Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Әбүбәкер Терегулов – галим Download as iCal file
Friday, 21 February 2020Hits : 13476

Әбүбәкер Гәрәй (Батыргәрәй) улы Терегулов – талантлы табиб һәм педагог, галим, җәмәгать эшлеклесе.

Ул 1885 елның 21 февралендә Уфа шәһәрендә Мөселман Диния нәзарәтенең җаваплы хезмәткәре гаиләсендә туа. 1898 елда ул Уфа гимназиясенә укырга керә. Гимназияне тәмамлагач, 1906 елда Ә.Г.Терегулов Казан университетының медицина факультетына килә. 1911 елда университетны бик яхшы билгеләренә тәмамлап, табиб дәрәҗәсе ала. Башта ул Уфа губернасының Чишмә станциясендә ике ел буена земство табибы булып эшли. Аның укуын дәвам итүе, фән белән тирәнтен шөгыльләнүе һәм көндәлек табиблык хезмәте шуннан соң башланып китә.

1913 елда Ә.Терегулов Казанга кайта; университетта ординатор, 1917 елдан ассистент булып эшли.

1927 елда Ә.Г.Терегулов докторлык диссертациясен уңышлы яклый; 1929 елда приват-доцент исеме ала һәм шушы ук елда ул эчке авырулар пропедевтикасы кафедрасы мөдире итеп сайлана. Аңа кадәр бу вазифаны Шамов хастаханәсендә С.С.Зимницкий башкарган була. Шулай итеп, ул, татарлардан беренче булып, медицина өлкәсендә профессор була.

Алга таба аның бөтен гомере шушы хастаханә белән бәйле. 1944 елдан ул ахыргы көннәренә чаклы госпиталь терапиясе кафедрасын җитәкли.

Ә.Г.Терегуловның клиник физиология һәм сулыш алуның Чейн-Стоковский патологиясе, ашкайнату органнарын дәвалау ысуллары турындагы хезмәтләренең төп фикерләрен аның дәвамчылары хәзер дә файдалана. Ул 70 тән артык фәнни хезмәт яза, 17 кандидатлык диссертациясе яклаучыларның фәнни җитәкчесе була.

Ә.Г.Терегуловның турыдан-туры катнашуы белән Казанда беренче рентген аппараты, беренче электрокардиограф куйдырыла.

1940 елда Ә.Г.Терегуловка Татарстан АССР һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә. Ул Ленин ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.

Ә.Г.Терегулов 1966 елның 16 декабрендә вафат була. 1969 елда аның исеме Казанның беренче шәһәр клиник (элекке Шамов) хастаханәсенә бирелә.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home