торган кемнеңдер чынаягын алды да, кире Алсу ягына таба ашыкты..
Вагон уртасына барып җиткәндә, алар яңа гына узган ишекләр янә ачылып китте һәм аннан бозау хәтле эт күренде, аннан мылтык тоткан ирләр тула башлады.
Айнур Алсуны тамбур янында куып тотты :
- Ашыгырга кирәк, алар инде бу вагонда.
Киләсе вагонда кеше тагы да күбрәк иде. Кайнаткыч янында унлаган кеше чиратка тезелешеп, кайсы чынаяк, кайсы зур кәсәләр тотып, сөйләшәләр. Айнурның кулындагы чынаягын күреп берсе:
- Сездә дә кайнаткыч эшләмиме әллә? - дип сорады.
- Әйе, чиратның ахыры кая?
- Узыгыз, - диде бер адәм юл биреп.
Айнур Алсуны алга үткәреп җибәрде һәм кеше алышкан арада чынаягына азрак кайнаган су тамызды. Аннары, аягы абынып киткәндәй булып, проводник бүлмәсенә егылды. Күзенә чалынган ачкычны алды да, торып басып, аяк астына төшкән чынаякны тибеп җибәрде. Икенче тапкыр бәрелүне чынаяк түзмәде, чәлпәрәмә килде. Кечкенә ыгы-зыгының беткәнен уңышлы гына кичергән юл биргән адәм, зур кәсәсен саклык белән генә тотып, егет белән кыз киткән якка юнәлде. Ләкин, борылып бер адым да атларга өлгермәде, юеш идәндә таеп, гөрселдәп килеп төште. Кулындагы кайнаган су өстенә чәчрәде һәм ул ачы итеп чинап җибәрде. Айнур түккән су һәм ваткан чынаяк кыйпылчыклары үз эшен эшләде: вагон башында тиз генә үтә алмаслык бөке пәйда булды.
Соңгы вагонга барып җиткәч, егет кызны туктатты.
- Монда кереп бикләник. Поездда яшеренергә әллә ни урын юк, шулай да, ярап торыр, - дип проводник бүлмәсеннән алган ачкыч белән бәдрәфне ачты. - Әйдә тизрәк, кеше күргәнче.
Ләкин Алсу катып калды:
- Син бер гаепсез кеше өстенә кайнап торган су чәчтеңме? - дип сорады ул, курку һәм ачу тулган күзләрен Айнурга төбәп.
- Юк, ул үзе таеп егылды. Әйдә кер инде, кеше килеп чыкканчы. - дип кызны эчкә этәрде. Бәдрәфкә кереп бикләнгәч дәвам итте. - Мин су салынган чынаякны гына идәнгә төшереп ваттым. Шулай итмәсәм алар безне куып тоткан булырлар иде инде.
Кысык кына бәдрәфтә бер-берсенә тияр дәрәҗәдәй кара-каршы басып торганлыкларын сизеп алып, икесе дә уңайсызланып куйдылар.
- Мин, унитазга басыйм, азрак булса дә иркенрәк булыр, - дип Айнур унитаз өстенә менеп чүгәләде. - Аннары соң, бу минем фикер түгел иде, ә синеке.
Алсу аптырап Айнурга карады. Һәм кинәт кенә китаптагы юллар исенә килеп төште.
«... аларның бу танышулары озакка бармады. Өченче вагонны үткәндә аларны террорчылар куып тотып туктаттылар һәм кире үз вагоннарына алып киттеләр. Кайнаткыч яныннан үткәндә Алсуның башыннан юктан гына: «Әзрәк су түгеп киткән булсак, бәлки, шунда егылып, куып тота алмаган да булырлар иде әле...» дигән фикер йөгереп узды.
Үз вагоннарына килгәч, егетне урынына утыртып бәйләп куйдылар, ә кызны вагон башындагы проводник бүлмәсенә алып кереп киттеләр...»  
- Китап синдәме әле? – соравын ишеткәч, Алсу уйларыннан бүленеп, сумкасыннан китапны тартып чыгарды. - Борчылма, Алсу, барысы дә әйбәт булыр, - дип Айнур китапны алганда кызның кулын кысты.
Кыз тамак төбенә утырган төерне йотты да, сулышын тынычландырып, тирән итеп сулап куйды. Аннары үзләренең качкан урынын күзе белән айкап чыкты: буш шешә кыстырылган ярым ачык тәрәзә, тәрәз төбенә тимерчыбык белән урап куелган бер рулон бәдрәф кәгазе, көзге астында каралып, кер сабынына охшап беткән сабын ята иде.
Әллә ни күзне төбәрлек җир булмаганга, бераздан Алсу да китап укырга кереште.
- Кая әле, - бер битне әйләндереп-әйләндереп карагач, - монда бит вакыйгалар башкача, минем фикерләрем, юк, аларны тотмаганнар, -  диде ул, шатланырга да, көенергә дә белмичә, аптырап.
- Әйе, - диде Айнур. - Безне. Безне тотмаганнар. Әлегә... Менә бу җирен укы, - дип аңа китапны кызга тоттырды һәм кесәсеннән яндыргыч белән тәмәкесен чыгарды. Тәрәзәне кызарынып-бүртенеп, көч хәл белән киң иттереп тартып ачты да, тарта башлады.
«...- Болай да суларлык һава юк, ә син тартасың, - диде Алсу.
- Башка нишләргә инде... Телефон тотмый, сикереп төшеп тә калып булмый...
Шулвакыт ишеккә шакыган тавышлар ишетелде. Ишек тоткасы шашкандай бер ике селкенде дә, тавыш бераз тынды. Ишек артында тагын ниндидер чыңлаган авазлар килде һәм келт итеп бәдрәфнең ишек йозагы ачылды.
Егет белән кыз куркуларыннан нишләргә белмичә катып калдылар. Айнур аркасы белән стенага сөялеп аяклары белән ишекне терәде. Алсу да, аңа ярдәм итәм дип, ишекне этте.
Бәдрәф ишеген теге яктан тагын ачмакчы булдылар. Ишек селкенмәде дә. Тибеп карадылар. Бераз селкенсә дә, егет белән кыз бирешмәде. Алсуның йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгардай булып шашынып тибә башлады, Айнурны салкын тир бәреп чыкты.
Бер-ике тибүдән соң ишеккә хөҗүм тынды. Яшьләр иркен генә сулып куйдым дигәндә, мылтык гөрселдәде. Ишектә кинәт кенә тишекләр барлыкка килде. Алсу катып калды. Айнур нигәдер аның өстенә капланып аска шуышты. Борылып караса, егетнең күлмәге кып-кызыл, күзләре акайган, авызыннан кан ага. Алсу коты очып, ярсып кычкырып җибәрде.
Әкрен генә ишек ачылды, аннан ябык кына, кечкенә буйлы, ап-ак йөзле, хаки төсендә форма кигән бер террорчы керде:
- Уеннан уймак чыктымы, манчышлар?
Егетнең башына төбәп тагын бер атты да, кызны чәченнән сөйрәп алып чыгып китте...»
... Сал чалбарыңны! - диде Айнур кинәт явыз тавыш белән. Бәдрәф тәрәзәсенә кизәнеп: - Сал дим, тиз! Тәрәзәдән ыргытам алайса!
Алсу катып калды. Айнур шуны гына көткәндәй аның каешын ычкындырырга кереште.
- Кәбахәт! Нишлисең син?! - кыз бөтен ачуы белән  Айнурның йөзенә китереп сукты. Алсуның йөрәгендә уяна башлаган мәхәббәт хисләре бер мизгелдә нәфрәткә әверелде. Шулкадәр үз итеп, гомерен аның кулларына тапшырган егетнең шундый түбәнселеккә төшүеннән гарьләнгән кызның күзләреннән яшьләр бәреп чыкты.
Шулвакыт ишеккә  шакыган тавышлар ишетелде. Ишек тоткасы шашкандай селкенде дә, тавыш бераз тынды. Ишек артында тагын ачкычлар чыңлаган авазлар килде һәм келт итеп бәдрәфнең ишек йозагы ачылды.
Алсуның куркудан туктап калган йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Шунда гына ул үзенең чалбар сәдәфләре ычкынган икәнен күреп, ишек артыннан янаган куркыныч турында онытып, шар кебек күзләрен Айнурга төбәде.
Егет ике куллап тотты да Алсуның чалбарын тезенә хәтлек тартып төшереп  почмакка этте.
Әкрен генә, шыгырдап, бәдрәф  ишеге ачыла башлады. Айнур аягын кыстырды да, ул ярым ачык килеш туктап калды.
Алсу куркудан һәм оялудан тәмам коелып, иелеп чалбарын киеп маташкан җиреннән сискәнеп башын күтәрде. Ишектән, ачылган күренештән майланып өлгергән күзләрен ялтыратып, ыржаеп, нәкъ китапта сүрәтләнгән адәм басып тора иде.
- Ашыкма, кызый, - дип ул эчкә атлады. Ләкин адымын атлап бетерә алмады, Айнур кисәк кенә ишеккә тибеп җибәрде дә, миңгерәп калган явызны өстерәп алып тәрәзәгә тыкты. Ул, иңсәсенә хәтле тәрәзәгә кереп, аяклары, гәүдәсе белән Алсу өстендә калды.
-Булыш әйдә! Торма катып!
Алсу бу сүзләрдән айнып китте һәм ишекне этеп ябып, өстендәге гәүдәне күтәрергә, этешергә кереште.
Террорчының аңына килеп акыра башлавы поезд тавышы белән кушылды һәм тиз генә ерагаеп ишетелми башлады. Айнур тәрәзәне ябып куйды да Алсуга карап елмайды. Кызның күз каралары аккан, чәче тузган, шуңа да карамастан, аның йөзендә ниндидер бәхет нуры балкый иде. Бер-берсенә шулай карап торгач, Алсу, Айнурның уң ягы кып-кызыл булып чыккан йөзенә күзе төшеп, үзенең нинди халәттә басып торуын абайлап алды да, кызарынып чалбарын күтәрә башлады. Айнур кесәсеннән тәмәке чыгарып, тартып җибәрде.
- Ничек тарта аласың син шушындый вакытта? - дип сорады тынлыкны бозыр өчен Алсу.
- Син мине чалбарың өчен гафу ит. Үгетләп-сорап торырга да, икенче план корырга да вакыт юк иде, башыма беренче нәрсә килде, шуны эшләдем. Айнур кесәсеннән тәмәкесен чыгарып, идәнгә төшкән китап белән сабынны шунда салды да берничә тәмәкесен сындырып Алсуга учына җыярга кушты.
- Нигә? ына гәүдәле нәкъәнган кыяфәттән майланы чалбарын күтәргән җиреннән башын лт итеп ачылып куйды.

- Эткә иснәтәбез. - Айнур тәрәз төбеннән бәдрәф кәгазен хәтәр генә сүтте дә, йомарлап идәнгә ташлады. - Ручка, берәр кәгазь кисәге һәм тырнак лагың юкмы синең?
Алсу сумкасын актарды да, Айнур сораган әйберләрне чыгарып бирде. Егет кыздан блокнот бите алып «Опечатано» дип язды да өченче көнге датаны куеп,  имзага охшатып  сызгалады. Икенче ягына лак сылады.
- Мә, тотып тор әле, - авызындагы тәмәкесен бер-ике суырды да кәгазь өеме өстенә ташлап, - киттекме? - диде.
- Кая? Кайда барып була инде тагын? Бөтен җирдә дә террорчылар йөри!
- Тамбурга чыгабыз. Монда суларга һава юк дисең бит. Әйдә, әкрен генә иелеп чык.
Егетнең шаяртыбрак сөйләве кызга кыюлык өстәде һәм ул иелеп кенә тамбурга үрмәләде. Айнур кәгазьнең янып китүенә тәмам инангач, бәдрәф ишеген ябып, Алсу артыннан үрмәләде Тамбур ишегенең йозагына кесәсеннән алып сабын тутырды да, кыздан кәгазьне алып, килешле итеп ябыштырып куйды.
- Моны нишләтим? - диде Алсу, кулындагы изелгән тәмәкеләрне күрсәтеп.
- Бәй, онытканмын бит. Ишек астына сип тә, тапта. - дип Айнур кәгазьнең ябышканын күргәч ишекне бикләп куйды.
Кыз егет кушканны эшләде дә, кулларын кагып, егет янына барып утырды. Бераз хәл алгач, Айнур кесәсеннән китапны алды:
- Укып карыйк әле, моннан да табырлар микән?
- Тапсалар тагын кая барырбыз инде? - дип сорады Алсу, бераз күтәрелеп тәрәзәгә карап. Төн аяз, күк йолдызлар белән тулган иде. Тамбурда ут янмаганга күрә, аларның җемлдәве бик яхшы күренә, әмма башка бернинди ут, я булмаса яктылыкның эзе дә юк.
Алсу, Айнурның телефон яктысында китап укып утырганын күреп кызыксынды да, башын егетнең иңсәсенә куеп укый башлады.
«... Бераз тынычлангач, Алсу сумкасын актарып аннан бер «Твикс» кәнфитен һәм кечкенә сок тартып чыгарды. Тәм-томнарны бүлешеп икесе дә тамак ялгарга тотындылар. Ашап бетереп өсләрен кагыштыргач, Айнур сокның соңгы тамчыларын чөмердәтеп суырып утырганда, ишек астыннан тамбурга төтен тула башлады.
Төтен күбәйгәннән күбәя барды һәм озак та үтми ишекнең аръягында тавышлар ишетелде. Айнур тиз генә ишеккә тыгылган ачкычка ике куллап ябышты.
Беразга гына тынып торгач, тавышлар тагын да көчәйде, ишек вату, авыз тутырып сүгенүләр. тәрәзәне ялап-ялап алган ялкыннар күренде. Кинәт утсүндергеч пышылдавы яңгырады һәм ишек арты тагын ярым караңгылыкка күмелде.
Яшьләр инде посып утырган җирләреннән әкренләп кузгалабыз дигәндә, тәрәзәне якты нур уты кисте. Теге яктан фонарь белән тикшерәләр иде. Ләкин пыяла  аркылы берни күренмәде. Ишеккә типкәли башладылар.
- Анаңны... ачылмый, беләт! Нәрсә тутырганнар соң моның йозагына?!
- ... Ярар, интекмә. Әнә «Опечатано» дип язылган. Монда күптән кеше кергәне юк инде, я тутыгып беткәндер шунда.
Террорчылар ишекнең тәрәзәсенә бер-ике дөмбәсләп карадылар да, тавышлар тынды.
Егет белән кыз җиңел сулап куйдылар...»
Алсу башын күтәреп Айнурга карады. Аның күзләре томаланган, иреннәрендә елмаю иде.
Егет кызның карашын тойды да, башын борды. Тонык кына булып тәрәзәдән кергән йолдызлар яктысы астында аңа кызның күзләре төпсез ике күл булып тоелды. Кинәт, бу матур мизгелне бүлеп, ишек артыннан тавыш ишетелде. Алар икесе дә сискәнеп китте һәм Айнур ишек йозагына ике куллап ябеште. Алсу егет төшереп җибәргән китап белән телефонны алды, күзләре ирексездән ачылып калган биткә төштеләр.
Кызга эсселе-суыклы булып китте. Үзе китап укый, үзе күз кырые белән генә янындагы вакыйгаларны күрә, аларның катнашучысы булып тора.

«Егет белән кыз җиңел сулап куйдылар..» дигән җөмләсен укыгач ул айнып китте, Айнурга карады да, түшенә сыенып тавышсыз гына елап җибәрде.
Егет кызның башыннан сыйпый-сыйпый аны юатырга кереште.
- Барысы да әйбәт булачак, Алсу. Барысы да әйбәт булачак. Уфаның кичке урамнары буйлап, бу вакыйгаларны искә төшерә-төшерә берәр йөрербез әле. Үзең дә әйе шул, шулай булган иде, бик курыккан идек дип сөйләрсең әле.
Кыз бераз тынычланыбрак:
- Китап... нинди җен чыгарган китап булды соң бу?
- Китапның нинди гаебе бар? Ул булмаса нишләп бетер идек, кем белә? Чыннан да, әйдә азагын укып карыйк, үз күзләрең белән күрерсең,- дип Айнур үрелеп китапны ала.
Соңгы битен ача да, бер генә күз йөгертеп чыга. Аннары, шомланып куйганын сиздермәскә тырышып, китапны Алсуга күренерлек итеп тотып, бармагы белән күрсәтеп укып китә:
«Айнур үгетләргә бирешмәде, тик бераз кыенсынып булса да «Уфа шәһәре белән таныштырмасмы» дип, Алсуның телефон номерын сорап алды.
Алсу әтисенең машинасының арткы тәрәзәсеннән кул болгап кала. Айнур да аңа кулын селти. Кыз утырган машина күздән югалгач, егет кесәсеннән телефонын ала да экранына күз сала.
Андагы  элемтәләрдә  иң беренче булып Алсу исеме тора иде.»
Алсу Айнурның сөйләгәнен күзе белән карап барды да, егет китапны укып бетереп шып итеп ябыып куйгач күзләрен йомды. Алар икесе дә бераз уңайсызланыбрак калдылар.
Танышканнарына әле бер көн дә булмаган бу ике җан, бергәләп күпме уртак вакыйга кичергәннән соң, бер-беренә әллә ничек якын итеп карыйлар иде. Икесенең дә күңелендә әкрен генә ниндидер хисләр кабына, ниндидер ялкын көч җыя һәм аларны җылыта, каршылыкларга бирешмәскә көч бирә кебек. Ләкин алар кыер-кыймас уянган бу сөю чаткыларыннан әле кыенсыналар, шуңа күрә китапта моңа дәлилләр күреп, каршы якның хисләрен дә чамалап, оялалар иде.
Икесе дә хәтсез генә үз уйларына батып, дәшми тордылар.
Айнур, кызның тавышы тигезләнеп, аның йокыга китүен тойгач, тагын китапны ачты. Бер-ике аяныч сүз күреп, шомландырып куйган җирен җентекләбрәк укырга кереште.   
«... Уфа вокзалы аяк белән басып киткән кырмыскалар оясы кебек кайнап тора. Вокзал яны милиция, ашыгыч ярдәм һәм МЧС машиналары белән тулган. Көтү-көтү кешеләр кайсысы кайсы якка чаба, йөкләре төшеп, коелып, кешеләр абынып, әле тегендә, әле монда бөкеләр барлыкка килә, бертуктаусыз кычкырган, елаган тавышлар ишетелә. Шушы буталчыкны кырыс кына боерык биргән тавышлар бүлә, курыккан сарык көтүен җыйган көтүчеләр кебек форма кигән кешеләр чабышып йөри  иде.
Ә бер станциядә дә туктамыйча, радиодулкын аша бернинди хәбәрләшүгә дә кермичә, бар көченә чапкан поезд шәһәргә якынлашканнан-якынлаша бара. Поезддан бер генә хәбәр -  «Коткарыгыз безне! Поездны туктатып булмый, бар җиргә миналар куелган! Коткрыгыз безне!» -  һаман саен кабатланып тора.
Хәрби структура белән килеп чыккан ниндидер буталчык аркасында, поездны соң гына абайлап алдылар. Хәбәрдә әйтелгән кисәтүгә карамыйча, СОБР үткәргән операция уңышлы тәмамланмады. Локомотив ишеген ачтым гына дигәндә, ул ишеге-тупсалары белән шартлап берничә кеше гомерен алып китте. Поезддагы кешеләрне зыянсыз коткару мөмкинлеге вокзал янында гына мөмкин.
Поезд вокзалга якынлашканда эвакуация дәвам итсә дә, аны каршыларга барсы да әзер, башларга дигән боерыкны  гына көтеп торалар иде.
Менә перрон янына кара төтен чыгарып поезд килеп чыкты. Тиз генә махсус корылмалар ярдәмендә аның тизлеген төшереп туктаттылар. Каска, бронежилет кигән, калканнар тоткан сапер командалары поездны миналардан арындырырга дип вагоннарга ташландылар. Перронда ашыгыч ярдәм күрсәтергә әзерләнделәр.
Һәрбер кешенең йөрәге дөп-дөп килеп секундларны чутлый.
Кинәт нәрсәдер колакларны тондырып ухылдап куйды. Локомотив яп-якты булып янып алды да һавага күтәрелде. Берничә метрга күтәрелеп кызыл ут кисәве булып җиргә гөрселдәде. Шартлау дулкыннары бәреп перронны тар-мар китереп ташлады, аның җиле әле төшеп өлгермәде, беренче вагон да шулай ук гөрселдәде.
Исән калган кешеләр авызларын ачып тетрәнү халәтендә вагоннарны бер-бер артлы шырпы кебек кабынып киткәнен карап тордылар.
Ләкин сапер командалары заяга җибәрелмәгән иде: бу аяныч фаҗига озакка бармады, бишенче вагонда туктап калды.
Беренче гөрселдәүне ишеткәч, Айнур белән Алсу ни эшләргә белмичә аягүрә торып бастылар. Вагонны тетрәндереп бу тавыш тагын биш тапкыр кабатланды. Бераз тынлык урнашкач, егет кабаланып ишекне ачты да, кызны кулыннан эләктереп чыгуга таба юнәлде.
Вагон эче тар-мар ителгән. Кеше гәүдәләре, йөкләр, киемнәр, ватылган савыт-сабалар төрлесе төрле халәттә аунап ята. Хәрәкәтсез кешеләрне күргәч, Алсу катып калды. Айнур аны тартып карады, ләкин кыз кымшанмады да. Аның башыннан: «Бер вагон тулы мәетләр», -  дигән уй, ватылган пластинка кебек, бертуктаусыз әйләнеп йөри иде. Шунда егет кызның кулын ычкындырып, янәшә яткан кеше өстенә иелде, икенчесен, өченчесен карады да, борылып:
- Алар барысы да исән, ...йоклыйлар гына... бугай, - диде аптырап.
Кызны бу сүзләр тынычландырды. Алар сүзсез генә алга таба юнәлделәр. Ләкин соңгы көн вакыйгалары баскангамы, бер хәрәкәтсез кешеләр арасыннан бару коточкыч булып тоелгангамы, кыз түзмәде, һушыннан язып, вагон идәненә егылды. Айнур кызны ипләп кенә кулларына алды да вагоннан чыкты.  
Тамбурга җиткәндә аның каршысына кап-кара хәрби формадагы кешеләр килеп чыкты. Аларга нәрсә әйткәнен Айнур үзе дә абайламады, башы белән вагон эченә күрсәтеп нәрсәдер аңлатып маташканы гына истә.
Аның кулыннан кызны алдылар һәм икесен дә вагоннан төшереп ярдәм күрсәтү пунктына озаттылар.
Алсу күзләрен ачканда, аның янында ниндидер ысуллар белән ничә кат кордон аша кергән әтисе басып тора иде. Кыз тирә-якка башын бора-бора сикереп торды. Бер читтә Айнурның елмаеп, аңа карап торуын күреп, тынычланды. Үзе дә аңа елмайды да, борылып әтисенең кочагына ташланды...»
Айнур тагын бер кат өзекне укыды да уйланып калды. Нәрсәдер уйлап тапкандай алдагы битләрне караштырды да: «Димәк, әлегә берни эшләп булмый, көтәргә кирәк..» дигән уй белән йокыга китте.

Алар икесе дә берьюлы, сискәнеп уяндылар. Һәм шунда ук соңгы вакыйгалар күз алдына килеп, төш булганлыгына ышанырга теләп бер-берсенә карадылар. Икесенең дә күзендә җавап ачык чагыла иде. Шунда Айнур кисәк кенә, тәрәзәгә карап:
- Поезд туктаган, - диде. Аннары карашын туп-туры Алсуга төбәп: - Исеңдәме сиңа китапның ахырын укыган идем?
- Әйе, - диде кыз аптыранып. - Барысы да, син әйткәнчә, яхшы булачак...
- Дөрес, ләкин поезддагы бар кешеләр өчен дә түгел. Без бернәрсә дә эшләмәсәк, өч йөзләп кеше һәлак булачак.
Алсу агарынып китте:
- Күпме?.. Өч йөз?...
- Минем уйлавымча, аларны әле коткарып була. Поезд хәзер кузгалып китәчәк һәм монда бандитларның бер-икесе генә калачак. Шулар поездны хөҗүмнәрдән саклап, вокзалга килеп кергәч шартлаталар да бугай. Саперлар шартлатуны бишенче вагонда гына өзеп кала алачак.
Кызның йөрәгенә тагын курку йөгерде. Ләкин ул аны сиздермәскә тырышты:
- Без бу терактны ничек туктата алабыз соң?
- Поездның башына барып, теге бандитлардан берәр ничек котылу ягын карарга кирәк. Озакламый монда хәрбиләр килеп чыгарга тиеш, ләкин ярдәм итмәсәк, аларның берни дә барып чыкмаячак
Алсу егет белән тулысынча ризалашкандай кулын кысып куйды.
Таң беленә башлагач поезд әкрен генә кузгалып китте.
- Мин барып берәр нәрсә майтарып карыйм. Син шушында гына тор, минем арттан бикләп кал. Берәр хәл була калса, мине вагоннарда йоклатылган кешеләрнең берәрсе дип уйлаячклар. Сиңа куркыныч янамый, - диде Айнур коры гына.
- Бәлки, монда гына калырсың? Анда синең белән… - дип Алсу карышып карады, ләкин егетнең салкын карашын күреп, ярты сүзендә тукталып калды.
- Айнур! Сак бул…
Егет кызга назлы караш ташлады да, әкрен генә вагоннар буйлап юнәлде.
Бернинди хәрәкәт булмаган вагоннан, берни дә сизмичә йоклап яткан кешеләр арасыннан бару бик шомлы иде. Һәрбер чит тавыш болай да ашкынып типкән йөрәкне тагын да тизрәк тибәргә мәҗбүр итте.
Өченче вагонны үтеп барганда Айнур алдагы ишекләрнең ачылганын күреп купега тайпылды. Күзләре шашынып нинди дә булса корал эзли башлады. Өстәл астында ниндидер шешә күреп егет аны янына куйды да, йоклаган рәвешле буш урынга сузылып ятты.
Вагон буйлап ниндидер көй сызгырып барган тавыш ишетелде. Ул көчәйгәннән-көчәйде һәм күз алдында хәрби формада, кулларына автомат тоткан бандит пәйда булды. Күзләре белән яткан кешеләрне йөгертеп чыкты да, борылып тагын атлады. Ул борылу белән, Айнур кисәк кенә сикереп торып кулындагы бутылканы бар көченә аның башына төшерде. Бутылка чәлпәрәмә килеп ватылды, ә бандит гөреслдәп идәнгә егылды. Егет ни елмаерга, ни еларга белмичә шашкан йөрәген тынычландырып басып торганда, ике калак сөяге арасына нәрсәдер килеп терәлгәнен сизде. Йөрәк шунда ук тынып калды һәм кайдадыр төшеп китте.
- Кулларыңны күтәр! - дигән катгый әмер ишетелде. - Сулга кереп өстәлгә сөял. И башыңны!
Айнур башына автомат көпшәсе тигәнен сизде. Кинолардагы кадрлар берәм-берәм күз алдыннан йөгереп: «Барыбер үтерәчәк» дип уйлады да, читкә тайпылып автомат көпшәсен тартты. Ләкин кеше уяу иде. Көпшә урынына егетнең куллары бары тик һаваны гына эләктерделәр. Егет тигезлеген югалтып барып төште. Бандит атвоматы белән кизәнгәнен күреп Айнур инстинктив рәвештә куллары белән капланды. Бутылка чәлпәрәмә килгән тавыш ишетелде һәм Айнур өстенә хөҗүмченең тәне килеп төште.
Күзләрен ачса, егет үзенең өстендә канга баткан баш күрде һәм күзенә, арттарак, Алсу йөзе чагылды.
- Рәхмәт, - диде ул гәүдә астыннан чыгып. - рәхмәт...
- .. Син киткәч, мин кайда барып бәрелергә белмичә йөрдем, аннары китапка тотындым. Ләкин аның ахыры тагын үзгәргән иде. Бу террорчыларның икәүләшеп йөргәнен күрмәгәнеңне белдем дә, ярдәмгә ашыктым, - диде Алсу, сүзләрне йота-йота, һәм Айнурны кочып алды.
Байтак кына кочаклашып торганнан соң икесе дә тынычланды, сулышлары әкренәйде һәм каннарында шашып йөргән адреналин кимеде.
Бандитларның мылтыкларын алып, егет берсен Алсуга тоттырды, икенчесен үзе алды. ОБЖ дәресләреннән истә калган ярты-йорты хәтирәләрне яңартып, автоматлар белән ничек кулланырга кирәклеген кызга аңлатты.
- Син шушында гына кал, эчең пошса, тагын китап укыштыр, - дип Айнур юлын дәвам итте.
Локомотивка кадәр ул маҗараларсыз барып җитте. Саклык белән генә керде, ишекне япкач кына чит бер тавыш ишетелде.
- Серый, синме ул? Ничек анда, төшләр илендә? Берәр кызның төшләрен ямьләндереп җибәрмәдегеңме? - диде алгы яктан кемдер һәм ямьсез итеп көлеп җибәрде.
«Бу көлүгә кушылучы булмады, берүзе генә бугай» - дип уйлады Айнур һәм әкрен генә башын тыгып карады.
Поездның идарә итү панеле каршында юлга карап утырган кешенең урындык аркылы пеләш башы гына ялтырап тора иде.
Әкрен генә урындык борыла башлады. Айнур кабаланып торып китте һәм әле елмаюы сүнмәгән йөз акаеп катырга өлгергәнче автоматның приклады белән аңа китереп сылады.
Алтынчы-җиденче мәртәбә кизәнгәндә, Айнур ямьсез итеп көлүченең хәрәкәтләнмәвен абайлап алды һәм туктап калды.
Канга баткан йөзгә авыр сулап бик озак карап торды да егет, тирә-якка күз салды. Бер өем калын гына җеп күреп, аңын югалткан адәмне утырган урындыгына бәйләп куйды. Аннары Алсуны эзләп беренче вагонга юнәлде.  
Кыз аны күреп алу белән каршысына йөгерде. Бер-ике адым калгач, кисәк кенә туктап, оялып:
- Мин синең өчен шундый борчылдым, - диде.
Айнур берни дә дәшмичә Алсуны кочып алды. Бу вагонда ятканнарны да бәйләгәч, алар локомотивка барып, китапта әйтелгән азатландыру операциясен көтеп утыра башладылар.
....
Уфага якынлашканда Айнур белән Алсу көн геройларына әверелгән иделәр инде. Ниндидер могҗиза белән генә тыз-быз йөгереп йөргән хәрбиләр, врачлар, милиционерлар арасыннан кинокамералар астына һәм журналистлар кулына эләкмичә вокзалдан чыгып сыза алдылар. Ләкин ничек кенә елгыр,  булмасыннар, Алсуның әтисе аларны күреп эләктереп алды. Кыз егетнең кулларыннан ычкынып әтисенең кочагына сикерде.
Берничә минут кочышып-елашып алганнан соң Алсу әтисе белән Айнурны таныштырды. Күрешеп, хәлләрен беләшкәч, егет аларның үзләрен генә калдырырга кирәк икәнен аңлап алып, хушлашырга тотынды. Егетнең әтисе, кызының егеткә караганда күзләре ничек янганын күреп, аны кунакка чакырырга я, булмаса, теләгән җиренә илтеп куярга кыстый башлады.
Айнур үгетләргә бирешмәде, тик бераз кыенсынып булса да, Алсуның телефон номерын сорап алды.
Егет тагын бер кат барысын да күз белән йөреп чыкты да, хушлашып китеп барды. Алсу әтисе белән машина янына киттеләр.
Кинәт егет:
- Айнур! - дип кычкырганны ишетте.
Борылса, аның янына Алсу йөгерә иде.
Кыз Айнурның кочагына сикерде дә:
- Рәхмәт! - дип битеннән үбеп алды. - Уфаның шәһәре белән таныштырасым бар әле, онытма! - диде дә кире йөгереп китте.
Айнур елмаеп аңа кул болгап калды. Кыз утырган машина күздән югалгач, егет кесәсеннән телефонын ала да экранына күз сала.
Элемтәләргә кергәч анда иң беренче булып Алсу исеме тора иде.




Бетем


Машина ишеге ябылгач та, кыз әтисеннән сорады:
- Теге тәрәзәдән ыргытылган кеше исәнме?
Әтисе, көлеп җибәрде.
- Ну маладис бу малай... Бер дә көтмәгәндә...
Машинасын кабызып, кисәк кенә аны борды да, дәвам итте:
- Көчкә тотып калырга җитешкәннәр... Борчылма син, бер кешегә дә зыян килмәде. - борылып кызына карады да, тавышын кысып. - Син әйт әле, җегет ничек соң? - дип сорады.
Кыз, машина борылганда идәнгә шуып төшкән сумкасын күтәреп, аның эченнән таралып  чыккан өч-дүрт бертөрле китапны, телефон, помадаларын кире җыйды да, әтисенә күтәрелеп карады. Берничә мизгел туп-туры карап торгач, елмаеп:
- Анысы инде минем эш, килешүебезне исеңнән чыгарма! - диде һәм борылып егет күздән югалганчы кулын болгап барды.



Казан, июнь-август 2009

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Әдәбият Чәчмә әсәрләр Айнур Уфага бара (хикәя)