Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Галимҗан Нигъмәти – язучы Download as iCal file
Sunday, 26 July 2020Hits : 13513

Галимҗан Әмирҗан улы Нигъмәтуллин (1897 елның 26 июле – 1941 елның 4 ноябре) – күренекле татар язучысы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 1897 елның 26 июлендә хәзерге Башкортстанның Благовар районына кергән Өйдерәкбаш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Галимҗанга ике яшь чагында, аның әтисе гаиләсен ияртеп Уфа шәһәренә күчә. Төрле төзелешләрдә гади эшче булып көн күргән Әмирҗан агай, тормышы авырлыгына карамастан, улын укытырга тырыша: башлангыч белем алуга, аны Уфаның алдынгы мәдрәсәләреннән булган «Галияргә урнаштыра. Галимжан анда бик тырышып укый, соңгы сыйныфларда чагында ул инде үзе дә шәкертләргә әдәбият дәресләре бирә башлый.

Октябpь көннәрен Галимҗан Нигъмәти шатланып каршы ала, мөгаллим һәм укучылар комитеты члены буларак, шәкертләр арасында мәдәни агарту эшләре алып бара, 1918 елның азагыннан исә Көнчыгыш фронтның Бишенче Кызыл Армия политбүлеге органы "Кызыл яу" газетасында әдәби сотрудник булып эшли башлый. 1919 елның язында, Уфаның Колчак гаскәрләре кулы на төшү куркынычы тугач, Галимҗан Нигъмәти Бәләбәй шәһәренә күчә һәм редакциядәге хезмәтен дәвам иттерә. Шунда чакта, 1919 елда, Коммунистлар партиясенә әгъза итеп алына. 1919 елның декабрендә Бишенче Армиянең Реввоенсоветы карары белән, газета хезмәткәрләре, шул җөмләдән Галимҗан Нигъмәти дә партия Үзәк Комитетының Себер бюросы карамагына күчерелә. Монда Галимҗан Нигъмәти Омскида (соңыннан – Новосибирскида) чыккан| «Азат Себер» газетасында башта җаваплы секретарь, аннары мөхәррире булып эшли. 1921 елда Галимҗан Нигъмәти Мәскәүгә килә һәм, Көнчыгыш коммунистик институтның (КУТВ) бер еллык курсларын тәмамлап, Дәүләт журналистика институтында укый башлый, ләкин, 1923 елда Үзәк башкарма комитеты аппаратына милли матбугат буенча инструктор итеп билгеләнүе сәбәпле, аңа институтны тәмамларга туры килми.

Мәскәү чорында (1921—1926) Галимҗан Нигъмәтинең журналистика, әдәби тәнкыйть һәм иҗтимагый фәннәр өлкәсендәге актив иҗат эшчәнлеге башлана. Ул яшь совет матбугатының һәм әдәбиятының төрле мәсьәләләренә багышланган күп санлы мәкаләләр һәм марксизм-ленинизм тәгълиматы, социализм нигезләре турында популяр характердагы фәнни хезмәтләр язып бастыра «Октябрь һәм әдәбият» (1922), «Карл Маркс безгә нәрсәләр калдырды?», (1922), «Адәмнәр ничек яратылган?» (1924), «Ленин һәм пролетариат революциясе» (1924) кебек мәкаләләре һәм «Коммунизм турында» (1924), «Әдәбият мәйданында» (1925) исемле китаплары әнә шул иҗади активлык турында сөйли.

1926 елның ахырында Галимҗан Нигъмәти Казанга килә һәм «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының баш редакторы итеп билгеләнә. 1928—1930 елларда Татар дәүләт нәшриятының баш мөхәррире булып эшли. Редакторлык хезмәте белән беррәттән, 1929 елдан башлап Көнчыгыш педагогия институтында әдәбият укыта. 1933 елда ул инде институтның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, ә 1934 елдан профессор һәм кафедра мөдире вазифаларын башкара. 1930—1932 елларда ул, төп эшеннән аерылмыйча, «Яңалиф» журналының редакторы да булып тора.

Бу елларда Галимҗан Нигъмәтинең әдәби тәнкыйть эшчәнлеге тагы да киңрәк колач белән җәелеп китә. 1927—1932 еллар арасында гына да ул дүрт китап, иллегә якын әдәби тәнкыйть мәкаләсе язып бастыра. Аның бу хезмәтләрендә татар язучыларыннан Мәҗит Гафури, Гафур Коләхметов, Дәрдемәнд, Галимҗан Ибраһимов, Шәехзадә Бабич, Кави Нәҗми, Һади Такташ, Афзал Шамов, Ибраһим Гази, Гомәр Толымбай һәм башкаларның иҗатлары тикшерелә. Ул шулай ук Лев Толстой, Антон Чехов, Максим Горький кебек рус әдәбияты классикларының иҗатлары турында да мәкаләләр яза. Ул бигрәк тә Галимҗан Ибраһимов иҗатын өйрәнүгә игътибарын юнәлтә һәм аңа күләмле берничә мәкаләсен багышлый («Бу томда Галимҗан Ибраһимов безгә ниләр биргән?», 1929; «Г. Ибраһимов һәм аның әдәби иҗат юлы турында», 1932; «Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә революция мотивлары», 1928 һ. б.).

Партия Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать оешмаларын яңабаштан кору турында»гы 1932 елгы карары һәм совет язучыларының I Бөтенроссия съездыннан (1934) соң Галимҗан Нигъмәти, үзенең әдәби-эстетик карашларындагы һәм методологиясендәге элеккеге пролеткультчылык һәм вульгар социологизм элементларыннан арына барып, татар әдәбиятының үсеш процессларын тагы да тирәнрәк һәм нигезлерәк итеп анализлый башлый. «Татар совет әдәбиятында социалистик реализм мәсьәләләре» (1933), «Социалистик реконструкция чорында совет татар матур әдәбияты» (1934), «Татар совет әдәбияты күтәрелештә» (1934), «Шәриф Камал — драматург» (1934), «Татар совет драматургиясенең үсеше» (1935), «Һади Такташ» (1936) һәм, ниһаять, Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы» (1936) исемле хезмәтләр Галимҗан Нигъмәтинең, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьчесе буларак, карашларында марксистик-ленинчыл тарихилык концепцияләренең торган саен ныгый һәм ачыклана баруын күрсәтә.

Педагог буларак, Галимҗан Нигъмәти татар әдәбияты фәне буенча югары квалификацияле белгечләр хәзерләү эшенә күп көч сала. Соңыннан исемнәре киң танылган филология фәннәре докторлары Мөхәммәт Гайнуллин, Хәмит Ярми, Гали Халит, филология фәннәре кандидатлары Җамал Вәзиева, Мөхәммәт Мамин, Якуб Агишев, Гази Кашшаф, язучылардан Сибгат Хәким, Абдулла Алиш, А. Әхмәт, И. Туктаров һ. б.— болар барысы да Галимҗан Нигъмәти шәкертләре.

Галимҗан Нигъмәтинең бай әдәби мирасы хәзерге көндә дә тарихи һәм практик кыйммәтен югалтмаган. Татар әдәбияты тәнкыйтен өйрәнүдә һәм бүгенге әдәби хәрәкәтнең күп кенә проблемаларын хәл итүдә бу мирас әлегәчә үзенең файдалы эшен башкара.

Галимҗан Нигъмәти үзенең иҗат көчләре чәчәк аткан чорында — 1941 елның 4 ноябрендә вафат була. Ул СССР Язучылар берлеге рәсмиләшкән беренче көннән үк (1934) аның тулы хокуклы члены иде.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home