Семья и родство

Печать
(42 votes, average 4.36 out of 5)

Гыйшык, мәхәббәт, сөйгән яр

Балдак бармакка күрә, яр йөрәккә күрә.

Бер күктә ике ай булмый, бер күңелдә ике мәхәббәт булмый.

Гаепсез яр эзләгән ярсыз калыр.

 

 

Гашыйк эшен дә онытыр, ашын да онытыр.

Гыйшыкка ишек бикле булса, тәрәзәдән керер.

Гөл - чәнечкесез, мәхәббәт көнчелексез булмас.

Дәртсез - дивана, гыйшыксыз - багана.

Дөнья күрке сөйгән яр белән.

Дөньяда өч нәрсә юк: диңгезгә- капкач, күккә - баскыч, мәхәббәткә - дару.

Йокы ястык теләмәс, гыйшык матур теләмәс.

Кеше белән уртак кием кимә, кеше белән уртак яр сөймә.

Күз меңне күрер, күңел берне сөяр.

Күп сайлаган - тазга, күп эзләгән - базга.

Матурлык туйда кирәк, мәхәббәт көн дә кирәк.

Мәхәббәт акчасыз да бакча ясый.

Мәхәббәт, бер булса да, ике йөрәктә яши.

Мәхәббәт уты тәмуг утыннан җиде өлеш артык булыр, ди.

Мәхәббәтне ара ераклыгы сыный.

Сылу сылу күренмәс, сөйгән сылу күренер.

Сөйгәнеңнең суы да балдан татлырак.

Талымсызга тәмсез юк, мәхәббәткә ямьсез юк.

Үз сөйгәнең үзеңә хур кызыдай күренә.

Үзең янмасаң, башканы яндыра алмассың.

Чәчәк яз белән, мәхәббәт наз белән.

Яраткан күңелдә ялган булмый.

 

Барысы да парлы-парлы, без генә моңлы-зарлы.

Бер көн Харис белән, бер көн Барие белән.

Гыйшыгын гыйшык, йөрергә ката кыйшык.

Ирене белән үбәр, теле белән өзәр.

Иске йөрәк, яңа дәрт.

Мине күр дә дәртеңнән үл.

Үбешкән дә көлешкән, соңыннан башына уй төшкән.

Февраль микән, март микән - гыйшык микән, дәрт микән.

Яратканга ябышкан, болар каян табышкан.

 

Егет, егетлек сыйфатлары

Абруйлы егеткә әҗәлле куян юлыга, ди.

Акылсыз егет - авызлыксыз ат, юньсез егет - йөгәнсез ат.

Алдан сөйләү егет эше түгел.

Ат яхшысы тездән билгеле, егет яхшысы сүздән билгеле.

Атның даны егет кулында, егетнең даны үз кулында.

Байның күрке мал белән, егет күрке дан белән.

Батыр егет - ил күрке.

Ваемсыз егет - ишәккә иптәш.

Егет буласың килсә юмарт бул.

Егет булса, җебеп тормас; җебеп торса, егет булмас.

Егет егетнең көзгесе.

Егет кеше - арысланга тиң кеше.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Егет сүзе бер булыр.

Егет чагында малсыз да булма, ярсыз да булма.

Егет үлемгә дә елмаеп бара.

Егетнең егетлеге ат җигүеннән билгеле.

Егетнең сүзе үлгәнче үзе үлсен.

Иртә торган егетнең бәхете артык булыр.

Куркак егет куй башыннан да курка.

Мин-минләнгән егетне яу килгәндә күрербез.

Чаман егет дигәнче, яман егет дисәңче.

Яңгырсыз болытның җиле бар, дымы юк; уңмаган егетнең теле бар, юне юк.

 

Егет фартавый, атлар тарталмый.

Егет фырт, аты хөрт.

Егет җилле, чикмәне билле, формасы бар да, нормасы юк.

Егет җилле, җиләне кыскарак.

Төнлә - егет, көндез - үлек.

 

Кыз

Аулак өйдә кыз сайлама, урак кырында сайла.

Ашыккан кыз кияүгә барса да мантымас.

Белемле кыз - бирнәле кыз.

Гөл үссә - җирнең күрке; кыз үссә - илнең күрке.

Кош борынсыз булмас, кыз урынсыз булмас.

Куштан кыз матур була.

Кыз байлыгы - күркәм холык.

Кыз баланың күңеле саф су кебек.

Кыз кеше - мыскалга салынмаган ак ефәк.

Кыз чак - кояшлы көн.

Кыз яхшысы холыктан билгеле.

Кызлар йөзек эченнән дә үтә.

Кызлы йорт - нурлы йорт.

Кызлы кеше капкасына кырык ат бәйләнер.

Кызы барның назы бар.

Кызыңның төсен мактама, эшен макта.

Мактаулы кыз туйда хур булыр.

Оялчан кыз - сөйкемле кыз.

Тауның күрке - таш, кызның күрке - чәч.

Яхшы кызны авылдан җибәрмиләр.

Әдәпле кыз сәдәпле.

 

Ашка саласы тоз түгел, базар торасы кыз түгел.

Әкеми, сиңа кызлар тәтеми.

Безгә дигән кыз анасыннан тумаган.

Кияүгә бирәсе кыз түгел, ашка саласы тоз түгел.

Сиңа дигән кызлар әле мич алдында күмер ашый.

 

Гаилә кору, яучы-димче, буйдак йөрү

Анасы мактаганны алма, ил мактаганны салма.

Ат алсаң, арба кирәк; хатын алсаң, бар да кирәк.

Ат урлаган бур булыр, кыз урлаган хур булыр.

Аучы ау аулый, яучы кыз яулый.

Ашны ачыкканга бир, кызны гашыйгына бир.

Барсаң табып бар, егетне танып бар.

Бөркет булмый таусыз-кыясыз, адәм булмый йортсыз-семьясыз.

Иртә торган белән иртә өйләнгән алданмас.

Иртә өйләнгән улына-кызына кинәнгән.

Иң матур итеп сайраучы кош - сандугач; иң матур итеп сөйләүче кеше - яучы.

Кош - канаты белән, семья татулыгы белән көчле.

Кызы бар кешегә кырык яучы килә.

Күке оя кормас, тиле семья кормас.

Мәхәббәтсез семья - тамырсыз агач.

Өйләнмәгән өйсез булыр, тормышы көйсез булыр. Семья - бәхет ачкычы.

Хатын алганда төсеннән бигрәк холкын тикшер.

Яхшы атка камчы кирәкми, яхшы ярга яучы кирәкми.

 

Без өйләнгәч төн кыска булды.

Өйләнгәндә җырлый, өйләнгәч елый.

Синең өйләнәсең юк, минем кияүгә барасым юк.

Суга дип киткән, кияү алып кайткан.

Төядәй кыз биреп, төймәдәй ит җимәдем.

Үзләре табышкан, үзләре барышкан.

 

Туй-төшем, бирнә, калым

Алда булачак туй өчен хәзердән биеп торма.

Әнә туй, менә туй, ат өстенә кәҗә суй.

Киңәшле туй таркалмас.

Көн дә бәлеш, көн дә туй булмый.

Туй дигәндә түмгәк тә тибрәнә.

Туй кунак белән күркәм.

Туй яме уен-көлке белән.

Туй үпкәсез булмас.

Туйга барсаң туеп бар, ашка барсаң ашап бар.

Туйга дигәч, тугыз еллык хаста терелгән.

Туйның булуыннан «була» дигәне күңелле.

 

Аргы очта туй бар дип, бирге очта биегән.

Миңа туй булсын, тамакка сый булсын.

Өйдә авызын япмаган, туйда җырлар җыр тапмаган.

Туем капкага җиткән, орчык-кабам кайда икән?

Туең узган, туның тузган.

Туй сыенда яшибез.

Туй сылтавы белән тайлы булдым.

Хәерле булсын Хәмидәнең никяхы.

Чакырмаган туйга күлмәк кигән.

 

Килен (һәм башкалар)

Ашамыйм дигән килен ашады җитмеш белен.

Ике килен пешергән аш йә гел тоз булыр, йә гел тозсыз булыр.

Килбәтле кыз килен булгач күренер.

Килен килбәтле булсын, сүзе ширбәтле булсын.

Килен төшсә, төкле аягы белән төшсен.

Киленнең уңганын морҗа ачуыннан ук белеп була.

Шапшак киленнең себеркесе чүп астында булыр.

Яхшы килен үз кызыңнан яхшы, яхшы кияү үз улыңнан яхшы.

Киленне килгәч күрербез.

Үземнең киленем усал, кызымның биеме усал.

 

Кияү (һәм башкалар)

Ат тозга килә, кияү кызга килә.

Киявең көйсез булса, теш сызлавыннан яман булыр.

Киявеңнең түреннән улыңның ишек төбе артык.

Көзге катык, көмеш кашык киявем белән кызыма; язгы катык, ярык кашык киленем белән улыма.

Юньсез кияү йорт тотмас.

 

Кияү үзебезнеке, гаеп итмәс.

Көйсез кияү булды бер.

Утыр, кияү, урынча, эскәмия буенча.

Эч, эч, кияү, шикәр киштәдә.

 

Ир, ир-ат, ир-егет

Агым судан ат кичәр, авыр көннән ир кичәр.

Алты кабып ат туйсын, җиде кабып ир туйсын.

Ат аенда сыналыр, ир елында сыналыр.

Ат үлсә - тояк калыр, ир үлсә - мактаулы аты калыр.

Имән агачның иелгәне - сынганы, ир егетнең оялганы - үлгәне.

Ир, башын бөксә дә, тезен чүкмәс.

Ир булсын, ипие булсын.

Ир дигәннең намусы бар. Ир-егет ата-анасын ташламас.

Ир-егетнең эчендә игез арыслан булыр.

Ир-егетнең эчендә иярле-йөгәнле ат ятыр.

Ир кичмәслек елга юк.

Ир уңмаганы икмәксез.

Ир өйдә күп утырса, өй пәриле булыр, имеш.

Ирлек сүздә түгел, йөрәктә.

Ирмен дигәннең сүзе төз, төз булмаса - аннан өмет өз.

Ирне намус борчый.

Ирнең асылы эштә танылыр.

Кайгы күрми егет ир булмый.

Карчыганың очышыннан, ир-егетнең аяк басуыннан.

Намуслы ир хур булмас.

Тырышкан ир морадына ирешер.

Үзеңне ир белсәң, үзгәне шир бел.

Һәр бүрек кигән ир түгел.

 

Карап торуга - ир, тиеп карасаң - чир.

Өйдә арыслан кебек, урамга чыкса - тычкан кебек.

 

Хатын, хатын-кыз

Авылда талашчы хатын булса, бүредән эт кирәкми.

Акыллы хатын - хәзинә.

Атың начар булса да, хатының яхшы булсын.

Баеткан да хатын, бөлдергән дә хатын.

Бер хатын: «Салам яна»,- дисә, икенчесе: «Самар яна!» - дип әйтер, ди.

Бәхетнең баглы - хатыннан уңу.

Дәүләт-байлык дус-иш аркасында, яхшы исем хатын арка-сында.

Изге хатын - оҗмах хуры, яман хатын - дөнья гүре.

Ике хатын бергә килсә - базар, өч хатын бергә килсә - ярминкә.

Йорт тоткан да хатын, йорт бетергән дә хатын.

Күктә туй бар дисәләр, хатыннар баскыч сорар.

Суга барган хатынның алтмыш авыз сүзе бар.

Тависнең төзәнмәгәне булмас, хатынның бизәнмәгәне булмас.

Уңган хатын кар өстендә казан кайната.

Уңган хатын ул китерер, изге хатын кыз китерер.

Уңмаган хатынның пич алды тулы чүп була.

Хатын кеше - өй фәрештәсе.

Хатын киңәше ханга ярый.

Хатын-кыз күп булган йортта су булмый.

Хатын-кызны бизәктән дә бигрәк әдәп-нәзакәт бизи.

Хатын уңса казна, уңмаса каза.

Хатыннар өчен иң авыр эш - сер саклау.

Хатыннарның кылычы бер вакытта да тутыкмый.

Хатыны яхшыга бәхет кирәкми, хатыны яманга ләхет кирәкми.

Шайтан булдыра алмаганны хатын булдырган.

Яман хатын мактаныр, төшкә тикле ятам, дип.

Яхшы кием - туй дәүләте, яхшы хатын - өй дәүләте.

 

Кеше хатыны - мамык, минеке - кабык.

Кеше хатыны пешереп алганчы, минем хатын көйдереп тә ала.

Сабанының чөе юк, бичәсенең көе юк.

Үзе чуклы, түре чүпле.

Хатыным сукыр - җаным тыныч.

 

Ир һәм хатын

Акыллы ир хатынын яманламас.

Ата алмаган атыннан күрер, кайтып килеп хатыныннан күрер.

Бер хатынның хәйләсе кырык ир хәйләсеннән артык.

Бил бәйләп кенә ир булмассың, чәч тарап кына хатын булмассың.

Ир акыллы булса, хатын күндәм була.

Ир - баш, хатын - муен.

Ир белән хатын - игезәк җан.

Ир белән хатын - куш тирәк: төбе бер дә тамыры бер.

Ир китерә белсен, хатын җиткерә белсен.

Ир сугыштан кайтыр, сугыш хәлен хатыныннан ишетер.

Ир яхшы булса, ямьсез хатынга дә төс керә, ди.

Ир өй салган - хатын җимергән, хатын өй салган - шайтан да җимерә алмаган.

Ир өйдән чыкса - бәрәкәт, хатын-кыз өйдә торса - бәрәкәт.

Ир өйнең бер чатын тотып торса, хатын өч чатын тотып торыр.

Ирле хатынга бүре дә тими.

Ирләр өйдә утырса да, күңеле тышта; хатын-кыз тышта йөрсә дә, күңеле өйдә.

Ирнең уңмаганы икмәксез булыр, хатынның уңмаганы күлмәксез булыр.

Оялчан хатын - шәһәр бәясе, оялчан ир - тәкә бәясе.

Өйне кырык ир тутырмый, бер хатын тутыра.

Хатын гайрәтле булса, ир куркак булыр.

Хатын канаты - ир, ир канаты - ат.

Яман ирне яхшы хатын кеше итәр.

Яман хатынның, пычагы үтмәсә дә, теле үтәр.

 

Атыбыз - ирле, буебыз - ярлы.

Ире чыкса - киенер, ире кайтса - көенер.

Ирем китте калага, мин киттем далага.

 

Бала

Әүвәлге байлык - бала.

Бала - бәгырь җимеше.

Бала егыла-егыла егылмаска белер.

Бала елап үсә.

Бала, йөрергә өйрәнгәнче, үрмәләп йөри.

Бала, оятын белсә, бала да булмас иде.

Бала табу бер кыен, бала багу мең кыен.

Бала тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч көйдерә.

Бала-чагалы кеше җимешле агач кебек.

Бала үз ризыгы белән туа.

Бала үстерсәң, буен гына түгел, акылын да үстер.

Балага өч яшь тулганда бөтен өй сөйләшергә өйрәнә.

Балалы кеше - бай кеше.

Балалы өй - базар, баласыз өй - мазар.

Балалы өйдә гайбәт булмас.

Баланы бозасың килсә - макта.

Баланы иркәләү аны типкәләүдән яман.

Баланы кыйнаганчы багананы кыйна.

Баланы кыйнап юатма, көйләп юат.

Баланы эт тә ярата, бия дә, хикмәт - тәрбиядә.

Баласыз өйдә кот юк.

Баласызның җаны тыныч, ә картлыгы - куркыныч.

Бер баланың авыруы ун өлкәннекенә тора.

Бишкә кадәр һәрбер бала - патша.

Бу дөньяда бал татлы, балдан да бала татлы.

Исәр баладан иркә бала яман.

Өеңдә ни юк булса, бала шуны сорый.

Өйнең яме бала белән, күлнең яме кама белән.

Сабыйга ат та - ат, таяк та - ат.

Теше чыккан балага чәйнәп биргән аш булмас.

Утынны чапкан яксын, баланы тапкан баксын.

Үзе егылган бала еламас.

Һәркемнең үз баласы үзенә якын.

Яхшы бала кечкенәдән билгеле.

Яхшы туса - илгә кот, яңгыр яуса - җиргә кот.

 

Бездә тумаган бездә тормас.

Кырык бала тапкан, керер капка тапмаган.

Мич астында да бала, мич өстендә дә бала.

Ник туганына үкенә.

Өстән бишек тирбәтә, астан баланы чеметә.

Элек туган да - белми туган, соң туган да - белеп туган.

 

Ир бала һәм кыз бала, ул һәм кыз

Атадан алтау тусаң да, үз улың булмаса ялгызсың.

Бер яхшы кыз җиде улга тора.

Бәхете булган кешенең улы ипле, кызы күрекле булыр.

Ир бала туса, өеңә бер фәрештә кунар, ди; кыз бала туса - җитмеш фәрештә кунар, ди. Ир бала унбиштә - өй хуҗасы.

Кыз холыгы белән сөйкемле, ул әдәбе белән сөйкемле.

Кызлы кеше - назлы кеше, уллы кеше - юллы кеше.

Малай, кулына акча керсә, көчек сатып алыр.

Уллы урманда үлмәс, кызлы кырда үлмәс.

Уллы утынга ялчымас, кызлы суга ялчымас.

Улың ялкау булса, үзеңнән күр.

Һөнәрле булып ул үссен, холыклы булып кыз үссен.

 

Балакаем, булыр сиңа ала таем.

Ни булса - ул булыр, ул булмаса, кыз булыр.

Ул да булды - кыз кирәк.

Ул да тумас, кыз да тумас, туса да тормас.

Улым юк урамда, кайгым юк буранда.

Улсызга ул булып, кызсызга кыз булып.

Утыз улым юк, кырык кызым юк.

 

Үги бала, кеше баласы, үксез-ятим

Илдән берәр җеп җыйсаң да, ятимгә бер күлмәклек булыр.

Кеше баласы кештәккә тыксаң да илекмәс, бүре баласы бүреккә салсаң да илекмәс. Кубыздагы кыл моңлы, үксез үскән кыз моңлы.

Тишек кайда - җил шунда, ятим кайда - сүз шунда.

Үз кызына алкыш, үги кызга талкыш.

Үксез бала үз кендеген үзе кисә, имеш.

Үксез баланың теле ачы булыр.

Үксезгә үгет бирүче күп, урын бирүче юк.

Үксезнең авызы ашка тисә, борыны ташка бәрелер.

Ятим баланың күңеле сынык.

Ятим ярасының ямавы да өстендә.

Ятимнәрнең бәйрәме - яңа күлмәк кигәндә.

 

Ана. Үги ана

Алып анадан туар, аргамак биядән туар.

Ана ачуы - язгы кар: күп булса да, тиз эри.

Ана куены туннан җылырак.

Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән кермәс.

Ана теләге диңгез төбеннән чыгарыр.

Ананың бер догасы җиде мулланың бәддогасын җиңә.

Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас.

Инә сүзен тотмаган олыгайганчы игелек күрмәгән.

Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.

Үги ананың иң яхшысыннан да козгын тавышы килә.

Үз атаң белән ачы булсаң да, үги анаң белән төче бул.

Үз анасын зурлаган кеше анасын хурламас.

Чит кешенең сөюе - үз анаңның йодрык төюе.

 

Ана куеныннан чыгып җитмәгән.

Анадан алган сөтләрен китерү.

Анасы яламаган.

Мәнди анасы да белә.

Тапкан анам түгел, яраткан Аллам түгел.

 

Ана һәм бала

Агачына күрә алмасы, анасына күрә баласы.

Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

Ана янында бала ятим булмый.

Бала ананы утка бастырыр.

Бала көя көя хәтле, ана көя дөя хәтле.

Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.

Баласы алма капканга анасының теше камашкан.

Баласы суга төшәр, анасы утка төшәр.

Улы данга чыкса, анасы яшәрер.

Уңмаган хатынга бала сылтавы.

Ханнан бала олы, баладан ана олы.

Яшь баланың зарын анасы белер.

 

Ата

Ата алмаган атасына үпкәләгән.

Ата аркасы - кала аркасы.

Ата дошманын үзеңә дус тотма.

Ата малы тиз төкәнер.

Ата һөнәрен тоткан - бай.

Атасыз йорт - батасыз йорт.

Атаң тырыш булса, камыт бавың каеш булыр.

Атың барында җир таны, атаң барында ил таны.

Җәйләүгә тугай яхшы, киңәшкә атай яхшы.

Үзең тырышып тапмасаң, ата малы бер айлык.

 

Ата һәм бала

Ата гайрәтле булса, бала гыйбрәтле була.

Ата һөнәре - балага мирас.

Атадан качкан ул башсыз, хуҗадан качкан кол башсыз.

Атадан яхшы бала туса, атасының ишектәге башын түргә кичерер; атадан яман бала туса, атасының түрдәге башын ишеккә кичерер.

Атасы ат җиккәнче улы атланып чапкан.

Атасы балыкчы булса, бала да суга карый.

Атасы болан атмаганның баласы колан атмас.

Атасы карлыган ашаган булса, балаларының да теше ка-машыр.

Аттан тай узар, атадан бала узар.

Бала башында бер кайгы, ата башында мең кайгы.

Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйнар.

Мөгезен сындырганны болан онытмас, атасын хурлаганны углан онытмас.

Яхшы ата баласы - яңа тунның якасы.

 

Ата-ана һәм балалар

Алтын-көмешнең искесе булмас, ата-ананың бәһасе булмас.

Ана өйрәтсә, балалар җитез булыр; ата өйрәтсә, балалар акыллы булыр.

Аналы-аталы - алтын канатлы.

Анасы юк кыз ятим, атасы юк ул ятим.

Ата-ана бердәм булса, балалары күркәм үсә.

Ата-ана гайрәтле булса, бала гыйбрәтле була.

Ата-ана догасы утка-суга батырмас.

Ата йөрәге таудан өлкән, ана йөрәге диңгездән тирән.

Ата күргән ук ата белер, ана күргән тун кисә белер.

Аталы бала - аркалы, инәле бала - иркәле.

Атаңны башыңда тот, анаңны учыңда тот.

Бала яман булса, ата-анасына оят булыр.

Дөньяда ата-анадан башка бар да табыла.

Өч яшьлек малай атага булышыр, өч яшьлек кыз анага булышыр.

 

Ата улны белми, ана кызны белми.

Атасын сорасаң - таныксыз, анасын сорасаң - белексез.

Атаң яхшы, анаң яхшы, кемгә охшаган син шакшы.

Әтисен-әнисен тапмадым.

 

Нәсел-нәсәп, туганнар

Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә.

Ара өзек булса, карендәшлек якын була.

Ата-бабалы кеше - тамырлы имән.

в Бай булсаң - туган, ярлы булсаң - суган.

Бакма асылына, бак нәселенә.

Башыңа бәла төшкәндә туганыңны танырсың.

Җиде авылда җиде кардәшең булсын.

Ике туган, бергә килсә, сандугачтай сайрашыр.

Ит тырнактан аерылмас, туган туганнан аерылмас.

Кардәш кардәшне кабергә кадәр ташламый.

Мал кардәш түгел, баш кардәш.

Нәселленең сүзе өскә чыгар.

Тату туганнар таштан койма койганнар.

Туган бар җирдә ярдәм бар.

Туган кадере - аерылгач, тун кадере - ертылгач.

Туганнар татулыгы байлыктан артык.

Туганыңа авыр сүз әйтмә, йөрәге әрнесә ят булыр.

Туганыңа сүз үтә.

Үзеңнеке бер этсә дә бер тарта.

Ыру-туган бер тередә, бер үледә.

Ыру-туган талашыр, дошман килсә ярашыр.

Ырулының угы узар.

 

Безнең нәселнең күзе яшел.

Ике туып бер калганым түгел.

 

Абый-эне, апа-сеңел

Абыеңның сакалы янганын күрсәң, үзеңнекен суга тык.

Ага булсаң - акыл әйт, акыл әйтсәң - мәгъкуль әйт.

Ага-эне тату булса, ат күп булыр; апа-сеңел тату булса, аш күп булыр.

Агай-энедән аю-бүре курыккан.

Агай-эненең кадере аманлыкта беленми, яманлыкта беленер.

Аганы күреп эне үсәр, апаны күреп сеңел үсәр.

Олы ага - икенче ата.

Үз агасын агаламаган - кеше агасын якалар.

Энесе барның тынычы бар.

Яхшы ага - җил ягыңа койма, ышык ягыңа кала.

 

Агай олы, мин зур - атка печән кем салыр?

Агай эшли - мин арыйм.

Камар агасы юк, куркыр хуҗасы юк.

Син ага да мин ага, бу сыерны кем бага?

Җиңем яман булса да, якам яхшы; үзем яман булсам да, агам яхшы.

 

Ир ягы һәм хатын ягы карендәшләре

Ашамыйм дигән кодача ашаган алтмыш юача.

Балдыз - алтынга манган көмеш. Баҗа баҗасын күрсә, теле кычыта.

Җиде баҗаны бер бүре ашаган.

Ир кардәше - ишек катында, хатынныкы - түр башында.

Ир ягы тарткан - арткан, ир ягы төрткән - бөлгән.

Каенанасы нинди - килене шундый.

Кода булганчы бик сынаш, кодалашкач бик сыйлаш.

Кодагый утырмаса, атка җиңел була.

Кодалар капка төбенә килеп җитте, орчык-кабаңны ал, кызым.

Кызымның каенанасы усал, үземнең киленем усал.

Кырык өй кода булса, кыргын килмәс.

Кәҗә булса да малың булсын, баҗа булса да нәселең булсын.

Усал каенанага бер килен дә начар, ун кияү дә яхшы.

Хатын кардәше килсә - табага бәлеш, ир кардәше килсә - көн дә тавыш.

Үзе ялкау каенананың килене дә ялкау була.

 

Ала-кола безнең кода.

Әлеге дә баягы, каенатаның таягы.

Ике баҗа, икесенә бер кәҗә.

Кода-кодагый булыштык, балалар туасы гына калды.

Хикмәти хода, Мөхәммәди кода.

Үзе ача, үзе коча, ай-һай безнең кодача.

 

Туган һәм чит-ят

Агай-эне ташласа, ятка ямь.

Ашап эчкәндә дус яхшы, кайгылы көндә үз яхшы.

Елашырга үз яхшы, сыйлашырга ят яхшы. Ерактагы туганнан якындагы ят артык.

Ике туган арасына ят кермәс.

Туган туган белән табышыр, ятка бәла ябышыр.

Үз үтермәс, ят ярлыкамас.

Үзеңнеке үз итмәсә, ятлар бигрәк үз итмәс.

Эше төшсә - үз кеше, эше бетсә - ят кеше.

Яман туганың булганчы яхшы иптәшең булсын.

Ят кешенең баскычы биек.

Ятныкы яннан үтәр, үзеңнеке үзәктән үтәр.