Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Нәҗип Думави – язучы Download as iCal file
Tuesday, 19 May 2020Hits : 14528

Нәҗип Думави – бай мирас калдырган язучы.

Шагыйрь буларак, 1905-1907 еллардагы күтәрелеш чорында яза башлый һәм күпсанлы шигырьләр, поэмалар иҗат итә. Болардан тыш, повестьлар, хикәяләр, публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре дә яза.

Нәҗип Думави Аксубай районындагы Яңа Дума авылында 1883 елның 19 маенда туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. Унбер яшендә Кизләү мәдрәсәсенә илтәләр. Анда бер кышны укып чыккач, Казандагы Габдулла Апанаев мәдрәсәсенә керә. Аны биредә Һади Максуди да укыта. Нәҗип Думави татар балалары өчен ачылган урыс мәктәбендә дә укый. Н. Думави акча юнәтү теләге белән казакъ далаларына китә. Чистайда, Кизелдә, Буби мәдрәсәсендә, Рязань губернасының Вәрәки авылында һәм Үзбәкстанда балалар укыта.

1911нче елның башында жандармерия Буби мәдрәсәсен тар-мар китерә, мөгаллимнәрне кулга ала, шәкертләрне тарата. Н.Думавины да кулга алалар һәм Срапул төрмәсендә тугыз айдан артыграк утырып чыга.

Н.Думави 1904-05нче елгы Япун һәм 1914нче елгы империалистик сугышларга алына, яралана. 1921-25нче елларда туган авылында мулла була.

1933 елның 5 маенда Сәмәркандта вафат була.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home