Уку галәмәте

Печать
(1 vote, average 5.00 out of 5)
Статья доступна только на языке оригинала

Фирдүс Дәүбаш

                                

УКУ ГАЛӘМӘТЕ

(хикәя)

 

Безнең мәктәптә хезмәт дәресләрендә шофер Һөнәренә өйрәтәләр иде. Мәктәп җитәкчеләре акыллы булган күрәсең. Хәтта укуны бер дә яратмаган егетләр дә «автодело»га бик теләп йөриләр иде. Ә инде бу дәресләргә сыйныфыбызның иң чибәрләреннән булган ике-өч кыз да кушылгач, күңелләр бөтенләй күтәрелде. Минем үземнең автомашинага бик исем китми. Әмма инде гел «бишле»гә укыгач, машина серләрен дә тырышып үзләштерәм.

Берзаман шулай карбюраторнымы өйрәнгәндә, укытучы абый Миләүшәгә бик читен сорау бирде. Миләүшә — безнең сыйныфка яңа гына кушылган кыз. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлап килгән. Бик сылу, сөйкемле. Укуга чумып, кызларга әлләни игътибар итмәсәм дә, Миләүшә дикъкатемне җәлеп итте. Авыл сыман район үзәге малайлары бөтенләй күрмәгән башка төрле бер кыз иде ул. Сөйкемле, горур Һәм үзеннән ниндидер нур балкый. Пушкинның «Евгений Онегин»дагы Татьянасына охшаттым мин аны.


Әмма укытучы мондый нечкәлекләргә бер дә игътибар бирми ахры. Соравын кабатлый. Миләүшә үзе дә, минем кебек, «биш»кә генә укый. Шулай да кыз кеше кыз кеше инде ул, ничек аңлап бетерсен тимер-томыр эшен. Бүлмә тып-тын калды. Күрәсең, Миләүшә генә түгел, башка вакытта урыннарыннан акырып утырырга яраткан егетләребез дә белми җавапны. Кызый уңайсыз хәлдә калды. Моны күреп, түзмәдем, пышылдадым үзенә җавапны. Коткардым Һәм... бу кечкенә вакыйганы шундук оныттым да. Дәресләрдә булгалый мондый әйтеп җибәрүләр. Һичкем аларга әҺәмият бирми. Әмма Миләүшә онытмаган. Һич көтмәгәндә тәнәфестә яныма килеп, кулларыма тотынды. Мине ток суккан сыман булды. Нәкъ кинолардагы аристократ кызларча:

— Рәхмәт сиңа, Фирдүс,— ди бу. Йөзе шундый якын. Пешкән чиядәй тулы иреннәр, озын керфекләр, мөлаем елмаю... Югалып калдым, коелып төштем. Ничек җавап биргәнмендер, хәтерләмим. Фәрештәдәй бу кыз тыныч кына йокымсырап, үз эшен башкарып яткан йөрәгемне уятты. Аңа дәрт кертте. Йом-йомшак, ап-ак куллар, таза, сәламәт Һәм алтындай сары чәчләрне укмаштырган юан толымнар берничә көн уйдан чыкмады. Әмма уку мәшәкате үзенекен итте. Бу вакыйга минем өчен якты бер хатирә генә булып калды.

Ә Миләүшәнең исә миңа аңлашылмаган сәер карашларында олы хис булгандыр. Мөгаен, яраткандыр ул мине. Моны, тагын бер вакыйганы уйлап, хәзерге акылым белән генә аңлыйм. Аңлыйм Һәм ул чактагы үземне сүгеп куям. Шундый чибәр Һәм акыллы кыз гел аның янындарак булырга тырыша, җае чыкканда: «Синең янда миңа рәхәт»,— дип тә ычкындыра, ә ул тинтәк берни аңламый...

Ярар, хәерлесе булсын. Тагын бер вакыйганы искә алмакчы идем. Университет студенты буларак, сессия имтиханнарын тапшырып, кышкы каникулларда өйдә ял итәм. Әлбәттә, Казандагы шау-шулы тормыштан соң, әзрәк күңелсезрәк тә. Көннәр дә кыска. Ичмасам, йөргән кызым да юк, дип уйлап куям. Бер кызыклы китап алып кайтыйм дип китапханәгә юл тоттым. Һәм... нинди бәхет! Мин утырган автобуска ул да керде. Сыйныфыбызда бер генә ел укып, инде күздән югалган Миләүшә! Мин аны басып торган тукталышында ук күреп алдым. Озын керфекләренә ялтыравыклы ак кар бөртекләре кунган фәрештә кызы. Чыннан да, аның канатлары бардыр, алар күренми генәдер. Юкса, салонга ул да башкалар кебек кечкенә автобусны чайкатып басып керер иде. Ә аның адымнары Һич сизелмәде. Миңа шундый рәхәт, җылы булып китте. Халык күп, ул мине күрми. Нидер уйланып бара. Ә мин яңадан аптырап калдым. Янына килеп, хәлләрен белешәсе бит инде. Уку турында гына уйласаң, хәтта таныш кызлар янына килеп тә, сүз башлап булмый икән ул. «Бозау» дип үземне тиргәп, тиешле җирдә автобустан чыктым. Һәм... Әнә — язгы кояш сыман, дөньяга нур чәчеп, яныма Миләүшә килә! Ул да төшкән, бу тирәләрдә яши икән. Нәкъ теге вакыттагыча, йомшак иттереп кулларыма кагылды. Яңадан электр суккан кебек булды. Каушап, ни сөйләгәнемне аңламый башладым.

—  Китапханәгә барам,— дим.

—  Мин менә бу йортта яшим. Әйдә безгә кунакка,— дип чакырды Миләүшә.

—  Юк, рәхмәт. Мин кеше йортына керергә оялам. Әти-әниең дә өйдәдер...

—  Көпә-көндез нишләп өйдә утырсыннар?! Алар эштә. Ә мин, синең кебек, каникулда...

Эх, бу тәвәккәлсезлек! Гафу ит, Миләүшә. Мине җибәрәсең килми иде. Фәкать шуның өчен чакырдың. Чарасызлыктан. Синең бу тәкъдимең үзең кебек пакь иде. Моны белә торып, мин баш тарттым. Сине уңайсыз хәлгә куйдым. Мин дә еш уйлый идем, юксына идем үзеңне. Хәлиткеч мизгелдә исә каушап калдым. Ә син горур идең. Алай да үпкәләп, борыныңны чөеп, кереп китмәдең. Хәзер дә бу минутларны искә төшереп, сиңа сокланам. Афәрин, Миләүшә! Син мәхәббәтеңне якларга тырыштың. Син аңардан качмадың. Минем кебек, хисләреңне яшереп, китү ягын карамадың. Ун адымлап атлагач, син миңа:

—  Мин институтның бишенче тулай торагында яшим,— дидең. Мин ишетми дип уйлап, яңадан яныма килдең.

—  Монда булмаса, Казанда күрешик,— дип әйттең. Мин исә ярар дию белән чикләндем...

Шактый бардым. Нидәндер кинәт артка борылып карадым. Миләүшә урынында басып тора иде. Күзләрендә чиксез бер моң...

 

                                                            2001 ел