С рождением ребенка

Печать
(19 votes, average 2.68 out of 5)

Елмаю -- кешенең җанындагы, тәнендәге барлык күзәнәкләрге уятучы сихри көч. Елмаюга сусаган күзләр бу көч тәэсирендә кая карарга белмичә камашалар. Чынлап та, бу тонык тормышта елмаю дөньяны төрле төсләргә күмә алырга сәләле. Ә сабыең, үз сабыең елмаюы эчкерсез, саф, гади, якын, яктылык, җылылык бөркетә торганы,  уеңдагы бар борчу хәсрәтләрне оныттыра, сөйдерә, яраттыра торганы.....

Кадерле, ...! Котлыйм! Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан  кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз.  Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай акыллы-тәүфиклы, зирәк-оста кеше булыр өчен туганлыгына шатланабыз.  Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.

Ата ана өчен баланың кадере хакында әйтеп тору урынсыз дип уйлыйм. Чөки бу хисләрне кеше сүзләре белән генә әйтеп булмый. Ул хис нәкъ шул елмаюдан башланган һәм гомерлеккә үзенә чорнап алган акыл белән генә аңлатып булмаслык хис. Сезгә шул хисне бөтен барлыгыгыз белән кичереп шул туган нарасыегыз өчен җаваплылыкны истән чыгармыйча, берни белән дә алмаштырып булмаслык ата-ана назын кызганмыйча гел куанышып яшәргә дигән теләктә калабыз.