Поздравление на 8 марта

Печать
(32 votes, average 3.53 out of 5)

Ир кеше гомерендә өч эшне эшләргә тиеш дигән әйтем йөри халыкта. Агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә. Мин бу сүзләргә һич кенә дә каршы килмим, бары тик үземнең  төзәтмәмне генә кертәсем килә.

Булган ир -- ат булдыра ул, сүз дә юк тик утырткан агачка су сибәргә, тәрбия кылырга кирәк, ә бу эшне хатын-кыз иң оста башкаручы зат.

Ә инде өй салуга килсәк, өй салу -- зур сабырлык, көч-хезмәт таләп итә, сүз дә юк, әмма аны һәрчак пөхтә тоту, уңайлы итү, җан җылысын өрү -- хатын кыз гына башкара торган гамәл.

Малай табу, үстерү, тәбияләү турында әйтеп тә тору кирәкми инде. Бу сүзләрем белән нәрсә әйтәсем килә: ир-ат -- ир-ат инде ул, ә хатын-кыз шул ир-атны ир иткән, йортлы иткән, гаиләле иткән фәрештә....

Халыкара бәйрәмнәре белән ихластан тәбриклик. Аларга сәламәтлек, гүзәллек һәм мәңгегә шулай ир-атның таянычы булып калуларын телик.