Поздравление коллеге, соседу или родственникам

Печать
(14 votes, average 3.21 out of 5)

Һәр көн саен диярлек күрешеп, хәл белешеп торган, катлаулы мизгелләрдә аңлатып ярдәмгә килгән, уңышлы вакытларда янәшә булган, үзенең эш-гамәлләре белән чиксез рәхмәтемне яулаган хөрмәтле хезмәттәшем, _____________!

Тәбриклим сине туган көнең белән!

Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын- озак еллар яшәвеңне телим. Сәламәтлек,  җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.

 

Ак майларда ак бәхетләр

Алып килсен киләчәк.

Юлларыңа хуш ис сибеп.

Балкып торсын гөл-чәчәк.

 

Туган көнең котлы булсын,

Тыныч үтсен көннәрең.

Язлар кебек наз китерсен

Җәйләрең һәм көзләрең.

 

Гомер буе хәсрәт күрми,

Аяз булсын күкләрең.

Шатлык нуры чәчеп торсын

Елмаюлы күзләрең.