Дом, деревня

Печать
(63 votes, average 4.14 out of 5)

(тегермән, мунча, өй, мич, түшәм, идән, шәм, ут һ.б.)

  1. Кыек-мыек, ни эшлисең? - Яшел әфәнде, сине саклыйм.
  2. Йөз дә бер брат, Барысы да бер рәт, Куйганнар терәп.
  3. Ике егеткә бер шарф.
  4. Ике солдат бер каеш буган.
  5. Тирән күлдә балык юк.
  6. Кара җирнең төбеннән, Казы дисәң, кан чыга.
  7. Мөгри-мөгри мөгрәгән, Мөгезен күккә терәгән.
  8. Озын агай кармак саплый.
  9. Ак дөямнең муены озын.
  10. Сыңар аяк бер торна, Коега сузылып, су эчә.
  11. Түбән төшә ләй-ләй, Югары менә ләй-ләй, Тонык суны тондырып эчә ләй-ләй.
  12. Бер бүректә кырык ямау.
  13. Кызыл үгезнең кырык тишеге, Кырык беренчесе үз тишеге.
  14. Алып кайттым яшел каз, Яшел казның башы таз.
  15. Яшел чапан кигән, билен буган, Үзе кешене кыйный да кыйный.
  16. Урманда үсә, Мунчада пешә. Үзе чук-чук, Бер шәһәргә керсә, Кыйнаудан башка эше юк.
  17. Якты вакытта караңгы була, Суык вакытта җылы була, Җылы вакытта суык була.
  18. Озын-озын йөрмәләр Аннан кеше үрмәләр.
  19. Алтмыш өйгә бер сарык, Ул да булса бик арык.
  20. Кала тавы башында Котырган аю шашына.
  21. Тиз ашый, вак чәйни, Бөтен илне туйдырса да, үзе туймый.
  22. Мин үзем су белән дә, Җил белән дә торам, Бөтен халыкны туйдырам,- Үзем чәйним, башкалар йота.
  23. Утыра әби елгада, Аякларын асып елгага.
  24. Армас, талмас, Аягын судан алмас.
  25. Бере керә, бере чыга, Ардым-талдым дияләр.
  26. Мөгри-мөгри мөгрәгән, Мөгезен күккә терәгән; Аш та ашаган, туймаган, Таш та ашаган, туймаган, Җилсез күңел куймаган.
  27. Дүрт канат, алты аяк, Аны белмәгән кешенең Аркасына тал таяк.
  28. Дүрт ага тау менешә, Берсе менә, берсе төшә, Ардым-талдым, диешә.
  29. Олы агайның бүреге Кече агайга ярамый.
  30. Аю акыра, йонын коя, Аның йонын кем җыя?
  31. Үгез үкерә тора, Йонын төкерә тора.
  32. Тәрәзәсе юк, түбәсе тишек, Яңгыр үтми, җил өрми.
  33. Аркычак, торкычак, Җыеп алсаң, бер кочак.
  34. Агач пулат, Таш пулат, Тимер пулат, Камыр пулат, Тамыр пулат.
  35. Агач өй, Агач өй эчендә таш өй, Таш өй эчендә тимер өй, Тимер өй эчендә күл, Күл эчендә үрдәкләр йөзеп йөри.
  36. Дәү әтидән калган иске казан.
  37. Базда батман тарым бар, Күтәралсаң, барын да ал.
  38. Кунак саен бер түшәк.
  39. Өй артында карават, Сузылып яткан Салават.
  40. Өй багалый үгез күз.
  41. Өй әйләнәсе кыл дилбегә.
  42. Кырык кунак, кырык буй, Каян ястык җиткерим.
  43. Өй тирәли кызыл билбау, Уртасында бер егет.
  44. Тышта санадым - сигез, Өйдә санадым - дүрт.
  45. Өй башында телем-телем икмәк.
  46. Өй башында дранча, Дранча саен бер акча.
  47. Сыерым аранда, Койрыгы аран башында.
  48. Ае бар, шәүләсе юк.
  49. Атасы өстендә балалары.
  50. Ишектән кергән дә сузылып яткан.
  51. Өстәл астында яшь килен көлә.
  52. Фатыйма белән Хәдичә Бер-берсенә караша, Кил алмыйлар янәшә.
  53. Әндри өйдә, Башта тышта.
  54. Алтмыш татар Аяк очлаш ятар.
  55. Озын агай сузылып ята, Балалары тезелеп ята.
  56. Бер мендәрдә алтмыш солдат йоклый.
  57. Ишек, Ишек өстендә бишек.
  58. Буй-буй күлмәк кигән, Аягы җиргә тигән.
  59. Ике солдат мең солдатны күтәрә.
  60. Киттем дип китә, кире килә.
  61. Ике егет буй үлчәшә.
  62. Ике килен тик утыра, Кайнанасы эшләп йөри.
  63. Бер җирдә бар биш агай:  Икесе ята, Икесе тора, Берсе арлы-бирле йөри.
  64. Аю сыртына алма ябышкан.
  65. Ишек ача, Ишек артына кача.
  66. Кечкенә генә таем бар,- Кергән-чыккан атлана.
  67. Көненә мең кеше белән күрешә.
  68. Кергән белән керә, Чыккан белән чыга.
  69. Бер сыер койрыгына мең кеше ябышкан.
  70. Караңгы өйдә карт агай Кармак салып утыра.
  71. Кечкенә генә эт Өрми дә, җибәрми дә.
  72. Тимер чыпчык өй саклый.
  73. Келт-келт итә, Өенә кереп китә.
  74. Җире пыяла, межасы агач, Алтын яңак, җиз тупса.
  75. Түрдә дүртәү утыра - түрәмен дип, Ишек төбендә икәү утыра - үләмен дип.
  76. Бабай бармагы тун күтәрә, Күтәреп төн үткәрә.
  77. Йорт түгел - үзе биш этажлы, Кеше яшәми - кешенең тормышы яши.
  78. Дүрт аягы баскан, Бер аягы яткан.
  79. Дүрт татар хатыны бер шәл бөркәнгән.
  80. Дүрт туган бер түбә астында яшиләр.
  81. Бер абзарда дүрт килен сыер сава.
  82. Йолкындым, талкындым, Сузылдым, тартылдым, Чирәмдә җәйләдем, Сандыкта кышладым, Өстәлгә җәелдем.
  83. Ары тәки, бире тәки, Кунак килсә, йөгрер тәки.
  84. Аягы бар, кулы юк, Аркасы бар, түше юк.
  85. Бар бер матур агач сарай, Әйләнәсе суккан калай.
  86. Дүрт мөеш, ике теш, Түр башыннан төш.
  87. Аяксыз-кулсыз - мал җыя.
  88. Дүрт аяклы, ике башлы, бер корсаклы.
  89. Дүрт аяклы - мал түгел, Мамыгы бар - кош түгел.
  90. Дүрт колаклы, Ике корсаклы, Идәнгә төшмәс, Түрдән китмәс.
  91. Кеше түгел, яңа күлмәк сорый.
  92. Иртә белән тау була, Кич белән болын була.
  93. Көндез - хөрмәттә, Кич - хезмәттә.
  94. Торса дөядәй, ятса куяндай.
  95. Ак өем бар - ишексез, Чебен кермәсә дә, кеше керә.
  96. Балтасыз чолан куйдым.
  97. Озын-озын озарган, Ике башы кызарган.
  98. Ак тавыкның койрыгына кан тигән.
  99. Кечкенә генә түгәрәк күл, Тирәк аның эчендә, Чатма кигән, камка кигән Кызлар аның эчендә, Биленә кылыч бәйләгән Егетләр аның эчендә.
  100. Син артыңны әйләнсәң, Ул да артын әйләнә.
  101. Алды - хуш, арты - буш.
  102. Башы бер, күзе унике.
  103. Көн-тен йөри, Урыныннан китә алмый.
  104. Йөзе ак, күзләре кара, Көне-төне алга бара, Үзе бер урында кала.
  105. Көн үткәнне кем белә? Мин онытсам, ул белә.
  106. Челт-челт итә, Читлегенә кереп китә.
  107. Мәскәүдән килгән былбыл, Аягында чылбыр.
  108. Йөк салсаң йөри, Йөкне алсаң туктый.
  109. Җансыз җанлыны уята.
  110. Тауга менә - таелмый, Таелса да егылмый.
  111. Олы киленем эшлекле, Кече киленем кешелекле; Үзем бай остабикәсе, Эшемне кем эшлисе?
  112. Ике агай-эне: берсе торганчы, икенчесе урам әйләнеп кайта.
  113. Урманда туа, Идәндә шуа, Кулда елый.
  114. Бәләкәй генә бичура Билен буып утыра.
  115. Ишек артында биле бәйләүле кол ятыр.
  116. Йөз агай бер билбау бәйләгән.
  117. Билен буган Биктимер Ишектән түргә сикерер.
  118. Ишекле-түрле яшь килен йөри, Эләккәнне сөйри.
  119. Су өстендә чыжлап тора бер елан, Төннәрендә утлар чәчә авызыннан.
  120. Багана яна, күмере-көле юк.
  121. Күлмәге эчендә, Гәүдәсе тышында.
  122. Тешсез әби май ашый.
  123. Казаннан килгән бер гөлем бар, Бөресез, ботаксыз; Аны ашаган бер кошым бар, Борынсыз, тамаксыз.
  124. Тәне тышта, Күлмәге эчтә, Мәлихәсе башында, Ул синең дә каршыңда.
  125. Табак, Табак өстендә таяк, Таяк өстендә эл тери, Әлтери өстендә бәлтери, Бәлтери өстендә калтырый, Калтырый өстендә ялтырый.
  126. Пыяла сарай эчендә Сары тавыгым утыра.
  127. Өе дә пыяла, Тәрәзәсе дә пыяла, Кәрнизе челтәр, Тәрәзәсе мең.
  128. Атасы улын күтәргән, Улы бүреген күтәргән.
  129. Катлау-катлау катланган, Кече матчага атланган.
  130. Бер башы - суда, Бер башы - утта.
  131. Бармагыңны төрт, Борыныңны сөрт.
  132. Безнең өйдә ут яна, Аның мае елгада.
  133. Җем-җем итә, Җемелдәп китә, Шырпысыз үрләп китә.
  134. Өстәлемдә бер гөмбә, Яктыртып тора төнлә.
  135. Үзе ак күлмәк кигән, Башы түшәмгә тигән, Аягы җиргә тигән.
  136. Иртә тор да кара: Әбинең күлмәге ак, Изүе кара.
  137. Аяксыз-кулсыз кершән ягына.
  138. Кыш көне күп ашый, Җәй көне күп йоклый.
  139. Гәүдәсе өйдә, муены тышта.
  140. Җизни кигән ак күлмәк, Башында балчык чүлмәк.
  141. Аслы-өсле ак келәт, Кулым кысты карт үләт.
  142. Таш өйдә сары төлке сикерә.
  143. Әрҗәм тулы чын ахак,- Кулым тыгып ал алмыйм,
  144. Үзе өйдә, чәче урамда.
  145. Анасы юан, кызы чибәр, Улы җитез икән - Күккә җиткән.
  146. Анасы юан, кызы кызыл, Улы уңган, атасы бөкере.
  147. Бер кечкенә таш пулат бар, Эче киң дә авызы тар,- Акны салалар, Караны алалар.
  148. Дүрт аяклы кара куй,- Төрепкәсе артында.
  149. Өй түбәсендә киле, Аны белмәгән тиле.
  150. Өй кыегында бер карт Челем тартып утыра.
  151. Сыерым аранда, Койрыгы яланда.
  152. Кече киленнең калфагы Уртанчы киленгә ярамый, Уртанчы килен калфагы Кече киленгә ярамый.
  153. Тимер балык тау шуа.
  154. Сикереп торды, Атка утырды, Куышны тутырды, Ачысын очырды, Җылысын калдырды.
  155. Ак әбинең тамагына Кырык чыра кадалган.
  156. Ишектән керә, тишектән чыга.
  157. Атасы аягын киенгәнче, Улы базарга барып кайта.
  158. Таш тирмәнең эчендә Сары чәчле кыз ята.
  159. Заман ахыры булганда, Таш өстенә таш кубар, Ике ташның эченнән Бөдрә чәчле кыз чыгар.
  160. Бәләкәй генә оя, Җитмеш биш кеше сыя.
  161. Кара башлы ак тутайлар Төялгәннәр вагонга.
  162. Бер бәләкәй генә малайның башы каный.
  163. Күрергә күркәм, Тотарга куркам.
  164. Зәңгәр-зәңгәр, зәңгәр чәчәк, Күк-күк, күк чәчәк; Күрер күзгә матур чәчәк, Күтәрергә авыр чәчәк.
  165. Кызыл гына мәче баласы агач өстендә уйный.
  166. Өй түбәсендә кызыл әтәч кычкыра.
  167. Кызыл сыер кара сыерны ялый.
  168. Кызыл үгез яткан җиргә Кырык елсыз үлән чыкмас.
  169. Әстерханда утын кисә, Йомычкасы монда төшә.
  170. Кара аю кикерә, Күккә карап сикерә.

 


 


Табышмак җаваплары

  1. Авыл тирәли тотылган читән һәм иген кыры
  2. Утыртма читән
  3. Киртә казыклары
  4. Киртә казыклары
  5. Кое
  6. Кое
  7. Кое сиртмәсе
  8. Кое сиртмәсе
  9. Кое сиртмәсе
  10. Коедан су алу
  11. Коедан су алу
  12. Мунча миче
  13. Мунча миче
  14. Мунча себеркесе
  15. Мунча себеркесе
  16. Мунча себеркесе
  17. Кар базы
  18. Баскыч
  19. Утын кузласы
  20. Тегермән
  21. Тегермән
  22. Тегермән
  23. Су тегермәне
  24. Чарык
  25. Чарык калаклары
  26. Җил тегермәне
  27. Җил тегермәне
  28. Тегермән канатлары
  29. Тегермән мешкәсе
  30. Тегермән тарту, он
  31. Тегермән тарту, он
  32. Киез өй, тирмә
  33. Тирмәнең кирәгәләре
  34. Өй, мич, таба, бәлеш
  35. Өй, мич, таба, май, коймак
  36. Өй базы
  37. Баздагы чүп-чар
  38. Өй нигезе
  39. Өй нигезе
  40. Стенадагы ботак эзе
  41. Өй стеналары арасындагы мүк
  42. Өй стеналары арасындагы мүк
  43. Стена мүге һәм морҗа
  44. Өй почмаклары
  45. Түбә такталары
  46. Түбә такталары
  47. Салам түбәдәге бастырык
  48. Күзләвек
  49. Өрлек һәм идән такталары
  50. Идән тактасы
  51. Идән ярыгы
  52. Идән һәм түшәм
  53. Матча
  54. Түшәм такталары
  55. Матча һәм түшәм такталары
  56. Матча һәм түшәм такталары
  57. Сәндерә
  58. Сәке
  59. Киштә
  60. Ишек
  61. Ишек яңаклары
  62. Ишек яңаклары һәм ишек
  63. Ишек өсте һәм бусага, ишек яңаклары, ишек
  64. Ишек һәм йозак
  65. Ишек күгәне
  66. Бусага
  67. Ишек тоткасы
  68. Ишек бавы
  69. Ишек бавы
  70. Ишек элгече
  71. Йозак
  72. Йозакны бикләү-ачу
  73. Тәрәзә
  74. Тәрәзә һәм ишек яңаклары
  75. Кием элгеч, чөй-кадак
  76. Шкаф
  77. Этажерка
  78. Эскәмия
  79. Өстәл
  80. Өстәл
  81. Өстәл
  82. Өстәл җәймәсе
  83. Урындык
  84. Урындык
  85. Сандык
  86. Сандык
  87. Сандык
  88. Карават
  89. Карават, түшәк
  90. Мендәр-ястык
  91. Мендәр-ястык
  92. Мендәр-ястык
  93. Юрган
  94. Чыбылдык
  95. Чыбылдык
  96. Чыбылдык
  97. Сөлге
  98. Сөлге
  99. Көзге
  100. Көзге
  101. Көзге
  102. Сәгать
  103. Сәгать
  104. Сәгать
  105. Сәгать
  106. Күкеле сәгать
  107. Күкеле сәгать
  108. Күкеле сәгать
  109. Будильник
  110. Сәгать маятнигы
  111. Сәгать һәм аның ике теле
  112. Сәгать телләре
  113. Идән мунчаласы
  114. Себерке
  115. Себерке
  116. Себерке
  117. Себерке
  118. Чырак
  119. Шәм
  120. Шәм
  121. Шәм
  122. Шәм
  123. Шәмдәл һәм шәм
  124. Шәмдәл, шәм, ут
  125. Керосин лампасы
  126. Керосин лампасы
  127. Абажурлы лампа
  128. Асылмалы лампа
  129. Филтә
  130. Филтә күмерен алу
  131. Электр лампасы
  132. Электр лампасы
  133. Өстәл лампасы
  134. Мич
  135. Мич
  136. Мич
  137. Мич
  138. Мич һәм морҗа
  139. Мич һәм морҗа
  140. Мич һәм морҗа
  141. Мич, ялкын
  142. Мичтәге утлы күмер
  143. Мич, төтен
  144. Мич, ут, төтен
  145. Мич, ут, төтен, кисәү агачы
  146. Мич, утын, күмер алу
  147. Тимер мич
  148. Морҗа
  149. Морҗа, төтен
  150. Морҗа, төтен
  151. Морҗа япкычлары
  152. Чыра телү
  153. Утынны алып кайту, мичтә яндыру
  154. Мичкә утын ягу
  155. Мичкә утын ягу
  156. Утынның яна башлавы һәм төтен
  157. Чакма таш, ут
  158. Чакма чагып ут кабызу
  159. Каплы шырпы
  160. Каплы шырпы
  161. Шырпы кабызу
  162. Ут
  163. Ут
  164. Ут, утын яну
  165. Янгын
  166. Ут һәм казан
  167. Учак яккан урын
  168. Очкын
  169. Төтен
  170. Төтен