Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Якуб Агишев – татар әдәбият галиме, Нургали Булатов – журналист Download as iCal file
Tuesday, 28 July 2020Hits : 13501

Якуб Хәлил улы Агишев – татар әдәбият галиме, педагог, әдәби тәнкыйтьче. Филология фәннәре докторы (1946), доцент (1950).

Ул 1899 елның 28 июлендә элекке Саратов губернасының Кузнецк өязе (хәзерге Пенза өлкәсенең Кузнецк районы) Пәндәлге авылында игенче дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылындагы мәдрәсәдә ала, 1912 елда исә әти-әнисе аны авылның бер сәүдәгәр кешесенә малайлыкка бирәләр. Яәүсмер шул сәүдәгәр белән бергә төрле шәһәрләрдә була, аңа йомышчы малай булып хезмәт итә. 1917—1918 елларда Якуб Агишев Архангельск шәһәренең приказчиклар клубында һәвәскәр артист булып эшли, 1915—1918 елларда экстерн тәртибендә Архангельск реаль училищесын тәмамлый.

1919—1925 елларда Якуб Агишев туган ягы авылларында балалар укыта. 1926 елда Казанга килеп, Татар телен гамәлгә кертү курсларын тәмамлый. Өч ел «Татстрах» оешмасында икътисадчы булып эшли. 1930—1933 елларда ул Казан педагогика институтында укый, аннары соң анда татар әдәбияты буенча аспирантура тәмамлый. Аннары Татарстан халык мәгарифе кадрларының белемен күтәрү институтында татар теле һәм әдәбияты бүлеге мөдире (1934—1937), Казан педагогия училищесы мөдире урынбасары (1937—1939), аннары Татар теле, әдәбияты һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип, мөдир урынбасары (1939—1945), ә 1945—1947 елларда Казан театр училищесында укыта. 1946 елда Габдулла Тукай иҗаты буенча Мәскәүдә кандидатлык диссертациясен яклый, 1947—1951 елларда Казан педагогика институтында, 1951—1960 елларда Казан дәүләт университетында укыта.

XX йөз башы татар әдәбиятлары классиклары, аеруча Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүгә Якуб Агишев күп көч сала. Аның «Тукай — патриот» (1942), «Габдулла Тукай иҗаты» (1948,1954), «Сайланма әсәрләр» (1954), «Пушкин һәм татар әдәбияты», «Некрасов һәм Тукай» һәм башка хезмәтләре бар.

Якуб Агишев 1972 елның 6 июнендә вафат була.

 

 

Нургали Булатов – татар журналисты, танылган каләм иясе, Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home