Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Поздравления воспитателю детского сада

E-mail Печать PDF
(25 votes, average 3.88 out of 5)

Хөрмәтле ________________!

Баланың нинди кадерле булуын үзе ана булган кешегә бер дә әйтеп тору кирәкми.  Ул белә – һәркемнең баласы үзенчә якын, үзенчә сөйкемле, үзенчә акыллы. «Аю да аппагым, керпе дә йомшагым» дигән әйтемдәге шикелле, һәр ананың баласы иң акыллысы, иң матуры, иң тыйнагы.  Кызык тоелса да, бу табигый.  Табигать безне шулай яратакан. Ана кеше өчен баласы иң кадерлесе.

Шулай, тик нинди генә кадерле булмасын, баланы гел янәшдә генә тотып булмый. Үсә төшкән саен үзеңнән ераклаштырырга, мөстәкыйль тормышка өйрәтергә туры килә.

Һәм инде, әлбәттә, бу шул балалар бакчасы, нәниләр группасы, тәрбиячеләр дигән төшенчәләрдән башлана.

Мин баланың балалар бакчасына мөнәсәбәте шушы чорда нәкъ менә сезнең аша, тәрбияче аша формалаша дип уйлыйм. Һәм бу өлкәдә сезнең хезмәтегезгә, сабырлык-зирәклелегегзгә  чиксез сокланам. Балалар белән тәрбия – үсешне үстерү максатында башкарган хезмәтләрегез өчен барлык ата-аналар исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез һәм туган көнегез – гомер бәйрәмегез белән ихластан тәбриклибез.

Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,

Якты көннәр мәңге үтмәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын.

 

Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып озын озак еллар яшәгез. Гаилә бәхете һәм хезмәт уңышлары теләп, ______________.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Поздравления Поздравления Поздравления воспитателю детского сада