Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Салих Баттал – язучы, Мәдинә Маликова – язучы Download as iCal file
Wednesday, 05 August 2020Hits : 14523

Салих Баттал, чын исеме Салихҗан Вазыйх улы Батталов (1905 елның 5 августы – 1995 елның 12 марты) – татар язучысы, шагыйрь, прозаик, драматург.

Ул 1905 елның 5 августында элекке Казан губернасы Спас өязе (хәзерге Татарстанның Алексеев районы) Зур Тигәнәле авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Алты яшендә үзлегеннән укырга-язарга өйрәнә, соңыннан күрше авыл мәдрәсәсендә һәм гражданнар сугышы чорында Чистайдагы Шиһап мәдрәсәсендә укый. 1921 елгы кытлык вакытында урта хәлле крестьян хуҗалыгы тәмам бөлеп, хәлсезләнеп калгач, уналты яшьлек Салих, апасы һәм җизнәсенә ияреп, Мәскәү өлкәсенә чыгып китә. Анда ул төрле көнлекче эшләрдә эшли: совхоз һәм хосусый хуҗалыкларда икмәк, яшелчә җыеша, вагоннардан утын, күмер, торф бушатыша, җир казый, көтү көтә һ.б. 1924 елда, Мәскәү өлкәсендәге Соболево-Щёлково туку фабрикасында эшләгәндә, фабрика янындагы татар клубы стена газетасында аның В.И.Ленин үлеменә багышланган беренче шигыре дөнья күрә. Тиздән шигырьне Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Эшче» газетасында да бастыралар. Салих Батталның әдәби иҗат юлы шулай башланып китә.

1924—1926 елларда Салих Баттал татар-башкорт эшче яшьләренең Мәскәүдәге ике еллык гомуми белем курсларында укый. Бер үк вакытта шигырьләр язуын да дәвам иттерә. Шигырьләр шул замандагы Мәскәү татар көндәлек матбугатында даими басылып торалар. Курсларны тәмамлагач, Салих Баттал Мәскәү өлкәсендәге Вербилка фарфор фабрикасында эшли башлый, берьюлы татар эшчеләре арасында мәгариф-агарту эшләрен оештыручысы вазифасын да үти. 1928 елда фабрикада эшләгәндә алган тәэсирләре нигезендә ул беренче сәхнә әсәрен — «Организатор» исемле комедиясен яза. Комедия 1928—1929 елларда Мәскәү Үзәк татар эшче театры сәхнәсендә күп мәртәбәләр уйнатыла. Ул шулай ук башка театрларда да уңыш белән бара.

1927 елда Салих Баттал комсомол путёвкасы белән эшче-крестьян Кызыл Армиясе хәрби һава көчләренең Ленинградтагы хәрби теория мәктәбенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, укуын Оренбург очу мәктәбендә дәвам иттерә (1928—1929), аннан соң өч елдан артык Брянск һәм Казан шәһәрләрендә очучы булып эшли. Бу чорда язучының әдәби иҗаты да активлаша. 1929 елда СССР халыкларының Үзәк нәшриятында әдипнең «Еллар җыры» дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга, ә колхозлашу чоры авылындагы сыйнфый көрәшне калку итеп сурәтләгән «Язулы яулык» (1930—1931) драмасы Татар дәүләт академия театры (ТДАТ) сәхнәсендә куела.

1933 елның языннан башлап 1934 елның ахырынача Салих Баттал һава көчләренең махсус конструкторлык бюросы янындагы сынау отрядында хезмәт итә. 1935 елда исә, хәрби хезмәттән китеп, Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Бу елларда аның эшчеләр, крестьяннар, Кызыл Армия, очучылар тормышына бәйле күп кенә шигырьләре, поэмалары («Кешелек һәм күселек», 1933; «Очучылар турында баллада», 1935; «Авиамарш», 1940 һ.б.), проза әсәрләре («Очучылар» романы, 1935) һәм «Сынау» (1938) исемле пьесасы языла. Соңгысы, 1939 елда Татар дәүләт академия театрында куелып, әдәби тәнкыйтьнең уңай бәясенә лаек була. Ул шулай ук аерым китап булып та басылып чыга.

Ватан сугышы чорында Салих Баттал Хәрби Һава Көчләренең Тын Океан флотында хәрби очучы булып хезмәт итә (1941—1945), япон империалистларына каршы сугышта катнаша, шәхси батырлыклары өчен сугыш медальләре белән бүләкләнә. Сугыш елларында әдип патриотик рухтагы шигырьләр һәм «Капитан Гастелло» (1942) исемле поэмасын яза.

Салих Батталның сугыштан соңгы иҗат эшчәнлеге күләмле поэтик әсәрләре белән характерлы. Алар арасында «Олы юл буйлап» («Газзә», 1953) шигъри повесте язучы иҗатының гына түгел, гомумән илленче еллардагы татар совет поэзиясенең күренекле әсәрләреннән саналырга хаклы. Сугыштан соңгы авыл тормышын драматик ситуацияләрдә яктырткан бу повесть шул ук елны рус теленә тәрҗемә ителә һәм «Новый мир» журналында басылып чыга. Шагыйрьнең күләмле эпик әсәре — «Чирмешән якларында» (1934—1970) исемле шигъри романы да игътибарга лаек. Халык җырларының форма үзенчәлекләреннән оста файдаланып язылган, шигъри детальләргә, үзенчәлекле күренешләргә, отышлы драматик ситуацияләргә бай булган бу әсәр татар авылының 1905—1921 еллар арасындагы катлаулы тормышын, кискен сыйнфый каршылыкларын, халык массаларының азатлык өчен көрәшә-көрәшә Октябрь революциясенә килүләрен сурәтли.

Сугыштан соңгы чорда әдип драматургия һәм проза жанрларында әһәмиятле эшли. Аның драматик әсәрләреннән әхлак-этика мәсьәләләренә багышланган «Бер карар тирәсендә» (1950), «Киртә» (1959), «Яңа өйгә күчкәч» (1959), «Үтеп барышлый» (1960), «Бәрәкәтле чәй» (1969) кебек пьесаларын атап үтәргә мөмкин. Проза жанрында Салих Баттал үзенең балаларына атап язылган «Очучы язмалары» (1951) китабы һәм «Сигезенче кем?» (1965), «Баштан үткәннәр» (1972) исемле повестьлары белән билгеле. «Сигезенче кем?» повестенда Совет иле төзелешенең иң киеренке чорлары — беренче бишьеллыклар һәм Бөек Ватан сугышы чоры фонында бер очучының катлаулы язмышы тасвирлана. «Баштан үткәннәр» дигән автобиографик әсәрендә исә автор, узган гомеренең беренче яртысына күзәтү ясап, туган җир һәм чор турында уйлануларын, Валерий Чкалов, Александр Фадеев, Галимҗан Ибраһимов кебек күренекле замандашлары белән очрашуларын яза.

Салих Баттал әдәби тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. Ул Александр Пушкинның күп кенә шигырьләрен һәм «Поп һәм аның хезмәтчесе Балда турында әкиятен», Владимир Маяковскийның «Владимир Ильич Ленин» поэмасын, рус Совет язучысы Н. Никитинның «Төньяк Аврора» исемле күләмле романын тәрҗемә итте.

1934 елда Салих Баттал Язучылар союзы әгъзасы булды. Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен Салих Баттал Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде (1957).

Салих Баттал 1995 елның 12 мартында 89 яшендә өендә янгыннан үлә.

 

Мәдинә Габделхак кызы Маликова – күренекле татар язучысы, драматург.

Ул 1935 елның 5 августында Сарман районының Мартыштамак авылында туа. Шушы авылда җидееллык мәктәпне тәмамлый.

1949-1959 елларда ул Минзәлә педагогика училищесында, Казан дәүләт педагогика институтында укый. Аннан соң “Чаян” журналында корректор, “Азат хатын” журналында әдәби хезмәткәр һәм шул ук журналның җаваплы сәркатибе булып эшли.

Мәдинә Маликованың әсәрләре аның 20 гә якын китабына тупланган. Алар арасында “Юлдашлар”, “Казан каласы - таш кала”, “Кар сулары”, “Егетлеккә бер адым” исемле хикәя һәм повесть җыентыклары, “Шәфкать”, ”Басып сайрар талы бар”, “Фидая” исемле роман китаплары бар.

Соңгы елларда аның “Алтын ятьмә”, “Оҗмах балалары”, “Мендем биек тауларга” исемле роман, пьеса, повесть, хикәяләре, детектив жанрда язылган әсәрләре тупланган китаплары басылып чыкты.

Мәдинә Маликова 1993 елдан Бөтентатар “Кызыл Хач” җәмгыяте президенты да.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home