С днем рождения (письмо)

Печать
(28 votes, average 3.57 out of 5)

Туган көнең, гомер бәйрәмең белән  шәһсән үзем котлый алмавыма гафу үтенеп башлыйсым килә сүземне. Ничә еллар шулай дуслар булып һәр бәйрәмне , туган көннәрне бергәләшеп бәйрәм итеп торсак та, менә, кайбер сәбәпләр аркасында, бу елны сиңа теләкләремне  шушы хат аша гына юлларга туры килә. Чөнки кайда гына   йөрсәм дә, ниләр генә кичерсәм дә синең кебек дусларны оныту мөмкин түгел, ә инде туган көнең  белән котлау зур бер бурыч та шикелле тоела.