Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

С днем свадьбы (от родителей)

E-mail Печать PDF
(8 votes, average 2.75 out of 5)

Балалар! Ана күңеле йомшак бит ул, тыйнак бит ул. Ул сезнең өчен тыныч кына, күз тимәсә ярар иде дип сөенә. Менә бүген сезгә карыйм да, әллә нинди хисләр бии күңелдә. Әйтер сүзләр, теләкләрне дә салып булмый сүзләргә.

Иң элек рәхмәт әйтәсе килә. Безгә шушы матур көнне күрү бәхетен биргән өчен. Аллага шөкер. Ата-анага зур куаныч бит ул -- баласының үсүен күз алдында тоеп яшәү.

Кызым, әле яңа гына син тәүге адымнарыңны ясаган сабый идең. Менә күз алдына килә синең нәни генә кулларыңны атаңның зур учларыннан тартып алып йөреп китүен. Могҗиза кебек тоелган иде ул мизгелләр... Юк, бер дә могҗиза булмаган икән шул ул чаклар, ә гади генә тәбигый адымнар. Менә хәзер икән ул могҗиза: ике бер-берсен сөюче йөрәкнең табышып, бер булып яңадан яши башлавы. Әйе, сез бүген нәкъ сабый бала кебек беренче адымнырыгызны ясыйсыз: сезнең өчен ничә еллар элек дулкынланган, куанган булсак, бүген дә шулай. Юк, шулай  гына да түгел, күбрәк, икеләтә сөенәбез сезнең өчен, чөнки сез бүген икәүләшеп, парлашып, сөешеп  атлыйсыз гомер юлына.

Озатабыз сезне озын юлга
Атлыйсыз сез тәүге адымны
Ак булсын,саф булсын
Юлларыгыз дәвамы
Озатабыз сезне озын юлга
Хәер дога сезнең алларга
Бәхетегез чиксез булсын
Шул куаныч ата-аналарга.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Поздравления Поздравления С днем свадьбы (от родителей)